Шомыртка бару
Җәйге иртә. Авылда көтү куылып, ике тау арасын үткән кояш, әле алсу нурларын тәмам кыздырып, юлчыларның баш түбәләрен көйдерергә өлгермәгән мәлдә, Мәдинә дус кызлары, яшүсмер малайлар белән бергә әрәмә ягына ашыгалар. Берсеннән-берсе шаян Асия белән Гөлгенәнең тынгысыз чыпчыклардай чыркылдауларына ара-тирә буш чиләкләр чыңлап киткән тавышлар кушыла. Кызлардан ун-унбиш адымга алдарак кулларына озын кармак чыбыклары тоткан малайлар атлый. Алар тыныч кына бер-берсе белән балык тоту серләрен бүлешәләр. Ара-тирә малайларның кайсы булса да борылып, артта калган кызларны барлый.
Әрәмәгә ике юл белән барып була. Турыга – тау башыннан, иген кыры аша, тау астыннан – уратып. Яшүсмерләр юлның озынын сайлыйлар. Чөнки биредә, юлдан ерак та түгел, авыл аша аккан елга сузыла, кояш артык кыздыра башласа, суы әллә ни тирән булмаса да коенып чыгарга була. Бу инеш, тау итәге буйлап бормаланып килеп, берничә чакрымнан зур Шушма елгасына килеп тоташа. Аннан инде чем-кара шомыртлары белән ымсындырып торган әрәмәгә барып җитәргә күп калмый.
Авылны чыгуга, алдагы биек тауга карап, Гөлгенә җыр суза:
Тау югары, тау югары,
Тауга менәсем килә.
Тауга менеп, түбән карап,
Сине күрәсем килә.
Шулвакыт сүзгә оста Асия:
– Нигә тауга менәргә? Әллә күзең тондымы, әнә бит Рамил алдан бара... Әй Рамил, Гөлгенә сине сагынган! – дип кычкыра.
Рамилнең күңеленә бу сүзләр хуш килсә дә, ул сер бирмәскә тырыша, чөнки яңа туып килгән беренче яшьлек хисләреннән үзе дә оялып йөри әлегә. Борын астыннан беркем аңламаслык итеп нидер мыгырдап ала да алга атлый. Башка вакытта тапкырлыгы белән дан тоткан Гөлгенә, дус кызының төртмә сүзләрен ишетмәмешкә сабышып, җырын дәвам итә:
Алма булса, шундый булсын,
Дүрткә-бишкә бүләрлек.
Дустың булса, шундый булсын,
Синең өчен үләрлек.
Инде Асиягә Мәдинә дә кушыла:
– Рамил, син Гөлгенә өчен үләргә әзерме?
Мансур белән Рәсим барган мәлгә Рамилгә төрткәлиләр. Янәсе: «Ишетәсеңме, бу сүзләр сиңа кагыла!»
Рамилнең оялудан йөзе кып-кызыл була. Ул үзен үртәүчеләргә җавап сүзләре таба алмый интегә, аннан:
– Ә син үзең, Мансур, Мәдинә өчен?.. – дип сорый да туктап кала.
Моңа кадәр елмаеп барган Мәдинәнең башы аска иелә. Билгеле, Мансурның җавабын бик ишетәсе килә, ә керфекләрен күтәреп, малайлар басып торган якка карарга ояла. Икесе дә комач кебек кызаралар, тик дәшмиләр.
Шул ук Асия аларны бу уңайсыз хәлдән коткара, кычкырып «Беренче мәхәббәт»не башлап җибәрә. Шуны гына көткәндәй, кызлар җырны күтәреп алалар:
Хәтердә ул айлы, якты кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онтылмый беренче саф мәхәббәт,
Онтылмый Агыйдел сылуы.
Алда, эреле-ваклы ташлар арасыннан үзенә агар юл ярып, көмеш тасма булып, тау чишмәсе челтери. Биредә туктап бераз ял итеп алалар, учларын тутырып, туйганчы салкын су эчәләр. Бер-берсенә су чәчрәтешеп уйныйлар. Әрәмәгә барып җиткәндә инде, кояш шактый югары күтәрелгән, һава, тагын да эсселәнеп, юлчыларны әлсерәткән, күп шаярырга яраткан Асиянең дә телен вакытлыча булса да тыйган.
– Кызлар, шомырт җыя башлаганчы әллә су кереп алыйкмы? – ди Гөлгенә.
– Юеш килеш ничек шомырт җыясың? – дип каршы килә Мәдинә.
– Су кермичә торып, шомырт җыярлык хәлем юк минем, – дип, Асия Шушмага таба йөгерә.
Кармак салырга уйлап барган малайлар кичтән үк казып алган селәүченнәрен барлый башлыйлар. Шулвакыт, яр буенда яткан зур гына таш артыннан Гөлгенәнең:
– Малайлар, сез кармак салганчы безгә су керергә урын табып бирегез, – дигән ярымшаян, ярымкырыс әмере ишетелә.
Малайлар һәрвакыт Шушма буенда үзләрен гадәттәгедән олырак итеп хис итәләр, тиз генә чишенеп, су керә торган урынның яраклылыгын, тирәнлеген тикшерәләр. Текә ярдан Шушмага чумалар да, суның төбенә төшеп җиткәч, кулларын югары күтәреп басалар. Тирәнлегенә карап, су керү урынын билгелиләр.
Шушма – серле елга ул. Сай урыннары юк диярлек, кайбер җирендә ярдан бер адым атласаң, муеннан суга чумуыңны көт тә тор. Йөзә белмәгән кешегә бу елгага керергә һич кенә дә ярамый. Ә чоңгыллар? Алар адым саен. Бер уйламаганда ниндидер көч эләктереп ала да каядыр төпкә сөйри башлый. Аларны буш вакытларын күбесенчә елга буенда үткәргән Мансур белән Рамил кебек балыкчылар гына белә, шуңа да алар кызлар өчен үзләрен җаваплы итеп сизәләр. Тегеләре генә тыңламый, әйткән саен, көлә-көлә, малайлар артыннан суга керәләр. Әнә Асия чирканчык алырга да өлгергән, башкаларга кул изәп, Шушма уртасында ук басып тора. Гөлгенә дә йөзә белә, ул кыенсынып торган Мәдинәгә:
– Әйдә, кем алданрак? – дип кычкыра да Асия басып торган якка йөзеп китә. Мәдинә юньләп йөзә белми әле, алай да Мансур алдында үзен куркак итеп күрсәтәсе килми. Күкрәген тутырып һава сулый да, тиз генә салкын суда чирканчык алып, Гөлгенә артыннан ашыга. Дөрес итеп йөзә белмәгәнгә, күп көч сарыф иткән кыз тиз арый, хәле бетә. Ул бер аягының бармак очлары белән елга төбен эзли, бу мәлдә Шушма елгасы Мәдинәгә йөзеп чыга алмаслык киң, төпсез диңгез булып тоела. Инде кызлар янына килеп җитәргә дә аз гына ара калып бара, шулвакыт Асия белән Гөлгенә су чәчрәтешеп уйный башлыйлар. Аларның чыркылдап көлгән тавышлары еракларга яңгырый. Инде соңгы көчен йомарлап җыйган Мәдинә өстенә ике яклап дулкыннар ябырыла. Кызның авызына тулган су тын юлларын каплый, колакларын ишетмәс итә. Ул тончыга.
– Туктагыз! Кирәкми! – дип кычкырасы килә аның, тик су тын алырга бирми, күзләрен томалый. Гәүдәсе калкавыч кебек бер бата, бер калка. Бу мәхшәрдән котылуны эзләп, өскә калыкканда Мәдинә, ютәлли-ютәлли, тын алып калырга тырыша. Шулвакыт дусларының ваемсыз йөзләре күзенә чалынып китә, алар бар дөньяларын онытып, шау-гөр килеп, һаман су чәчрәтешәләр. «Мансур кайда? Нигә дуслары аны коткарырга ашыкмыйлар?»
Мәдинәгә язмышына буйсынырга гына кала. Кулларын селкетерлек тә хәле калмавын тоя кыз. Эчке бер яшисе килү теләге аның аякларына көч бирә. Шушма төбенә җиткән аяклар үзләреннән-үзләре кызның гәүдәсен югарыга этәрә. Суны төссез диләр, төсле икән бит! Салават күпере кебек...
Ул чакта язмыш аңа карата мәрхәмәтле булды. Яр буендагы яшел үлән өстендә Мәдинә күзләрен ачканда, Асия белән Гөлгенәнең елаудан күзләре шешенеп беткән иде, ә манма тиргә баткан Мансур аңа ясалма сулыш ясый. Кызның аңына килеп, дерелдәгән күз кабакларын күргән Мансур, сиздермәскә тырышып, күзенә тулган яшьләрен сөртте. Ничек ярдәм итәргә белмичә, үзләренә урын таба алмый бер урында таптанган Рәсим белән Рамилгә дә җан керде, дус кызларының да йөзләре ачылды. Ирексездән эчелгән Шушма суы чыгып беткәч, Мәдинә торып утырды. Асия белән Гөлгенә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, дусларын ничек югалтуларын, малайларның аны ничек чәченнән тартып судан алып чыгулары турында сөйләргә тотындылар. Үзенең исән калуына ышанып бетә алмаган Мәдинәнең башта күзләре яшьләнде, аннан ул ике кулы белән йөзен каплап елап җибәрде. Моны күреп, дус кызлары Мәдинәнең күңелен күрергә, төрле мәзәкләр сөйләргә керештеләр. Әкрен генә ул тынычланды, елмаеп куйды. Аңарга карап, барысының да күңелләре күтәрелде. Бераздан яшьләр, Мансур белән Мәдинәнең икесен генә калдырып, буш чиләкләрен чыңлатып, якындагы шомыртлыкка юл алдылар.
Күпмедер вакыт сүзсез утыргач, тынлыкны Мансур бозды:
– Бигрәк куркыттың, Мәдинә.
– Нигә? – дип сорады кыз, үзенең ни әйткәнен үзе аңламый.
– Син үлсәң, минем өчен бу дөньяда яшәүнең яме калмас иде, – диде Мансур, Мәдинәгә карамый гына.
– Миңа да, – диде кыз, аннан, тозсыз җавабыннан кызык табып, кычкырып көлеп җибәрде. Ике яшь җилкенчәкнең көлгәнен шомыртлыкта да ишетеп алдылар. Төрле яктан:
– Мәдинә!
– Мансур!
– Мә-ди-нә! – дип, дуслары аларны үзләре янына, әрәмә эченә чакырдылар. Бу вакыйга шомырт җыярга баручылар арасында сер булып калды. Мәдинә шул көннән Мансурның күңелендә аңа карата җылы хисләр барлыгына ышанып яши башлады.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo