Тормыш учагы
Сөеп-сөелеп туялмаган ел мизгел булып үтеп китте. Укуларын уңышлы тәмамлаган яшь белгечләрне Татарстан районнарының берсенә, укытучыларга мохтаҗ авыл мәктәбенә эшкә юлладылар.
Биредә, пенсия яшеннән үткән мәктәп директоры гаиләсен санамаганда, ике буйдак ир-ат һәм ялгыз хатын-кызлар эшли иде. Мәдинәләр бирегә килгәнче, мәктәп директоры үзе математика дәресләрен алып барган булып чыкты, шуңа да яшь белгечләр килүенә аннан да ныграк шатланучы булмагандыр. Мансур кулыннан ялтырап торган яңа дипломнарны алган Фоат Вәлиевич: «Коткаручым минем», – дип, кат-кат аның кулларын кысты.
Хатын-кыз укытучылар сүзгә юмарт, эшкә оста булып чыктылар. Икенче көнне үк, мәктәптән ерак түгел генә Мәдинәләргә яшәр өчен бирелгән йортның эчен юышып, мәктәптән бирелгән җиһазларны урнаштырышып киттеләр. Өй туена дигән булып, мәктәп җитәкчесенең хәләл җефете Саимә Минтаһировна бәлеш пешереп кертте. Аның артыннан ук, көттерми генә, яшьләрнең яңа җирдә ничек итеп урнашуларын күрергә Фоат Вәлиевич үзе дә килеп җитте. Кунаклар тулы йорт тиздән бәйрәм мәҗлесе төсен алды. Һәр кунак яңа хезмәттәшләренә уңышлар, гаилә бәхете теләде. Әйе, бәхет тә, бер-береңне аңлау, сабырлык һәм түземлек тә кирәк булачак иде аларга гомер барышында. Бәхет ул кыр аша чыгу гына түгел, кара урманы да, кеше ерып чыккысыз чытырманлыгы да була икән аның.
Авылда эшли башлауларына берничә ай узуга, Мәдинә үзендә сәер үзгәрешләр сизә башлады. Бер юктан кәефе кырыла, көпә-көндез йокысы килеп җәфалый, тәмам ашаудан калды. Яшь хатындагы үзгәрешне беренче булып Саимә Минтаһировна сизде. Ул, аналарча кайгыртып, авылдагы тәҗрибәле фельдшерга күренергә киңәш итте. Мәдинәнең ана булырга җыенуын белгәч, Мансур хатынын кая утыртырга, ничек күңелен күрергә белми йөдәде, кулына авыр эш тидермәскә тырышты. Мәхәббәтнең иң өске баскычында, бәхетнең җиденче катында итеп тойдылар алар үзләрен ул елларны.
Җиһанның яшеллеккә, күзләрне чагылдырырлык ачык төсләргә күмелеп чәчәктә утырган җәйге бер көнендә, әлегә анасы карынында яткан бала дөньяга килергә тиешлеген дәгъвалап тибенә башлады. Мансур хатынын үзләреннән берничә чакрым ераклыктагы район үзәгенә илтер өчен җигүле ат эзләп тапканчы, шактый вакыт узды. Бөтен сабырлыгын җыеп, тешләрен кысып түзде хатын. Юлда, арбада барганда, тулгагы тоту тагын да көчәйде.
– Түз инде, җаным, хәзер барып җитәбез, – дип, Мансур бер кулы белән дилбегә тотып, икенче кулы белән тиргә баткан хатынының юеш чәчләреннән сыйпады. Бу вакытта тиздән әти булачак ир үзе дә дулкынлана, куллары калтырый иде.
Ул көннәрне Мәдинә белән Мансурдан да бәхетле кешеләр булмагандыр бу дөньяда. Үзен шулай өзелеп яратучы ире, мәхәббәт җимеше, кечкенә Розасы булганга, яшь хатынның тормышы түгәрәкләнде. Авыл Советы ярдәме белән, килүләренә өч ел дигәндә, яңа, иркен йорт салып керделәр. Үз хуҗалыклары булгач, алар авылда төпләнеп калырга уйладылар.
Шул арада лаеклы ялга киткән Фоат Вәлиевич урынына Мансурны мәктәп директоры итеп күтәрделәр. Авылда туып үскәнгәме, бар эшкә кулы ятып торган Мансур теләп, бар көчен куеп тотынды җитәкчелек эшенә. Тиз арада мәктәпнең тирә-ягы танымаслык булып үзгәрде, яңа койма белән тотып алынды. Бакчага җиләк-җимеш куаклары, алмагачлар утыртылды. Хезмәтләре күренгән саен, халык арасында абруйлары да артты яшь белгечләрнең. Кызлары Роза да үсә төште. Аңа иптәшкә дип, икенче бала – малай тапты Мәдинә. Туп кебек тере сабыйга Рөстәм дип исем куштырдылар. Мәдинәнең болай да юк вакыты тагын да тарайды. Ана назы, мәхәббәте күбесенчә балаларга күчте. Соңлап кайткан Мансур кичке ашны ашый да газеталар карарга утыра, ә хатын, балаларны йокларга яткыргач кына, мәктәптән алып кайткан бер өем дәфтәрләрне тикшерергә, икенче көнгә план язарга утыра. Ире белән рәхәтләнеп аралашырга, бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтергә вакытлары калмый диярлек. Мәктәп елларындагы кебек, ерактан күзәтеп утырырга ярата Мансур. Мәдинә дә сизә иренең күз карашын, эшеннән туктамый гына, вакыт-вакыт башын күтәреп, аңа карап елмаеп куя. Көнне төнгә ялгап эшләгән ирен жәлли ул, шуңа да мәктәпкә яшь белгечләр килеп, Мансурны күпмедер эштән азат итәрләр дип өметләнә. Көннәрнең берсендә аларның язмышын кемдер гомергә үзгәртер дигән уй башына да килеп кермәде ул чакны Мәдинәнең.
Уку елы башланган көннәрнең берсендә директор кабинетына яшь кенә, шәһәрчә киенгән кыз килеп керде.
– Фагыйлә Усланова, – дип таныштырды ул үзе белән, документларын Мансурга сузып: – Сезнең мәктәпкә математика укытучысы итеп җибәрделәр.
Мансур, кызга карап, бер мәлгә югалып калды. Кызның чибәрлеге, зәвык белән сөрмәләнгән зур күзләре, кыйгач кашлары, нечкә биле, биек үкчә кигән тулы, төз аяклары аны шулчаклы үзенә җәлеп иттеләр, директор хәтта соклануын яшерә алмады:
– Без Казанда укыганда, мондый чибәр кызлар юк иде.
– Ә хәзер бар! Берсе сезнең алдыгызда тора, пока тормышта түгел, – диде кыз, елмаеп.
– Үзегез кайда укыдыгыз?
Кыз директор кабинетыннан күптәнге дусты белән очрашкандай очынып, канатланып чыгып китте. Директор үзе дә математика дәресен алып барганлыктан, яшь белгечне шефлыкка алырга, аңа ярдәм итәргә ризалашты.
Икенче көнне Мансур Фагыйләне укытучылар коллективы белән таныштырды.
Ул кичне иренең эштән аеруча җанланып кайтуын Мәдинә дә сизми калмады. Һәрвакыттагыча дәфтәрләр тикшерергә, план язарга дип дәреслекләр алып утыргач, ире, ачылып китеп, озак кына яңа белгеч турында сөйләде, аның тапкырлыгын, булганлыгын мактады. Моңа кадәр ирен көнләмәгән Мәдинә: «Беренче күрүдән үк кешене шулхәтле мактарлык ничек белеп була икән? – дип уйланса да, авызын ачып сүз катмады. Фагыйлә тырыш булып чыкты. Беренче көннән үк барысы белән кызыксынып, мәктәп тормышына кереп китте, укытучылар белән уртак телне дә тиз тапты. Төрле сәбәпләр табып, директор кабинетына еш керә торган булды, җитәкчесенә ярарга, якынаерга тырышты. Ирнең яраткан хатыны, ике баласы барлыгын икенче көнне үк белсә дә, дөньяның биленә тибеп яшәргә өйрәнгән шәһәр кызының моңа бик исе китмәде. «Хатыны – дивар түгел, сикәлтәне сикереп үтәргә була», – дип уйлады Фагыйлә. Аның таш ярыр көннәре алда әле. Соңгы вакытта Мансур абыйсының үзенә ымсынып каравын еш сизә. Тик ашыгырга ярамый, вакыты җитмәгән. Әнә кичә: «Тагын аз гына утырыйк әле...» – дип, кулларын җибәрми торды. Фагыйлә: «Иртәгә бит эш көне», – дигәч кенә, елмаеп, аңа тыныч йокы теләде директор.
Мансурны тәмам исәрләткәнче, үзенең мәхәббәт ятьмәсенә ныклап эләктергәнче уку елы азагына якынлашты.
Мәктәпкә математика укытучысы килгәч, иренең эше кимүен көткән иде Мәдинә, чынлыкта киресенчә булып чыкты.
– Яңа белгечкә ярдәм итәргә кирәк, – дип, гел эштән соңлап кайтты Мансур. Хатыны алдында бер дә тартынмый һаман Фагыйләне мактады. Мәдинәгә карата үзгәрде ир, назга гына түгел, җылы сүзләргә кадәр саранланды.
Мәктәп директоры белән яңа белгеч арасындагы җылы мөгамәләне укытучылар гына түгел, авыл халкы да сизенгән булып чыкты. Юкка гына мәктәптә озак еллар эшләгән Саимә апасы Мәдинәне ихлас сөйләшүгә чакырмагандыр. Туры итеп, йөзенә бәреп әйтмәсә дә, аның тел төбен аңлады ул. Кисәтергә, вакытында сөюләрен якларга, гаиләне сакларга омтылган Фоат Вәлиевичның тормыш иптәше. Очрашкач, балалары турында сорашып, гаиләләренең киләчәккә булган планнарын беләсе килде.
– Балалар үсә, күз генә тимәсен. Ә без иртән китәбез, кич кайтабыз, – диде Мәдинә.
– Ничек яшисез?
Бу сорауга төгәл генә җавап бирергә әзер түгел иде Мәдинә. Соңгы арада тормыш баткагына чумып, киләчәк турында бөтенләй уйламаган лабаса. Бәлки, Мансурның да хатынына карата күңеле суынуы юкка түгелдер? Ул эштән элеккеге кебек ашкынып, гаиләсен сагынып кайтмый. Балаларны итәгенә утыртып, китап укуны да онытты. Кулларына алып, түшәмгә дә чөйми башлады. Эштә сүзгә оста, ачык йөзле кеше өенә кайткач үзгәрә дә куя. Кулына газетасын тотып утырса да, уйлары кайдадыр еракта йөри кебек. Кичләрен Мәдинә иренең сөйкемле карашын тоймый, сирәк кенә очрашкан күзләр ничектер аны сынап, читсенеп карагандай тоела. Авылда йөргән гайбәтләрне дә җиткереп торалар. Әгәр Мәдинәнең шикләнүе дөрес булып чыкса? Фагыйлә – яшь, курчак кебек чибәр, әрсезлеге йөзенә чыккан шәһәр кызы. Мансур сөйләве буенча акыллы, белемле. Шикләнерлек тә бит, ире, уңайсызланып та тормыйча, соңгы айларда Фагыйләнең исемен теленнән төшерми. Моңа кадәр дә яшь белгечләр килгәләде мәктәпкә, аларга да башта ярдәм итү кирәк иде. Берсенә дә Фагыйләгә тигән игътибар булмады. Мансурның таң атканда кайтуларын ничек аңларга? Яраткан кешесе, тормыш иптәше турында начар уйлыйсы килми иде Мәдинәнең. Булмас, сөйрәлмәс аның ире ятлар белән. Алар бит бала чактан яратышып, бер-берсен сынап гаилә кордылар. Инде вакытлыча гына мавыга икән, барыбер хыянәткә бармас...
Билгесезлектән йөрәге сыкрады хатынның. Иң авыр чакларда да зарларын кеше белән бүлешмәскә тырышты, күңелен җырларга, моңга бушатты:
Яна йөрәк, яна, дулкынлана,
Яна йөрәккәем, белмисез!
Яна йөрәккәем ялкынланып,
Нигә салкын сулар бирмисез? –
Мәдинә хәлләрнең тагын да катлаулырак булуын белми иде әле. Мәктәп директорының яшь белгеч белән чуалуы инде район мәгариф бүлегендә билгеле булган. Аны чакыртып каты шелтә биргәч тә, тыңламаганга, озак та үтми әхлаксызлыгы өчен җитәкчелек эшеннән төшерделәр. Ир яңадан укытучылыкка күчте. Мәгариф бүлеге, каш ясыйм дип, күз чыгаруын үзе дә аңламый калды. Хәзер инде мәктәптә бер үк фәнне алып барган ике укытучының арасы тагын да якынайды.
Директордан бушаган урынга мәгариф бүлеге Мәдинәдән абруйлы кеше таба алмады. Үзен чакыртып, әзер приказга имза гына куйдырдылар. Үз урынына Мәдинәне куйгач, Мансур гарьләнде. Болай да кыл өстендә торган гаилә тәмам таркалды. Ир өйдә чагында да хатыны белән ачылып сөйләшмәс булды. Мансурның йөрәге ике ут арасында калды. Фагыйлә бер өлешендә булса, икенче яртысында Мәдинә белән балалары иде. Шәһәр кызы, Мансурны үзенеке итү өчен, бар мөмкинлекләрен эшкә җикте, аның аркасында җитәкче урынын бушаткан Мансур абыйсы «шефлыгына» таянып, хәтта балага узырга да курыкмады. Фагыйләнең үз алдына куйган планнарының бу әле башы гына иде.
Яңалыкны җиткергәч, Мансур башта еларга да, көләргә дә белмәде. Шулай ук Фагыйләнең кайнар куеныннан да баш тарта алмады. Һаман иренең акылга килүен, аның яшь белгеч белән мавыгуы вакытлыча гына булыр дип өмет итеп яшәгән Мәдинә эчкерсез күңеле, чын йөрәге белән ярата иде ирен. Ул бөтен сабырлыгын җыеп көтте. Көтүе генә бушка булып чыкты.
Ул көнне эштән гадәттәгедән иртәрәк кайткан Мансур, һәрвакыттагыча чишенеп, өстәл янына үтмәде. Ишек янында торган урындыкка гына утырды да каядыр читкә карап:
– Гафу ит мине, Мәдинә! Без Фагыйлә белән китәргә булдык, – диде.
– Ераккамы, Мансур? – дип, көчкә телен әйләндереп сорый алды Мәдинә.
– Урта Азия якларына.
– Шул чаклы ук яратасыңмы аны?
Бу сорауны көтмәгән ир авыр сулап куйды.
– Ул миннән бала көтә, – диде дә, Мәдинәнең яшь тулы күзләре белән очрашмас өчен, башын читкә борды. Көтелмәгән хәбәрне ишеткән хатынның теле көрмәкләнде, ничә ел гомер иткән иренә әйтер сүз тапмады.
Мансур карават астыннан Мәдинә белән авылга кайтканда сатып алган кара чемоданны тартып чыгарды. Шуңа кешелеккә кия торган костюмын, башка киемнәрен салды да, идәндә уйнап утырган балаларга күз дә салмый, ашыгып чыгып китте.
Үзен беркемгә кирәкмәс, ташланган хатын итеп тойган Мәдинә, балаларын кочагына алып, озак елады ул көнне. Әле чарасызлыкның ни икәнен дә аңламаган Роза әнисенең елаудан шешенеп беткән күзләрен сөртте, чәчләреннән сыйпады. Уенчыклар алып килеп, Мәдинәнең күңелен күрергә тырышкан кыз бала, әнисенең тынычлана алмавын күреп үзе дә елый башлады. Рөстәм дә аларга кушылды. Балалар тавышы Мәдинәне уятып җибәргәндәй булды. Ул, өзлексез аккан кайнар яшьләренә буылып, балаларын тынычландырырга ашыкты. Яшисе, нәниләрен аякка бастырасы бар. Нык булырга! Аның ялгызлыктан сыгылып төшүен, күз яшьләрен бер генә чит кеше дә күрергә тиеш түгел. Шул уйлар белән йокысыз төн уздырды хатын.
Иртәгесен эшкә килүгә, директор кабинетына бизәнгән-ясанган Фагыйлә килеп керде. Чынлап та чибәр, ирләрне үзенә җәлеп итәрлек иде кыз. Ул кулындагы кәгазьләрне Мәдинәгә сузды. Бу – Фагыйлә белән Мансурның эштән азат итүне сорап язган гаризалары иде. Җаны тетрәнсә, сулышы кысылса да, ирен тартып алган җансыз җилбәзәк алдында мескен итеп күрсәтәсе килмәде үзен. Дәшми генә гаризаларга кул куйды да дәфтәр битләрен өстәл читенә этәрде.
Авыл мәктәбеннән болай җиңел генә котылырына ышанмаган Фагыйлә өстәлдән гаризаларны алды да, җиңүче кыяфәтендә башын югары тотып, үзен Мансур белән таныштырган бүлмәдән чыгып китте.
Иренең, үзе кермичә, сөяркәсе аша гаризага имза куйдыруына исе китте Мәдинәнең. Аның белән очрашудан куркамы? Бәлки, Фагыйләнең кертәсе килмәгәндер ирне хатыны янына? Ник Мансур балаларын кулына алып яратмады? Ничек болай килеп чыкты соң әле? Тормышының кайсы сукмагында ялгышты ул? Төнне йокысыз уздырган хатын бер мәлгә күзләрен йомды. Соңгы айларда булган вакыйгалар куркыныч төш кенә булса иде. Менә хәзер күзләрен ачып җибәрсен иде дә Мәдинә, елмаеп торган Мансурын күреп, төштә генә икән, дип шатлансын иде.
Ничек матур башланган иде аларның гаилә тормышлары! Күпме бәхетле көннәр, айлар, еллар уздырдылар бергә. Үлгәнче бергә булырга дип кавышканнар иде бит алар. Бәхет дигәнең очар кош икән ул. Мансурның хатынына карата мәхәббәте сүнсә дә, Мәдинә һаман ярата бит әле аны. Шуңа да сукыр булган аның күңел күзе, мәхәббәт элпәсе каплаган. Кеше сүзенә түгел, соңгы чиккә хәтле иренә ышанды, хаталарын кичерде.
Ә балалар? «Әти кайда?» – дип сорасалар?
– Тиздән кайта, – дип, үз-үзен, балаларын алдап яшәрме?..
Кайтыр! Мәдинәне сагынмаса, балаларын сагынып, бергә яшәгән вакытларны сагынып кайтыр. Кайтмаса?.. Ничек кенә яратса да, кимсенеп үтенмәс, кире кайт, дип ялвармас Мәдинә.
Ул, өстәл артыннан торып, кабинетының ишеген эчтән бикләп куйды. Күңелендә әрнегән уй-хисләре күзен томалады. Мәдинә, өстәлгә капланып, айлар буе җыелган күз яшьләренә ирек бирде.
Мансурны ул башкача күрә алмады. Тиздән авылда, Үзбәкстан якларына китеп, шунда төпләнгәннәр икән дигән хәбәр таралды. Телгә оста хатыннар аларны игътибарсыз калдырмады, әлбәттә. Кайсыдыр Мансур белән Фагыйләне бозыклыкта гаепләсә, кайсыдыр Мәдинәне «йомшак» дип ачуланды. Мәдинә кайгысын кешегә күрсәтмәде, үз эченә бикләде. Сагышын җыр, моң белән дәвалады.
Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сахраларга чыксам, җир җиләк;
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк?
Хәсрәт, кайгысыз яшәүче кеше бармы икән бу дөньяда? Үзе җитәкләгән укытучылар коллективында гына да ялгызлар, аның кебек сынган канатлар берничә бит. Яшәргә кирәк, шуңа да, аңлашылмау очраклары булса, уртага салып, киңәшеп эш иттеләр. Бергә-бергә яшәве җиңелрәк иде аларга. Мәдинә башы белән эшкә чумды, балалар үстерде. Барын да кичерде, балалары чирләп китсә, баш очларында утырып күз йоммый төн чыккан чаклары да, шук Рөстәмнең уйнаганда, малайлар белән сугышып кара янган, сыдырылган аяк-кулларын дәвалаган чаклары да бик еш булды. Аның бәхетенә, Роза белән Рөстәм мәктәптә яхшы укыдылар, эштә дә сынатмадылар. Бер генә тапкыр да Мәдинәнең йөзенә кызыллык китермәделәр. Ул елларны Мәдинәгә күз салучылар, тормыш корырга тәкъдим ясаучылар булды, димләп тә карадылар. Аның читләргә бер генә дә күңеле ятмады, Мансурны йөрәгеннән алып ата, оныта алмый йөдәде... Көтте ул аны, үзен, балаларын онытуына ышанмыйча, сагыныр да, беркөнне кайтып керер дип көтте.
Мәктәп директоры Мәдинәнең хезмәтен авылда гына түгел, районда да бәяләделәр. Авыл Советына, аннан район Советына депутат итеп сайладылар. Авыл мәктәбен алдынгылар рәтенә күтәргән җитәкче хатынны район үзәгенә эшкә алдылар. Лаеклы ялга чыкканчы, ул районда мәгариф бүлеген җитәкләде. Балалар үсеп җиттеләр дә тормышта үз юлларын таптылар. Роза әнисе юлыннан китте. Казанда әти-әнисе укыган университетны тәмамлап, шунда урнашып калды. Гаиләсе матур, үзе инде ике бала анасы.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo