Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 гыйнвар , 07:35

Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (5)

Шакир күз яшьләренә буылды. Ләкин Зәйнәп аңа ышанмады. Үзсүзле, мәкерле адәмнең гади бер күңел бушануы буларак кына кабул итте ул аны.

Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (5)
Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (5)

5

Шакир кабат керде.

Бу юлы ул кирәгеннән артык ярсыган, каударланган, шул ук вакытта әз генә югалып калган кыяфәттә иде. Күзләре шешенгән, маңгай җыерчыклары тагын да тирәнәйгән, эчкә батып кергән. Күрәсең, ул да төнлә начар йоклаган.

– Син! Тагын син!

– Зәйнәп... ни... бит... – диде ул, ни өчен керүен тизрәк аңлатырга теләп, – мин башка килмәгән дә булыр идем бу йортка, башка күренмәгән дә булыр идем...

– Ни кирәк сиңа тагын?

– Ул... Ул минем кызыммы?

Икесе дә тын калдылар. Шакир көтте, ул Зәйнәпнең җавабын көтте. Күңел сизенү бер нәрсә, бу очракта төгәл җавапны ишетү кирәк иде. Зәйнәп авызыннан. Моны белү Шакир өчен бик тә мөһим иде.

Бала аныкы икәнлеге ачыкланса, һәм бу нәрсә аның тормышында әллә ни зур үзгәреш китереп чыгара алмаса да, ул аны аерым бер уңайсыз хәлгә куярга мөмкин иде.

Шуңа күрә дә көтте Шакир, түземсезләнеп көтте. Хәтта Зәйнәпнең күзенә туры карарга да курыкты, күзләрен читкә алды.

– Юк... Монда синең кызың юк...

Ләкин мондый җавап аны ышандырмады. Нидер яшерә иде Зәйнәп, нигәдер әйтеп бетерми иде.

– Аны күрүгә үк мин әллә нишләп киттем... Менә монда нидер өзелеп киткәндәй булды... – Шакир уң кулын йөрәгенә куйды. Курку катыш эчке бер тетрәнү аның сүрән йөзен ачып җибәрде, аңар нур иңде.

– Ул безнең теге татлы кичебезнең җимеше, шулай бит, Зәйнәп?!

Зәйнәп дәшмәде. Ул аны сер итеп сакларга уйлаган иде. Ләкин каршындагы олы кешене алдап, бар булган дөреслекне яшереп торуның да мәгънәсен күрмәде ул. Әйе, Гөлсирин аның кызы иде, гәрчә аныкы булуын теләмәсә дә. Шулай да ул аңар телләп җавап бирмәде, бары тик: «Синнән!» – дип ымлап баш какты...

– Димәк, дөрес! – Шакир өнсез калды. Менә ничек – ни сөен, ни көен! Сөяр, үбәр, кочаклар иде дә хәзер Зәйнәпне, тик ул аныкы түгел, чит ул аңа. Үпкән-кочкан инде җилгә очкан. Ярату дигән нәрсә дә юк бит алар арасында, хәер, ул була да алмаган. Берсе файдаланган, икенчесе сафлыгын корбан иткән...

Юк мәхәббәт, юк, тик кыз бар, бала бар. Менә монысы белән нишләргә? Чирек гасырдан соң үзеңнең ата кеше булуың турында ишетү сәеррәк, билгеле. Икенче яктан, күңелле дәдер, бәлкем... Тик нәрсә соң бу? Күктән ишелеп төшкән бәхетме? Әллә соң аңа яңа сынаулар алып килгән язмыш каргышымы? Иң элек менә шунысын ачыклыйсы бар иде...

– Ә бала туу турында нигә хәбәр итмәдең?

– Ә кирәк идеме соң сиңа андый хәбәр?

Шакир дәшмәде, башын аска иде.

– Сөенгән булыр идең микән? Ул заманда уйнаштан туган балаң барлыгын белсәләр, эшеңнән генә түгел, рисвай итеп, авылыңнан ук куып чыгарырлар иде бит!

– Ансы шулай инде, – дип килеште Шакир.

– Беркемгә дә белгертмәгәнгә рәхмәт әйт инде!

– Рәхмәт. – Аның рәхмәтендә көрсенү дә, киная дә бар иде. – Берүзеңә генә бала үстерү авыр булмадымы соң?

– Җиңел булмады... Ә кая барасың?!

– Иргә дә чыкмадыңмы?

– Юк, чыкмадым.

– Соң... Сораучылар булгандыр бит?

– Булды. Күп булды. Ләкин аларның берсенә дә минем балам кирәк булмады, аларга мин генә кирәк булдым.

– Әйе, – дип баш какты Шакир. – Синең мине күралмаска хакың бар. Ләкин мин дә бит ул вакытта синнән файдаланырга уйламадым. Мин бит яратып, без бит яратышып кына... әйе... бит...

– Яратып? Сөйләмә әкият! – дип кырт кисте Зәйнәп. – Нинди ярату булсын ди анда?! Ни сөйлисең син?

– Дөресен сөйлим, Зәйнәп, дөресен, – диде Шакир, тыныч калырга теләп. – Мин бит сиңа яшертен генә гашыйк булып йөрдем. Сине яратасым, сине сөясем килде. Ләкин мин өйләнгән, теләсәм дә яратмаган хатынымнан аерыла алмыйм... Ә ярату менә монда йөрде, монда... йөрәктә...

Шакир күз яшьләренә буылды. Ләкин Зәйнәп аңа ышанмады. Үзсүзле, мәкерле адәмнең гади бер күңел бушануы буларак кына кабул итте ул аны. Аның мәлҗерәве, киресенчә, эчен генә пошырды. Ул аны бик тиз урынына кайтарды.

– Җитәр! Күпме комедия уйнарга була? Кемгә кирәк синең бу буш сүзләрең? Кемгә?

– Миңа, миңа кирәк! – диде Шакир, күкрәгенә сугып. – Кайчан да булса мин дөресен сөйләргә тиештер бит инде?!

Зәйнәп көлде генә. Бу көлү исә Шакирны уятты, кискен, хәтәр уйларга этәрде.

– Ә нигә көләсең? Юк... тукта... Мин аның белән бүген үк кушылырга риза, ә ул көлеп тора! Ә нәрсә? Балалар үскән. Аерылу җиңел хәзер. Икәү шәһәргә китәбез дә барабыз! Акча бар...

– Җитте! Ни сөйләгәнеңне беләсеңме син, юкмы?! Мин бит сине күралмыйм!

– Мин бит... баланың атасы!

– Юк! Ул синең балаң түгел! Син аның атасы түгел! Хәзер үк чыгып кит!

– Ярый, ярый, шаулама! Тик сиңа бер үтенечем бар: белмәсеннәр иде авылда аның минеке икәнлеген!

– Белмәсләр! Бар, чыгып кит! Бар!!!

Шакир озак кына ишек катында таптанды. Чамадан тыш ярсыган, әсәрләнгән Зәйнәп кинәт кенә аны эткәли-төрткәли башлады. Шакир карышты, чыкмады. Тик шул чакны болдыр ягында аяк тавышлары ишетелде. Икесе дә шым булып тынып калдылар...

Менә ишек ачылып китте. Аннан яктырып Гөлсирин килеп керде.

– Исәнмесез! – дип сәлам бирде ул Шакирга. Аның яңгыравыклы тавышы бөтен өйне яңгыратты.

– Исәнме, кызым... ә... әйе... сау булып торыгыз! – диде кызны күрүгә үк чыгып китү ягын караган Шакир.

– Мам, кем ул, ә?!

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (5)
Хәбир ИБРАҺИМ. Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (5)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: