Тук-тук-тук, тук-тук…
Солтан учак янындагы тәрегә карады. «Тәренең сигез очы алты континентка, шуларга өстәп, җиргә һәм күккә омтылышны белгертми микән? – дип уйлады ул. – Тәре бөтен дөньяга хуҗа булуны дәгъва итмиме?» Аның мондый фараз хакында һичкайдан укыганы юк. Бу фаразын кем беләндер уртаклашырга теләде. Ләкин Степанны шөгыленнән бүлдермәде. Гомумән, Степан үз ниятенә ирешә алмастыр. Бар, хикмәтле измәгә катырылган кирпечләрне кәкре лом һәм балта белән генә алдырып кара! Динамит кирәк. Әнә чиркәү. Шундый ук куе кызыл төстәге кирпечтән, измәсе дә бер үк – аксыл-соры. Ә стенасында ник бер ярык заты булсын! Степан туяр да туктар…
Наймуш карт, Солтан күз алдына китергәнчә, тәрене ясаганда ялгызы гына булмагандыр. Аның янында йә берәр урыс агае, йә фронттан сыңар кул белән кайткан яшь солдат утыргандыр. Яшь солдат аңа пычкы белән имән агачын кискәндә ярдәм итешкәндер. Алай гына да түгел, утарның ишегалдында полковник Кулунчаковны җирләшергә дип килгән башка мужикларның да йә утырган, йә баскан килеш тәмәке тартып торулары ихтимал. Бәлки, поп та булып, өйгә керешли Наймушның тәре ясавын хуплап сүз каткандыр яки, бу эшне татар мужигына тапшыруны өнәмичә, тамак кырып узгандыр.
Ә бу хәл елның кайсы фасылында булган соң? Әлбәттә, җәен түгел. Тәгаен кышын. Полковникның табутын бик ерактан алып кайтканнар. Җәен мәет бозылып бетә бит инде. Шуңа күрә аны вафат булган урынында җирләрләр иде.
Тук-тук-тук – тукран…
Степан тынган икән инде. Солтан карашын учактан ярга күчерде. Дусты эшен ташлаган, аңа таба килә. Бил тиңентен шәрә. Итләч күкрәге, корсагы лычма тир. Бер сүз да катмыйча, елга ярына килеп басты да йөзенә, күкрәгенә, корсагына учлап-учлап су сипте, кулбашын, беләкләрен юды.
– Окопка кереп посканмыни! – диде ул, учак янына килеп утыргач. Итекләрен салды, аяк чолгавын җәеп, таратып куйды.
– Ул төрбәне күмелгән кеше салмаган бит, нигә аны сүгәсең? – диде Солтан.
– Барыбер инде. Таш кабырчыкка кереп бикләнгән бит, ташбака!
Тукран тынды. Гүя аларның сөйләшүенә сагайган иде.
– Бәйләндең син бу кабергә, туган!
– Беләсеңме, анда бер хайван ятмый микән дигән уй килде әле. Патша полковнигы. Ялгышмасам, Кулунчаков булса кирәк. Шушы җирләрнең алпавытлары токымыннан. Егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтәм мин аңа хәзер! – дип, Степан коры һәм хиссез төстә көлеп куйды. – Череп таркалган сөякләрен көл итеп җилгә очырмасаммы?!
Солтан әллә нишләп китте. Сискәнеп. Юк, куркып ук бугай. Куркып кына да түгелдер. Степанның сүзләреннән соң нинди хис кичергәнен ул аңлап өлгермичә калды. Ниндидер салкын җил кагылып уздымыни! Әле генә учакка карап, күз алдына китергән күренеш кайчандыр, чыннан да, булган микәнни? Степан да ишеткәч һәм хәтерләп калгач, Чаныш бабасы сөйләгән хәл заманында күпләргә билгеле булган инде, алайса.
– Син ул полковник турында каян беләсең, Стёпа? – дип сорады ул.
– Әби мәрхүм сөйләгән иде. Әллә кайчан инде. Бабай үлгән елны. Минем әби шул полковник утарында йорт хезмәтчесе булган. Син аны белмисең. Безне сезнең авылыгызга күчергәнче үк үлде… Минем бу каберне бик табасым килгән иде.
– Хәтәр хәтерле син.
– Без бит авыл малае. Хәтер – чүп-чарсыз. Кыш үтә – яз килә, җәй җитә – көз башлана. Һәммә нәрсә аз-азлап кына тия. Әби сөйләгәннәрне башка нәрсә күммәгән. Шул гына, – дип, Степан күлмәген йомарлап битен сөртте, зират ягына борылып: – Нәкъ шуның кабере бу, парин, – диде. – Наратына кара, җитмеш еллар чамасында.
– Ярар, юк белән баш катырма.
– Син бәйләнмичәрәк кенә утыр әле, яшьти. Ул монда унҗиденче елдан бирле ята.
– Сиксән бишенче елда син килеп чыгасыны көтепме?
– Берзаманны аңа барыбер кубарылып чыгасы.
– Кайчан?
– Ахырзаман җиткәч.
Степан, кулы белән каты басып, битен сыпырды. Гүя йөзенә ябышкан чит битлекне кубарып ташларга теләве иде.
– Син мине кызганма, яшьти, – диде ул. – Миңа Настюшаның кызгануы да җиткән… Көткән. Курыкмады, баш тартмады. Торабыз. Торабыз да бит… Мин шул ук Настюша белән. Ә ул кем белән тора? Мин бит үземне үзем дә танымыйм, Солтан!..
Степан, авыр атлап, алпан-тилпән чайкала-чайкала, яланаяк көенчә ярга таба китте. Ул тарафта тагын лом белән кирпеч төйгән тавыш ишетелде: тук-тук-тук… Әйтерсең лә офыктан офыккача түгәрәкләнеп торган бу җирнең йөрәге шулай тибә иде.
Солтан аның артыннан моңсу гына карап калды, беравык уйсыз утырды.
Башта өзек-өзек, аннары тоташлый чикерткәләр зыңларга кереште. Елга буенча үзйөрешле баржа узып бара, аның артыннан киң дулкыннар таралды. Дулкын каккан саен, савыттагы балыклар шыбырдашты.
Ә Степан дөмбәсли дә дөмбәсли. Читтән ул ярдан бүлтәеп чыккан зур ташмы күтәреп торучы атлант булып күренә иде.
– Монда кил әле! – дип кычкырды ул. Солтанны ломына таянган килеш көтеп алды. – Күпме дөмбәслим, йодрык кадәр тишек уелды. Хет егылып үл – бармый.
– Армиядә кем идең син?
– Сапёр.
– Сапёр! – диде Солтан, үчекләп. – Ә фортификацияне шайтаным да белмисең! Син төрбәнең гөмбәзен чукыйсың бит, ә монда кирпечләр яны белән салынган. Астанрак – стенасыннан тиш.
Степан комны ишеп төшерде. Ком шулай ук убылып төшәргә торган зур таш астыннан да купты. Таш урыныннан кузгалды, өске ягы кара туфрактан аерылды, үсемлекләрнең – ак, наратның көрән тамырлары күренде.
– Саклан! – дип кычкырды Степан һәм Солтанны таш астыннан читкә этеп җибәрде.
Нарат төбендәге куе зелпе куагы арасыннан ике сандугач пырхылдап чыкты. Таш убылмый калды. Аны агачның ниндидер тамыры бәйләгәндәй тота иде, күрәсең.
Маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртеп, Солтан:
– Башта ташны ишәргә кирәк, – диде.
Баскан урыныннан бер карыш та тайпылмыйча, Степан алдан ташка, аннары авыш наратка сынап карады.
– Ярамый. Стенаны каплый ич. Нарат та аумагае.
– Маташма, дим!
