Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 гыйнвар , 13:26

Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (8)

Карт үз-үзен читтән күргән кебек булды, оялды. Хәл көнләшерлек түгел, дип уйлады ул. Бер караганда ахмаклык инде, ул ак сакаллы карт башы белән балыкка атланган! Ике тере кәҗә мөгезенә куеп, пычкы белән бүрәнә киссәң дә, мондый ук ахмаклык булып тоелмастыр. Андый хәлгә калмас анысы, ә менә тере балыкка атланып утыра лабаса.

Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (8)
Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (8)

Кеше дөньяга килгәннән соң һәм үлгәнгә кадәр эшли алган иң яхшы гамәл шул – бер-берең өчен җан ату була инде. Шуннан да зуррагы юк. Кешегә башкалар гомере хакына хәтта ул башкалар үзләре теләмәгән очракта да көрәшергә кирәк. Моны Чаныш бик яхшы белә иде.

Саграк атларга, балык тәнен авырттырмаска тырышып, Чаныш кире китте. Балыктан, әле тәпи йөри алмаган бала сыман, арты белән шуып төште. Карашы белән Кадрәкне эзләде. Ул исә аланда күренмәде. Тынлыкта елга дулкыннары кагуы, атның умарталар арасында керт-керт яшь үлән утлавы ишетелә иде. Чаныш елга суы белән баз арасына күз ташлады. Балык бирегә төнлә кереп калган, ахрысы. Шул арада су ярты метр чамасы кимеп өлгергән. Тәгаен, ташудан шикләнә калганнардыр һәм сусаклагычның, шлюзын ачып, суын киметкәннәрдер. Өч көн тоташ яуган яңгыр инеш суын да, елга суын да шактый арттырган иде шул. Аннары, суында шундый зур балык йөзгән елга ничек артмасын да ничек җәелмәсен инде ул, дип уйлады Чаныш.

Кадрәкне ул чокырдан эзләп тапты. Шешәдәге сөтне, әчемәсен дип, чокырдагы чишмәгә куяр өчен төшкән. Андагы чишмә катлам-катлам ташлар арасыннан бик көчле бәреп чыга, ике күзле. Күзләре шундый тирән, бервакыт кызык өчен Чаныш тыккан куак чыбыгы аңа бөтенләй кереп бетте. Чишмә күзеннән дә тирәнрәге Чанышның күптән вафат булган Асылъяры күзләре генә булгандыр кебек. Асылъярның зәңгәр күзләре, чыннан да, шундый тирән иде. Чаныш шушыңа кадәр, хәтта иксез-чиксез хәтерендә һәм сагышында да аларның төбенәчә төшеп җиткәне юк әле.

Көчәнә-көчәнә һәм тешләрен кыса-кыса, тезенә таяна-таяна, чокырның ташлы ярына уелган баскычтан сулы чиләк күтәреп менгән Кадрәккә ул әкрен генә:

– Әйдә әле, – дип эндәште.

– Менеп киләм ич инде. Кая ашыктырасың? – диде Кадрәк. – Син мине тиккә сагалап йөрисең.

– Сагаламыйм инде, сагаламыйм. Бер нәрсә күрсәтәсем килә, – дип, Чаныш чиләк тоткычына үрелде.

Чиләкне икесе ике яктан тотып, алар түбәнгә, умарталык йортына таба юнәлделәр.

– Нәрсә бар? – дип сорады Кадрәк.

– Могҗиза.

– Һе, могҗиза! Тапкан куандырыр нәрсә.

– Җәһәтрәк атла инде. Бигрәк сөйрәләсең.

– Кая ашыгасың?

– Минме?

– Син.

– Ашыга дип… Качмый анысы.

– Җук. Син гел ашыгасың. Чәчәкләрне ничек иснәгәнеңне күрми дип беләсеңме әллә?

– Иснәсәм суң. Шуннан ни булган?

– Иснә, миңа жәл түгел.

– Ә ник сукранасың?

– Сукранмыйм. Тик алай иснәмә.

– Алай дигәнең ничек була инде ул?

– Шулай инде… соңгы тапкыр иснәгән шикелле. Ашыгуың шуннан күренә.

Улының тел төбен аңласа да, Чаныш:

– Кая ашыгам? – дип сорады.

Кадрәк, аяк астына карап:

– Шунда инде… Ашыкма әле, әти, – диде.

Һаман шул – ялгыз калудан курка, дип уйлады Чаныш.

– Яхшы, улым, – диде ул, нык итеп. – Чәчәкләрне бүтән соң мәртәбә иснәгән шикелле иснәмәм.

– Шулай булгач, мине әллә ниткән могҗизалар белән котыртма. Без аларны күп күргән инде. Шаккатыра алмассың.

– Күреп бетермәгәнбез икән шул әле.

Чаныш улының үзенә төбәп караганын сизде.

– Өйгә керик, әти. Ятып тор. Самавыр куеп җибәрермен. Чәй эчәрбез.

– Аннары эчәрбез. Башта могҗизаны күрсәтим әле. Әйдә әле, әйдә.

Агачлыктан чыккач, ул түбәнгә, су читенә ишарәләде:

– Күрәсеңме? – дип сорады.

Кадрәк, кулын каш өстенә куеп, аска, су яктылыгына карады.

– Ни бар суң анда, әти? – диде ул, сузып кына.

Чаныш чиләкне, үзенә алып, өйалды баскычына куйды да подвалга таба төшеп китте. Артка әйләнеп карамаса да, улының үз артыннан ияргәнен сизде.

– Менә, – диде ул, Кадрәкне алга уздырып. – Балык булыр бу.

– Әстәгъфирулла! Балык түгел бу. Чыннан да, могҗиза лабаса!

Чанышның бая ләмдә калган эзләренә баса-баса, Кадрәк балыкның койрыгы янына үтте. Аны сөякчел бармак очлары белән генә капшагач, Чаныш кузгаткан тәңкәне җайлап куйды.

– Әйе, балык икән шул, – диде ул тын гына. – Тикмәгә генә килмәгәндер ул монда. Синең чәчәкләрне тиешенчә иснәмәвең хак икән.

Улын юатыр һәм тынычландырыр өчен, Чаныш ачуланырга булды.

– Ничек исним суң мин аларны? Ничек? Ә? Яхшы исним мин аларны, яхшы! – дип, ул Кадрәк янына килеп басты.

– Җук, бер дә яхшы түгел шул менәтерә! – дип үҗәтләнде Кадрәк. – Син аларны өзмичә, җиргә иелеп иснисең. Ә җир кешене үзенә алыр өчен иелгәнне генә көтеп тора да инде ул.

– Көтеп торган җиргә берзаманны барыбер барасы инде, Кадрәк. Тик соңарырга да була бит әле! – дип көлде Чаныш.

– Ә балык килеп җиткән. Күпме су, ә барыбер үзенә урын тапмаган.

– Әйе, – дип килеште Чаныш. – Зур юл шулай тар сукмак белән очлана инде. Зур өйдә озак торганнан соң, җан бәләкәй бүлмәне тансык итә. Ахыр килеп, озак бара торгач, аяк табаннары җир салкынын сагына. Әх-әх-әй!.. Кеше генәме соң, олы юллар да тузанга әйләнә. Бернишләр хәлең юк.

– Шулай уйлаган идем аны.

– Ничек?

– Бу балык бик карт, ахрысы. Ул безнең янга килгән. Яхшыга түгел бу. Ихтимал, ул синең чәчәкләрне җиргә иелеп иснәгәнеңне күргәндер… Балык үзенең могҗиза икәнен белгән. Шуңа үзен күрсәтергә килгән дә. Ул безнең соңгы могҗизабыз булмагае. Белдеңме?

– Булса суң! Алайса, яхшылап карап калыйк… Каяле, Кадрәк, син аңа атлан әле.

Кадрәк:

– Нигә? – дип сорады. – Ат түгел ич ул!

– Ат булмаганга күрә атлан да. Мин сине гомергә бер мәртәбә балыкка атландырып йөртергә тиештер бит инде?

Кадрәк тагын:

– Нигә? – дип сорады.

– Кешеләргә сөйләрсең.

– Ышанмаслар ич!

– Ышанырлык итеп сөйләргә кирәк. Әгәр кешеләргә синең белән янәшә яшәгәннәре өчен оят түгел икән, алар сиңа ышанырлар.

Чаныш сирәк чал сакаллы, ябык, җиңел гәүдәле, кыюсыз гына карышкан улын култык астыннан тотып күтәрде дә балык сыртына атландырды. Кадрәкнең күн итекле аякларын салындырып, учлары белән балыкка тотынып утырудан гайре чарасы калмады. Чыннан да, хәзер җилгә каршы җилдереп китәргә әзерләнгән сыман, ул соры киез эшләпәсен маңгаена батырып киде. Һәм менә ул Чанышның күз алдында үзенең алтмыш еллык гомерен чигереп, артка ташлап калдырды да, сигез яшьлек малай булып, үзенең шул ук алтмыш еллык гомеренә каршы җилдереп китте кебек. Алтмыш ел әүвәлгечә көчле, шук җанлы, ләкин карап торышка кырыс күренгән, егылган шәттә Кадрәкне тотып калырга, күтәреп аягына бастырырга, көлә-көлә, юата-юата, атта нык утырырга өйрәтә-өйрәтә, бәрелгән җирен угаларга әзер ир сурәтендә Чаныш улының артында басып торды.

Кадрәк, бик күп еллар элек булганча ук:

– Бәреп төшермәс микән суң? – дип сорады.

– Нык тотынсаң төшерә алмас, – дип җавап бирде аңа атасы. – Иң мөһиме – егылмау.

Кадрәк үз-үзен читтән күргән кебек булды, оялды. Хәл көнләшерлек түгел, дип уйлады ул. Бер караганда ахмаклык инде, ул ак сакаллы карт башы белән балыкка атланган! Ике тере кәҗә мөгезенә куеп, пычкы белән бүрәнә киссәң дә, мондый ук ахмаклык булып тоелмастыр. Андый хәлгә калмас анысы, ә менә тере балыкка атланып утыра лабаса! Дөрес, әллә ниткән биек-леккә ашкан да шикелле. Юк шул инде, юк. Тормыш дулкыннары ярга кагып чыгарган йомычка шикеллерәк. Әйе, Кадрәк үз-үзеннән оялды. Ләкин атасының аның балыкка атланганын бик күрәсе килгән икән, моны ничек кире какмак кирәк? Юансын инде. Ул бала сымак. Кызгандыра. Утыр, төчкермә. Сакалыңны да селкетмә, ичмаса. Әзрәк шулай утырды да:

– Җитәр инде. Яхшы җилдердем бугай, – диде.

– Утыр әле, улым, утыр. Ашыкма. Җиргә төшәргә өлгерерсең, – дип үтенде Чаныш. Аның тегендә, үткәннәрдә, хәзер шундый якын, фәкать күз яшьләре генә томанлатып күрсәткән үткәнендә озаграк тукталып торасы килә иде. Ул үзенең «Ашыкма әле» дигән үтенечен тагын кабатлады.

– Иярсез җайсызрак шул, – дигән булды Кадрәк. – Катырак.

– Мендәр кирәкмиме суң?

– Мендәргә күнегәсе түгел анысы. Тик минем мендәрләргә ис китмәгәнне беләсең ич инде. Миңа күбрәк нарларда аунарга туры килде. Беләсең ич инде, әти.

– Беләм, улым, беләм. Яхшы беләм. Андый нәрсәне ничек онытмак кирәк?

 
VI
 

Белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкнең күргәннәре адәм балалары башына төшә язмасын. Ул сәламәтлеген сугыш алдындагы мәхшәрдә, сугышның үз кырларында байтак какшатса да, госпитальләрдә аунап ятмады. Кадрәкнең нарларда аунарга туры килде дигәне бүтән аның. Ул саулыгын Кола дигән ярымутрауда урманнар кисеп какшатты, Себер карлары астындагы шахталарда күмер чабып югалтты. Югыйсә сугыш булып сугыштан тәненә ядрә тию түгел, шырпы да кертмәгән килеш кайтты. Аның улы Кадрәк җәфаны алданрак күрде. Госпитальнең йомшак мендәрләре, чиста җәймәләре бәхетлерәкләргә эләккәндер ул. Аның улы Кадрәк өлешенә төрмә сәндерәләре, лагерь нарлары, ачлык тиде. Кеше өчен нахакка рәнҗетелүдән дә катырак җәзалар да бардыр барын. Нәсел-ыру намусы бар бит әле. Әнә шул нахак гаепнең бөтен нәсел-нәсәпкә ягылуын күтәрү сират күперенең кыл уртасында чайкалып торудан да яманрак булды. Алай да нахак гаеп таш түгел. Аны муенга асып суга сикерәсеңмени? Үлүе җиңел ул, яшәве авыр. Исән чагында өнәмәгәннең үлгәч сөякләрен яратырлар. Менә ничек бит ул, агайне!

