Алар, җитәкләшеп, ап-ак ромашкалар үсеп утырган болын буйлап атлыйлар. Күз явын алырдай пакь, ак таҗларыннан ниндидер сихри нурлар бөркелеп торган чәчәкләр шулкадәр эре. Кыз, аларга карап ничек кенә сокланса да, өзәргә кулы бармый. Иңнәрендә канатлары булмаса да, табигатьнең җәйге гүзәллегенә таң калып, күбәләктәй оча кебек ул. Куе кара чәчләре, ике толым итеп үреп, иңнәренә салынган. Өстендә ул ярата торган акка вак кына кара бөрчек төшкән күлмәк. Сылу гәүдәсенә ятышлы, биленең нечкәлеген, күкрәкләренең тулылыгын күрсәтеп торган бу күлмәкнең җиңнәре, бөреп-бөреп тегелгәнгә, халык телендә фонариклар дип атала.
Егетнең күз карашын тоеп, кыз уңайсызлана. Шулай да аның учыннан кулын алырга ашыкмый.
Егете костюмнан. Ак күлмәгенең өске сәдәпләре каптырылмый калган. Киң җилкәле төз гәүдәсенә киемнәре бигрәк тә килешле. Бөдрә чәчләре белән җил уйный. Куе кара кашлары, бер карауда гашыйк итәр күзләре кызга бу минутта тагын да мәхәббәтлерәк күренә... Ул томырылып караганда, бит алмалары гына түгел, очкын чәчеп торган күзләре дә елмая сыман. Менә шулай, кулга-кул тотышып ерак-еракка, дөнья читенә барырга риза кыз егет белән.
Ни булды?..
Кинәт кенә зәңгәр күк йөзен кара болыт каплый, көчле җил күтәрелә. Нигәдер егет аны сизми дә, күрми дә. Ул, кызны яңа киселгән каен агачы төбенә утыртып, ашыга-ашыга, ромашкалар җыя башлый.
Кызның күңеле тыныч түгел. Ул егете чәчәкләр җыйган якка омтыла...
– Чәчәкләрне өзмә, кирәкми! – дип кычкыра.
Егет кызга карап елмая, кулындагы ромашкалар бәйләмен аңа суза. Нәкъ шулвакыт, ике арада җир убылып, текә ярлы кара елга хасил була. Аның язгы ташудай болганчык суы, көйгән үлән белән капланган, шыксыз ярлары кыз күңеленә шом сала.
Нишләп егет каршысындагы һаман киңәя барган куркыныч елганы күрми, нигә һаман алга атлый?
Кыз яр буйлап йөгерә, аяклары тыңламыйлар. Ул егыла да кабат торып баса, хәле бетеп тагын егыла. Әнә сөйгәне тагын бер ялгыш адым ясаса, текә ярдан түбән тәгәрәячәк. Кыз, бөтен көчен җыеп:
– Мансур, тукта, алда упкын!!! – дип кычкыра, һәм шулвакытта, манма тиргә батып, бөтен гәүдәсе белән калтыранып уянып китә.
– Ярый әле саташу гына булган, дип юата үз-үзен Мәдинә. Төннең калган өлешен күзен дә йоммый, соңгы вакытта җанына һич тынгылык бирмәгән уйларының очына чыга алмый уздыра.
Аны Казан хастаханәләренең берсенә алып киткәннән бирле, җанына һич тынгылык таба алмый Мәдинә. Картлык галәмәтеме, әллә болай да какшаган нерв күзәнәкләре бөтенләе белән үлеп беткәннәрме?.. Ашы – аш, эше эш түгел. Шуңа өстәп, кулларына әллә нәрсә булды, ни тотса шул тормый, төшеп китә. Ярый әле авыл җирендә һәр көн кереп хәл белешергә күрше-күлән бар. Алар белән аралашып, әзрәк онытылып тора. Ике көн инде, телефон чылтыравын ишетми калудан куркып, урамга чыкканы юк.
Бүген аңа операция ясарга тиешләр. Чыдамлыгы җитәрме карт кешенең, йөрәге түзәрме?.. Ир-ат булса да йомшаграк шул, Мәдинә кебек түгел. Шулай да ул гомер буе үзен утта яндырган, бүген дә җанын ярып бирергә әзер кешесен бөтенләй югалтудан курка. Әй, ничек кенә курка әле!.. Табиблар бөтенләй үк өметсез димәсәләр дә, улы Рөстәмнең үзенә барысын ачыктан-ачык сөйләп бетермәвен күптән аңлады Мәдинә. Тик шулай да язмышына тамызып-тамызып кына бирелгән бәхетенең озынрак булуын тели хатын-кыз.
Мансур да, хастаханәгә киткәндә, исендә калдырырга тырышкандай, зәңгәр күзләре белән томырылып-томырылып карады аңа, нәкъ менә төнлә күргән төштәге сыман. Күзләре моңсу булса да елмаерга тырышты. Мәдинә, кирәксә-кирәкмәсә, телефон трубкасының урынында булуын тикшерде. Кулына эш бармагач, арлы-бирле бүлмәдән бүлмәгә йөренүдән башка чарасы калмады. Нигә соң әле Мәдинә үзенә урын таба алмый? Ни дип телефон чылтыравын саклап утыра? Җаны булган кеше хәзер аның янында булырга тиештер.
Хатын, уйларыннан айнып, яшьләрчә ялт-йолт килеп, юл сумкасын тутыра башлады. Әзерләнеп беткәч, дивардагы көзгегә карап алды да үзләреннән биш-алты минутлык юл гына булган тимер юл вокзалына ашыкты.
Казан поезды кузгалып китәргә сәгатькә якын вакыт бар иде әле. Буфетка сугылырга, кирәк-ярак, күчтәнәч алырга да өлгерде. Теләгән – таш ярган. Иртүк аның янында булачак, иреннәренә су тигезеп булса да торыр. Тел Киевка да илтә, диләр. Казан Киев түгел, якынрак җир. Үзенең дә хастаханәне, Мансур яткан бүлекне табарлык кына башы бар.
Вагонда Мәдинәнең урыны яшь гаилә белән туры килде, танышып, сөйләшеп киттеләр. Икесе дә студент. Авылда, әти-әниләре янында кунак булып, башкалага кайтып барышлары икән. Яшьләр бит, кичке аштан соң йокларга ятарга ашыкмадылар. Тыныч йокы теләп, танышлары янына, икенче купега чыгып киттеләр.
Мәдинә урын җәеп ятты, тик аны йокы алмады. Поездда аның беркайчан да йоклаганы булмады, көпчәкләр тавышына күнегә алмады.
Әнә яшьләр аңа әби дип дәштеләр. Шулай ук нык картайды микәнни соң?.. Күңеле белән үзен яшь итеп тойса да, еллар үзенекен итә бугай! И-и, бар иде бит Мәдинәләрнең дә шушы яшьләр сыман җиләк кебек чаклары. Бар иде...
Хатын уйлары белән туган авылына, анда үткән мәктәп елларына кайтты.
Мәдинәнең бар нәрсәдән ямь табып, бүрәнә ярыгын күрсә дә шаркылдап көлә, күңеленә дәрт керә башлаган чагы. Әти-әнисе күрмәгәндә, алгы як бүлмә диварына эленгән зур көзгедән кыз үзен күзли, иңнәренә төшеп торган чем-кара, дулкын-дулкын чәчләрен бер үреп, бер туздырып карый. Күзләре урам як тәрәзәдә. Менә мәзәк! Нигәдер аның гел сыйныфташы Мансурны күрәсе килеп тора. Ә менә аның Мәдинәне күрәсе килә микән? Ничек кенә белергә икән соң моны? Иртәгә иртән әрәмәгә шомырт җыярга барырга сөйләшкәннәр иде, насыйп булса, көне буе бергә булачаклар. Тик ничек итеп бу көнне уздырырга, күрешмичә ничек түзәргә?
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo