Бу хәл-әхвәл булганга әллә күпме вакыт узган инде. Шул кадәр дә узып киткән ки, – кичә, бүген, иртәгә дигәннең әһәмияте юк. Нигә икәнлеген карлар челтәрләнер-челтәрләнмәстән, гөрләвекләр агар-акмастан, әле туеныр жимен табар-тапмас чакта ук оя корыр вакытка ашкынып кайткан тургайлардан канатка-канат, жанга-жан оешканнан сон туган, торган жиртәре белән хушлаша-хушлаша киләсе язга кадәр басу-кырлар турысыннан очышкан сыерчыклардан сорыйсынмыни? Көндезге сәгать икедә шул сәгатеңне көзгегә каршы куеп карасаң, иртәнге унны күрсәткән шикелле, үтеп барган вакыт арасында кичәгесе белән иртәгесе бутала, адаша, юкка чыга, күрәсен.
Өйгә – әнкәй янына кайтыр юлга чыгасың бар иде. Күктән боз, таш яуган шәттә дә. Яңа елга керер кич, төн алдыннан. Иң кимендә – таңда. Әни янына, авылга. Ул андагы өебездә сыер, өч сарык, жиде-сигез тавык, әтәч, ике ана, бер ата каз тотып, япа-ялгызы яшәп ята. Йорт-җиребез ару гына таза, кешенекеннән ким түгел. Артыграк булмаса әле! Жәйләрен яшелчә үстерүендә әниебезгә җиткәннәр сирәктер. Болай ул кырык сигез яшеннән тол калган килеш, кош балаларыдай очкан-киткән, таралган тугыз баласын сагынып зарыкканлыгыннан ризасызлык белдерепме, зарланып, интизарлап, үпкәләпме искә алмаган да шикелле. Тере, яшәмчән, елмайганда бөтен йөзе уылган кызыл кирпеч тузаны белән ышкып чистартылган җиз самавырдай балкып тора. Ә инде әнкәйнең, онытканда дигәндәй, үзе дә сизмәстән тирәнтеннән уфтанып куйган чагында хәл-әхвәле, ишелеп төшкән язгы ташу сыман, бәгырь үзәгеңне басып киткән чаклар, аһ, булгалый Ничек кенә булгалый иде әле! Әллә бу үткән дөнья сугышында алган ярасыннан соң арытаба, өстәп, колхозда жан атып эшли-эшли тәмам ару-талчыгуларданмы, илле алтынчы яшендә вафат булган һич онытылмас назыннан мәхрүм калу мәхшәреннән микән? Соравы, тәгаенләве уңайсыз бит инде.
Менә шушы – сиңа укалы күлмәк, сатин чалбар кигезеп йөрткән, һәр баласына берәр пар бияләй, оекбаш бәйләгән, трусик, майка теккән газиз әнкәң янына дип, салкын, буранлы декабрь киченә каршы юлга кузгаласың. Әнкән янына кайтасы юлыңның газабы, аның алдына куйган өч-дүрт кыстыбыйны ашаганың шикелле генә: фасыллардагы беренче иреньяргыч көпшә, шомырт, жир җиләген капканын кебек, монын һич тә алыштыргысыз мәңгелек тәме бар
Шулай итеп, син бүген чуен юл станциясендәге вагоннан алтмыш тонна чәчелмәле цемент бушаттың. Ничек итеп бушатканың кемгә хажәт: иң мөһиме сиңа дөнья пролетариаты юлбашчысының сурәте төшерелгән шәмәхә төстәге, шыгырдап торган егерме биш сумлык кәгазь акча түләделәр, ул җанкай-җанашны, студентларнын тулай торагындагы шимбә кичендә бергә биегән хатынынның нечкә, тыгыз билен сак кына кыскандай, урталай бөклисең дә чат тузан телогрейкаңның түш кесәсенә тыгып куясын; кайтышлый, якыныңның түш төймәсен беренче тапкыр ычкындырганнан соңындай итеп, капшап-капшап аласың әле: теге банкнотның кәбестә шикелле шыгырдап куйганына сөенәсең. Аннары инде тәнең, бөтен җирең әлеге кәгазь акча сыман кыштырдап торырдай итеп, беренче каттан түбән урында юынып чыгасың. Үзен кебек үк нык беләкле, тыгыз бәдәнле “цементташ” өч иптәшен белән бергә-бергә инде... Аларнын кайтасылары юк – ерак шәһәрләрдән килгәннәр. Шәрабләре алып куелган, ә синең хәмер дигәнне иснәп караганың да юк, өнәмисен; урам аша торган кибеттән ике бөтен икмәк, күмәч, ике кило алма, яртышар килодан кара җимеш, күрәгә, хөрмә, кадак ярым “Ласточка” дигән шоколадлы, “Лимонный” дигәнен өстәп, тагын көрән мендәрле конфетлар сатып аласын. Әзме-күпме тутырмасы да кирәк инде –кыскасы, нәкъ әлеге дә баягы егерме биш тәңкән исәбеннән. Юлга юк кеше генә буш чыта. Әзрәк өстәгәндә дә ярар дигәндә кысталып, тансыкка вак-төяген дә өстисең әле. Кайтып килер юлга дигән әжеренне чалбарыңның ун балак кесәсе төбенә җыйнап куясың, калган барчасын якыныңа биреп калдырасың. Алга таба да яшиселәр бар ич әле; җитмәсә, тегеннән-моннан аласы керемен дә юк.
Ә кайтып килергә кирәк. Кыш көне. Яңа ел төненә каршы кичтә. Әллә кайчан бабаң утырткан чагында әбиең тотып торган неп-нечкә үсентеләрнең ниһаять биш колачың да җитмәслек юан-юан кәүсәле тупылдар, таллар, атаң сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнан соң әнкән белән бергәләшеп, тамырларын җәеп, таратып, туфракка иңдергән канәфер куаклары ышыгында тыныч-имин утырган, кайчандыр син елап дөньяга килгәч, бишегең тирбәлгән борын-борынгы нигезеңә таба.
Иртәдән үк йомшак, мамык-мамык аклы-кызыллы сыерыбызның абзарда бу чыгара-чыгара сулыш алганыдай тын, тыныч кар ява башлаган иде. Аннары төньяктан ачы җил исәргә керешеп, син автобуста кайтканда жәяүле буран кузгалды, асфальт юлга урыны-урыны белән көртләр дә себертеп куйган икән инде: чистарткычлар алгы тәрәзәләрне сөртеп алырга өлгермәскә әйләнде. Шуңа күрә син юлны тәгәрмәчләр арасына шуышып кергән тузбаш елан сурәтендә генә абайлыйсын инде. Ә җил себерткән жәяүле буран арыган күз керфекләреңнең мизгел-мизгел ачылып-йомылулары гына булып тоела башлый. Мондый итеп: җәйге челлә кояшы нурына туенган кыр, болын чәчәкләре генә үзләренең таҗларын каплап куючан. Һәрхәлдә бу мәлендәге әңге-мәңгедә шулай хис ителә.
Минем йөгем пөхтә – чагыштырырга яраса, әз-мәз көмәнле бер-бер хатын-кызның әлегә сизелер-сизелмәс. бүлтәйгән кием-салымына тартым: күрәселәрен күптән күргән, заманында кыйммәт бәяле сары күн букчада иде.
Автобустан Масла авылы юл чатында төшеп калып, су күсесе тиресеннән тегелгән затлы бүрегемнең колакчынын төшереп бәйләгәч, букчамны аяк арасына кыстырган килеш биш бармаклы күн бияләемә ак брезент эш бияләе кидереп куйганчыга кадәр, җилдән ышыкланып, сигарет кабызгач, аркан ягыңнан тын гына әйтелгән:
– Син күрмәдең дә, – дигәнне ишетеп аласын.
Шым гына керергә теләгәндә, кинәт сагаерга мәҗбүр итеп, көтмәгәндә ишек күгәне шулай тавыш биреп куючан. Бусы шыгырдап, тешеңне камаштырырдай чытырдап түгел, ә бәлки, әйтик, кышкы зәмһәрирдә өй җылысы белән тышкы суык чалт иттереп яңакларына ябышкан ишекне дерт иттереп кенә ачканын шикеллеме соң? Юк бугай: аркан яктан:
“Син күрмәдең дә”,– дигән әлеге аваз миңа үзең белән ияреп керергә аягын янында ясканып, атлыгып торган ак мәченен тыйнак кына, “минем дә керәсем бар дигәнедәй тын гына тавыш бирүе сыман тоелып китте.
Ә мин шул мәлдә сискәнеп куйдым. Нигәдер
Әйтерсен лә әллә кайчан – күптән инде – әнкән иртән иртүк: “Тор инде Вакыт' .– дип, йомшак тавыш биргән көенчә сине, иңбашына өч бармагы белән кагылып узган.
Сискәнеп дип... һич юк анысы. Нигә дигәндә, мин бу аваз иясен тегендә – һәркем фәкать үз-үзен генә кайгырткан автовокзалда күреп искәрмәсәм дә, хәзер исә ул ишетсен өчен каршы искән жил белән бураннан янтаебрак, мең дә бер елдан соңгы шикелле итеп
– Күрдем, – дидем.
Ишеткәндерме, – тынымны, әйткәнемне кисәк жил бүлде.
Хәер, автобуста басып барганың чагында аркаңа терәлеп барган тыгыз түш, аягыңны алыштырырга да ирек бирмәгән чемоданның иясе шушы тавыш кешесе икәнлеген минем бүген унбиш тонна цемент бушаткандагы арыган тәнем, алҗыган җаным сизми, белмиме сон инде, әйеме.
Кабызган сигаретымны бияләй ышыгында тотып, остән аска – сул аягым кырыйлата карап алгач, мин анын теге чемоданы янәшәсендә шактый мул бүлтәеп торган рюкзагы барлыгын да күреп өлгердем инде
Мин ана:
– Кузгалыйк, – дидем.
Ул:
– Әйдә, – диде дә шул йөкләренә иелде
Шунда аның уң кул ягына үзеңнең “йөкле”’ портфелеңне куясың да уң иңеңә аның яшкелт рюкзагындагы пар элмәкләрне эләсең, ә инде чемоданы тоткасына тотыныр алдыннан, үзеңнең брезент эш бияләеңне, берсен тешең белән, икенчесен болай гына алмаш-тилмәш салып, әкрен генә:
– Ки, – диясен.
Ул карыша. Тик инде мин бала чагымда ук озын бер пакус үләнне чабып куйганнан соң җиделе чалгым йөзеннән кайрагымны, аннары соң үткер кыргычымны алгы-артлы чажлап үткәнемдәге шикелле нык итеп
– Ки! – дип кабатлыйм.
Нишләгәндер, мин ары таба атлап киттем. Аның йөген күтәреп, без автобустан төшеп калган аермадан ике чакрым да йөз сажин чамасы арадагы имән утыртмасына җиткәнче борылып карамадым. Инде эңгер-меңгердән соңгы караңгылык тәмам иңеп, йөзгә бәреп торган буранга каршы атлап киткән ике адәми затның ошбу юлда икәнлеген өстән дә бәргән, җәяүләп тә сызган буран белән җилдән гайре бу дөньяда һичкем белми иде.
Әй-й! – әйбәт эткә җиде чакрым ара юл мыни соң ул?
Дисең инде
Ә син мамык шәл япкан, зәңгәрсу тукымалы кышкы пәлтә, аягына күн тышлы итек кигән, ә йөзенә килгәндә, куе кашлы, зуп-зур күзле – бөтен жирен кар сарган бер кыз кисәгенең сулыш алуын искәрә-искәрә аны шушындый төнгә каршы шул кадәр дә кул йөге төяп кайтканын үз ихтыярын белән кулына алганыңа, күтәргәнеңә, шуна мәҗбүр икәнеңә күңеленнән сыкрый-сыкрый, аны әрли-әрли туган авылыңа таба барасың да барасың. Сукранмыйсың анысы: чөнки үз авылыңа таба кайтудан да якынрак, жинелрәк бүтән юл юклыгын син ахырзаманга – әлмисакка чаклы яхшы беләсең. Сиңа әлеге юлда барышлый һичнинди юлдаш очрамаса да, мәшәкатеңне, рәхәтеңне, уеңны, сүзеңне уртаклашырдай, җан йөгеңне күтәрешердәй һичкем калмаслыгына тәмам ышанган сурәттә дә.
Сиңа аның рюкзагы белән чемоданы барыбер бүген өч иптәшең белән бушаткан алтмыш тонналы цемент вагоны гына түгел ул – күпкә авыррак кебек тоела.
Мин атлыйм да атлыйм, әнә теге күтәрелештән сон Борынлы авылы каршындагы түбәнлек китә, аннан ары шактый озын тигезлек башлана, аның үренә җиткәннән соң Корноухово авылы утлары ялтырар да, әз генә төшә торгач, безнекеләр күренер. Юлның яртысын узгансын икән, калганын ташбака булсаң да үтәсең. Ин мөһиме – җил белән буранга каршы барасы, юлга өелгән көртләрне зур-зур адым белән атлапмы, ерыпмы үтәсе дә үтәсе. Атлау кирәк, тик сүзсез-нисез генә.
Мин юлдаш кызның аяк атлавын ишетмәгәнемне искәртеп алдым.
Шул ук вакытта каршы буранның көчәйгәннән-көчәя барганын да. Бу – давыл. Кышкы. Сирәк нәрсә түгел. Күргән, кичергән бар. Ә исә шушы мәхшәр уртасында ике адәми зат бар бит әле. Шушы мәлдә аркан әйләнеп карыйсында инде. Атлап китәр алдыннан аяк астыңны барлап алган шикелле итеп. Йә инде ул-бу хәтәр хәбәр ишеткәнеңнән соң (әйтик, таныш кемдер вафат булганын) госел коенып чыкканың шикелле. Моны атап, сурәтләп, әйтеп тору кирәкмәс тә. Мөэмин-мөселман икәнсен – шулай тиешле, шулай фарыз.
Әйе, бара-тора аркан борылып карыйсың. Чөнки син анын – һич тә теләмәгән ирексез юлдашыңның, аяк атлавын ишетмисең. Колагыңны гүя җил өреп тутырган буран мендәре каплаган.
Әнә ул: аны буран ташкыны аша чамалыйсың. Әле ярый күз үткер – югалтмыйсың. Шундук аны: “Ниме дип туры килдең соң әле син?”– дип, әрләп атасы килгәнеңне басарга теләгән ниятең мизгелендә аның алты сажиннар чамасы артта калганлыгын, үзеңнең затлы портфелеңә утырганың, ишетелер-ишетелмәс төстә тын гына итеп:
– Су,– дигән авазын ишетәсең.
Шунда шәйләп аласың инде: бактың исә ул синең йөгенне юл кырыена трактор сөйрәтеп барганнан төшеп калган салам күченә терәтеп утырган икән. Шул чакны сине, аның тарафына чигенеп, янәшәсенә җайлашкач, сигарет кабызып тарту нияте биләп ала, тик син аның “Су!”–дигәненә каршы:
– Хә-зер! – дисең. Каршы ургым җилдән тыныңны коткаргач: –Хәзер, – дип кабатлыйсың. – Хәзер, эчертәм мин сиңа су!
Мин аның бала чагында үзебезнең йорт куяннарыбызның мамыгын йолыкканда чыелдап куйгандагы, йә әти безнең чәчебезне кул машинкасы белән китәргән чагында чәч бөртегебезнең өзелеп-өзелеп кенә чыккан мизгелләрдә кисәк авыртуга сискәнеп киткәндәгечә:
– Әй! – дигәнен ишетеп алдым.
Аннары ул:
– Нәрсә? – диде.
– Су түгел, – дидем мин.
– Ни?
– Арт сабагың. Типкәнче – тор.
Аңа таба борылгач, арка ягым уңай җилдәге җилкән сыман ипләнде тагын. (Гәрчә җилкәнле көймәдә йөзгәнем булмаса да, тойгысы шулайрак иде булса кирәк.)
Ул:
–Тын аласы иде, – диде.
Мин тыныч кына:
– Юк инде, – дидем дә, йомшак кына итеп, портфельгә тибеп куйган булдым. Саллы булгандыр, күрәсең, чөнки аркамда – аның биштәре, ун кулымда – чемоданы. Өстәп, карлы бияләеңне ул оеган кыз затының битенә алмаш-тилмәш (уңлы-суллы) бәргәләп аласың әле. Шунда син кистереп:
– Тор! – дип боерасын.
– Утырып тор әле.
– Ярамый.
– Әзгә генә.
Мыегыма кунган бозны йолкып аткач, мин катгый төстә:
– Егерме бер градус. Цельсий буенча,– дидем.
Мин аның:
– Ә Фаренгейт белән? – дигәненә аны җәлеп итәр, игә китерер өчен дип көлеп җибәрдем дә мул кар кунган бүрегемне күтәреп куйдым, аннары салып, өч-дүрт мәртәбә теземә бәргәләп алгач, кигәч:
– Фаренгейтны белмим,–дидем.
Ул:
– Абсолютмы? – дип сорады.
Син бу сөйләшүнен аны арыганлыгыннан арындыру, аеру өчен кирәккә генә икәнен яхшы беләсең инде. Ә сүз алышуны дәвам итәр өчен:
– Зеро? – дип әйтеп куясың. Юри генә. Тынмаска. Сүз булсынга. Хәрәкәттә бәрәкәт өчен.
– Әйе. Әйе. әйе, нуль. Бүтән берни түгел. Син дә мин генә, – дип, ул муеным тирәли уралган яшелле-кызыллы жон шарфыма тотынды. Ныклап, сулыш алырга комачауларлык, хәтта буарлык итеп.
Мин, тоташлый җилне уздырырга теләп, кычкырмадым, ә бәлки пышылдап тагын:
– Тор! – дидем.
Ул минем шарфымны үзенә таба тартыбрак:
– Кочакла әле, – диде. – Суык
Әйтерсең лә менә хәзер – бу салкын буранда, кайтыр юлымда миңа шул гына җитмәгән иде. Шулай да мин:
– Аннары. – дидем
Ул:
–Кайчан? – диде.
– Беркайчан да.
– Син өйләндеңмени? – дип сорады ул.
– Әйе.
– Балагыз да бармы?
– Бар. Балабыз да.
– Сөясеңме?
– Кемне?
Ул:
– Мине түгел ич инде, – диде.
– Түгел,– дигәч, син кайтыр юлыңа каршы искән ургым-ургым җилне үзең аша Чулман елгасы тарафына озатасың да, тирән итеп бер сулыш алгач, күтәргәннәреңне башта җилкәндә, аннары кулыңда кагынган шикелле барлап алгач, тагын бер – инде сонгы тапкыр, тик йомшаграк итеп:
– Тор. Бас. Әйдә. Киттек, – дип, аңа буш сул кулыңны сузасың.
Ул тора, баса, киерелеп, билен язып алган була. Боергач, тормыйча, басмыйча нишләсен соң ул: шунда утырып калса, аны иртәгесен бөрешеп катканы килеш узгынчы бер-бер юлчы табып алсынмыни. Яңа елның беренче көнендә. Барчасының күңелләрен әллә нишләтеп. Нишләтеп дип, билгеле инде, өшетеп, ел буена теңкәп.
Торганы, аягына басканы шәпкә уң кулындагы мин кигезгән бияләйгә сарган карны авызына якынайтканы, ирененә тилергәне мәлендә син анын кулына сугып аласың:
– Кирәкмәс.
–Тамагым чатнады
– Кайткач.
Ул әле генә торган урынына борылды да, сине сискәндереп җибәреп: – Монда йомшак иде, – диде.
Син аңа бүгенгедәй буранда, ургым-ургым искән салкын җилдә ул урынның иртәгесен нинди каты буласын, ә инде аннан кузгалгансың икән, язгы алсу-зәнгәр беренче чәчәкләрне, аннары сап-сары тавыкмы, казмы бәпкәләрен, тилгәннәрне – тагын әллә ниләрне һичшиксез күрәсеңне әйтеп тормыйсың инде. Ул үзе дә – кинәт исенә төшә – сигезьеллык мәктәбебездә миннән өч сыйныф түбән укыган “чебеш кызы" гына ич. Рәсимә бугай. Әйе, Рәсимә.
Аңа карамыйча, йөгеңне, җилкәнне, кулыңны кагып ипләгәч, буранга каршы атлап китәсең.
– Әйдә, – дисен, – өйгә. Анда эш күп.
– Күп, – диде ул.
Шунда син кар дәрьясының кыл уртасында капылт туктыйсың да, өстән кигән мамык, җылы чалбарыңның каеш прәшкәсен ычкындыргач, аяк киемен аша гына салып, аңа сузасын:
– Ки.
Ул кия белми – булышасың: кызыңнын трусигын алмаштырганың сыман гына итеп. Аның эчке киеменме, тагын нәрсәләрен бөтереп, җайлап, әлеге җып-җылы ыштанга тыкканда авылыбыздагы туган өебезнең җылы миченә тәнеңме, җанынмы белән сарышасыңны гына уйлыйсың. Аннары инде барасын да барасын. Юл бер генә. Бүтәне юк.
Инде менә эндәшмичә-нитмичә, үзара һичбер сүз катмыйча, уңга борылып, таш күперне узасың, тып-тын (җил-буранны ис-оска алмасаң) авылыңа кайтып җитәсең, урамы буенча баргач, аны үз өйләренә хәтле озатып куясың. Ә бу мәлдә үз өеңдәге япа-ялгыз әнкәң, ак мәче, абзардагы буаз сыер, өч сарык, тыннарын бүлеп, сине көтеп тормый ич әле. Көтеп дип чамалыйлардыр, анысын кем белә. Чамаламасалар кайтып торасыңмыни ул?
Без аларның капка төпләренә килеп җиттек. Шундагы кар япкан коелары капкачын каерып ачып, чиләкне бияләем белән тыштан-эчтән сөрткатәгәч, чыгырны борганда да боларның этләре нигәдер өрмәгәнен искәреп куйдым. Өч-дүрт йотым су эчкәнемнән соң мин аңа:
– Хәзер ярый, – дидем.
Дөнья ап-ак иде. Тып-тын. Ә мин аның миннән соң голт-голт итеп су эчкәнен рәхәтләнеп тыңладым.
Ул:
– Тәмле, – диде.
– Тәмле, Рәсимә, – дидем мин.
– Мин исендәмени, Фәрхәт?
Жавап бирмәдем.
Син фәкать аның кое төбендәге рюкзагына, чемоданына, күтәреп кайтканыңны инде тәмам онытканың хәлдә ымлап, ишарәләп:
– Нигә болай авыр төялеп кайттын соң әле? – дип сорыйсың.
– Азык-төлек кирәк! – диде ул.– Иртәгә әнинең өчесе.
Фото: Фрепик. Ру