Чәчмә әсәр
25 Декабря 2024, 17:12

Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (5)

Чибәрлек кызларга бәхетсезлек кенә китерә ул. Ямьсез дип, көзгегә карарга оялып, уңайсызланып йөргән дус кызларым менә дигән итеп тормыш корып җибәрделәр. Ә мин күбәләк тотарга чыккан шаяннарның уйнак ятьмәсеннән котыла алмыйм. Кызыклы китап тиз таушала, диләр...

Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (5)Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (5)
Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (5)

* * *

Кеше...

Болыннарга чыкса, чәчәк эзли.

Кар бөртекләрендә йөз төрле чәчәк үрнәкләре күрә. Кигән киемендә, торган җирендә күзе төшкән һәр матурлык – чәчкәле бизәкләр. Ул кайда гына яшәсә дә – утрауларда, тауларда, котыпта, космоста – гөлләр үсә!

Кешелеккә чәчәкләр килешә.

Зәңгәр чәчәк дип белдеме – кыз баланың күзләренә күбәләк каныкты.

 

Эш кораллары дигәч, әллә ниләр өметләнгән иде Сөмбелә. Бактың исә, сыңар чиләк, тырма-көрәк, тәпке, урак кебек нәрсәләр генә икән. Барысы белән дә берьюлы эшлисе түгел икән үзе. Әйтик, бүген тәпке чираты – кайдадыр чәчәк араларын чүп баскан, ди. Сөмбелә кирәкмәгән эш коралларын шкафына ябып куйды да «Вахтовая» дип язылган машина янына чыгып басты. Бусы да таныш – мондый машина белән кырда ватылып туктаган комбайн-тракторларга ашыгыч ярдәм күрсәтә торганнар иде. Аермасы шунда гына, әлеге машинаның бөркәвенә «Осторожно, люди!» дип язылган. «Люди» дигәннәре дә күп түгел икән, биш хатын-кызга бер бригадиры бар. Машинага төяделәр дә әллә кая алып киттеләр, колхоз эшенә йөргән кебек.

Биек пыяла бина янына китереп бушаттылар, газета чыгара торган урын, диделәр. Сөмбелә нигездән башлап саный башлаган иде, дүртенче катка җиткәндә башы җилкәсенә тиеп күккә төбәлде. Аймыл болытлар шушы бина түбәсенә орынып үткәндә, ундүрт каты тоташтан Сөмбелә өстенә авып барадыр төсле.

«И Ходаем, бу гәҗит чыгаручыларны бигрәк күккә чөйгәннәр инде, менә ичмасам безнең эш урыны җирдә – чәчәкләр арасында», – дип уйлап куйды Сөмбелә.

Әйләнә-тирәдәге бакча ярыйсы гына зур икән – бинаның иртәнге күләгәсен дә сыйдырырлык. Журналистлар тәрәзәдән җиргә карап алҗыган күзләрен ял иттерсеннәр өчендер инде, бакчадагы чәчәкләрне әллә нинди рәвешле бизәкләр итеп, түтәлләрен бөгәрләп-бөгәрләп утыртканнар. Ниндиләре генә юк – мондагы чәчәкләрнең күбесен Сөмбелә әле беренче тапкыр гына күрә. Ул түтәлләргә үрелергә ашыкмады, юкса чүп үләне дип әллә ниләр йолкып ташлавың бар.

Сөмбеләнең беренче эш көне булгач, яңа хезмәттәшләре аны кызганып, юаткалап йөрделәр: билең авыртыр инде бүген, артык тырышма, эшнең бетәсе юк, диделәр. Әйтерсең лә Сөмбелә моның ише генә эшләрне күрмәгән! Акъяр укучыларына һәр елны чөгендер басуы бүленеп бирелә – парта башына унар сутый. Җәйге каникул үткәнче икешәр-өчәр тапкыр эшкәртергә туры килә иде.

Чәчәкләргә җир төсе ничек килешә! Чүп үләннәреннән арынып калгач, аллы-гөлле бизәкләр чем-кара фонга ябыштырып куелган төсле.

Бригадада Сөмбеләгә иптәш булырлык яшь кыз бар, исеме Роза икән. Ул гел Сөмбелә янында бөтерелде.

– Городка килеп, колхоз эше эшләп йөрибез инде, – диде Роза, әллә шаяртып, әллә кимсенеп.

– Авылда мондый чәчәкләр юк ич.

– Чәчәк дип кызганып торма, куесын арала. Саграк кылан, ювелирный эш бу.

– Кул күнеккән инде, – диде Сөмбелә, яңа дустын тынычландырырга теләп.

– Шәһәр туфрагы дип бик рәнҗетеп карама, өченче елны моннан, нәкъ менә шушы җирдән, унөч алтын тәңкә таптык. Янгын сүндерүчеләрдән калган җиңсә эченнән килеп чыкты... Бөтен бригадага бүлгәч, табылдыкның сөенче проценты гына әз тиде.

Алтын таптык дигән сүзгә Сөмбеләнең әлләни исе китмәгәч, Роза иреннәрен турсайтып, дөресрәге, үртәп көлеп куйды:

– Алтын күргәнең юктыр шул әле синең, юкса башкачарак тыңлар идең.

Ашханәдән чыккач, төшке ял вакыты иркен калган иде әле. Роза эш халатын салып атты да Сөмбеләне Яшьләр үзәге янына алып китте. Әллә ял итеп, әллә инде тәк кенә, аңламассың, яшьләр тыз-быз йөренәләр шунда. Роза һаман Казан каласы белән мактана. Сөмбелә үзе тыңлый, үзе телефон эзли. Рәттән өч будка күргәч, сөенеп йөгергән иде, өчесенең дә трубкалары өзек булып чыкты: кызу-кызу сөйләшкәндә ялгыш өзеп ташладылар микән?! Роза Сөмбеләне фойега алып керде. Ресторан ишеге төбендә ике егет, аларны көтеп торгандай, каршыларына килеп тә бастылар, телләренә салына башладылар.

– Кызлар, сезгә бик якын килүемә аптырамагыз, күзлегем онытылып калган, ерактан начар күрәм мин. Шырпыгыз юкмы сезнең?

– Юк шул, – диде Сөмбелә, уңайсызланып, ә үзе, болар яхшылап сыйланганнардыр да теш араларына ит кысылгандыр инде, дип уйлап куйды. – Шырпы йөртерлек кесәм юк бит минем.

Роза: «Бу егетләр безне күңел ачып йөрүче җилбәзәкләргә чутладылар бугай», – дип пышылдамаса, Сөмбеләнең күңеле һаман изгелектә иде әле. Шуннан соң гына ул, тәвәккәлләп, пыяла калфак эчендәге телефонга юнәлде. Егет тә тагылып килде, Сөмбелә номер җыйганны текәлеп карап торды. Әле дә ярый, М¬рат Таһиров урынында икән, бик тиз җавап кайтарды.

– Исәнмесез, мин әле бу. Яшьләр үзәгеннән шалтыратам. – Сөмбеләнең янындагы күзгә керәм дип торган егетне җиңәрлек берәр сүз әйтәсе килде. – Сәгать дүрттә эшем бетә, шушында килегез!

Теге егет бүтән каныкмады, ишектән килеп кергән яңа төркем янына ашыкты. Кем булса да ярый икән тагын үзенә.

– Әллә свиданиегә чакырдың инде? – дип гаҗәпләнде Роза.

Шунда гына үз авызыннан чыккан чакыру сүзенең чын мәгънәсенә төшенде Сөмбелә.

Таныш «Жигули» килеп туктагач, шофер рәтендәге ишек ачылган иде, Роза Сөмбеләне арткы утыргычка сөйрәде:

– Без икәү әле!

Сары «Жигули» подъезд буе караңгылыгына яшен ташы сыман килеп керде.

– Морат абый, теге күлмәгемне киеп чыкканчы гына көтеп торасыңмы?

– Танымам бит аннан соң үзеңне, Сөмбелә...

– Танырсың, елмаюымнан танырсың, Морат абый!

Роза Сөмбеләнең аягына басып өлгерде:

– Безнең барасы җиребез бар, оныттыңмыни?

«Кая?» дип кайтарып сорамакчы иде Сөмбелә, яхшысынмады. Бәлки, чынлап та Розаның берәр теләге бардыр? Алар сары «Жигули» күздән югалганчы каерылып карап калдылар.

– Уен белән мавыгып карурманга адашып килеп кергән кәҗә бәтие белән бер син, Сөмбелә, – дип орыша ук башлады Роза. – Сакланыбрак йөрергә кирәк.

– Морат абыйданмы? Фи, эш урынын беләм бит мин аның.

– Бүген озата кайтты, иртәгә су коенырга чакырыр, берсекөнгә дачасына ашыктырыр, менә күрерсең! Синең хәзер шундый чагың – туганыңнан да куркырга кирәк.

– Ә син үзең, Роза, куркасыңмы?

– Хәзер куркырлыгым юк инде.

– Батырайдыңмы?

– Юләр, әрсезләндем! Йә, әйт менә, Сөмбелә, мин чибәрме?

– Бая ук әйтермен дигән идем, Роза, син бик чибәр кыз.

– Беләм... Син дә чибәр шул. Ә чибәрлек кызларга бәхетсезлек кенә китерә ул. Ямьсез дип, көзгегә карарга оялып, уңайсызланып йөргән дус кызларым менә дигән итеп тормыш корып җибәрделәр. Ә мин күбәләк тотарга чыккан шаяннарның уйнак ятьмәсеннән котыла алмыйм. Кызыклы китап тиз таушала, диләр...

– Әйдә безгә, Роза, мин сине апам белән таныштырырмын.

– Кайтасым бик ерак, соңга калырмын.

– Кайда торасың?

– Троллейбус белән кире якка таба унҗиде тукталыш үтәсе.

– Син мине озата кайттыңмыни соң?! Рәхмәт инде, Роза.

Атна буе шулай йөрделәр, Таһиров Сөмбеләне кайтарып куя, ә Роза гел алар уртасында. Ялга каршы көнне генә Таһиров Сөмбеләне читкә чакырып алды.

– Иртәгә нәкъ унга шушында чыгып бас, – дип пышылдады ул, – иптәш кызыңа әйтеп торма.

Һәм Таһиров, кызый «юк» дип әйтеп өлгергәнче тизрәк югалыйм дигәндәй, ашыгып китеп тә барды.

– Аңладым инде, – диде Роза, үпкәләргә җитешеп, – су коенырга чакырды ул сине. Әйткән идем бит мин сиңа...

Сөмбелә – ләм-мим, сер икән – сер инде... Иртәгә алар Морат абыйсы белән иркенләп күрешәчәкләр, машина белән теләсә кая барып була. Иртәгә... Их, иртәгәсе көнгә хәтле бигрәк ерак шул әле.

Сөйләшенгән вакытка төп-төгәл килеп җитте Таһиров. Төгәллеккә күнеккән кеше ул. Эше шундый аның, гел сәгатькә генә карап яши. Иртәнге сигездә аны авыл хуҗалыгы институтының җиргә гашыйк студентлары, ачыклабрак әйтсәк, булачак агрономнар һәм колхоз председательләре көтә. Әгәр укытучысы бүген биш минутка соңга калып килсә, иртәгә аның студентлары ярты сәгатькә соңарачаклар. Дәресләрдән соң аның ким дигәндә ике сәгать буш вакыты калырга тиеш, юкса тәҗрибә участогында эш өеләчәк. Инде кичке якта Морат Таһиров – «Белем» җәмгыятенең актив лекторы, ә лекцияләрне соңарып башлаучы кешене трибунадан бик тиз мәхрүм итәләр. Бүгенге очрашуга да соңармады Таһиров.

Сөмбелә, күңеленнән ашкынса да, салмак кына, үз кадерен белеп кенә атларга тырышты. «Кызлар уставы»нда шулай язылган: егетләр белән очрашуга килгәндә шатлыкны тыя белергә, ашкынуыңны сиздермәскә, сагынуыңны яшерергә, диелгән.

– Морат абый, сез ашыккан кешегә охшыйсыз, хәтта «Жигули»егызның маңгаеннан да тир бәргән.

Таһиров, акланасы урында, Сөмбеләгә ландыш бәйләме сузды.

– Абау, җәй уртасында каян килгән болар?

– Синең өчен таптым инде менә... Бу – яңа сорт чәчәк.

– Болындагы чәчәкләрне дә галимнәр китереп чәчкәнме?

– Аларын Табигать-анабыз үстергән.

– Соң, шулары гына җитмәгәнме?

– Җирдә һәркемнең үз чәчәге булырга тиеш. Менә син – Сөмбелә! Ә бит Сөмбелә чәчәгенең хәзер биш йөз төрле сорты бар, һәм син шуларның берсе!

– Галимнәрне әйтәм, тик тормыйлар икән. Болай булса, чәчәкнең кадере китмәсме, яңа сортлары табыла торгач, дим.

– Телисеңме, хәзер бер эксперимент үткәрәбез?! Мин журналист булып кыланам, кулга кәгазь тотам, ә син янымнан китмә.

Таһиров узып баручы һәр кешегә сорау яудырды.

Сорау: Сез чәчәкләр яратасызмы?

Җавап: Әллә үзегез яратмыйсызмы?

– Аптырама, Сөмбелә, кызыксынучан кешеләрдән куркып калучылар сорауга гел сорау белән җавап кайтара.

Сорау: Сез чәчәкләр яратасызмы?

Җавап: Нинди җүләр сорау?

– Бу ханымны үпкәләттек, ахрысы, башкачарак сорашып карыйк.

Сорау: Иң матур чәчәк кайсысы?

Җавап: Роза, ландыш, сирень, гладиолус, пион, эдельвейс, бегония...

– Рәхмәт сезгә, җирдә утыз мең төрле чәчәк үсә, барысын да санап бетерә алмассыз.

Сорау: Иң матур чәчәк кайсысы?

Җавап: Вакытына карап. Көзгә кергәч, лаләләрне сагынам, кыш уртасында төнбоекларны күрәсем килә, яз көне кашкарыйлар чәчәк атсын иде.

– Бөтен дөньягызның рәте-чираты киткән, сез гашыйк булгансыз.

Сорау: Нинди чәчәкләр өзгәнегез бар?

Җавап: Лотос! Тыелган җирдән берсен өзгән идем, штраф салдылар. Әле дә булса мактанып йөрим.

– Зәвык дигәнегез кешенекечә түгел икән... «Кызыл китап» болынына кермәсәгез, базардагылары беткәнме?!

Сорау: Нинди чәчәкләр өзгәнегез бар?

Җавап: Кем хәтерләп бетергән инде аларны. Кайда күрсәм, шуннан өзәсем килә, тыныч кына үтеп китә алмыйм.

– Да, егет... бик хәтәр икән холкыгыз.

Сорау: Әйтегез әле, әгәр җирдәге барлык чәчәкләр шиңеп бетсә...

Җавап урынына: Кизәнмә тормышка!.. Мальчишка!

– Морат абый, иптәш Таһиров, – дип өзгәләнде Сөмбелә, – җитәр инде. Юкса әллә нинди гарасатлар уйлап чыгаруыгыз бар.

– Заман тизлегенә ияреп барыйм дисәң, халык белән мөмкин кадәр күбрәк аралашырга, укыйсы лекциянең эчтәлеген көн саен яңартып чыгарга кирәк. Ник диген, замана кешесе хәзер еллап түгел, көнләп үзгәрә.

– Минем өчен катлаулырак тема әле бу, Морат абый, әйдәгез, лутчы урам әйләнәбез, машинагыз ялыкмасын.

– Кая гына алып барып, ни белән генә шаккатырырга соң сине – егерменче гасыр гүзәлен?!

– Акъярга кайтып җитсәк тә сүзем юк! – Юри генә әйтеп караган иде Сөмбелә.

– Авылыгызгамы? Ничә чакрым әле?

– Барып кайтулары белән ике йөзгә тула.

– Утыр тизрәк, юлыбыз озын икән.

– Сез нәрсә, Морат абый, әллә чынлапмы?! – дип карышырга уйлаган иде дә Сөмбелә, тик үзе сөенә-сөенә машинага кереп утырды.

Кузгалып киткәч тә Сөмбелә ышанырга ашыкмады: шаярта бугай Морат абыйсы, ят урамнардан юл чуалтып йөртер дә тәки су буена аулакка алып китәр әле... Дербышка поселогын чыгып таныш юлларга баскач кына эченә җылы керде – чынлап та, Акъярга кунакка кайтып баралар ич...

(Дәвамы бар.)

Фото: Татар кызы

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас