Иртән таң белән юлга кузгалдык. Ярый әле шинельләрне салдырып алмадылар. Ятабыз машина әрҗәсендә бәйле килеш, утын түмәре кебек дыңгырдашып, тәгәрәп. Офицер шофёр кырыенда кабинада утыра. Кузовта ике солдат безне саклап бара. Берсе безне шелтәли:
– Нигә дип шул сатлыкларны атмадыгыз. Командирдан рәхмәт кәгазе, йә медаль алыр идегез. Ун көнлек ял да бирерләр иде. Ахмаклар сез, исәрләр. Алар бит барысы да фашистларга сатылганнар. Без сезне саклап төне буе каравылда тордык. Юньләп йоклый да алмадык. Сез дә шул бер сволочь басурманнар инде, – дип безне сүгә.
Беләбез инде аларның безне ничек саклаганнарын. Төнге сәгать дүрт белән биш арасы булыр, абзар кыегыннан шым гына берәү килеп төште. Кулында бәләкәй генә электр фонаре. Фонарен учы белән генә каплап, чак кына төшкән уты белән абзарны айкый. Кулында коралы да бар. Менә якынрак килде дә безне бәйләгән каешларны кисәргә әйтә. Исәбе: безне коткару. Без карышабыз. Бу туктап бераз уйланып торды да безгә ике пистолет суза. Без тагы баш селкибез. Чөнки ничек итеп үзебезнекеләргә атасың да, аннан аңа ияреп тауларга качып китәсең? Булмастай хәл! Бу шуннан кире чыгып китәргә әзерләнде. Һәм безгә карамый гына пышылдап.
– Спасибо! Что не стреляли тогда, – ди. Әзрәк дәшми торгач. – Ну и ахмак сез, кяферләр, бежать надо! – ди.
Самат түзмәде, казакъча:
– Без кяферләр түгел. Без мөселманнар, – димәсенме.
Теге ялт итеп фонареның тар гына уты белән әле беребезнең, әле икенчебезнең йөзен яктыртып алды да, ничек кергән булса шулай шым гына кыекка ябылган камышны күтәреп, чыгып та китте. Әйе, ничек качасың? Безнең барча документлар штабта саклана бит. Без качсак, шунда ук бу НКВД офицеры штабка докладной язып, безне сатылганнар исәбенә кертәчәкләр. Ә бит авылда әти-әни, туганнар калды. Аларга көн бетәчәк. Аның белән генә бетсә әле. Туганнарның барчасының да киләчәге сызып ташланачак. Икебезнең дә баштан яшен тизлегендә шул уйлар үтте һәм без, туганнарны уйлап, бу эштән баш тарттык…
Бу икәү безне төне буена менә шулай саклады. Тегенең безне шелтәләгәнен тыңлап барабыз. Берсе дәшми. Тыныч кына тау юлыннан алга үрмәләгән машина бер көчәнеп алды да туктап калды. Алда зур гына таш ята икән, урап үтәрлек тә түгел. Кабинадагылар машинадан төшеп кече хаҗәтләрен үти. Безнең кырда әрҗәдә утырганнар да җиргә төшеп аякларын язып алды. Ташны күчереп куйдылар да кире машинага утырышалар. Һаман кузгалмыйбыз. Шофёр машинасын караштыра шикелле. Көтмәгәндә иптәшем казакъча:
– Ничек уйлыйсың, безне атарлармы, әллә штрафбатка гына җибәрерләрме? – ди.
– Тәкъдиргә нәрсә язылган, шул булыр. Суга батып үләргә дип язылган булса, утта янмабыз. Атмаслар да, асмаслар да. Әҗәлне чакырып үлем турында уйлап ятма, – дим.
Безне әрләп килгән солдат аягы белән кабыргага нык кына тибеп:
– Нәрсә турында лыкылдыйсыз? Качарга уйлыйсызмы? Кешечә, урысча сөйләшегез. Бернәрсә дә аңлашылмый, – дип сүгенә башлады.
Командир кабинадан башын тыгып, тегеләрдән:
– Нигә тавышланасың? – дип сорый.
– Басурманча сөйләшәләр. Бернәрсә дә аңлашылмый. Әллә качарга план коралар, – ди.
Теге солдатның шушы сүзләре, пыскып яткан утка керосин сипкән кебек булды. НКВД офицеры безне кабаттан чечен сатлыклары дип сүгәргә тотынды. Имеш, безнең аркада хәрби бурыч тулысынча үтәлмәде. Без гөнаһлыларны нигә полкка кадәр өстерәп йөрергә ди. Һәм солдатларга безне машина әрҗәсеннән төшерергә куша.
Бу тагы нинди этлек эшләргә чамалый инде дип уйлап та бетермәдем, машинаның әрҗәсен ачып безне типкәләп җиргә тәгәрәтеп төшерделәр. Күрәсең, командирның ачуы ныклы кабарды. Тау, кыя-ташларны игътибар белән күзәтә-күзәтә, үзалдына сөйләнә:
– Нигә дип монавы ике сатлык җанны өстерәп йөрергә? Гаепләре зур! Боерыкны үтәмәделәр! Барыбер атачаклар. Иң яхшысы бу эшне урында ук башкарырга кирәк. Әле дә соң түгел. Син ничек уйлыйсың? – дип, сержант дәрәҗәле солдатка мөрәҗәгать итә. Тегесе дәшми. Белмим дип кулбашларын гына сикертеп куйды. Командир тагы тауларны бер карап алды да, катгый бер карарга килеп, солдатларга:
– Бастырыгыз сволочьларны шушы кыя-таш кырына! Атачакбыз! – ди.
Кичә генә бер казаннан ашаган полкташлар безне өстерәп дигәндәй таш кырына китереп сөяделәр. Чөнки аяк-куллар бәйле. Сержант кына:
– Әй, егетләр, эшләрегез бик алама. Полкта булса, мөгаен, штрафбат белән генә котыла алыр идегез, – дип пышылдый.
Без дәшмибез. Дәшеп ни файда. Командир сумкасыннан ниндидер кәгазьләр чыгарып язарга тотынды. Аннан, сәгатенә карап алгач, катгый тавыш белән:
– Сугыш кануннарына ярашлы, хәрби боерыкны үтәмәгәннәре өчен атылырга хөкем ителделәр. Хөкемне үтәр өчен тезелегез!..
Мин җаһилнең тагы ниндидер боерыклар биргәнен ишетмим. Колакта әнинең:
– Үзеңне сакла, балам. Минем өчен булса да исән кайтырга тырыш! – дип елап озатып калганын уйлап, тамакка төер утыра. Көзән җыергандагы кебек, үтә нык кысылудан тешләр шытырдый. Менә хәзер барысы да бетәчәк. Каберемнең кайда икәнен дә белмәячәкләр. Безне атарга әзерләнгән солдатлар мылтыкларын да күтәрмәгәннәр әле. Кинәт, дөньяны ярып, ату тавышы ишетелде. Әллә бер аткан тавыш шулай таулардан тауларга бәрелеп яңгырый, әллә чынлап та күп тапкыр шулай аталар. Аннан тагы, тагы ату тавышлары тауларда озак яңгырады. Тыз-быз килеп чәбәләнеп йөргән офицер тәүдә туктап калды да, гөрселдәп җиргә ауды. Аны-моны чамаларга өлгермәгән полкташлар да егылды. Кабалана-кабалана машинасын кыздырырга азапланган солдат та кабинадан авып төште. Бар галәм тынып калды… Бераздан җай гына бер гүләү ишетелә башлады. Чамалап алдым: бу әллә кайда аста аккан тау елгасы тавышы иде. Кыя башыннан шыбырдап ташлар коелырга тотынды. Башымны күтәреп шул якка карасам, тау сукмагыннан атын әкрен генә атлатып бер җайдак төшеп килә. Йа Ходай, монысы кем булыр тагы? Юлга төшеп җиткәч, атын калдырып, җәяүләп безгә якынлаша. Безгә дә чират җитте, ахры, дип селкенми дә көтәбез. Кулында “Маузер” пистолетын әзер тотып безнең кырга килеп җитте. Бераз әле миңа, әле казакъ дуска текәлеп карап торды да, якын ук килеп, безне бәйләгән бауларны кисеп очырды. Безгә туры карамый гына:
– Бар, китегез! Сез ирекле, – ди.
Аптырашып басып торабыз. Һуш китмәле хәл. Бу кичәге, үлемне коллыктан өстен күреп, әсир булырга теләмәгән һәм үзен Абрек дип атаган чечен карты иде. Таныдым. Билендәге бизәкле хәнҗәре дә шул, ямаулы буркасы да шул ук.
Хәзер нишләргә? Безнекеләр барысы да һәлак булды. Чечен җирдә ятканнарның документ-кәгазьләрен җыеп командир сумкасына салды да, миңа тоттыра. Бераз арткарак чигеп, үзенең карчыга карашы белән безгә алмаш-тилмәш сынап карап уйланып калды. Кинәт кенә төзәп тә тормый бер-бер артлы аякларга атып җибәрмәсенме. Бетте, бу безне дә атып үтерәчәк бит. Куркыштан егылып киттек. Бу тагы-тагы атып җибәрде. Хәзер инде куллар салынып төште. Әйе, безне бу шушылай этләп, җайлап-җайлап җанны кыярга уйлый. Үтергәч тизрәк үтерсен иде. Нигә бу кадәр безне җәфаларга? Бездән шушылай итеп башкаларның да барча үчен алырга уйлыйдыр инде. Казах авыртудан еламсырап. Һәм ачудан тешен кысып теге бандитка:
– Атсаң, йөрәккә үк ат. Нигә җәфалыйсың? – дип, кычкырып күкрәген төя.
Кичә без атмыйча жәлләп иреккә җибәргән җаһил кырыбызга ук килеп тешләрен кысып, яңагын шыгырдата-шыгырдата ачуланып:
– Мин сезне, кяфер колларын, трибуналдан, штрафбаттан, үлемнән коткарам, – дип, минем кулдан җиргә сибелгән барча кәгазь-документларны яңадан җыеп, кире командир сумкасына тыга-тыга муенга элә.
Кабинадан санитар сумкасы алды да яраларыбызны бәйләргә тотынды. Бу юлбасар тагы нәрсә уйлап тапты инде? Яралар нык авыртса да үләрлек түгел, кан да бик үк акмый. Казахның чәлдер сөяге чәрпәләнгән, ахыры. Аягына баса алмый. Минем сул кулның сөяге сынды. Шуңа охшаган.
Теге безнең автоматларны алып дискадагы патроннарны тау астына карап атып бетерде. Казахның пулеметын алып ташлар артында торган атының иярендә асылынып торган карабин кырына элде. Шуннан ук бер зур гына биштәр алып килеп безгә чечен эремчеге һәм пешкән ит калдырып ашыкмый гына үз юлы белән китеп барды.
Абрек китте. Ә безгә нәрсә эшләргә? Чечен пулясы барсының да йөрәгенә тигән. Иптәшләрнең мәетләрен шушылай калдырып китәргәме? Яралы килеш боларны ничек җирлисең? Кабер казырлык рәт тә, хәл дә юк. Казый алсаң да казырлык түгел. Таш та таш.
Тешне кысып авыртуны җиңәргә тырышабыз. Ә яралар торган саен ныграк сызлый, кан саркый. Көч-хәл белән шулай да мәетләрне бер урынга җыя алдык. Үлгән дип исәпләгән командир исән булып чыкты. Без килеп кагылгач, ыңгырашып куйды. Тизрәк санитар сумкасындагы калган бинт, йод белән ярасын бәйлибез. Суык җирдә ятмасын инде бу дип, астына шинель җәя башлагач, һушына килеп, сүгенеп алды. Авызыннан чыккан кан күбеген йота-йота көчкә:
– Ни кызганыч, сез сатлыкҗаннарны атарга өлгерә алмадык. Нинди үкенечле үлем, – дип хырылдый. Тагы нәрсәдер әйтсә дә без башкача берни аңламадык. Тик аның: – Мама, мама, – дигән сүзе генә колакта озак яңгырап торды. Бераздан ул да җан бирде.
Самат нәрсәдер әйтеп читкә төкереп куйды. Мин аңардан нәрсә әйткәнен сорыйм. Ул:
– Ахмак, – кабатлап: – ахмак, – дип өстәде дә, ак болсын, кара болсын, иттиң аты ит, – дип куйды. Бераздан тагы кабатлап: – Ит жокта шошка үреди, – ди.
Мин аңламадым, шулай да командирны хайван белән чагыштыруын чамаладым.
Мәетләр өстенә ташлар өеп көчкә җирләдек.
Чатан-потан титаклап кайтыр юлга кузгалабыз. Дустымны авыртмаган кул белән көч-хәлгә ярым күтәреп барам. Җитмәсә, кораллар да үзебездә. Яралансаң да коралны ташларга ярамый. Без әллә ни ерак та китә алмадык. Төш якынлашуга машинага төялеп бер отделение солдат безне килеп тапты. НКВД офицерын эзли чыкканнар икән.
Машина әрҗәсенә утыргач, казакъ дус белән бер-беребезгә карашып алдык. Сүзсез генә икебез дә тауларга күз салабыз. Таулар бездән җай гына ерагайганнан-ерагая. Алар әллә кайчан бу дөньядан киткән чечен картлары, мәңгегә таулар булып калыкканнар да ап-ак чалмалы башларын иеп, дәшми генә дисбе тартып, үзләре генә белгән догаларын укып утыралар. Туган җирләреннән куылган үзләренең балаларының, оныкларының кире әйләнеп кайтуын сабыр гына көтәләр сыман.
Менә таулар арасына сыенып утырган тагы бер буп-буш чечен авылы кырыннан үтәбез. Ичмаса берәр җан иясе күренсә икән. Буш булганга бу авыл әйтерсең лә бер зур каберлек. Авыл уртасында таштан салынган ике биек манара калыккан, алар да моңсуланып карап тора. Һәм балаларын көткән аналар кебек мөлдерәшеп безне озаталар сыман. Бераздан көн караңгыланып, тирә-якны болыт каплады. Кинәт кар яварга тотынып, буран купты. Җил сызгырып барча галәм гүләргә тотынды. Әйтерсең лә бар дөнья үкереп-үкереп елап безне каргый, каһәрли иде. Ирексездән керфеккә яшь эленә. Мин башымда кайнаган авыр уйларымны куарга тырышам. Буран ничек кинәт башланган булса, шулай көтмәгәндә туктап калды. Без тарлавыктан чыгуга кояш та күренде. Җил һаман ыжгыра, шинель чабуын тарткалый. Машина башында суык. Кырда утырган дустыма тагы да ныграк елышам. Кулбашына исән кулымны салам. Самат та миңа ныграк терәлә һәм яралы кулын тезем өстенә куя. Һәркемнең үз уйлары. Мин инде, Аллага шөкер, бу әҗәлдән дә исән-сау котылып чыга алдык, дип шатланам. Дустым да миңа карап елмая.
Ярый әле иптәш белән алдан ук килешеп, икебез дә бер үк нәрсәне сөйләргә сүз куешкан идек. Частькә кайткач, бик озак төпченеп сораштылар. Әле теге кәгазь тутыралар, әле бу документка имза куйдырталар. Нинди бәрелеш булган? Кемнәр һөҗүм иткән? Һәм башкалар, һәм башкалар. Теге НКВД офицеры бер генерал малае булып чыкты. Аны ниндидер орденга билгеләп, безгә медаль вәгъдә итеп госпитальгә озаттылар. Дәваланып ятканда да әле килеп сораштырып йөрделәр. Терелеп аякка баскач, элек алган яраларны да исәпкә алып, безне госпитальдәге ярдәм командасында калдырдылар. Безнең өчен, улым, сугыш менә шулай тәмамланды…
Икебезне үлемнән коткарган Абрек хөрмәтенә, улым, сиңа шул исемне куштым. Казакъ та шулай ук, улы туса, улына шул исемне кушачакмын диде. Менә шулай, улым. Исемең – бик хикмәтле исем. Исемең өчен һич кыенсынып йөрмә. Халкының азатлыгы, гаделлек өчен гомерен дә аямый, үлемне коллыктан өстен күреп, беркемгә дә буйсынмый тауларда хөр яшәгән Абрек-чечен кешесе. Һәм ул синең исемең. Ул булмаса, безне ике дә уйлап тормый аталар иде. Атмасалар, штрафбат көтә. Ә аннан исән калганнар бик сирәк. Анысы да могҗиза белән генә…
Менә шулай Абрек исеменең серен һәм әтисенең башыннан үткән тарихны миңа сөйләде. Шулай итеп абреклар белән очрашып танышуым аркасында дөньяга карашым ныклы үзгәрде. Аклар-кызыллар, мулла-кулаклар, илләреннән куылган сатлыкҗаннар, халык дошманнары турында күбрәк уйлана башладым. Ә уйлаган саен дөньяның элеккечә, безгә сөйләгәнчә, дәреслекләрдән укыганча гади, бер яклы гына түгел икәненә ныграк төшенәм. Шуңардан күңелем тыныч түгел. Йөрәгем әрни. Башкаларга, тирә-яктагыларга шуның турында төшендерергә тырышам. Бу турыда башкаларга мин сөйләмәсәм, кем сөйләр?
Мөнир ВАФИН фотосы.