Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 гыйнвар , 20:45

Рафис КОРБАН. Каргыш. Повесть (Ахыры)

Умарта корты чаккан урыны шунда ук кызыша башлады. Кинәт аның күз аллары томаланды, ул башы әйләнеп, җиргә ауды. Аның бал корты агуына аллергия иде. «Һәлакәтем шушы утрауда икән! Гомер буе кылган әшәкелекләремнең, ишеткән каргышларның чиге менә шушы икән», – дип уйлады ул һәм күзләрен йомып, тын калды.

Рафис КОРБАН. Каргыш. Повесть (Ахыры)
Рафис КОРБАН. Каргыш. Повесть (Ахыры)

Балыкчылар да, киләбез, диделәр дә китеп югалдылар. Ичмасам берәр нәрсә вәгъдә итсә дә, яраган булыр иде. Менә хәзер килеп чыксалар, коткарсалар, Имәнкискәдә калган «Лексус»ын биреп җибәрергә дә риза булыр иде. Юк. Килмиләр, коткармыйлар. Шул балыкчылардан башка берәү дә белми аның монда тилмереп ятканын.
Оптимальләштерү шаукымы ул елларда китапханәләргә, клубларга да күп зыян салды. Авылда китапханә бар дип, мәктәп китапханәләрен яптылар. Күп җирдә авыл китапханәчеләрен дә эштән кыскартып бетерделәр, ярты ставкада эшләргә калдырдылар. Клубка йөрүче юк дип, клуб хезмәткәрләрен дә кыскарттылар. Халыкка кино күрсәтү әллә кайчан беткән иде инде. Клуб мөдире клубны ачып-ябучы да, утын ягып җылытучы да, җыештыручы да, мәдәни чаралар, кичәләр оештыручы да. Бәйрәм саен клуб мөдиреннән эш сорый район мәдәният бүлеге. Ул клуб дигәнең совет заманында колхоз балансында утырган икән. Аның бөтен хуҗалык мәсьәләләрен колхоз хәл иткән: электры, ягулыгы, музыкаль уен кораллары, бильярд, шахмат-шашка ише нәрсәләр, гәзит-журналларга яздыру барысы да колхоз карамагында булган. Колхоз беткәч, болар өчен чыгымнарны «ООО»дан сорый башладылар. Имеш, авыл халкына мәдәни
хезмәт күрсәтелә. Ә авыл халкы «ООО»га эшли.

– Гафу итегез, бездә авыл җирлеге үзидарәсе бар. Клуб та, китапханә бинасы да аның балансында булырга тиеш! – дип, кискен куйды Ислам мәсьәләне.

Нәрсә дисеннәр, берни эшли алмадылар. Авыл җирлегендә дә акыллы башлар табылды. Клуб элеккеге мәчет икән ләбаса! Күптәннән инде авылда мәчет салырга кирәк дип йөргән элекке мәктәп директоры Хәсбиулла карт авыл җирлеге балансына күчерелгән клубны яңадан мәчет итеп үзгәртергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Җитмеш ел буе яшьләр аздырып яткан, җен-пәриләр ияләшкән йортны мәчет итү Аллаһы Тәгалә каршында зур гөнаһ дип, берничә авыл карты каршы килеп караса да, авыл җирлеге үзидарәсе, клуб район үзәгендәге җәмигъ мәчетенә филиал итеп тапшырыла дигән карар чыгарды да «ООО» ярдәме белән, кем әйтмешли, «косметический» ремонт ясалганнан соң, элекке мәктәп директоры Хәсбиулла карт имам-хатыйп дип игълан ителде, авылдагы биш-алты карт анда җомга намазларына йөри башлады.

Үзенең Буралыда кылган гамәлләре турында искә төшереп ята торгач, эче авыртуы да онытылып, Ислам янә йоклап киткән иде. Бу юлы да ул әллә шул эче тынгысызлап торгангамы, тыныч кына йоклый алмады. Күрәсең, авыл клубын мәчет итеп үзгәртү тарихын уйлап яту тәэсирендә, ул авылда яңа мәчет ачу вакыйгасын төшендә күрде.

Иске клубтан яңартылган мәчет авыл картларына биш еллап хезмәт иткәч, берзаман халык яңа мәчет салырга кирәк, дип сөйләшә башлады. Бу эштә дә Хәсбиулла карт башлап йөрде. Хәсбиулла үзе элекке мәктәп директоры, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыткан, бер үк вакытта Исламның әнисеннән соң колхозның парторгы да булып торган үтә кызыл коммунист, әмма дә авылның октябрь
революциясенә кадәр мулла булып торган Хәбибулла хәзрәтнең оныгы иде. Дөньялар үзгәргәч, халыкка дин иреге кире кайтарылгач, мәчетләр ачылгач, ул Буралыда да яңа мәчет төзетү уе белән яши башлады. Әлбәттә, моның өчен акча кирәк иде. Акчаны хөкүмәттән алып булмый. Бары бер юл – иганәчеләр ярдәме. Хәсбиулла авылдан чыккан күренекле кешеләр, эшкуарлар, төрле-яры җитәкче постларда утыручылар исемлеген барлады. Арада әле күптән түгел генә авылдагы «ООО»ның башлыгы булып торган Ислам Мөхәммәт улы Ибляминов дигән авылдашын да эзләп тапты ул. Махсус Казанга барып, ул эшли торган оешмага кереп, үзен авылга кунакка да чакырып кайтты. Гозерен дә әйтте. Авылга кайтып, бер кунак булып китегез әле, дип, Сабан туена да чакырды. Кайтты ул чакта Ислам авылга.

Ун еллап кайтып күренмәгән кеше бик кызыксынып, ашкынып кайтты – бик мәртәбәле кунак булып. Хәсбиулла карт белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Рәфкатович авылның казанышларын күрсәтеп йөрделәр. Сугышта һәлак булган авылдашлар һәм исән кайткан ветераннарга куелган обелиск янында да булдылар. Хәсбиулла карт тарихи урыннарын күрсәтәбез дип, Исламны авылга керә торган олы юл буендагы, борынгы, хан заманнарыннан калган җил тегермәне янына алып барды. Тегермән күптән инде эшләми. Ислам хәтерли әле, әтисе Мөхәммәт абзый председатель чагында гөрләп эшләп торган тегермән иде ул.

– Шушы да булдымы казанышыгыз?! – диде кунак, Хәсбиулла картның зур истәлек итеп күрсәтергә теләгән иске җил тегермәне турында сөйләргә җыенган бер мәлендә кәефен кырып.

– Ә нишләп, ул безнең тарихыбыз, үткәнебез. Ул безнең Буралы
халкының узган гасырлардагы тормыш-көнкүреше хакында сөйли торган кадерле тере экспонатыбыз. Саф һавадагы ачык музей бит бу безнең өчен, – диде Хәсбиулла карт.

– Һавасы сафтыр, Хәсбиулла абзый, – диде Ислам. – Әмма бу борынгы искелек калдыгы авылга керә торган олы юл өстендә бүгенге бай тормышның ямен җибәреп, кәефне бозып тора. Менә сез миннән мәчет салыр өчен ярдәм сорыйсыз. Күргәнегез бармы Казандагы Кол Шәриф мәчетен? Менә шундый ук матур, зиннәтле, мәһабәт мәчет бинасы салып куярга кирәк бу җенле тегермән урынында! Менә шуны эшлибез, дисәгез, төзелеш материалларының ярты хакын үзем күтәрәм. Килештекме?

Хәсбиулла ни әйтергә дә белмичә, башын кашып аптырап калды.
Төзелеш материалларының ярты хакын күтәрәм, ди бит. Нишләргә?
Беркадәр аптырап, ни дип әйтергә дә белмичә басып торгач, ул:

– Килештек! – диде.

– Килешсәк, болай итәбез: мин икенче кайтканда, бу җеннәр оясы монда булырга тиеш түгел. Сүтеп ташлагыз. Никадәр тиз сүтеп ташласагыз, шулкадәр тиз мәчетле булырсыз.

Сүттеләр буралылар иске җил тегермәнен. Ләкин Ислам гына анда бүтән кайтып күренмәде. Акчасын да күрмәделәр авылдашлары. Ә мәчетне изге урында, Октябрь революциясенә кадәр авыл мулласы яшәгән, хәзер буш торган Хәбибулла хәзрәт нигезе урынында төзеп куйдылар. Бөтен авыл халкы булышлыгы белән. 

 

* * *

Ислам муенын кытыклаган ниндидер бөҗәк безелдәвенә уянып китте. Ул кулы белән муенын сыпырды. Ләкин бөҗәк һаман безелди, беркая китәргә дә уйламый иде. Ул шунда бөтен тәне буйлап нәрсәләрнеңдер йөгерешкәнен сизде. Караса, кызгылт-сары вак кырмыскалар икән. Күрәсең, ул кырмыска оясына яткан булгандыр. Ә муенындагы нәрсә берзаман аны каты итеп тешләп алды. Ул аны кулы белән сыпырып атты. Ләкин бөҗәк дигәнең беркая да китмәгән, аның кулында ябышып калган саташкан бал корты булып чыкты. Ул коты алынып сикереп торды. Умарта корты чаккан урыны шунда ук кызыша башлады. Кинәт аның күз аллары томаланды, ул башы әйләнеп, җиргә ауды. Аның бал корты агуына аллергия иде. «Һәлакәтем шушы утрауда икән! Гомер буе кылган әшәкелекләремнең, ишеткән каргышларның чиге менә шушы икән», – дип уйлады ул һәм күзләрен йомып, тын калды.

Ләкин кеше беркайчан да өметен өзми, диләр бит. Нинди генә әшәке кеше булса да, Аллаһы Тәгалә аңа гөнаһларын юарга, каргышлардан котылырга мөмкинлек тудыра.

Шулвакыт утрауга якынлашучы моторлы көймә тавышы ишетелде. «Агу йөрәккә барып җиткәнче килеп кенә җитсәләр ярар иде», дигән өмет белән ул: «Егетләр, коткарыгыз!» – дип кычкырды. Көймә ярга килеп туктады, аннан башта Шамил сикереп төште.

– Ята, – диде Шамил. – Беркая да китмәгән.

Шунда ул Исламның: «Егетләр, коткарыгыз!» – дигән тавышын ишетте.

– Нидер булган, ахры, коткарырга чакыра, – диде дә Шамил Ислам янына йөгерде. Ул аның муенының түгәрәкләнеп кызарып чыкканын күрде. Түгәрәкнең уртасында бал кортының угы кадалып тора иде.

Ислам тагын: «Егетләр, коткарыгыз!» – дип ыңгырашты.

– Кәрим абый, аракы алып кил әле, тизрәк! Муенын бал корты чаккан моның. Корт агуына аллергия, ахры, аракы эчерергә кирәк! Тизрәк! – дип кычкырды да Шамил үзе үк көймә янына йөгерде. Бал кортына аллергия булган кешене корт чакса, аракы эчерергә кирәк дигәнне аның ишеткәне бар иде. Аракы эчереп, шундый кешене үлемнән коткарып калулары хакында да ишеткән иде. Хәлне Кәримулла да тиз төшенде. Ул сумкасындагы шешәне алып, Шамилгә тоттырды.

– Эчереп бетермә, калсын үзебезгә дә, – диде Кәрим.
Шамил шешәнең бөкесен ачып, аңын җуя башлаган Исламның авызына көчләп диярлек аракы койды. Тегесе айнып киткәндәй булды, голт-голт китереп йотты.

Шулвакыт һавада вертолёт гүләгән тавыш ишетелде.

– Чукынды, бетте баш. Рыбнадзор инспекторлары килә. Йөгер, җәтмәне суга ташларга кирәк. Күрсәләр, штраф! – дип кычкырды Кәримулла Шамилгә.

Вертолёт тавышын ишеткәч, Ислам да айнып киткәндәй булды.

– Егетләр, берүк ташламагыз. Үзем алып калырмын, сезгә берни дә булмас, – диде ул, аларның ташлап китәргә җыенганнарын күреп.

– Коткарырсың атаң башын. Үзеңне коткарырга кирәк әле монда. Тизрәк алып китеп, Лаешка хастаханәгә илтсәләр, әйбәт булыр иде.
Ул арада Шамил җәтмәне көймә астына яшергәләгәнче, бөтен дөньяда җил туздырып, утрауга вертолёт та төшеп утырды. Аннан өч кеше килеп чыкты. Аларның берсе ак халат кигән, кулына хач сурәте төшкән кызгылт чемодан тоткан табиб иде. Килүчеләрнең берсе шәрә яткан Ислам янына килеп:

– Хәлең ничек, Ислам Мөхәммәтович? – дип сорады.

Ислам күзләрен ачып, пышылдап кына:

– Рәхмәт, Хәбир. Сез килгәч, котылдым инде болай булгач, – диде.

Ул арада табиб аның пульсын тикшерде, йөрәк турысына кулын куеп торды. Градусник чыгарып, култык астына тыкты.

– Аны бал корты чаккан. Корт агуына аллергия икән. Без аңа аракы эчердек, – диде Шамил авыруны тикшерүче табибка.

– Абзыйлар, кайсыгыз шалтыратты безгә? – дип сорады авыруның хәлен белешкән кеше. – Мин Хәбир атлы кеше булам, бу абзыйның ярдәмчесе.

Кәримулла сорауга ни дип җавап бирергә дә белмичә, аптырап калды.

– Мин, – диде Шамил. – Ә нәрсә?

– Рәхмәт сезгә. Үлемнән алып калдыгыз кешене, – диде дә Хәбир

Шамилнең кулын кысты.

– «Рәхмәтеңне машина әрҗәсенә ташла шунда, дыңгырдап кайтыр», дип әйтә торган иде безнең авылда бер шофёр, юлда ул утыртып кайткан кешеләр рәхмәт әйтеп төшеп калганда. «Рәхмәт белән ботка пешереп булмый», дип өстәүчеләрне дә ишеткән бар.

– Тапкыр егетләр икәнсез, алайса буш калдырып булмас инде, – диде дә Хәбир вертолётка кереп, ике шешә коньяк алып чыкты. – Менә, үзегез коткарган шушы абзый исәнлегенә дип эчәрсез.

– Рәхмәт, зурладыгыз, – диде Кәримулла һәм шешәләрне көймәгә илтеп, аннан Исламга киертергә дигән чалбар белән күлмәкне пакеты белән Хәбиргә тоттырды.

– Рәхмәт инде, без аны болай шәрәдер дип уйламаган идек, – диде Хәбир. Бераздан коткаручылар Исламны күтәреп алып, вертолётка утырттылар. Кәримулла белән Шамилгә тагын бер тапкыр рәхмәтләр әйтеп, очып та киттеләр. Ә Исламның күзләрендә яшь иде.

– Борчылмагыз, Ислам Мөхәммәтович. Сөртегез күз яшьләрегезне. Котылдыгыз, бәхетегез бар икән! – дип юатты аны ярдәмчесе Хәбир.

Ислам Ибляминовның шушы дәрья кочагында үлем белән күзгә-күз калганнан соң кылган бөтен гамәлләре өчен тәүбәгә килүеннән туган күз яшьләре икәнен Хәбир белми иде шул.

– Менәтерә булды бу! – дип куйды Кәримулла, Атабай ягына таба очып киткән, күктә энә карагы кебек кенә булып күренгән вертолётка карап. – Рыбнадзор инспекторлары дип котым очты. Кай арада шалтыраткан идең соң син анда? Коткарган өчен контрибуция түләттерәбез дип, зур планнар корып килгән идек. Ике шешә коньяк булды контрибуцияләре...

 

Фото: tulachi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: