Кәримә өенә көчкә кайтып җитте. Керде дә, өс киемен дә салмыйча, түшәккә егылды. Ни өчен ярсып–янып, аякларын көчкә сөйрәп, кешеләрнең күз карашыннан кача-поса кайтты соң әле? Бу сорауга озак җавап таба алмады. Тик әзрәк ярсуы кими төшкәч, йөрәк тибеше тигезләшкәч кенә нәрсә булганын күз алдыннан үткәрде.
Кеше алдында сатучы Сәлимә:
– Үзеңнең улыңны бел! Кеше балаларын сөйләп, кеше арасын бутап йөрегәнче, – диде. “Улың” сүзен ишеткәч, Кәримә дертләп китте.
– Нәрсә булган? – дип сорады. Ә үзенең йөрәге чәнчеп куйды.
– Нәрсә булсын... исерек килеш магазинга төшкән, җитмәсә, бер машина урлый язганнар...
Шунда кемдер:
– Синең акыллы малаең, – дип өстәде. Магазин эчендәге кешеләр кычкырып көлгән кебек тоелды. Урамга чыкканын хәтерләми. Коймага сөялеп торды, шикелле.
Бик авыр булды Кәримәгә үзенең улы турында шундый сүз ишетүе. Җир тишеге булса кер дә кит!
Кешеләрнең бер сүзенә биш сүз белән җавап кайтарган Кәримә ни өчен бүген сүзсез югалып калды? Күзләрен йомды. Юк, йоклар өчен түгел! Күз кабагына гер такканнар мени, аска тартылды. Көтмәгәндә күз алдына әллә нинди кешеләр хасил булып:
– Без синең корбаннарың, без синең корбаннарың, – дип кабатладылар. Кәримә куркып күзен ачты, үзе дә сизмәстән шыңшып куйды. Өендә беркем дә юк иде. Тик йонлач песие генә мыраулый-мыраулый үзенең тәнен Кәримәнең аягына ышкыды. Тагын күзләрен йомды. Күз алдына Зөлфия белән Рәис килеп басты.
– Кәримә апа, нигә безне бутадың, арабызны боздың, йөрәгебезне яраладың? Ни өчен? Кәримә нәрсәдер әйтергә авызын ачкан иде, тегеләр югалды. Ерактан тавышлар ишетелгәндәй булды. Башта аңлашылмаса да, соңыннан ачык итеп, “ничә җалу яздың, тыныч йокыларымны бүлдең, нинди файда булды сиңа?” дигән сүзләр ишетелде. Йөрәге төбеннән сыкранып бер ир әйтте аларны. Кем икәнен төсмерләми калды. Хәер, аның җалу язулары бер генә кеше өстеннән булмады – кайдан барысын да хәтерләп бетсен.
Кәримәнең тәненнән салкын тир бәреп чыкты. Кузгалырга да куркты. Күзләрен тагын ачты, озак кына түшәм такталарына карап ятты. Нәрсә эшләргә белмәде, башында барысы да буталды, күз кабагын ниндәйдер көч япты. Караңгылыкка чумды. Упкында йөзгәндәй хис итте.
Кинәт аның күзләренә бер йорт күренде, эче тулы кеше. Барысы да танышлар. Кайчандыр Кәримә тарафыннан рәнҗетелгән, яман сүз ишеткән кешеләр җыелган. Башыннан яшен тизлегендәй булып, гөнаһларым өчен түләр вакыт җитте, дигән уй үтте.
Кешеләр аңа нидер әйтә, кайсы бер сүзләр ачык итеп ишетелеп кала:
– Син мине ирсез калдырдың...
– Минем өстән җалу яздың...
– Сөйгәнемнән аердың...
– Яман сүзләр сөйләдең...
– Мине эшсез калдырдың...
Бу сүзләр, аның колагы аша үтеп, йөрәген телгәләде. Кәримә, колагын тотып, кешеләр уртасына егылды. Хәзер мине тапап ташларлар инде, дип борчылды. Ләкин аңа беркем кагылмады. Арадан кемдер:
– Тиз генә югал безнең арадан, синең гөнаһлы тәнеңә тимибез, күрәсең алда әле, онытма безне, – диде.
– Кәримә яңадан караңгылыкка чумды. Ул “әни”, дип кычкырып күзләрен ачты. Төш булды, ахры, дип сөенеп куйды. Үзенең өендә ятканын аңлагач кына тынычланды. Өйдә һаман үзе генә. Аягына уралып мырылдаган песие дә, ничектер, йоннарын кабартып ишек ягына йөгерде. Кәримә бу күренешне берничек тә аңлый алмады.
Кәримә гәүдәсен көч-хәл белән күтәреп торды да, көзгегә килеп, йөзенә карады. Йөзе агарынган, иреннәре күгәрә биргән, ә күзләре төссез, мәгънәсез карый. Ул үзен танымады. Ярты елга якын кайтмаган балаларын исенә төшерде. “Нигә кайтмыйлар, улым, кайда шундый начарлык эшләде икән? Кеше күзенә ничек күренермен”? Кәримәнең йөрәген нәрсәдер кыскандай тоелды. Авыртуга түзә алмый идәнгә бөгелде. Бераздан йөрәген уа-уа күтәрелде дә урамга чыкты. Тышта төн иде. Кайда барганын да белми, сөйрәлеп караңгылык эченә кереп югалды Кәримә.
Фото: Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.