Әйе, белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкне сугыш чыгарга дүрт ел ярым калганда алып киттеләр. Ник икәнлегенә хәзер, гомер узып барганда, хәтсез вакыт юшкыны кунган инде. Хәер, истә. Ничек алып киткәннәре аерата. Ут сүндереп йокларга яткач, ишекне төеп уяттылар, килеп керделәр. Авыл советы рәисе Зәйнәпбикә, ике милиционер, тагын каратут йөзле, әйбәт киенгән бер кеше. Җыенысы дүртәү болар. Шуңа кадәр МТС6та плугарь, аннары комбайнчы булып эшләгән, ә язын, Кызыл Байрак ордены алгач, авыл советы рәисе итеп сайланган Зәйнәпбикәнең бу вазифасына яңа гына керешкән вакыты. Сары каш-керфекле, бөдрә җирән чәчле, эре сипкел баскан йөзле булса да, сөйкемле, күңелгә хуш килердәй зифа буйлы хатын. Кияүгә чыкмыйча, ир бала тапты. Авыл халкы арасында орденын шул малай өчен алды дигән сүз йөрде йөрүен. Анысы караңгы инде. Тырнак астыннан кер эзләргә маһирлар кызыксынсын.

Милиционерларның берсе – ач яңаклысы, куе кара кашлы, югары бөтерелгән очлы мыеклысы, – каккан казык булып, ишек катына басты. Бүтәне – кызыл түгәрәк битле, почык борынлысы – өстәл башына утырды да алдына кара савыты чыгарып куйды, дәфтәр ачып салды, каләм алды, эш башланганны көтеп, иягендәге бетчәләрне капшап сыткалады.

Ул чагында Кадрәк, өйләнеп, әлегә башка чыкмаган иде. Көзен өмә белән мүкләп өясе шәп юкә бурасы хәстәрләнгән, капка төбендә.

Чанышның бер улы – Кадрәктән яшь ярымга гына өлкәне Тәлгать – район үзәгендә балыкчылар артелендә эшли. Өченчесе – Сибгат – Казанда танк училищесында укый. Ә төпчекләре Сәйдәш инде кызлар исен тоя башлады, ахрысы, кичке уеннан кайтмаган иде әле. Ике гаиләгә дүртпочмаклы өй кысанлыкка кысан иде анысы. Бигрәк тә язгы айлы төннәрдә кыенга килде. Чанышның үзенең дә хәтәр генә гайрәтле чагы. Эшкә яраксыз тәртә ише куйган җирдә сөялеп торуга гына риза түгел. Асылъяры да үзенә иш: терекөмеш сымак, учта тәгәрәтерлек әле. Шу-ла-ай… Зарланмый-нитми, тиешле итагать саклап дигәндәй, әйбәт тордылар. Аның каравы мунча шәп иде, мунча. Кышкы озын кичләр, язгы ташулар, бигрәк тә шомырт чәчәк аткан вакытларда, шул мунчаны бик еш яккаладылар. Хәзер дә өй борынча мунча бар анысы. Мәгәр хәзер инде фәкать юынырга, кунак-төшем кадерен күрергә, тагын кияү белән кәләш, кода белән кодагыйлар хөрмәтенәрәк ягыла. Теге чакларда мунчаның хикмәте бүтәндәрәк иде шул… Өйләнгәненә ел ярым дигәндә, Кадрәкнең хатыны Рәхиләнең икенче балага йөкле икәнен яшеребрәк йөргәнен Чаныш сизенә иде инде. Тик ул балага яшәү генә насыйп булмады. Имчәк баласы вакытында ук дөнья куйды, бичара. Монысы – соңыннанрак булган хәл.

Менә шул: ут сүндереп йокларга яткач, тегеләр – чакырылмаган кунаклар килеп керде. Тышта пычрак, яңгыр, күн итекләрен ышкып-нитеп тормадылар, эчкә, түргә уздылар. Ут элергә өлгергәннәр иде инде. Бөтенесе уянды. Сәерсенделәр, шикләнделәр. Хатыннар, әдәп саклап, башта чаршау артына кереп киттеләр. Каенанасы белән чышын-пышын килеп, Рәхилә самавыр капкачын шылтыратты. Аның, бу якка чыгып, мич калагына үрелүен теге каратут йөзле кеше мыек очын ирен почмагы белән чәйнәп карап торды да почмактагы китап шкафы каршына барып басты, урысчалатып, үзе өчен генә әйткәндәй: «Ну-ка, поглядим», – диде. Китапларның иң калынын – күн кырыйлысын кулына алды: «Что за книга?» – дип сорады. Үзе үк вата-җимерә укып та бирде: «Әл-мәсхәфү эш-шәрифу»7.

Каратут йөзлене күреп белмәсә дә, кем икәнен Чаныш чамалады – Абалак фамилияле кеше. Тирә-күрше авылларда аның «Шапалак» дигән кушаматы таралган иде инде. Чебен үтергеч була инде. Өстәвенә бу сүзнең «яңакка сугу» дигән мәгънәсе дә бар. Ай-яй да соң бу ирләр: уйлап чыгарырга һәм чәпәргә кирәк бит, йә! Кешесенә, шөгыленә шулхәтле дә туры килер икән. Шәп тә соң, ә, Шапалак!

Әйе, кешеләр язмышы өстендә чебен үтерә торган шапалак шикелле селтәнде ул. Шап! – бер авылдан мәктәп директорын. Шап! – күрше авылдан агрономны. Шап! – чираттагы авылдан комсомоллар башлыгын… Кемне генә алмады. Тик кешеләр чебен түгел иде бит, чебен түгел иде. Кешеләр кемнеңдер атасы, ире, анасы, хатыны, баласы, туганы иде!

Шапалак ияген күтәрде дә эчке күлмәкчән һәм яланаяк басып торган Кадрәккә төбәлде. Чанышның өненә үтә хәтәр мәлләрдә генә кузгалучан курку йөгерде. Ул, полк комиссары сыйфатында йөргән чагында, полкларын батька Махно армиясе тар-мар иткән, шуның өчен партиядән чыгарылган, ревтрибунал хөкеменнән могҗиза белән генә исән калган, үз-үзенә кул салудан көчкә генә тыелып, шуннан соң гади кызылармияче булып байтак сугышлар кичкәч, туган авылына кайтып төпләнгән һәм колхозда тегермәнче хезмәтендәге кеше иде. Ыгы-зыгыланмады, кабаланмады, юк-барга кысылмады. Калган гомеренә башыннан кичкәннәре бик җиткән дигән карарга килде. Шуңа күрә башта тегеләрне үзен алмага килмәделәрме икән дип уйлаган иде. Кем белә, кайдадыр, кемнәрдер үткәннәрне актарып чыгаргандыр да моңа да вакыт дигәндер.

Теге чакны Чаныш ревтрибуналга да әйтте, хәзер дә кабатларга әзер: полк тар-мар ителмәде. Аның өчтән икесе крестьяннар иде – менә шулар Махно ягына күчте. Һәм моның өчен полк комиссары Чаныш Украинадагы совет власте органнарын гаепләде. Уен эшмени: көрәшнең иң кызган мәлендә сугышчылар арасында «Украина Җир халык комиссариаты әүвәлге алпавыт җирләренең өчтән ике өлешен совхозларга бүлеп бирә икән» дигән сүз таралды. Нинди «коммуния» ди әле ул?! Ә совет властеның «Җир турындагы декрет»ы нишли? Буш куык булып каламы? Крестьяннарны алдаумы? Ниемә дип революция ясадык соң әле, җир даулап түгелмени? Бирделәр дә шундук тартып та алалармы? Тапканнар шыр тиле мужик! Мә, җанны ал, ә җиребезгә тимә! Бирмисез икән – «Долой НКЗ8 Украины!» Киттек, туганнар, батька Махнога. Большевиклар безне алдады.

Менә хикмәт кайда иде. Полкның революцион аң ягыннан таркалуына комиссар Чаныш Наймушинның юл куюында түгел.

Киштәдә ничектер Чаныш кулына килеп эләккән бер китап та бар: «Махно» дип атала. Артык та түгел, ким дә түгел. Менә хәзер Шапалак шуны актарып чыгарыр да шап! – бетте-китте.

Әмма Шапалакны китапларның калыннары кызыксындырды. Китаплар микән әле? Әйе, юк икән, аңа Кадрәк җаны кирәк икән.

Шапалак: «Коран, значит», – диде дә һәр буынын диярлек төк баскан озын бармаклары белән китап битләрен җилфердәтеп актарды, әйтерсең лә аннан нидер эзли иде. «А ты комсомолец, если я не ошибаюсь?» – диде ул, бу юлы Кадрәккә карамыйча гына. «Камсамул», – дип җавап бирде Кадрәк. Шапалак, үз-үзенә әйткәндәй: «Едва ли, – диде. – Тогда как понимать в твоём доме наличие Корана? А?» Кадрәк эндәшмәде, җавап эзләгәндер инде. «Я спрашиваю: как понимать Коран?» Күрәсең, каратут йөзленең Шапалак икәнен Кадрәк тә искәреп өлгергән иде. Ул татарча: «Коръәнне язылганча аңларга кирәктер. Кабул итүе кешенең иманына карап инде», – диде. Шапалакның татарча яхшы аңлаганы, ипи-тозлык сөйләшә алганы мәгълүм иде. «Что такое иман?» – дип сорады ул Зәйнәпбикәдән. Зәйнәпбикә аңлатып бирергә авырыксынды. Ул телен әйләндерә башлаганчы, Чаныш: «Рух», – диде. Шапалак, бусын тагын да аңлавы авыр икәнен белгертеп, Зәйнәпбикәгә янтайткан муенын сузарак төште. Зәйнәпбикәнең җавабында нәкъ шул иман булмаслыгын белгән Чаныш тагын үзе телгә килде: «Рух – это человек». «Но Коран не иман, а каждый человек не комсомолец», – диде Шапалак, игътибарын Кадрәккә юнәлтеп. Ул Коръәнне милиционерларның нидер язып барганы алдына куйды да тагын шүрлеккә үрелде, бу юлы китапларның куе көрән төстәге лидерин тышлысын алып, тышлыгына күз салды: «Изрядно потрёпана. Читаете, стало быть?» – диде. «Читаем», – диде Чаныш, нигәдер ашыкканын һәм ни өчендер русча җавап кайтарганын аңышмастан. Шунда Шапалакның йөзе кара коелып килде. «Литература-то запрещённая! – дип, ул китапны Зәйнәпбикәгә якынайтты. – Книга Галимджана Ибрагимова. Как Ленин терпел его возле себя – уму непостижимо! Догадался бы, что окажется врагом народа… – Ул, хәзерге хәлләрне күз алдына китергән булса, Ленинның нишләү ихтималын әйтеп бетермәде. – Теперь не допросишь… – диде ул һәм, күзен кысып, Зәйнәпбикәгә кырын карады. Авыл советы председателе кулын киң ерылган тезләренә куеп, ак керфекле күзен челт тә мелт йомгалый иде, йөзе бурлаттай кызарган, сипкелләренә хәтле юкка чыккан. – Вы же отчитывались о том, что полностью ликвидировали в вашей деревне произведения этого врага народа!» Зәйнәпбикә орденын таккан бүз пиджактан иде, шуның җиңе белән маңгай тирен сөртте. «Гөнаһ шомлыгына каршы, күреп җиткермәгәнбез шул, пәрәми, – диде ул елак тавыш белән. Иренен бүлтәйтеп, әле Чанышка, әле Кадрәккә карап, әле чәчәкле чаршау артыннан ишетелгән чыш-пышка колак салып: – Бу күптән бәдрәфкә чыгарып куясы китапны үз башыгызга дип тоттыгызмыни соң инде, амавызлар?» – дип сорады. Кызганды Чаныш Зәйнәпбикәне, ярдәмгә килеп: «Мы этой книгой намеревались яйца заворачивать, – диде, инде бала итәкле күлмәген киеп, почмакка барып баскан һәм өйгә килгән хәвефне сизүен, тик ничек тә ярдәм итә алмаганын, шулай да үзенең кыяфәте белән тегеләрне кызгандырырга тырышканын белдереп, чакырылмаган кунакларны күзәткән Рәхиләгә ишарәләп: – Вот она яйца заворачивает, когда на продажу несёт в Казань».

 

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik. com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: