7
Зәйнәп кайтуга Маһруза бөтен тынычлыгын җуйды. «Нигә? Ни өчен кайткан?» – Шушы уйлар аның һич кенә дә башыннан чыкмады. Әйе, татлы уйлар түгел, газаплы, сагышлы уйлар иде шул алар. Аның кайтуы әле бер хәл, ул кайтканнан бирле Шакир да күзгә күренеп үзгәрде. Пенсиягә чыгу мәшәкатьләре белән ашкынып, очынып йөргән ир кинәт кенә бөтен тынычлыгын югалтты, сүлпәнләнде. Сөйләшүенең рәте-чираты калмады, үз эченә йомылды, күзгә дә туры карамый башлады. Аннан, гел чыга да югала, чыга да югала. «Барыбер пенсиягә чыгасы, эшләп нервы бозганчы!» дип, һаман да өйдә генә, Маһрузасы янында гына утырган тансык ир иде бит әле ул! Кая йөри? Ни булды аңа?
Бераздан барысы да ачыкланды (хәер, шулайдыр дип сизенгән дә иде инде аны Маһруза!) – Зәйнәп янына йөри икән ләбаса аның газиз ире!
Ах! Тагын шул Зәйнәп! Егерме биш елдан соң да шул! Ә Маһруза... Маһруза барысын да белә, иренең хыянәтен дә, авылдаш кызның түбән тәгәрәвен дә үз күзе белән күреп белә...
Аның Зәйнәпне күрәсе килде. Һәм, ниһаять, алар күрештеләр. Кибет янында да, каядыр чишмә юлында да түгел, нәкъ шул капка төбендә. Ул аны ерактан ук күреп килде. Аны күргәч үк Зәйнәп өенә кереп китәр дип уйлаган иде. Ялгышты. Көндәш хатын селкенмәде дә. Әйтерсең лә алар бүген күрешергә дип сөйләшеп куйганнар, әйтерсең лә ул Маһрузаны килер дип көткән. Шактый гомер үтеп тә, чибәрлеген, күркәмлеген югалтмаган, авыл хатыннары сымак вакытыннан элек картаерга, олыгаерга өлгермәгән, яшь
булып кала алган Зәйнәпне күргәч, гомерендә дә чибәр хатын булып саналмаган, инде шактый ук шыксызлана башлаган Маһруза бер мәлгә каушап калды. Сүзен эндәшалмыйча, көнче күзләре белән Зәйнәпне айкап алды. Ләкин аның бу авыр күз карашы кунак хатынны сындыра алмады, ул башын югары тотып, елмаеп, аңа сәлам биргәндәй итте. Маһруза һөҗүмгә күчте:
– Таныдыңмы?!
– Маһруза апа бит, әйеме?! Исәнмесез! – диде аңа Зәйнәп, күптәнге танышын очраткандай. – Безгәме?
– Сиңа! – Кистереп, үзәккә үтәрлек итеп әйтте.
Хәл белешергә генә дип түгел, ә бөтенләй башка уй белән килгәнлеген бик тиз аңлап алды Зәйнәп. Күңеленә шом бәреп керде, туңып, җиңелчә генә калтыранып куйды.
– Әтисен күмәргә дә кайтмаган кешенең хәзер генә ни өчен кайтканын беләсем килгән иде! – диде Маһруза. – Егерме биш елдан соң авылга кайтып төшүең сәеррәк күренә!
– Ял итәргә кайттым, – дигән булды Зәйнәп. – Хәят апай чакырып кайтарды... Нигез тарала... нигез...
– Зәйнәп! – дип кырт кисте Маһруза. – Мин авыл хатыны. Сез шәһәр халкы күк нечкә итеп сөйләргә өйрәнмәгән. Без турыдан бәрергә яратабыз. Минемчә, син безнең тормышны җимерергә кайткан...
– Мин... сезнең тормышны?!
– Ие. Шакир белән безнең тормышны!
– Сезнең тормышыгызда минем ни катнашым бар?
– Уйнаклама, Зәйнәп. Мин барысын да беләм...
– Нәрсә беләсез?
Әйе, ул барысын да яхшы хәтерли: авыл советы йорты, идәндә аунап яткан ак шәл, күлгә таба китеп барган яхшы тарантас, һәм шул тарантаста ир белән яшь кыз... Әйе, барысы да күз алдында, беркая да югалмаган, әйтерсең ул моннан егерме биш ел элек түгел, әле кичә генә булган... кичә генә... Алар хәзер, кино кадрлары кебек, берөзлексез Маһрузаның уйларында, хәтерендә сүтеләләр...
– Нигә дәшмисез?
– Теге вакытта, – диде Маһруза (ул бик тыныч калды, аның хәтта тавышы да калтырамады!), – сез силсәвиттә чөкердәшеп, зина кылып ятканда, мин бит анда идем, Зәйнәп, анда. Һәм мин барысын да ишетеп, күреп тордым...
– Сез... барысын да беләсез...
– Ие... бәхетсезлеккә каршы. Белмәгән, күрмәгән булсам, яхшырак та булыр иде дә бит...
Әйе, белмәгән, күрмәгән булса, күпкә яхшырак та булыр иде, билгеле. Ничәмә еллар ул шул хурлыкны, газапны эчендә җыеп яшәде. Күпме сызланды, күпме күз яше түкте. Моны бары тик Маһруза үзе генә белә. Дәшмәде, бер генә сүз дә әйтмәде. Кеше дә белмәде. Тавыш чыгарып, ирен эшсез, гаиләсез, балаларын атасыз калдырасы килмәде. Нишлисең?! Кая барасың?! Шул төнне аның бөтен тормышы чәлпәрәмә килеп, җимерелеп, коелып төшкән кебек тоелды. Иренә генә түгел, бөтен дөньясына ышанычы
бетте. Эчтән калтырап, тыштан ялтырап яшәү бик зур сабырлык сорый шул адәм баласыннан. Тыштан караганда, тормышың төзек, ал да гөл кебек, ә ипләбрәк, төптәнрәк казынсаң, анда бер генә төзек нәрсә дә юк, бар да ватык, бар да ишелергә тора. Бер генә дөрес нәрсә дә юк, бар да ялган, бар да «фәлше»... Малы да, байлыгы да җитәрлек: тик аның кызыгы, рәхәте генә юк. Сатлык ир... сатлык җан... Әле аның бердәнбер хыянәте генә булса икән! Урыннан файдалана белде, бик оста файдаланды. Төрле яклап. Шуңа күрә дә йөрәге яралы Маһрузаның, күңеле сынык... Тик нигә... Нигә соң әле ул һаман да ире өчен көрәшә? Кирәкме соң ул аңа? Ул шуңа торырлыкмы? Борчылгач, төн йокыларын җуйгач, кирәк, димәк...
– Ә Шакир? Ул сез белгәнне беләме соң?
– Юк. Белми. Тавыш куптармадым. Ул төнне печән өелми калды... Малаебыз печән өеме өстеннән егылып төште. Башына зыян килде. Сәер булып үсте. Сүз күтәрми. Бик тиз кызып китә...
– Мин гаепле инде алайса?
– Ә кем дип уйлыйсың?
Ә нәрсә уйларга? Монда уйларлык нәрсә калмаган инде! Әлеге гөнаһ эшне Шакирдан башка беркем дә белми дип, шуңа ышанып йөргән Зәйнәпне бик тә читен хәлгә куйды бит әле бу авыл хатыны. «Кырын эш кырык елдан соң да беленер» дип юкка гына әйтмиләр икән шул. Анысы дөрес. Тик «кырык елдан соң гына беленгән кырын эш»нең срогы да чыгып бара түгелме соң инде?! Аны инде күптән сызып ташларга, онытырга да вакыт җитмәдеме икән?! Аннан... Каза таягы нишләп соң әле гел хатын-кыз башына гына төшәргә тиеш? Нишләп соң аларны кыларга этәргән ир затлары читтә калырга тиеш? Нигә?
– Гаепне бер миннән генә түгел, ирегездән дә эзләгез, Маһруза апа!
Маһрузаның борын яфраклары киңәйде, иреннәре кысылды. Аңарда Зәйнәптән үч алу, аны түбәнсетү, рәнҗетү теләге уянды.
– Алай икән...
– Әйе... Мин үзем дә бер кәгазь корбаны гына!
Җебеп, куркып төшә торганнардан түгел иде Зәйнәп, Маһруза моны бик тиз аңлады. Ләкин ул да төшеп калганнардан түгел бит әле, ул да бит чын авыл хатыны! Күп түзде, инде хәзер түзәр хәле калмады. Җае чыкканда, нишләп соң әле битенә бәреп әйтмәскә ди! Ул кемнән ким...
– Ие... Авылдан китүнең башка юлын тапмадың инде алайса?!
Зәйнәп сүзсез калды. Чөнки туры сүзгә җавап юк иде.
– Әгәр син шул юлга бармаган булсаң, ул сине берни дә эшләтә алмый иде. Ирләрне кемнәр аздыра? Ирләрне менә синең кебекләр аздыра!
– Җитте! Мин сезнең алда акланып торырга җыенмыйм. Хушыгыз!
Зәйнәп, кузгалып, бар көченә капка келәсенә басты. Туры җаваптан, ачы хакыйкатьтән кача дип уйлады Маһруза аның турында һәм Зәйнәпнең юлына аркылы төште.
– Тукта! Ашыкма! Әйт, Шакир ни өчен сиңа килде? Син чакырдыңмы аны?
– Ә... Менә эш нидә икән! – Зәйнәпнең күзләрендә усал очкыннар уйнаклады. – Юк, аны мин чакырмадым. Ул үзе килде. Бер-бер хәл булмасын дип. Аңа орден тагып тыныч кына пенсиягә чыгарга кирәк. Үткәннәрдә казынуның файдасы юк. Аның бүгенгесе хәтәррәк. Әнә безнең балалар бер-берсе белән
танышып, дуслашып өлгергәннәр, безгә хәзер шуның турында уйларга кирәк!
Тимер келә шакылдап өскә күтәрелде. Зәйнәп өйгә кереп китте. Маһруза, карачкы сымак, ялгызы гына капка каршында басып калды. Зәйнәпнең соңгы сүзләреннән ул сискәнеп, имәнеп китте.
«Чынлап та, кайчан танышырга өлгергәннәр соң алар? Моңа кадәр түздең, Маһруза, инде монысына ничек түзәрсең?!»
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/