– Юк инде, парин. Минем, бәлки, полковник яткан җәннәтне күрәсем киләдер.
Шуннан, юри генә дигәндәй, ломга Солтан ябышты. Сулышы иркен иде, көч-куәте үзе белән. Лом тавышы кайтаваз булып яңгырамый иде инде: һава кызган, һәр тавышны йота гына бара. Кирпеч нык, коры. Шикәр шакмагы хәтле генә кителә, ком тузан булып коела. Бер кирпечне ваклап бетергәч, күршедәгеләре тоташлый кубар дип уйлаган иде. Кая ул! Измәсе тагын да катырак сыман. Кирпечләр чатнап ябышкан. Алай да икенчесе яртылаш диярлек кителеп чыкты. Шул рәвешчә, ул ян-яктагы кирпечләрне дә кыеп чыкты. Алар артында тагын бер рәт тезелгән икән әле. Тышкы катны җитәрлек сүтмичә торып, анысына керешү файдасыз.
– Дәвам ит, – диде ул, ломны иптәшенә биреп.
Аннан күрмәкче, Степан да тәртип белән генә чокыды, хасил булган тишекне шактый киңәйтте. Эчке катны җимерсәләр, кеше башы сыярлык тишек ачылачак иде.
Ломга тагын Солтан тотынды. Ялыктыргыч эштән туеп, ломны гайрәт белән орган иде, кирпечләрнең берьюлы икесе кубып, эчкә җимерелде. Ломы, эчкә кереп, кулыннан ычкына язды. Селтәнгән шәпкә ул күкрәге белән тишеккә капланды, йөзенә коры, салкынча саф һава өртелде, һавадан җир дымы, бигрәк тә кабер исе килмәде. Хәтта, гадәттә, зиратта гына булучан ис тә тоелмады. Ул, ломны тартып алып, караңгылыкка карады. Кабер эче шулкадәр дә караңгы булып күренде ки, Солтан үз битенә аның салкын күләгәсе төшүен дә сизде шикелле.
Эчтәге караңгылыкка күзе ияләшкәч, Солтан тегеннән үзенә текәлгән караш белән очрашты. Анда икона сөялеп тора иде. Аңа йөзе сагышлы, карашы моңсу һәм кырыс хатын сурәте төшерелгән. Ул сурәт нидер бирергә дә тели сыман, нидер таләп тә итә иде шикелле. Кирпеч тузаны аша Солтанга соры баш сөягенең буш күзе дә текәлгән иде.
Солтан читкә янтайды.
– Ни бар анда? – дип сорады Степан.
– Үзең кара. Син ашкындың ич.
Зелпе куагы арасына бая очып киткән кош әйләнеп кайтты. Йомыркаларын суытасы килмәгән инде. Пырылдап, икенчесе дә килеп җитте.
Кабер һавасын күкрәгеннән кысып чыгарырга теләгәндәй, Солтан тирән итеп сулыш алды.
– Йә? – диде ул. – Күңелең булдымы инде?
– Казанская Богоматерь! – дип пышылдады Степан.
– Ә! Укына ук башладыңмы? Чукынып та ал.
– Иконаны әйтәм мин. Икона Казанской Божьей матери анда.
– Атаң башы да юкмы соң? Каян килгән спец!.. Ә полковнигың кайда соң, полковнигың?!
– Полковник… Әнә ич баш сөяге ята. Аныкыдыр.
Кызыксыну алдырды. Яктылыкны капламас өчен, муенын җайсыз сузып, Солтан эчкә карады. Бая күргәненең көтелмәгән тәэсиреннән арынган иде инде. Бу юлы әсәрләнмичә, салкын акыл белән күзәтте. Баягыча ук, игътибарын иң әүвәл икона сурәте җәлеп итте. Рәсем күңелгә иңеп керә кебек иде. Инде гаҗәпләндерми, куркытмый, шаккатырмый, бәлки гади, саран исәп белән аңны били.
Сурәт тактага төшерелгән. Буявы җете, ачык. Ходай анасының сурәте бил тиңентен төшерелгән. Сул кулында – күкрәк баласы. Уң кулын хәер-фатиха биреп сузган. Рәсем кызгылт кирпеч тузаны аша чәчелеп чагыла.
Эчтә икона белән баш сөягеннән гайре бүтән нәрсә күренми – караңгы. Ә, юк, әнә таш идәнгә елышкан кием калдыклары. Тагын шул кием өстенә сузып салынган чәч толымы. Калын, сары чәч толымы.
– Полковник өйдә юк, иптәш Масленников, – диде Солтан. – Өйдә – полковникша гына. Дөрес, әле торып җитмәгән. Синең кайнар кофе ясап керткәнеңне көтеп ята. – Бармакларын бөгеп, Солтан кирпечкә каккалады: – Рөхсәтме, ханым?
Степан, йөзе белән тагын тишеккә капланып, кабер эчен күзләде.
– Полковник өйдә, – диде ул бераздан.
Кабер эчендә тонык кайтаваз:
– Өйдә, – дип кабатлады.
Степан кулын артка сузды. Солтан аңа ломны тоттырды.
Шуннан соң тишек зурайганнан-зурайды. Кирпеч вагы тышка да, эчкә дә коелды. Лом белән бәргән саен, кабер буш мичкә шикелле гүләп җавап бирде.
IV
Елга еракларга сузылган Урсал үзәнен чикләүче Зур суга таба җиде көн, җиде төн буена ага да ага, ага да ага. Зур суга барып кушылгач та җиңелми әле ул: үз тәмен, үз олылыгын тагын бер көн, бер төн буена саклый, әмма шуннан соң үз ярларын хәтерләми башлый инде. Су эзе ярда калса да, яр эзе суда калмый бит ул.
Елга белән бер үк юнәлештә, ярты чакрым чамасы читтәрәк, кояш батышы ягыннан кояш чыгышы тарафына торган саен биегәя барып, сирәк имәннәр, юкә белән каеннар һәм төрле куаклыклар белән капланган яисә бөтенләй шәрә, итәкләренә зур-зур ташлар ишелгән таулар сузылып китә. Тауларның текә урыннарындагы туфрак коры һәм ком-ташлы, ә ялпылыкларында – кара, уңдырышлы. Шуңа күрә бу җирләрдә бик борынгы заманнардан бирле күп итеп мал-туар асраган, иген иккән, сунарчылык кылган, балык тоткан көчле, зирәк, бай болгар ырулары, аларның токымнары, алар идарәсендәге башка кабиләләр яшәгән. Елга Зур су кочагында таралып, үз-үзен тәмам онытканга кадәр үзеннән күтәрелгән иртәнге яки кичке томаннарда, кышкы кар-бураннарда шул халыкларның өзелмәс тере сулышын, һәр тамчысында аларның сүнмәс рухларын, агымында сүрелмәс гайрәтен тоеп ага әле. Ә тау итәкләреннән бәреп чыккан салкын чишмәләр, яшел үзәннәрдән килеп кушылган инешләр, елганың суын гына тулыландырып калмыйча, хәтерен дә уяу тота. Шуңа күрә ул үз ярларының текә борылышларын ураганда да, тирән чоңгылларында хәл ала-ала черем иткәндә дә, Кояш һәм Ай тартымы, Айның фасыллары тәэсиренә карамастан, төп юнәлешен югалтмый иде. Алай гына да түгел, әнә шул чишмәләр, инешләр аңа язмышының үз ярларында яшәгән кешеләр тормышы белән бәйле икәнен искәртәләр. Ул кешеләрнең чит баскыннарга каршы яшен яшьнәве кебек кыска бәрелешләре вакытында булсын, су өстенә боз катуыдай дәвамлы салкын сугышлар чорында булсын, елгада балык мул үрчи торган иде. Бигрәк тә җәен, чуртан, кырпы, осётр кебекләре. Алар елгаларны ташытырдай итеп аккан мәетләр белән туеналар, симерәләр, ләкин кешеләр ул балыкларны барыбер тоталар, ашыйлар иде. Мондый чакларда вак балыклар тынсыз кала һәм, ак корсакларын ялтыратып, вак дулкыннарда чайкала. Киек кошлар, балаларын ташлап, ерак күлләргә очып китә. Җәнлекләр су эчәргә төшми. Елганың суы таңнарда калка, шәфәкъләрдә бата торган Кояш белән бер төстә була. Төптәге йомшак ләмнәре дә кызыл канга манчыла, ә Зур судагы юлы күпкә озыная иде. Соңгы дәверләрдә кешеләрнең кан коешуы бетте, елганың күптәннән инде кан белән тозланганы, мәетләр белән бозылганы юк. Аның каравы язмышына башка хәвеф яный башлады. Елгага шул ук тау итәкләреннән – кан, үзәннәрдән – кара май чишмәләре, кырлардан әче һәм сасы сыекчалар агып төшә башлады. Кайбер вакытларда елганың соры, тирән күзле чишмәләре генә капланмыйча, Кояш яки Ай яктырткан зиһене дә карала торган булды.
Берзаманны, елганың нык ярларын дер селкетеп, корыч атларга утырган кешеләр килде. Алар Олы борылыш турысында җирне актарып, яңа яр уйдылар, елганы бүтән юлдан агызып тордылар да, иске ярны киңәйтеп, тоташ таштан буа будылар. Аннары елганы кире үз ярына кайтардылар. Шул урында аның су агышы гына түгел, ә сулышы да байтак тукталып торды, өстенә май җәелде, чүп-чар тулды. Ниһаять, ул урында зур гына сусаклагыч барлыкка килде. Елга күтәрелде һәм, тар гына ярыкларга бәреп кергәннән соң, таш буадан түбән томырылды. Ярсыды, шаулады, тирләгән ат сыман күбекләнде. Күбекләре сәламәт ак төстә түгел, ә тимер күгәреге төсендә иде. Ул күбекләргә елга үз суында эрегән чит, шакшы матдәләрне ягарга тырышты. Һәм елга ярына кагып чыгарырга теләде. Әмма буа артындагы ярлары текә иде. Шуннан теге күбек бүрекләре комлыкларга утырып калды. Ул урыннардан кошлар да, җәнлекләр дә читләшеп бетте.
Елганың агымы көчәйде. Камышлыкларны, комлыкларны, ташлыкларны су туктаусыз юды, айкады, урыннан урынга таратты. Вак балыклар да, эреләре дә, уылдык чәчәр урын тапмыйча, таш буа астына тыгылышты. Юлларын югарыга таба ары дәвам итә алмагач, алар шул болганышта чәчәргә мәҗбүр булган уылдык, сөт боткасына тончыгып үләләр иде.
Ул да түгел, елга шул борылыштан читтәрәк ниндидер һава дулкыннары кайнарлыгын сизде. Ул моңарчы көтүчеләр яккан бер генә учакка да охшамаган иде. Кешеләр аның суын әнә шул кайнарлыкны йөгәндә тотар өчен куллана башладылар. Елга хәзер Олы борылышны тутырган бөтен суы белән кайнар көчәнешле электр тогы ясый башлады. Елганың буеннан-буена җиде көн, җиде төн, ә Зур суга кушылганнан соң, тагын бер көн, бер төн аккан агымы озынайды, сузылды. Ул уза торган юл җыенысы унике көн һәм унике төнгә тигезләнде. Суының табигате үзгәрде. Елга Чулпан йолдызының да, хәтта Сатурн кыршауларының да йогынтысын тоя башлады. Аның үз суын таш буадагы шарламадан аска түгел, бәлки Кояшка коясы килә иде шикелле.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik. com