Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 гыйнвар , 22:49

Рафис КОРБАН. Каргыш. Повесть (4)

Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч тотынганнар чабышырга. Ләкин инде соң булган. Операция өстәлендә җан биргән. Олы кызлары иде бу гаиләнең. Әле тагын ике балалары бар иде. Мәктәбе дә, хастаханәсе дә булмаган бу авылда яшәп, калган балаларыбызны да үтерәсебез юк дип, шул елны ук күчеп киттеләр.

Рафис КОРБАН. Каргыш. Повесть (4)
Рафис КОРБАН. Каргыш. Повесть (4)

* * *

Шактый зур тотым белән кайттылар Кәримулла белән Шамил.

– Бу балыкны эшкәртеп, сатарга чыгарсак, әйбәт кенә сәмән керәчәк. Бүген барып тормыйк микән әллә? – диде Кәримулла.

– Ничек инде? Теге абзыйга ышандырып киттек бит. Киләбез, дидек. Ул бит көтәчәк.

– Көтсен. Без генә түгел бит ул утрауга йөрүче. Тагын берәрсе барып чыгар әле. Ашарына биреп калдырдык.

– Күп бирмәдек, дүрт телем ипи.

– Бирәсең бар иде. Барысын да биреп калдырасың бар иде. Ишеттеңме аның кем булып эшләве турында?

– Ишеттем.

– Машинам Имәнкискәдә су буенда калды, диде. Анда эшләүче кешенең машинасы ни җитте генә түгелдер. Ким дигәндә – «Тайота». Ул гына булса әле. Ә хезмәт хакы? Синең белән мин аны төштә дә күрә алмыйбыз. Беләсеңме нинди идея туды миндә?

– Нинди?

– Хәзер, кайтып балыкны бушатабыз да машинаңны кабызып,
Имәнкискәгә элдерәбез.

– Анда нишлибез? 

– Андамы? Бу мәхлукның ярда калдырган машинасын эзләп табабыз да алыпсатарларга сатабыз.

– Гадел булырмы соң бу?

– Ә нәрсә, без булмасак, башкалар сатачак. Аңламыйсыңмыни? Ул бит аны ярда калдырып киткән. Хуҗасыз машинаны ярда озак тотарлар, дисеңме? Шундук хуҗа табылачак.

– Юк, Кәрим абый, бу дөрес булмас. Без ул кешегә ярдәм итәргә тиешбез. Аның инде болай да чыкмаган җаны гына калган. Күрмәдеңмени?

– Күрдем, Шамил. Дөнья бу. Яшәү өчен көрәш бара монда. Ә синең шул түрә кебек рәхәттә яшисең килмимени?

– Килә. Ләкин бу юл белән түгел. Берәүнең бәхетсезлеге икенче берәүгә бәхет китерергә тиеш түгел.

– Син, Шамил энекәш, акыл сатма, яме. Теләмисең икән, көчләүче юк. Синнән башка да ерып чыгармын бу эшне. Бары тик шаулап кына йөрмә. Син берни дә күрмәдең. Ә мин хәзер балыкны бушаткач, Имәнкискәгә барып кайтам. Табармын, яр буендагы су керә торган җирләрнең берсендә әле дә торадыр машинасы. Хуҗасыз машина тиз күренә ул. Телисең икән, балыкны бөтенләе белән үз базыңа бушат. Ә миңа бу түрәнең затлы машинасы да хәттин ашкан, җитә!

– Юк, Кәрим абый, Имәнкискәгә дә бергә барабыз, утрауга да. Без ул кешене ташлап калдырырга тиеш түгел! – диде Шамил. – Башта утрауга барыйк, аннан аның үзе белән бергәләп – Имәнкискәгә. Бәлки, машинасы чынлап та шунда торадыр. Тимәгәннәрдер, алып китмәгәннәрдер.

– Ие. Шулайдыр. Синең белән минем кебек җүләрләр бардыр дөньяда. Беләм мин имәнкискәләрне. Хуҗасыз машинаны тоталар, ди, анда су буенда. Күптән җилләр искәндер инде.

Беркавым сүзсез барганнан соң, Кәримулла тагын телгә килде:

– Авось дип кенә әйтүем. Ярар, йөрмәбез. Балыкны бушатыйк та утрауга барып кайтырбыз. Җәтмәне дә салырга кирәк.

– Кеше бәхетсезлегеннән көләргә ярамый.

– Кем бәхетсез? Ул түрәме? Кем диде әле исемен?

– Ислам бугай.

– Кабминга шалтыратып белешергә кирәк, шундый кеше эшли микән? Берәр аферист кына түгелме? Кайткач, адресларын интернеттан карарбыз әле башта. Аннан соң күз күрер: коткарыргамы аны, юкмы?

– Безне алдап утырмагандыр инде. Гомере кыл өстендә торган килеш.

– Ярар, күз күрер, дим бит.

Алар кайтып җитүгә, балыкны төрен төргә аерып, имән кисмәкләргә тутырдылар. Көн кызуында тиз бозылулары бар дип, шунда ук тозлап куярга ашыктылар. Ә тозлаган балыкны соңыннан кагайтырга, ысларга да була, киптерергә дә мөмкин. Шул килеш ашаганда да, тәмле тозлаган елга балыгы. Шамил ул арада өенә кереп, компьютерын кабызды. Интернеттан эш урынының сайтын эзләп тапты. Анда чыннан да Ибляминов Ислам Мөхәммәтович дигән кеше эшли икән. Фотосурәтен дә урнаштырганнар хәтта. Шамил сайттагы Ибляминов турындагы битне принтерда кәгазьгә чыгарды да, телефонын алып, шул бүлекнең номерын җыйды. Аңа ниндидер бер кыз җавап бирде.

– Исәнмесез, миңа Ислам Мөхәммәтович кирәк иде, – диде аңа Шамил.

– Исәнмесез, кызганычка каршы ул урынында түгел, – диде кыз.

– Беләм, – диде Шамил.

– Каян? Ничек?

– Шуны әйтергә дип шалтыратуым. Куйбышев сусаклагычындагы
утрауларның берсендә хуҗагыз, – диде Шамил һәм телефонын өзде.

Телефонда: «Алё, алё, кайда дидегез? Нинди утрауда?» дигән тавыш кына ишетелеп калды. Шамил Ислам Мөхәммәтович турында мәгълүмат басылган кәгазьне алып Кәримулла янына чыгып китте.
Кәримулла балык белән эшен бетереп, мичкәләрне ябып, җәтмәне төреп, көймәгә салып куйган иде инде.

– Менә, Кәрим абый, эшли икән шундый кеше анда. Рәсеме дә бар хәтта. Ибляминов Ислам Мөхәммәтович, – диде дә Шамил кәгазьне Кәримуллага тоттырды. Анысы рәсемне күрүгә:

– Бәттәч, шул үзе. Каян килеп чыккан икән ул безнең җәһәннәм тишегенә? – дип, тел шартлатып куйды. – Ибляминов Ислам Мөхәммәтович дигәнме? Бу бит чынлап та зур түрә булып чыга болай булгач. Карале, файдаланып калырга кирәк моннан. Машинасы чурт с ним. Син беләсеңме, кеше алтын тапкач ни эшләргә тиеш?

– Сәвит заманында хөкүмәткә тапшырырга тиеш булган. Хәзер инде алтын таптым дип кычкырып йөрмиләрдер.

– Йөрмәсәләр дә, акыллы кеше нинди дә булса файда күрү турында уйлый.

– Бу бит алтын түгел, кеше. Аннан ничек файдаланырга мөмкин? Кол итеп эшләтсәң генә инде, базга бикләп куеп, кешедән яшереп.

– Башың эшли болай. Ну без аны базга бикләп тормабыз. Хәзинәне дәүләткә тапшырган өчен күпмедер процентын тапкан кешегә кайтарып бирәләр. Шулаймы? Шулай. Бу кешедән дә үлемнән коткарып калган өчен контрибуция түләттерергә кирәк.

– Түләрме соң?

– Түләр, яшисе килсә. Без бит аннан әллә ни күп нәрсә сорамыйбыз. Әйдә, утыр, киттек.

– Кәрим абый, кием алырга кирәк. Шәрә килеш алып кайтып булмый бит инде аны.

– Дөрес әйтәсең. Минем чалбар белән күлмәк ярарга тиеш аңа. Минем белән бер чамадагырак кебек күренде. – Шулай диде дә Кәримулла балык мичкәләре сакланган баз келәтендә кадакта эленеп торган иске чалбар белән күлмәген алып, шунда аунап яткан тузанлы бер пакетка салды. – Әйдә, киттек.

 

* * *

Балыкчылар биреп калдырган ипи телемнәрен ашап, бераз тынычланып калган Исламның, ярты сәгать үтте микән, бер заманны тагын эче борып-борып авырта башлады. Юк, бу юлы иртәнге яктагы кебек эч китү галәмәте түгел иде монысы. Кендек турысыннан бераз уңдарак, бавыр түгел микән дип тә уйлады. Бөер, дисәң дә инде. Шунда аның башына сукыр эчәк булмасын тагын дигән уй килде. Сукыр эчәктән дә хәтәр нәрсә юк. Ялкынсынуы бер башланса, бетәр, димә. Борып-борып ала да, берни булмагандай тынып кала. Ә бу инде сукыр эчәкнең шартлавы билгесе. Кеше, мескен, үтте авырту дип йөри, ә аның эче сукыр эчәк тишелүдән аккан кан белән тулган була. Эчкә күп кан агудан авыруның җан тәслим кылып куюы да бар. Ул Буралыда эшләгәндә, шундый хәл булган иде бер яшь кенә кыз бала белән. Ул елны районда участок хастаханәләрен яптылар. Оптимизация, янәсе. Алар районында шундый дүрт хастаханәнең ишегенә йозак эленде. Авыл кешесе чирләп китсә, нәрсә эшләргә тиештер? Анысы бер хәл, ә бәби табарга кая барасың? Хөкүмәт үзе демографияне яхшыртырга, ди; хатыннар бала тапсын өчен төрлечә кызыксындыру чаралары уйлап чыгарган була. Һәр яңа туган бала өчен фәлән хәтле акча, имеш. Ә баланы өйдә табарга ярамый – җинаять дип карала. Бала бит ул кайчан туасын сорап та, әйтеп тә тормый, вакыты җиткәч килә дә чыга. Ә хастаханәдә, әле вакыты җитмәгән дип, кабул да итмиләр. Ничәмә хатын шулай юлда тапты баласын. Ярар, барысы да хәерле генә бетте. Ә менә сукыр эчәге шартлап, бер кыз бала, мескен, вафат та булды. Район хастаханәсенә дә илтеп җиткергәннәр җиткерүен. Ләкин инде соң булган. Исламның да гаебе зур булды ул баланың үлемендә.

Шул оптимальләштерү шаукымы белән Буралыда урта мәктәпне дә тугыз еллыкка калдырганнар иде ул елда. «Тулы булмаган урта белем бирә торган Буралы авылы мәгариф учреждениесе» дигән исем бирделәр әле үзенә. Мәктәп кенә, дисәләр, ярамаган. Тулы булмаган урта мәктәптән тулы булмаган белемле балалар чыга, дигән сүз бит инде. Күбесе әле алга таба укырга да бармый, шәһәргә китеп, эшкә урнаша. Китмәс иде, авылда эш юк. Тугызынчыны тәмамлаган балаларын күршедәге урыс авылындагы унбер еллык урта мәктәпкә йөртәсе килмичә, ничә гаилә йортларын сатып, район үзәгенә күченеп китте ул елларда. Менә шул урыс авылында унынчы сыйныфта укып йөрүче бер кыз, мескен, дәрес вакытында эче борып-борып авырта башлагач, дәресләр беткәнне көтеп тормыйча алты чакрым
ераклыктагы авылына – Буралыга кайтып киткән. Көзге пычрак вакыт. Эче авырткан хәлдә шул пычракта бата-чума алты чакрымны кайткан бу. Ичмасам балаларны йөртә торган автобус шофёры да вакытлы-вакытсыз йөрергә ярамый, штраф салалар, ГЛОНАССтан карап торалар дип кайтарып та куймаган үзен. Бала кайтып җиткәндә, артыннан автобус та куып җиткән җитүен. Өйгә кайтып егылган бала. Өйдә анасы гына, атасы районга киткән булган. Баланы хастаханәгә илтергә кирәк, эче бик авырта, дип килде анасы идарәгә. «Машина юк, бөтен техника басуда. Бәрәңге ташый», – дип, Ислам кире борып чыгарды. Аның саен кайтып китмичә: «Балам үлә бит, коткар!» – дип ялварган хатынга: «Үз машинамны бириммени инде?! Йөрмә монда, эшем күп. Бар кайт, төзәлер. Балалар авырмыйча тормый инде ул!» – дип куып кайтарып җибәрде.

Икенче көнне генә районга бара торган юлаучы машинага утыртып алып барганнар мескен кызны. Табиблары да чират көттереп утыртканнар, җитмәсә. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч тотынганнар чабышырга. Ләкин инде соң булган. Операция өстәлендә җан биргән.
Олы кызлары иде бу гаиләнең. Әле тагын ике балалары бар иде. Мәктәбе дә, хастаханәсе дә булмаган бу авылда яшәп, калган балаларыбызны да үтерәсебез юк дип, шул елны ук күчеп киттеләр Казанга.

Ә Исламның эче авыртудан һич туктамый. «Шул бала каргышы түгел микән?» дигән уй күңелен бимазалый башлады. Бәрәңге ташучы машиналарның берсен биреп торса була иде бит инде. Үзе илтеп кайтса да, ярый иде. Юк, дөнья куа. Бөтен дөньясын колачларга тели. Менә ята хәзер беркем белмәгән, күрмәгән ялгыз утрауда үлемнән куркып.

(Дәвамы бар.)

Фото: tulachi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: