Һәр көнне дә безгә шул турыда тукыйлар. Алар кылган төрле явызлыклар хакында сөйлиләр. Һәм без, гади солдатлар, чынлап торып бу сатлыкҗан тау халкын күрәлмый башладык. Без фронтта кан коеп фашистлар белән сугышабыз. Ә алар монда, безнең артта, хөкүмәткә каршы үзләренең кара эшләрен эшләп яталар икән.
Шулай бер төнне мине штаб кырына каравылга куйдылар. Сакта торам. Февраль ае бит, төн салкын, җитмәсә үзәккә үтмәле җиле дә бар. Мин, җилдән ышыкланып, стенага терәләм. Шул чакны ниндидер өч офицер тәмәке тартырга тышка чыкты. Бусагадан ерак та китми, җиңел хаҗәтләрен башкарып, үзара сөйләшеп тәмәке көйрәтәләр. Һәм берсе:
– Нишләп җыен басурман-иноверецлар белән без шул сатлыкҗан чеченнарны куарга тиешбез әле? Беткәнмени үзебезнең Иваннар? Ичмаса сугыштан котылып, әзрәк ял итәрләр, исән калырлар иде.
Икенче офицер монысына болай дип җавап бирде:
– Яшьсең әле. Бернәрсә дә аңламыйсың. Татарны татар куарга тиеш. Алар бер-берсен тизрәк аңлыйлар. Аларны без куабыз дип уйламасыннар. Үзләренең туганнары шулай эшли икән дип белсеннәр. Монда, браток, политика! Шуны бел: җиңүчеләрне хөкем итмиләр! Ә иң мөһиме – юк белән башыңны катырма.
Менә шулай, улым. Мин яшь идем ул чакта. Урысчам чамалы булганлыктан, барысын да аңлап та бетермәдем. Әмма шушы хәл без татарларга да булырга тиеш икәнлеген чамаладым. Икенче төнне безне машиналарга төяп тауларга алып киттеләр. Ике көн бардык. Халык арыды, талчыкты. Ә минем башта, сакта торган чакта ишеткәннәр кайный. Әле тегеләй, әле болай уйлап карыйм, һич ахырына чыгып җитәрлек түгел. Караңгы төн, машина чак үтәрлек тар гына бер юлдан барабыз. Таң алдыннан бер авыл кырына китереп бушаттылар. Тезеп, яшерен пакетны ачып, приказ укыдылар. Шулай итеп, без үзебезнең яман эшебезне башладык. Чечен халкын гасырлар буе яшәгән авылларыннан куарга тотындык. Бу авыл ниндидер тарлавыкта урнашкан. Авылны без барып кергән яктан бик биек һәм текә кыя ташлар уратып алган. Өскә карасаң бүрегең төшеп китәр. Шул кадәр биек. Карарга куркыныч. Өстеңә җимерелеп төшәр төсле.
Кара таң белән халыкны көчкә бер мәйданга җыеп машиналарга утыртабыз. Ә машиналар нәрсә! Америкадан җибәрелгән өр-яңалар! Фронттагы чак тын алып, көчкә-көчкә өстерәлеп йөргән “полуторка, ЗИС”лар түгел инде. Чечен халкы белән тарткалашулар үзәккә үтте. Ул әби-бабайлар елаша, хатын-кыз, бала-чаганы әйтеп тә тормыйм. Авыл халкын жәлләп, тамакка төен, күзгә яшь тыгыла. Тешләрне кысып командирлар биргән боерыкны үтибез. Шул чакны ике гарип чечен фронтовигы: “Без беркая да китмибез. Без ил өчен кан койган кешеләр”, – дип каршы төште. Титаклап өйләренә таба кайтып киттеләр. Безнең командир, НКВД офицеры ике дә уйламый тегеләрне атып та екты:
– Кто не подчиняется и сопротивляется, всеми будет вот так! – ди.
Шуннан соң гына халык бераз тынып, безне тыңлый башлады. Әйе, куылучыларның әби-бабайларын, балаларын елата-елата машиналарга төяп бетердек бетерүен. Исемлек белән барлый башлагач, алты кеше җитми булып чыкты. Теге НКВД офицеры үзе белән берничә солдатны алып калды, калганнарга кузгалырга кушты. Авылда калган солдатлар арасында дус казакъ егете белән мин дә бар. Без авылны яңа баштан тентеп чыгарга тиешбез икән. Ә миңа һәм казах егетенә авылның аргы башына, таулар ягына засадага утырырга кушылды. Казакъ егете пулемётчы, миндә автомат. Офицер:
– Авыл ягыннан качып китүчеләр булса – атарга! – дип, безгә приказ да бирде.
Урынны бик шәп итеп сайладык. Ни дисәң дә фронтта булган кешеләр. Авыл ягыннан карасаң – килеп терәлмичә безне күрерлек түгел. Бер якта кыя, икенче якта тирән упкын. Аста елга ага. Шушы тар урынны үткәч, алда урман белән капланган таулар тезмәсе китә. Без урнашкан урын бик тар булып, сукмактан кем генә килсә дә безнең яннан үтмичә булдыра алмый. Ятабыз шулай берничә зур гына ташлар тезмәсе артында. Икебез дә авыл егетләре. Урысча ул да, мин дә такы-токы гына чамалыйбыз. Шуңа да әкрен генә үзебезчә сөйләшәбез. Ул казакъча, мин татарча. Җай гына сөйләшкәч, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Үзебезнең кеше бит, ни дисәң дә бер-беребезгә терәкбез. Теге кем әйтмешли, сукмаса да күсәк. Бер тамырдан.
Пулемётны авыл ягына каратып куйдык. Һәм Самат дус белән әкрен генә гәпләшәбез. Кем килергә мөмкин? Авылдан барысын да кудык. Мөгаен, йә берәрсе гаиләсе белән күрше авылга кунакка киткәндер, йә булмаса, куыласыларын ишетеп, кичә үк качканнардыр. Алай дисәң, берсе хатын-кыз булып, калганнары – бала-чага икән. Ул бала-чагалар кайда качып котылырга мөмкин соң?
Урнаштык. Тирә-як тып-тын. Мин, тау күрмәгән кеше, тауларга берчә сокланып, берчә шикләнеп күз салам. Казакъ та далада үскән булып чыкты. Ул да тауларга, ишелмәсме болар, дигән кебек, шикләнеп караштырып ала. Күктә февраль кояшы кыздыра. Кояшта җылы. Көн караган якта тау битеннән гөрләвекләр тәгәри. Ә күләгәдә суык. Таудан аккан кар сулары күләгәдә боз булып чытырдап туңа. Тау башларында ап-ак кар ята. Ә кояш нурында күзне чагылдырып таулар шундый сихри итеп ялтырашалар, әйтерсең дә алар өстенә энҗе-мәрҗәннәр сибелгән. Бер карасаң, күккә каратып куйган гаҗәеп боз сөңгеләре. Икенче карасаң, алар – башларына ап-ак чалма кигән авыл картлары, намазга тезләнеп тынып калганнар. Һәм таулардагы сирәк-саяк болытлар намазга оеган картларның сакаллары булып җилдә җилфердәшә. Ул таулар шул кадәр биек һәм текә. Менә-менә өстеңә авар төсле. Шул кадәр куркыныч булып китә. Ә шулай да матур күренеш. Куркыныч белән матурлык бергә кушылып, безнең күңелләрдә аңлатып бирә алмаслык әллә нинди сихри хисләр тудыра. Без шулай җайлап кына тауларга соклана-соклана яткан позициябезне тәртипкә китерәбез. Ә күңелдә ниндидер шом йөрәкне тырный.
Бөтенесе без көтмәгәндә булды. Ничектер аска, уч төбендәге кебек күренгән авыл ягына, күзем төште. Йа Ходай! Безнең яткан урыннан егерме метрлап булыр шул яктагы борылыштагы кыя артыннан кинәт кенә берәү килеп чыкмасынмы! Менә сиңа мә! Куркып киттем. Ә бу хәлне Самат күрми, чөнки ул таш артында пулемёт дискасына патроннар тезеп утыра. Мин тиз генә автоматны алдым. Атаргамы, юкмы? Бер мизгел югалып калдым. Каушамаслыкмыни. Берәү дигәнем әллә ничәү булып чыкты. Алдан килгән чечен сакалтае өстенә бурка дигән, тунга охшашлы кием кигән, башында папаха. Ул гынамы әле, ике кулына ике кыз бала күтәргән. Җитмәсә авызы белән дә бер зур төенчек тешләп капкан. Артыннан килгән хатын да җилкәсенә зур капчык сыман нәрсә аскан. Һәм берсе биш-алты, икенчесе тугыз-ун яшьләрдәге малайларын җитәкләгән. Күренеп тора – үзе авырлы. Бераз каушап, аптырап калуым шуңардан, чөнки болар бит кораллы дошман да, фашист солдатлары да түгел. Әйе, фронтта билгеле: каршыда нимес, монда син. Аны атып екмасаң, ул сине атып үтерәчәк. Сугышта күп кырырга туры килде фашистларны. Ә монда бит фронт юк. Каршымда ниндидер тау арасындагы, тарлавыктагы, бәп-бәләкәй чечен авылыннан балаларын күтәреп качып баручы авыл кешесе. Хәтта бу бахырның буркасының бер чабуы ертылып төшкән. Өстендә ямавы да күренә. Туган иленнән китәргә теләмәгән тискәре бер чечен карты инде. Карт диюем шуннан, сакалының яртысына чал төшкән. Җитмәсә, уң кулындагы кыз баланың аягындагы итеге әллә төшеп калган, әллә бөтенләй булмаган. Аяклары тезенә чаклы бөтенләй ялангач. Өшегән аягын әле картның ачылып киткән буркасы чабуына тыгып җылытырга чамалый, әле берсен берсенә ышкыштыра. Әйе, бу кылыч танаулы чечен картын атып ектым да ди. Ә балаларга да тисә? Аның артыннан килгән хатынга һичшиксез тиячәк. Ул авырлы хатынның гомерен өзеп, мәңге җуелмас гөнаһ алыргамы? Ул гөнаһның әҗере җиде буыныңа җитәр. Аллаһ сакласын! Анда гына бетсә әле? Ә менә-менә якты дөньяга туарга торган баланың гомер кыйммәтен бернинди хак белән дә бәяләп булмый. Ул бәһасез!
Көтелмәгән хәл бит. Җитмәсә чечен артыннан ияргән хатын да чак тын алып килә. Аның зурайган корсагы менә-менә бәбиләргә тиешлеген күрсәтә.
Үзем дә сизмәстән, өйрәнелгән гадәт буенча:
– Тукта! Атам! – дип кычкырам.
Тавышым карлыгып китте. Ничектер хырылдап чыкты һәм юньләп ишетелмәде дә. Атсам, теге балаларга тиячәк. Балаларга тимәсә, арттан тыны бетеп ике бала җитәкләп чак килгән йөкле хатынга эләгәчәк. Минем тавышка казакъ та сикереп торып коралына ябышты. Күреп торам: аның да куллары калтырый. Каушавыннан ул үзенең пулемётына дискасын урнаштыра алмый азаплана. Дисканы урнаштырып, коралыннан ут сиптерсә, барысы да бетәчәк. Мин казакъның кулбашыннан тотам. Теге дә аңлады, шикелле.
Чечен дә кинәт яңгыраган тавышка дертләп китте. Мине күреп, ул да югалып калды. Башын күтәреп миңа карамакчы булды, тик кинәт башын күтәрүдән папахасы кулындагы кызлар битенә ышкылып, яртылаш күзен каплады. Кулындагы кызның кул башына маңгаен ышкып баш киемен күтәрергә чамалый. Юк, булмый. Бик кыенлык белән уң кулындагы кызчыкны тагы да өскәрәк күтәреп һәм башын аска ук иеп, ниһаять агач кайрысы төсенә керә башлаган бармаклары белән бүреген маңгаена күтәреп, әйбәтли алды.
Пулемёты белән азапланган дустым да коралын тәртипкә китереп дискасын урнаштырды. Шатырдатып затворын тартып куйды. Тик көпшәсен читкәрәк борып, туктап калды.
– Туктагыз! Атам! – дим, кабатлап.
Ә тегеләр минем кычкырып туктарга кушуыма карамый якын ук килеп җиттеләр. Шул чакны үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр нәфрәт белән үземә төбәлгән утлы карашны күрдем. Чечен безгә шундый куркыныч итеп караган, бу карашны берничек тә аңлатып булырлык түгел. Җитмәсә, тау үренә шушы чаклы авыр йөк күтәреп, йөгерә-атлый менгәндә бөтенләй һушы алынып, хәле беткән. Танау тишекләре шул кадәр киңәйгән, әйтерсең дә сабан туенда чабышып килгән ат. Февраль суыгында танавыннан чыккан тыны, пар бөркегән самавыр буы кебек. Тешләп күтәргән йөк авырлыгыннан аның башы бераз алга иелгән. Кулына күтәргән балалар да безне күреп, куркышып, картның муенына тагы да ныграк ябыштылар. Качакка тын алырга бөтенләй кыенлашты. Ә курку катыш нәфрәт белән караган бала күзләрен күрүдән, безнең тәннәр эсселе-суыклы булып китте. Тәннән кырмыскалар йөгерешкән кебек, салкын тир бәреп чыкты. Фронтта каршы килгән фашистлар белән кул сугышына күтәрелеп сугышканда да бу чаклы булмаган иде. Андый карашларны башка күрергә язмасын, Ходаем! Куркудан зур итеп ачылган бер гөнаһсыз бала күзләре. Аларның курыккан карашлары утлы уклар булып безгә кадала. Балалары кысып кочаклаганнан чеченның тыны бөтенләй бетте шикелле. Ә мин автоматны тегеңә төзәгән килеш каттым да калдым. Менә, авыл ягыннан да аткан тавышлар ишетелә башлады. Бу бәндәне мин, үз өерен кырып бетерергә җыенган аучылардан качып барган ана бүрегә охшаттым. Бүреләр дә бит, куркыныч туса, үз балаларын авызларына кабып читкә, куркынычсыз урынга күчерәләр. Бу ир дә шулай балаларын хәвефсез урынга күчергән бүре кебек иде. Ул килә килешли авызына капкан төенчеген тешеннән ычкындырды. Хәзер авызын зур ачып, кичке куе һаваны үпкәсенә тутырып, каш астыннан әле казакъка, әле миңа карап безне яндыра. Мин тәүдә төенчекне тешләп авызына гына капкан дип уйладым. Юк икән, зур төенчеген муенына да элгән булып чыкты. Менә авыл ягыннан килгән ату тавышларын ул да ишетте. Туктап калды. Һава җитмәүдән зур ачылган авызы белән тирән тын ала-ала, ялт итеп артына борылып карады. Яңадан безнең якка күзенең акларын ялтырата. Кулындагы кызларны тагы ипләбрәк беләгенә күтәреп куйды. Бу хәлне күреп сәҗдәгә утырган тау-картлар, барча галәм тынып калган кебек булды. Тик чечен картының һәм аның артыннан ияргән хатын белән балаларның гына авыр итеп мыш-мыш сулавы ишетелә. Шушы куркыныч тынлыкны бозып, кинәт кенә чечен муенына аскан төенчек тәүдә шыңшып алды һәм тауларны, таулар булып сәҗдәгә киткән картларны сискәндереп үзәкләрне өзеп елап җибәрде. Инде хәзер безне көйдергән нәфрәтле карашларга, ярсып елаган бала тавышы да кушылды. Һәм йөрәкне үтмәс пычак белән рәхимсез телгәләргә кереште. Ходаем, шушылай итеп илереп елаган яшь бала тавышын башкача ишетергә язмасын. Әйтерсең дә бала еламый, ә качак чечен карты шушылай яшь бала тавышы белән, үзенең котылгысыз язмышын каһәрләп, чеңләп елый иде. Без шунда гына ул нәрсәнең биләүдәге бала икәнен чамаладык. Качак, авыр эштән кәкрәйгән бармаклары белән биләүне сыпырып, баланы тынычландырырга тырыша. Үзе, эсседә чебенләп башын селкегән ат шикелле, башын селкеп, муенына элгән кыйммәтле йөген тирбәтеп юатырга чамалый. Ул, капкынга эләккән бүре төсле, әле миңа, әле Саматка карап, нәфрәт ташып торган карашы белән безне өтә. Безнең атарга әзер торган коралларга игътибар да итми сукмактан юлын дәвам итә башлады. Турыбызга килеп җитәрәк ысылдап:
– Кяфер! Стреляй! Чего не стреляешь? Абрек все равно в плен не сдастся. Абрек умрёт, но никогда вашим рабом не станет! – ди. Үзе уң кулы белән билендәге матур бизәкле кынга тыгылган кинжалын капшый.
Миңа шул чакны теге хатын һәм Абрек күтәргән балалар бик тә кызганыч булып китте. Әтиләрен үтерсәм, алар нишләр? Атсам, балаларга да тиячәк. Балаларның ни гаебе бар? Бу бүрене болай гына туктатып булмый. Балалар кызганыч. Хатын корсагындагы әле туарга да өлгермәгән баланың җанын кыйсаң, бетмәс гөнаһны ничек юарсың? Аллам сакласын! Мин шул турыда уйлап, кинәт кенә болар бара торган якка – алга башымны борып карадым да иягем белән генә шул якка күрсәттем. Уем белән китәргә кушам. Сакалтай да мине аңлады, шикелле.
Бу бәндә безнең якка утлы карашын ташлый-ташлый, авыр сулап, кырдан үтеп китте. Бераз баргач, адымнарын бөтенләй әкренәйтте. Күрәсең, безне арттан, аркаларына атарлар, дип уйлады. Юк, без атмадык. Ялгыз чечен бүресе үз гаиләсен тау сукмагы белән ары алып китте.
Тауларда караңгы тиз төшә. Авылдан боларны куып килүчеләр безнең кырга килеп җиткәндә тәмам күз бәйләнде дисәң дә була. Шунда казакъ та телгә килеп:
– Безгә нәрсә була инде? Приказны үтәмәгән өчен стенага да терәп тормыйча атачаклар. Әйбәт дигәндә штрафбатка җибәрәчәкләр, – ди.
Мин инде әле генә күз алдыннан үткән күренешне уйлап, өстемнән авыр йөк төшеп киткәндәй, җиңел сулап куйдым. Бөтенләй битараф кына:
– Барысы да Аллаһ кулында. Балалары кызганыч, – дим.
Аллаһ сүзен ишеткәч, Самат, ниндидер доганы исенә төшереп, авыз эченнән генә мыгырдап әппәр итеп битен сыпырып куйды.
Качак чечен артыннан куып килүчеләр безнең кырга килеп җиткән көе, безгә акырырга, кычкырырга тотындылар.
– Нигә атмадыгыз, нигә җибәрдегез?
– Нәрсә йоклап торасыз?
Без инде алдан дус белән сөйләшкәнчә:
– Аткан тавышларыгыз ишетелү белән сукмактан күзне алмадык. Моннан беркем дә үтмәде. Беркемне дә күрмәдек. Күргән булсак, билләһи, атып ега идек, – дибез.
Менә арттарак калган теге НКВД офицеры да тыны бетеп килеп җитте. Ул инде килгән көе пистолеты белән зәһәр янап:
– Ах, сволочь, басурманы! Своих прикрываете. Сами вы предатели. За не исполнение приказа по законам военного времени вас тоже к стенке поставим! Бүтәннәргә үрнәк булыр! Бөтен полк алдында атачакбыз! – дип, авызыннан төкерек чәчеп яман сүгенә. – Сволочь, фашист калдыклары! Сез хөкүмәтнең бик тә җитди һәм мөһим күрсәтмә-заданиесен үтәүне өздегез! Вас Военный трибунал будет судить! За срыв важную военную операцию я имею право расстрелять вас на месте. Но вас будем расстреливать перед строем. Чтобы и другие знали, – ди.
– Без беркемне дә үткәрмәдек. Сукмактан тычкан түгел чебен дә очып үтә алмас иде, – дибез.
– Бинокльдән карап тордым. Барысын да күрдем! Сатлыкҗаннарны коралсызландырыгыз! – дип, безне яман сүгә-сүгә башкаларга боерык бирә.
Шунда ук безнең коралларны тартып алдылар. Авылга кайткач, ашатмый да кул-аякларны бәйләп, бер таш сарайга ябып та куйдылар. Кавказ булса да февраль ае бит, төннәрен яман суык. Ярый бу абзарда берничә кәҗә һәм сыер булып, шулар арасында көч-хәл белән ятабыз. Бахыр сыер савылмаган, ахры. Төне буе безгә карап мөгрәп чыкты. Әйе, хуҗалары куылгач, боларны кем ашата, кем карый инде. Куылган чеченнар гына түгел, ә караучысыз калган маллар да кызганыч иде ул чакны. Суык абзарда безне төне буе шул кәҗә-сарыклар җылытып чыкты.
(Дәвамы бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.