Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 гыйнвар , 07:35

Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (5)

Фагыйлә тагын бер малай тапты да хуҗабикәгә әйләнде. Иренең хезмәт баскычыннан шулай тиз югарыга үрмәләвенә сөенеп туя алмады.

Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (5)
Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (5)

Мансур

Ничә ел бергә эшләгән укытучылар, баласы кебек якын иткән Фоат абыйсы гаиләсе белән дә хушлашмыйча, бар дөньяга үпкәләгәндәй, Фагыйлә белән китеп баруына күңеленнән үкенде Мансур. Директор вазифасыннан азат итүләренә, үч иткәндәй, урынына Мәдинәне куюларына җен ачуы чыкты. Ирен яраткан хатын һич тә ризалашырга тиеш түгел иде бу урынга, дип уйлады ул. Үзен үзе акларга, балалары, Мәдинәне сагынудан әрнегән җанын тынычландырырга тырышты. Китәргә дип, поездга утыргач та, Мансурның колак төбендә Мәдинәсенең соңгы сөйләшүдә «Башкача булдыра алмыйсыңмы, яратасыңмы Фагыйләне?» дигән сүзләре яңгырагандай булды. Үзе дә белми, яңа хисләрдән күзләре тондымы, Фагыйләнең чибәрлеге башын әйләндердеме? Аның өчен балачактан Мәдинәдән матур, акыллы кыз юк иде бит. Соңгы көнне балаларын кулларына алып сөяргә дә оныткан өчен, Мәдинә – аны, Мансур үзен кичерә алмас. Шулай уйланып барганда, Фагыйләнең иркәләнеп бер кагылуы ирнең моңсу уйларын юып алгандай булды. Ул, үрелеп, сөяркәсенең хуш ис килеп торган дулкын-дулкын булып сибелгән чәчләрен үпте. Яшь хатын, назланып, ирнең иреннәренә үрелде.

Урта Азиядә югары белемле укытучыларга кытлык иде ул елларда. Шуңа да Мансур белән Фагыйләгә эшкә урнашуы авыр булмады. Тормышларын тулай торактагы кечкенә генә бүлмәдә башлап җибәрделәр. Тиздән аларның уллары Фәнил туды. Фагыйлә куллары җыерчыкланудан, тырнаклары сынудан курыкты. Мансурга улын гына түгел, иркә хатынының да көен көйләргә туры килде. Эштән кайткач, көне буена җыелган бала чүпрәкләрен, керләр юды, кибеткә йөгерде. Мансурга яңа урында укытучы булып озак эшләргә туры килмәде. Икенче мәктәпкә директор итеп күчерделәр, яңа булмаса да, ике бүлмәле фатир бирделәр. Фагыйлә, ничек кенә теләсә дә, ирен үзе янында бәйләп тота алмады. Мансурның тормышы тәгәрмәчтәй алга омтылды. Көтмәгәндә аны заводның партком секретаре итеп сайладылар. Авылдан китүләренә ун ел дигәндә, Мансур белән Фагыйлә Ташкент үзәгендә, өч бүлмәле фатирда яшиләр иде инде. Фагыйлә тагын бер малай тапты да хуҗабикәгә әйләнде. Иренең хезмәт баскычыннан шулай тиз югарыга үрмәләвенә сөенеп туя алмады. Мансурга карата күңеле тиз суынганга, аның абруе, утырган кәнәфиенең биеклеге ошый иде аңа. Тәҗрибәле, акыллы ир затының кайда да алгы сафта булачагына авыл мәктәбендә укытканда ук ышанды Фагыйлә.

Дәрәҗәле урында утырган Мансурны иртән килеп алып киттеләр, кич китереп куйдылар. Ә көндезләрен хатыны, ирен йөрткән машинага утырып, кибеттән кибеткә йөреп, дефицит товарлар җыйды, фатирларын җиһазга тутырды.

Мансур горкомның беренче секретаре югарылыгына күтәрелде. Башы белән эшкә чумган ирнең беренче еллардагыдай Мәдинәне юксынып, балаларны сагынып үткән төннәре сирәгәйде. Ике малай тәрбияләү өстенә, нәфесе көннән көн арта барган хатынына да ярарга кирәк иде. Фагыйлә – иркә, чибәр хатын, заманча яшәргә омтылды. Уенда гел чагыштыра иде ир аларны. Мәдинә дә матур иде, язмыш никтер бергә яшәргә насыйп итмәде. Оттымы Мансур, оттырдымы? Гомере буе балаларын сагыну, Мәдинәне күрәсе килү тынгылык бирмәде күңеленә. Бигрәк тә кызлары Роза туган көн исеннән чыкмый иде. Ул чакны Мәдинәне бала тудыру йортында калдырып кайтып китәргә ашыкмады Мансур. Атын якындагы агачка бәйләп куеп, көтү бүлмәсенә юнәлде. Биредә ир бала табучылар исемлегеннән тыш, кыз балалар исемлеге дә аерым эленгән. Аларның тугандагы буйлары, авырлыклары язылган. Ир бу исемлекләрне беренче тапкыр гына күрә. Кем туар икән: кызмы, малаймы? Кемгә охшар: Мәдинәгәме, Мансургамы? Кем туса да аларныкы, көтеп алынган беренче бала, тик бар ягы сау-сәламәт булсын. Шулай уйлана-уйлана, ир ике исемлекне дә карап чыкты. Кызлар да, малайлар да җитәрлек икән. Юк, кызлары күбрәк тә әле. Булсын! Кызлар күп туган елларны сугыш булмый икән диләр, дөрестерме ул, юри генә, кызлары туган әтиләрне тынычландырыр өчен әйтәләрдерме? Мансур дивар буйлап тезелгән урындыкларның берсенә килеп утырды. Вакыт тукталгандай булды аның өчен. Арлы-бирле йөргән кешеләрне дә, үзе кебек яшь ирләрне дә күзләре күрмәде аның. Бәби табу бүлегенә шылтыраткан саен бары бер сүз:

– Көтегез! – диделәр.

Кояш баеп килә иде. Ниһаять, ишек ачылып китте дә аннан ак халатлы, урта яшьләрдәге ханым килеп чыкты. Ул, халат кесәсеннән каләм алып, кызлар исемлегенә тагын бер фамилия өстәп куйды. Мансур исемлек янына ашыкты һәм шатлыгыннан:

– Кыз!.. Кызым туды! – дип кычкырып җибәрде. Ул каршысындагы ак халатлы ханымны кулына күтәреп берничә кабат әйләндергәч, берни аңламый чәбәләнгән хатынны идәнгә бастырып куйды да:

– Сез миңа шулкадәрле шатлыклы хәбәр алып чыктыгыз, – дип, бит очыннан үбеп алды.

Ханым Мансурга башта ачуланып караса да, аннан йөзе яктырып китте.

– Аңламассың бу ирләрне, кыз туса, кайсы шатлана, кайсы авызын салып кайтып китә, – дип сөйләнә-сөйләнә, үзе чыккан ишектән ялт кереп тә китте.

Нигәдер, беренче балалары Роза туган көн Мансурның күңелендә онытылмаслык булып уелып калган.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

 

Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (5)
Гөлфия ИСХАКОВА. Кара чемодан. Повесть. (5)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: