Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 гыйнвар , 19:12

Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (3)

Солтан үзара гыйшык тотып йөргән ике кешене дә бер-берсеннән аерып атты, алар арасында кара яшен булып яшьнәде. Көйдерде, яндырды. Үзе дә көл сарган күмер сыман көйрәп кенә калды. Хәзергәчә ялкынланып китә алганы юк әле.

Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (3)
Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (3)

Солтан дустын бөтен күңеле белән кызганып куйды. Степан аңардан фәкать яраланган йөзе белән генә аерылып тора, бүтән бер ягы белән дә түгел. Ләкин хәзер, очрашканнан бирле, беренче тапкыр ул аның күзенә төбәлеп, җанына тикле үтеп керергә тырышып бакты. Шунда аның үзе кебек түгел икәнен тойды һәм күрде. Ул, – ни әйтсәң дә, кеше үтереп кайткан кеше. Үз теләге белән түгел, әлбәттә. Ул аңардан иң әүвәл шуның белән аерылып тора һәм моны, шиксез, бик авыр кичерәдер, оныта алмыйдыр, төннәрен саташып ук чыгадыр. Шулай гынамы соң әле – ул кешеләрнең һәм менә бу мизгелдә Солтанның үзе хакында нәкъ шулай уйлаганын сизәдер. Шуңа күрә Солтан дусты хакында шушылай уйлавын яшерүне кирәк санамады. Киресенчә, аны үзе белән тигезләргә теләп, кырыс сорау бирде:

– Син үзең үтердеңме соң?

Юлдашы кинәт башын күтәрде, тураеп басты, кулындагы балтасын ташлады да аңа төбәлде. Аннары карашын учакка, учакның иң кайнар ноктасына – үзәгенә күчерде. Дустының карашында Солтан дәү бабасы Чаныш белән бабасы Кадрәкнең моңсу күзләрен күргәндәй булды. Солтан әллә кайчан – бала вакытында алардан: «Син кылычың белән күпме акларны кырдың, бабай?», «Син күпме фрицны үтердең, бабай?» – дип сораганын исенә төшерде. Алар беркайчан да аңа төгәл җавап бирмәделәр. Җавап урынына «санамадым, улым» дип кенә әйтәләр иде. Бу сорауларны ул аларның һәркайсына бары тик бер генә тапкыр биргән иде. Сүз куешкан шикелле, җаваплары да бер генә төрле. Күз карашлары да аерылгысыз: әллә син алар каршысында түгел, әллә алар синең каршыңда түгел. Ул карашта әйтеп булмастай бер бушлык бар иде. Нәкъ Степанныкы кебек. Шуңа күрә ул аңардан «Ничәне үтердең?» дип сорамады, ә кырыс төстә: «Син үзең үтердеңме соң?» – диде.

– Булды инде, – дип җавап бирде Степан, аңа карамыйча. – Берне. Ә калганнарын кирәк чагында һәм булдыра алганда юкка чыгардым.

– Барыбер түгелмени?

– Юк, барыбер түгел.

– Ни өчен?

– Чөнки мин бер генә тапкыр үтердем, һәм үзем дә бер генә тапкыр үтерелдем… Шушында вәссәлам – бетерик… Инде берне күтәреп искә алыйк.

– Кемне?

– Мине. Миңа өстәп, бөтенләй кайтмый калганнарны, кайтканнарның үз туфракларына кереп ятканнарын, чит табутларны кысан итмәгәннәрне.

Бу юлы чәкештермичә генә эчтеләр. Солтан дустының дәвам итүен көтте. Әмма ул дәшмәде.

– Степан, ә, Стёпа… Теге беренчесен… син ничегрәк?..

– Җанны кырма инде, ул җитәрлек сөялләнгән. Ымлыкларны җенем сөйми. Турыдан яр – ничек үтердең диген.

– Ничек соң?

– Үз косыгыма батканчы. Махмыры гомергә төзәлмәслек булганчы.

– Шулай да?

– Без аларны бер кышлакка китереп кыстык. Эзләре суынганын белгән идек. Аларда кириз дигән нәрсәләр бар. Безнеңчә, җир асты юллары инде. Кайчандыр кырларын сугарыр өчен казыганнар. Унар чакрымга сузыла. Шуннан килеп чыгалар да терәп аталар. Иң әшәке киризлар кышлаклар астындагысы. Акылдан шаштырырлык… Менә шул: кышлакларын урап алдык. Яңа гына шуннан безгә ут яудырганнар иде. Җир йоткан шикелле юкка да чыктылар. Без дә тындык. Аннары алга киттек. Ә бер дошман посып калган, безне кургаш яңгыр белән коендыра башлады. Гранатаның балдагын тартып алдым да тәрәзәгә томырдым. Өйгә бәреп кердем – тузан, төтен. Күзгә төртсәң дә күренми. Автоматны чытырдатып тоттым да көтәм. Шунда күрәм: минем дошман стенага сөялеп утырган, өзелеп чыккан аягын кочаклаган. Калтырана, усак яфрагымыни… Чалмасына автомат көпшәсен терәп куйдым да көтәм инде. Күз бәбәге белән минем җанны бораулый бу. Мин дәшмим. Шунда взвод командиры бәреп керде. Мине беткән дип уйлаган, ахрысы. Хәлне күрде дә: «Добей!» – дип боерды. Ә мин кызганам. Яралы бит. Миңа төбәлгән дә каткан. Командир атасы-анасы белән сүгенә: «Эшен бетер!» – дип кычкыра. «Пушка»сын болгый. Мин, читкә карап, чакмага бастым да бар патронны чыгарып бетердем. Шундук косып та җибәрдем. Ашказаным тискәре ягы белән әйләнеп чыга дип торам…

Солтан кинәт үзләрен тере учында тоткан дөньяга Степанның күзе, аның җаны һәм вөҗданы белән караганын тойды.

Иртәнге суык әкренләп чигенде. Томан тарала башлады. Аның калдыклары елга борылышындагы кыя артыннан бәреп чыккан кояш нурларында эри иде инде. Су киңлеге яктырып китте. Җиргә төрле күләгәләр сузылып ятты. Вак балыклар уйнашырга кереште. Акчарлаклар үзләренең иртәнге ауларын тизләтебрәк җибәрде. Якты көн күзен тәмам ачты.

Күмерле агач алып, Солтан сигарет кабызды.

– Балыклар… яхшы, – диде ул, сөйләшүне үзгәртергә теләп. Степанга да ял кирәк бит.

Чыннан да, балыклар алтынланып пешеп килә, көйгән канатлары тәмле ис тарата.

– Шәпләре суда калды аның, парин. Бүгенге шикелле кармакка тоту минем саруымны кайната. Синең хакка гына инде. Башка чакта мин җәтмә белән бер урыйм да, атна буена тамак тук.

– Ә миңа шушылай тансык. Тансык кынамы соң!.. Кармакка балык каптырып утыручылардан көнләшәм мин, Степан. Яратып көнләшәм. Ленин күперенең1 ике ягында – ике диңгез. Өсте тыныч, якты, күз камаша. Каршыда – Кремль, Сөембикә манарасы кояшка таба авышкан, чиркәүләрнең алтын гөмбәзләре ялтырый. Ә балыкчыларның һичнидә гамьнәре юк. Резин көймәләренә сеңгәннәр. Карашлары калкавычта, күңелләре су төбендәге балыкларда, уйларын су агызып киткән… Хикмәт тамак туклыгындамыни, туган! Хикмәт – җанда ул.

– Сөйләнмә! Тамак турында сүз чыкканда, җан турында лыкылдаучыларны өнәмим.

– Булды, дәшмим.

– Син дәш, дәш! Балык кына дәшми. Без дә күп дәшмәдек. Дәшмәгәннәрне ашыйлар аны.

Степан бер судакның саңак төбендәге канатын умырып алды да чәйнәп карады. Канәгать төстә телен шартлаткач, аны яссы ташка алып куйды, япьле пәкесе белән буйдан-буйга ярып, эчәкләрен, куыгын кырып чистартты, тоз сипте.

Ысланган балык исе борынны кытыклый иде, Солтан ике ташны өсте-өстенә куеп утырды, ләкин өске таш селкенә, утырырга җайсыз: ике аяклы урындыкка утыргандай булды.

– Циркач мәллә син? – диде Степан. – Әйдә, ярдан бер-ике таш кубарып апкиләбез. Табын икән табын булсын. Кунагың да киләсе бар. Камәриягә өстәл әзерли торыйк.

Әйе, Солтан бүген бирегә Камәрияне чакырган иде. Килермен, диде.

Ярдан чыгып торган ташлар авыш нарат турысында күбрәк иде. Шуларны кубардылар, һәркайсы икешәр яссы ташны үзенә утыргыч итеп җайлады. Өстәл урынына зуррагын сайладылар. Көчәнә-көчәнә арлы-бирле кузгата торгач, ул җимерелеп төште, вак ташлар, ком коелды, ярда бушлык хасил булды, куыш ачылып калды. Солтан шунда үрелеп карады.

– Ни бар? – дип сорады Степан.

– Еланнар оясы, ахрысы.

– Еланнар? Еланнарга мин белгеч. Анда елан ите ашар чиккә җиткән чаклар булды, парин. Шулай бервакыт Гардез белән Кабул арасындагы юлны сакларга туры килде. Берничә көн сусыз яттык. Сугыш… Ярты взвод кырылды. Шулай бер ташбака тотып алдык. Нишлисең – ашадык. Җирәнгеч анысы…

– Әллә миңа елан ите ашатырга уйладыңмы?

– Ашый торган еланнар башка ул. Ә болар – тузбашлар.

Еланнарның башлары кайда да, койрыклары кайда – буталышып беткәннәр. Яктылыкны бар дип тә белмиләр. Күзләре йомык, тәмам онытылганнар. Ниндидер ләззәткә бирелгәндәй, бер-берсенең тәннәре буенча алга да артка шуышалар. Кайсылары бау шикелле урала, кайсылары чишелә. Кайсысы авызын шыплап япкан, кайсысы киереп ачкан. Авызлары ачылганнарының ике аермалы уклары йә хәлсез асылынып төшкән, йә киерелеп тора, йә калтырана. Башларындагы сары таплары светофор утлары шикелле әле кызара, әле яшелләнә кебек.

Ботак алып килеп, Степан аларны тузгытырга тотынды.

– Тимә, ятсыннар, – диде Солтан.

– Ә юк инде, яшьти. Мин артта елан торганга күнекмәгән. Тыл чиста булырга тиеш.

Еланнарның ни белән мәшгуль икәненә Солтан төшенеп өлгергән иде инде. Яз бит. Табигатьтә яратышу мәхшәре хөкем сөргән вакыт. Күз алдында бала чагының онытылып беткән, ә хәзер кинәт искә төшкән бер күренеше җанланды. Майның кайсыдыр көннәрендә яр буендагы җылы ташларның дымсу асларыннан бер-берсен алгы һәм арткы аяклары белән кысып кочаклап, ак йомшак корсаклары белән сыланышып беткән гөберле бакаларны актарып чыгарганнарын, аларның серләренә төшенергә теләгәндәй, ике таяк очы белән бер-берсеннән аерырга тырышуларын хәтерләде. Ләкин бакалар тиз генә бирешмиләр иде. Солтанның һәм башка малайларның кызыксынудан, көчәнүдән борын очлары, маңгайлары тирләп бетә, ә бакаларның салкын, кытыршы тәннәрендәге шадра төртекләрдән тамчы-тамчы сөт саркып чыга. Малай-шалай бөтен дөньяларын оныта, аның саен үҗәтләнә. Түземнәре беткәч, ахырда һичнинди тартынусыз, җирәнүсез төстә алар бакаларны сыртларыннан куллары белән тартып, аякларын бармаклары белән каерып аералар иде. Бакаларның аяклары, көзән җыергандагы шикелле, киерелгән көйгә бөкрәешеп, тырпаешып кала, күзләрен ачмыйлар, тавыш-тын чыгармыйлар, җиргә ташлагач, үпкәләгән сыман, кыймылдамый яталар. Әгәр шулвакыт берәр кыз бала килеп чыкса, малайлар шул бакаларның берәрсен сиздермәстән аның аркасына салырга да күп сорамыйлар иде. Солтан үзе бака салырга ни өчендер Камәрияне сайлый, аны көтеп ала, посып сагалый иде. Камәрия, аркасында йә күкрәгендә салкын, ят нәрсәне тоеп алу белән, тәне буенча боз кисәге шугандай, башта киерелеп катып кала, аннары бөрешеп килә, куырылып китә, шуннан соң тыпырчына башлый, ачыргаланып кычкырырга, еларга тотына, күлмәген күтәрә дә, зәңгәр трусигын күрсәтә-күрсәтә, баканы кагып төшерә. Ә үзе урынына Камәрияне башка малай куркытса, Солтан аның белән сугышмый калмый иде.

Сары көнбагыш чәчәге кебек ачылып киткән бу истәлек Солтанның күңелендә яңа уй кузгатты. Кайчандыр ул Камәриягә үз мөнәсәбәтен белдерер һәм аның игътибарын үзенә юнәлтер өчен, аның аркасына ямьсез, чиркангыч гөберле бака салган иде. Ә бүген нәкъ шуның өчен нишләргә кирәк икән соң? Менә бу еланнарны яктыга сөйрәп чыгара, бакаларны бер-берсеннән куптарган шикелле аерып ташлый һәм берәрсен аның куенына сала алмый бит инде! Киресенчә, Камәрия белән мөнәсәбәтен куышта уралышкан еланнарга охшатып, һичкем тарката алмаслык рәвештә ныгытып үрер иде…

Аяк астына кубарып төшергән ташка басып, Степан кулын куышка тыкты да еланнарны төргәге белән тышка сөйрәп чыгарды. Аларның чуалчык бәйләме шапылдап комга тәгәрәп төште. Тузбашлар бермәл тын тордылар, аннары, аерылыр алдыннан кочаклашкан кешеләр сыман, тагын да тыгызрак булып укмаштылар. Солтан ул төргәкне янган, корымланган, күмерләнгән агач төбенә охшатты.

Һәм шунда хәшәрәтләр кинәт йомшадылар, аралары бушады, алар бер-берсеннән читкә тартылдылар. Күмерле агач төбе күз алдында тамыр җибәрә, ул тамырлар җир дымын эчәр өчен таш араларына төртелеп, тишек эзлиләр сыман иде. Минут арасында еланнар төргәге чишелеп бетте. Алар арыган, талчыккан төсле төрле тарафка таралыштылар.

Степан берсенең койрыгыннан эләктереп, баш очында айкады да болганчык суга селтәп ыргытты. Елан һавада очканда турайды, суга сузылып төшкәч, вак дулкыннарга каршы елга киңлегенә йөзеп кереп китте. Ялтырап торган суны тармаксыз кара яшен урталай ярган шикелле булды.

Солтан еланны күздән тәмам югалганчы карап торды.

– Бусы елан түгел моның, – диде ул.

– Нәрсә соң?

– Хурланган мәхәббәт. Ул да кайчак кеше җанын ташлап чыга да үләргә китә.

– Уйлап та чыгарасың инде, ә? Миңа башкача тоелды.

– Ничек?

– «Өрәкләр»2 шундый иде. Безнең «вертушкалар»3 килеп чыкканда, алар да, еланнар шикелле, тау ярыкларына кереп кача иде.

– Кызганам мин аларны.

– Өрәкләрнеме? Бар, кочагыңа җыеп кил дә ояларына тутыр.

– Һәркемнең үз каланчасы инде.

– Әллә мине гаепләвеңме бу?

– Юк, үземне, – диде Солтан.

Ул учак янына барып басты да аракы салып эчте, яссы бер ташны елан йөзеп киткән якка чәпчетеп җибәрде. Таш суны үпкән урыннардан коймак-коймак нурлар сирпелде. Алар алтын күбәләк канатлары сыман җилпенделәр дә сүнделәр. Ә сүнгәч, әллә төпкә тондылар, әллә агып киттеләр. Бәлки, ул нурлар, күбәләк канатыннан бармак битләренә сыланып кала торган алтын бөртекләр кебек, вак дулкыннар кагышы белән яңадан яр буена кайтып егылалардыр.

Еланнар, муенга урап йөрерлек, зарар кылмас тузбаш еланнар. Солтан үз-үзеннән: «Нигә тик торганда рәнҗеттек без аларны?» – дип сорады. Күңеленә килгән җавап аның кәефен кырды. Еланнар булып еланнар арасында муенга урасаң да җирәндерми, тәнне чиркандырмый торганнары бар. Ә кайбер кешеләрнең кылган эшләре арасында муенга күтәралмаслык таш булып асылганнары һәм сине төпкә тартканнары күпме!

Шуышырга гына дучар булган баягы бичара тузбашларны туздырып ташлаган кебек, Солтан үзара гыйшык тотып йөргән ике кешене дә бер-берсеннән аерып атты, алар арасында кара яшен булып яшьнәде. Көйдерде, яндырды. Үзе дә көл сарган күмер сыман көйрәп кенә калды. Хәзергәчә ялкынланып китә алганы юк әле. Хәтер җиле искән саен пыскый гына. Менә тагын шул исенә төште. Башыннан кичергән бер вакыйганы һич онытасы юк. Вакыт-вакыт аның җанына шуышып керә, өтә, куыра иде.

 
 
Фото: Freepik. com
 

(Дәвамы бар.)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: