Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 гыйнвар , 07:35

Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (6)

Рамазан бар көченә мотоциклның стартерына басты, мотор гөрләп кабынды. Газны күбрәк арттырган саен, мотор тагын да көчлерәк үкерде, колакны изде...

Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (6)
Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (6)

6

– Әйдә, киттек!

– Кая?

– Яксазга. Үрдәк атарга... Сөйләштек бит инде... Хәзер кереп әтинең мылтыгын алып чыгам да...

– Ә нигә үрдәк?

– Ну... куян атарбыз! Алар кич белән үзләре фара яктысына йөгереп чыгалар... Әйдә, киттек!

– Юк, мин бармыйм. Әни дә рөхсәт итми.

– Әйдә инде, син бала-чага түгел анаңнан рөхсәт сорарга!

– Юк, бармыйм!

– Әйдә инде...

Кичкырын эче пошканнан гына капка төбенә чыгып утырган Гөлсирин Рамазан белән әнә шулай кабат очрашты. Әнә ул – авылның асыл егете, калын терсәге белән мотоцикл руленә таянган да, йөрәкне яндырып, серле генә итеп күзгә карап тора.

«Ба! Бу егет мине тәмам үзенә гашыйк итәргә җыенган лабаса!» – дип уйлап куйды кыз. Әллә ни искитәрлек, яратырлык җире дә юк бит инде үзенең! Гади бер авыл егете! Бер... Әйе, анысы шулай шулаен! Тик нишләп соң әле ул аның шулкадәр күңелен җилкендерә? Ни өчен соң ул аңар тартыла? Кайсы ягы белән ала алды соң әле ул аны? Нишләп соң ул аңа хәзер үк ияреп китәргә әзер? Нишләп, нишләп? Кеше түгел, шайтандыр бу, шайтандыр!

– Әйдә, матайда йөртергә өйрәтәм!

Алдый белеп алдалый бит җүнсез! Аңа ничек каршы торасың ди?! Гөлсирин, урыныннан торып, мотоцикл янына килде.

– Правда?

– Ие!

Рамазан бар көченә мотоциклның стартерына басты, мотор гөрләп кабынды. Газны күбрәк арттырган саен, мотор тагын да көчлерәк үкерде, колакны изде...

– Вау! Вау! – дип учын чәбәкли-чәбәкли кычкырды Гөлсирин. – Да! Это круто!

– Утыр! Киттек!

– Юк! Әнигә әйтмичә ярамый! Әйдә бергә әйтик, ул синең белән танышырга да теләгән иде әле.

– Юк инде, үзең әйт! – Гөлсириннең сабый балаларча кылануы Рамазанның ачуын чыгарса да, ул аны кызга ачыктан-ачык сиздерергә теләмәде. Кызның әнисе белән танышырга да бигүк атлыгып тормый иде ул.

– Мам! Мам!

Мамасы озак көттермәде: капка каршына чыгып та басты. Аның авыр, сынаулы күз карашыннан Рамазан җир тишегенә кереп китәрдәй булды.

– Нәрсә?

– Мам! Минем матай йөртергә өйрәнәсем килә!

Зәйнәпне күреп кәефе төшкән егет, үзен ничек тә җиңеп, кунак хатынга:

– Исәнмесез! – дип эндәште.

– Исәнме...

– Без хәзер кайтабыз! Мөмкиндер бит? – дип чәрелдәде Гөлсирин.

Ләкин Зәйнәп аны ишетергә дә теләмәде. Аның уйларын тулысынча диярлек каршында басып торган ир-егет биләп алган иде.

– Син кем малае?

– Мин?!

– Әйе, син!

– Шакир малае!

Зәйнәп ах итте. Әйе, юкка гына шикләнмәгән икән! Аның шундук йөзе үзгәрде. Агарынды, тавышы калтыранып чыкты:

– Кайсы Шакир? «Влач» Шакирмы?

Бу ничектер сорау алуга охшаган иде, шуңа күрә дә Рамазан ишетмәмешкә салышты. Кызу гына газга басып алды. Тизлекне аерып, җиңелчә генә урыныннан кузгалды.

– Мам! Ну, син бигрәк инде, ә! – дип чәчрәп чыкты Гөлсирин. – Рамазан! Мин синең белән!

– Юк, беркая да бармыйсың! – дип, юлына каршы төште анасы.

– Барам!!!

– Тукта! Аңлашыйк! Кая чабасың?!

Соңга калды Зәйнәп – кызын тотып кала алмады. Юлдан барган мотоциклның арткы утыргычына менеп кунаклаган Гөлсирин чытырдап Рамазанга ябышты...

– Соңыннан!

Зәйнәп сүз әйтергә дә өлгералмый калды. Шулкадәр тиз китеп югалдылар алар, шулкадәр дә тиз...

«Әйе, бу шул, шул, Шакир малае! Кызым! Кызым! Нишлисең син?!» – дип өзгәләнде Зәйнәп бер чарасыз.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (6)
Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (6)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: