Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 гыйнвар , 07:35

Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (6)

Бик канәгать иде балаларыннан Мәдинә, тик һаман да Мансурның хәбәре булмаганга җаны көйде.

Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (6)
Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (6)

Көтү

Мәдинә төпчек улын бигрәк тә яратты. Буй-сыны, дулкынланып торган чем-кара чәчләре, сөйләшүләренә кадәр Мансурны хәтерләтте Рөстәм. Мәктәпне тәмамлагач, улы Казанга, Авиация институтына юл тотты. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, укый да башлады. Җәйге ялларында, кайтып, әнисенә ярдәм итеп торды. Соңгы курста укыганда, әнисенә күрсәтергә Рәисә исемле кыз алып кайтты. Ана улының мәхәббәтен беренче күрүдә үк ошатты, аларга үзенең фатихасын бирде. Диплом алган яшь гаилә Чиләбе шәһәрендәге бер заводка барып урнашты. Биредә аларның беренче уллары Марат туды. Берничә елдан Рөстәмне икенче шәһәргә хәрби заводка эшкә күчерделәр.

Бик канәгать иде балаларыннан Мәдинә, тик һаман да Мансурның хәбәре булмаганга җаны көйде. Аңа хас сыйфат түгел иде бу. Һәрвакыт ягымлы, эчкерсез, ярдәмчел иде аның ире. Фагыйлә йогынтысымы? Бәлки, Мәдинә бөтенләй белмәгәндер Мансурны? Беренче мәхәббәтен онытса да, балаларын онытмасын иде. Әтиләре турында бер генә начар сүз дә әйтмәде бит ана балаларына. Үсәрләр, үзләре аңларлар, дип уйлады.

Беркөнне төпчеге әнисен тагын да шатландырырлык хәбәр җибәрде. Рөстәмне үзе эшләгән хәрби заводка баш инженер итеп билгеләгәннәр иде. Килене Рәисә икенче бәби алып кайтырга җыена икән. Алар әниләрен күптән үзләренә чакыралар, ул гына гомер буе яшәгән җирләрен ташлап китәргә икеләнде. Дөрес, улына яшәргә китсә, оныкларны бергәләп үстерерләр иде, Мәдинәнең күпмедер ярдәме тияр иде балаларына. Мәдинәнең үз-үзенә дә ачарга курыккан уйларында, Мансур кайтса, таба алмас дигән шик булды.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (6)
Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (6)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: