(Ахыры.)
– Аңлыйм, Алмаз. Сабыр булырга кирəк. Синең əниең
бар.
– Əни бар. Əнине дə үтерсə, берүзем калам... Ул ча-
гында мин табиб була аламмы?
– Əниеңне нигə үтерсен ул? Үтермəячəк!
– Күпме кешегə зыян китергəн. Аның башында нинди
уй барын кем белə?
– Əйдə, Алмаз, андый күңелсез уйларны читкə куеп,
яхшы хəбəрлəр сөйлəшик əле.
– Əйдə!
– Күнегүлəр ошадымы?
– О-о-о, əйе.
– Молодец! Ныграк шөгыльлəнсəң, ярышларда катна-
ша башларсың.
– Мин катнашам инде. Соры билбавым бар!
– Син зур молодец!
Алмазның телефоны тавыш бирде. Əнисе.
– Алмаз, əле кайдасың? Бар да əйбəтме?
– Əйбəт. Кайтып килəм. Юлдамын.
– Хəзер каршы барам. Машинаны гаражга кертмəдем.
– Килмə. Мин үзем генə түгел.
– Кем белəн?
– Илфир абый белəн.
– Кем?
– Синең белəн эшлəгəн Илфир абый.
Илфирның: “Озатып куярмын. Борчылмасын əниең”, –
дигəн сүзлəре Милəгə ишетелгəч, ул, тынычланып:
– Ярар, улым, – диде.
Илфир Алмазны өенə кадəр озатты. Хезмəттəше
белəн син дə мин сөйлəшеп кайткан улын тəрəзəдəн
күргəч Милə, үзе дə сизмəстəн, елмаеп куйды. Их, бала-
га əтисез авыр, дип уйлады. Əти тəрбиясен, күпме ты-
рышса да, ялгыз ана бирə алмый, күрəсең. Алмазының
үзсүзле булып үсүе борчуга сала. Бүлеклəренə кереп
үзен артык иркен тотуы да күңелен кырды Милəнең.
Их, əтисе булса! Яши башлаган гына елларында
мəгънəсез үлемгə дучар булды ире. Улын ярата иде.
“Артык иркəлəп үстермик Алмазны. Үзен-үзе сакларлык,
якларлык булып үссен!” – дип кабатлый иде. Хезмəт
хакы алган саен өр-яңа уенчыклар, киемнəр алып кай-
тып сөендерə иде. Искə алырга гына калды. Яшəгəн
кебек тə булмадылар. Суга төшкəн кебек, күз ачып йом-
ганчы, юк булды да куйды ире...
Ялгызым бала үстерəм дип, кимсенеп яшəми Милə.
Мендəр кочып елап та ятмый. Моңа аның вакыты юк.
Эшеннəн арып кайта. Улына игътибарлы булырга тырыша.
Илфир битараф түгел Милəгə. Сизə, тоя ирнең үзенə
мөнəсəбəтен. Буфеттан вак бəлешлəр алып кайнар
чəйлəр тəкъдим итеп йөргəн Аленаны түгел, Милəне
якын күрə Илфир Таһирович. Бу җылы караш Милəнең
күңелен үстереп җибəрə. Əлбəттə, көндəше итеп күргəн
Аленаның агулы угына элəкмəскə, аларга əһəмият
бирмəскə тырыша. Исерек белəн исəргə юл бир, дилəр.
Ул үзе дə уянган хислəрен йөгəнлəп килə. Артык ачы-
лып китми. Илфирга хезмəттəше итеп карый. Ə болай...
бер көн килеп тəкъдим ясаса... кушылырга каршы бул-
мас иде, мөгаен.
Улы белəн уртак тел тапты Илфир. Хирург булам, кеше
үтерүчелəрне юк итəм, дип йөргəн Алмаз башка төрле
“җырлый” башлады: “Мин, авыруларның хəлен, үземнең
сəлəт-көчемне һəм белемемне кулланып, яхшыртуга
юнəлтəчəкмен, аларга нинди дə булса зыян һəм гадел-
сезлек китерүдəн сакланачакмын. Миннəн үлемечле
чара сорасалар, беркемгə дə бирмəячəкмен, андый
уйда торучыларга юл күрсəтмəячəкмен...” Илфирның
тəрбиясе тəэсирле. Чын ир кешечə эш итə. Малайның
хирург булу телəге көчəйгəннəн-көчəя.
***
Карате секциясе башта Илфир белəн Алмазны якы-
найтты. Аннары Илфир белəн Милə йөрəгенə дə юл
ярылды. Уртак кызыксынулар, кызыклы бəхəслəр
берлəштерə ир уртасы Илфир белəн үсмер Алмазны.
Аларга рəхəт. Бу икəү карате турында да, хирургия ха-
кында да сəгатьлəр буе сөйлəшə алалар. Илфир Ал-
мазны мəктəбеннəн машинасына утыртып алып кайта,
секциядəн соң кайтарып куя. Бергəлəп чəй эчəлəр.
Ə беркөнне Илфир занятиедəн соң Алмазны машина-
сына утыртып буа буена алып килде. Монда искиткеч
күренеш каршылады аларны. Таллыкта кошлар сай-
рый, əрəмəлектə бакалар бакылдаша. Бөтенлəй башка
дөнья! Ниндидер сихрилек, ихласлык... Үзенең əлегəчə
беркайчан да шушы матурлыкны күрми яшəгəненə
гаҗəпсенеп тə куйды Алмаз. Су өстендə əле теге, əле бу
якка əйлəнгəлəп очкан, су өстеннəн вак балык элəктереп,
канатларын җилпи-җилпи күтəрелгəн акчарлакларны
көнозыны күзəтеп утырырга да риза ул.
Менə челəн очып үтте. Шунда Алмаз тəү тапкыр челəн
тавышын ишетте.
– Матур түгел тавышы, – диде.
Илфир елмаеп кына куйды.
Буа буеның алар тукталган өлешендə кеше юк. Ярның
каршы ягында балыкчылар тезелешеп балык кармак-
лый, өч кеше көймə белəн балык тота. Якында гына
унике баласын иярткəн аккош йөзə. Балалары – кара,
анасы ап-ак төстə. Томшыгы кызыл. Илфир багажнигын-
нан икмəк, сохари кисəклəре алды.
– Əйдə, аккошларны ашатабыз, Алмаз!
– Ничек?
– Хəзер хыялыңда йөрткəн иң зур телəгеңне уйла да,
шул тормышка ашсын иде дип телəп, аккошларга шушы
икмəк кисəклəрен ыргыт. Кыргый кошлар рəхмəт əйтеп
ашыйлар да кешенең телəге тормышка аша. – Илфир,
кулындагы икмəк сыныкларын бүлгəлəп үсмергə сузды.
– Белəсеңме, Алмаз, студент чакта имтиханнар, зачет-
лар алдыннан шəһəр уртасындагы паркта аккошлар,
кыр үрдəклəренə телəк телəп икмəк ашата идем, кышла-
рын парктагы күгəрченнəргə көнбагыш, ипи валчыклары
сибə идем. Шулай эшлəгəч, имтихан-зачетлар да бик
җиңел бирелə иде.
– Кызы-ы-ык! – дип сузды Алмаз.
Аккош балалары су өстенə төшкəн ипи, сохари
кисəклəрен узыша-узыша йөзеп килеп ашады.
– Кешедəн дə курыкмыйлар! – диде Алмаз, үзенең
күзлəре көлə.
– Курыкмыйлар. Безнең күчтəнəч алып килəсене
белəлəр. Кулга өйрəнгəннəр.
Ашап бетергəч, ана аккош, рəхмəт əйткəн кебек башын
иеп алды да, бəбкəлəрен ияртеп, камышлыкка кереп
югалды.
– Оясына кереп китте... – диде Илфир.
– Иртəгə дə килербез əле, Илфир абый?..
– Килербез.
Җыенып кайтырга чыктылар. Алмаз юл буе уйланып
кайтты. Илфир дə малайга дəшмəде.
***
Алмазга яңа шөгыль артты. Хəзер ул өйдəге аш өстəле
өстендə калган ипи сыныкларын ваклап катыргы тарт-
мага җыя. Көн саен диярлек Илфир абыйсы белəн ак-
кошлар ашатырга килəлəр.
– Əнине дə алып килəсе иде буа буена. Ул да күрсен
иде мондагы матурлыкны.
Илфир баш какты:
– Дөрес əйтəсең. Бергəлəп килергə кирəк.
Милə буа буена барудан баш тартмады. Аккошларны,
үрдəклəрне бергəлəп ашаттылар.
Алмаз, əнисен кисəтергə ашыкты:
– Əни, телəк телəргə онытма!
Милə белəн Илфир бер-берсенə карап елмаештылар.
Алмаз, бака яфраклары үскəн сукмак буеннан якында-
гы камышлар янына барып басты да, дөньясын онытып,
буада чумган чүрəкəй үрдəкне күзəтте. “Əнə, чумды!
Юкка чыкты! Кая булды инде? Ах-х-аха-ха. Əллə ун метр
ара үтеп тал төбеннəн килеп чыкты?! Авызында балыгы
да бар!” – дип, үзалдына сөйлəнде.
Илфир белəн Милəнең карашлары очрашты. Вакыт
тукталып калгандай булды. Ир Милəне кочагына алды.
Тартынмады Милə, улыннан да кыенсынмады. Алар
инде төпсез карашлар эчендə адашып, гашыйк утында
янып өзгəлəнə торган яшьтə түгеллəр. Икесе дə тормыш-
та үзлəренə төшкəн сынауларны сабыр гына үтəргə ты-
рышкан, урта яшькə җиткəн кешелəр. Алда ни көткəнен
кем белə? Гомер кичкəндə ялгыз канат кагу, ни дисəң дə,
җиңел түгел. Үзеңə тиң пар кирəк. Күңел халəтеңə туры
килерлек, кичерешлəреңне кабул итəрлек яр кирəк.
Икесенең дə тормышындагы бушлыкны тулыландырып
яшəр өчен бер-берсен аңлап яшəрлек рухташ кирəк.
Илфир ул кешесен тапты. Ялгышмаячагына ышанды.
Милəне күрү белəн аңлаган иде моны. Сəгате җиткəнен
көтте. Аны күрсə, күзлəрендə бəхет очкыннары кабына.
Алмаз əнисе белəн Илфир янына килде:
– Сез кошларга нинди телəклəр телəп суга ризыклар
сиптегез? Мин үземə əти булырлык кеше сорадым...
– Ə мин Алмаз кебек улым булсын иде, дип телəдем,
– диде Илфир.
– Мин дə... – диде Милə... һəм керфеклəре очына
эленгəн көмеш яшьлəрен яшерергə телəп, Илфирның
кочагыннан чыгып, якындагы басмага атлады. Сафлык
бөркелгəн чиста суда битлəрен юды. Шатлык яшьлəрен
юып, җəелеп яткан көзгедəй су өстенə таратасы килде.
Елга, җавап итеп, талгын җилдə тигез дулкыннарын
ярга кагып, серле бер тавыш бирде. Əйтерсең Милəне:
“Бəхетеңне югалтма, югалтма...” – дип кисəтте...
***
Милə тəмле дə, файдалы да булсын дип, йөгерə-
йөгерə аш-су əзерли. Алмаз белəн Илфир икесе дə
манты яраталар. Шул яклап охшашлыклары да күңелен
үстереп җибəрə Милəнең.
Никахлашып бергə яши башладылар. Алмазның туган
көнен өйдə дусларын җыеп билгелəделəр. Соң гына йок-
ларга яттылар. Төн уртасы да узды. Милə арыган иде,
яту белəн əвен базарына китте. Илфир да шактый вакыт
йоклый алмый ятты, кинəт телефоны шылтырады.
– Ашыгыч килеп җитегез! Авыр хəлдəге пациент бар.
– Нəрсə булган?
– Төнге разборка. Берсе үлгəн. Икенчесенең гомере
кыл өстендə...
– Авыр хəлдəгесе кем?
– Тимур Мансуров...
Илфир белəн Милə, торып җыенып, машинага чыгып
утырдылар. Таң атмаган иде əле. Көн кояшлы булачагын
вəгъдə итеп, буа буеннан иртəнге томан таралып килə
иде...