Мәхәббәт
Вакыт үткән саен, ике яшь җанның бер-берсенә булган саф хисләре үрмә гөлдәй күңелләрендә тамыр җәйде, яфрак ярды, чәчәккә бөреләнде.
Икәү бергә Казанга барып, югары уку йортына керергә җыенуларына әти-әниләре дә каршы булмадылар.
Имтиханнар, конкурс нәтиҗәләре, аннан соң шатлыктан соңгы акчаларын җыештырып, сөт белән ак күмәч алып, укырга керүләрен бәйрәм иткән көннәр артта калды. Мансур университетның математика факультетында, Мәдинә татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый башладылар.
Казанда яши башлауларына бер ел дигәндә, яшьләргә Кабан күле буендагы һәр утыргыч, һәр агач таныш иде инде. Укудан соң бергәләп башкала урамнарында йөрү, музейларда, авылда күрмәгән зур концерт, театр залларында булу бәхетле итә иде аларны. Ял көннәрендә Мансур иртән иртүк тулай торактагы Мәдинә яшәгән бүлмә ишеген шакый:
– Шушындый матур иртәдә күпме йоклап ятарга була, кызлар? – дип, үзенә ишек ачкан Мәдинәнең бүлмәдәш кызларын шаярта.
– Мансур, син ки-кри-күк! дип, таң аттырган авыл әтәчедәй бигрәк төгәл йөрисең, рәхәтләнеп йокларга да бирмисең безгә, – дип, кызлар егетне шелтәләп алалар. Бу сүзләр шук егетнең бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгып та китә. Биш-алты көн үтүгә, бу хәл тагын кабатлана. Икенче юлы инде кызлар белән аралашырга егет башка сүзләр таба:
– Йокы бәлешләре, болай озак йокласагыз, бәхетегезгә үзегез кебек ялкау егетләр генә кала, – дип шаярта.
– Мөселман кешесенә дүрт хатын алырга ярый бит, дүртебезгә дә өйләнерсең бик уңган булгач, яме, Мансур, – ди мари кызы Ульяна.
Аннан соң кызлар, көлешә-көлешә, кәләш урынын бүлә башлыйлар. Мансур бер дә аптырап калмый:
– Мәдинә ни әйтер бит? – дип елмаеп, сөйгәненә карый. Бергәләп тамак ялгап алгач, Мәдинә белән Мансур, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, табигать кочагына, йә булмаса шәһәргә чыгып китәләр.
Ничектер эчкерсез, саф иде аларның сөюләре. Беркөнне Кабан күле буенда, үзләре икәү генә йөрергә яраткан җирдә, Мансур кызга мәхәббәтен белдереп тәкъдим ясады. Сөйгәне бу тылсымлы сүзләрне кыз ничек итеп ишетергә хыялланган кебек түгел, гап-гади итеп, Мәдинәнең ике кулын зур учына алды да:
– Мәдинәкәй, кара күзкәй, күптән яратып йөргәнемне беләсең, әллә гаилә корып җибәрәбезме? – диде. Сөйгәненең болай итеп үзенә тормышка чыгарга тәкъдим ясавын көтмәгән кыз бермәлгә югалып калды.
Китапларда язылганча, нигә Мәдинәсенең кулларын үбеп, гөлчәчәкләр бүләк итмәде Мансуры? «Мин дә сине өзелеп яратам!» дип әйтерлеген дә калдырмады. Җавап көткән егете алдында бер сүз дәшмичә басып торган кызның озын керфекләре юешләнде, күз карашлары очрашмасын өчен, ул башын аска иде. Бу минутта Мәдинәнең шатлык тулы йөзен күрергә өметләнгән егет кыздагы үзгәрешне башкача аңлады:
– Юләркәем минем, еларга түгел, шатланырга кирәк, моннан соң без гел бергә булачакбыз бит, – дип, боегып калган Мәдинәне күкрәгенә кысты, кат-кат кайнар иреннәреннән үпте.
Соңгы курста, табигатьнең иң матур, рәссамнар да тасвирлап бетерә алмаган мәлендә, керсез җаннар кебек пакь, алсу-ак алмагач чәчәкләренә күмелеп утырган чагында алар өйләнештеләр. Тулай торакта дусларын җыеп, яшьләр туе уздырдылар. Яз кояшы кебек нурлы, өметләргә һәм хыялларга бай, хисләр тулы иде алар күңеле.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo