Чәчмә әсәр
24 Декабря 2024, 15:16

Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (4)

Поезд китте. Станция калды. Таш баганага сөялеп Идрис тә калды.

Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (4)Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (4)
Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (4)

* * *

Кеше язны ашыктыра.

Карлар эреп беткәнне дә көтми, шомырт ботагын кисеп, тәрәзә төбендәге сулы вазага утырта. Урмандагы шомыртлар яңа гына яфрак яра башлаган мәлдә тәрәзә төбендәгесе чәчәк ата...

Кеше киләчәкне ашыктыра... Бүгенге көненнән алҗыганмы ул? Газаплы үткәненнән ерагаерга телиме? Иртәгесе көннең билгесезлегенә алгысынамы?

Юк, кеше яшәргә ашыга!..

 

Имтиханнарны тапшырып, кулга белемле кеше дип раслардай таныклык алгач, бераз авылны өнәмичәрәк йөргән чак була. Тугызынчы класска барсаң, сөенәләр генә, шәһәргә китеп техникумга-мазарга укырга керсәң дә сүз әйтмәсләр. Өйдәгеләр инде сине олы, мөстәкыйль балага санап, һичбер теләгеңә каршы төшмәскә тырышалар. Озак юанмыйсың, борыныңны чөебрәк ике-өч көн урам иңләп йөрисең дә калага олагасың.

Сөмбелә каладагы туган тиешлерәк кешеләрнең барысының да адресларын алды, шәһәр җирендә әти-әниең юк, барыр урын эзләп интегеп йөргән чакларда туганнарның кирәге чыгар. Морат Таһировның визит карточкасын аерым яшерде, акчалар арасына салып, күкрәк турына төенләп, эчтән булавка белән каптырып куйды.

Идрис Арчага йомышын туры китереп кенә Сөмбеләне станциягә чаклы озата барды, хәтта билет та алып бирде. Сөмбеләсе: «Билет күпме тора әле?» – дип акча эзләнә башлаган иде, Идрис кырт кистереп кенә: «Шаярмасана!» – дип кул гына селтәде.

Электричка, Сөмбеләне яшерергә ашыккандай, ишекләрен япты. Сөмбелә дә, әллә нәрсә шунда, станциягә килгәндә юл буе Идрис белән сөйләшмичә, авызына чәй капкандай бүселеп килде, инде электричка кузгалырга дип тузынгач кына, тәрәзәгә ябырылып, пыяла аркылы ишарәләп, әллә нәрсә аңлатасы итте. Аерылышыр минут җиткәч кенә искә төшкән нинди сүз икән инде ул? Аңлата алмаслыгына ышангач, Сөмбелә тәрәзәгә конверт рәсеме сызгалады: «Хат язышырбыз!» дигән сүзе булды, ахрысы.

Поезд китте. Станция калды. Таш баганага сөялеп Идрис тә калды.

Сөмбелә поезд тәрәзәсенә сарылды. Күзгә чалынган һәрнәрсә – гүзәл бер манзара! Яшьнәп яткан уҗым кыры каеннар полосасына күмелде, каеннарны калын нарат урманы алыштырды. Чуен юл, машиналы, атлы һәм җәяүлеләрне туктатып, таш юлларны кисеп үтте... Тора-бара тәрәзә артында чыбыкларын көч-хәл белән күтәргән тармаклы баганалар ешайды. Һәм, әкренләп, биек-биек йортлар моңарчы күренеп килгән иркенлекне авыл юлы белән бергә каплап куйды. Шул минутта Сөмбеләнең күңеленә ниндидер сагыш кереп оялады.

 

* * *

Сөмбелә, әнисенең киңәшен исендә тотып, туганнан туган апасы Дилияләргә килеп керде. Элегрәк, Шушма якларын сагынып кунакка кайткан чакларында, Сөмбелә аңа, туган апам, дип, олылап эндәшә торган иде. Соңгы елларда Дилиянең кунакка кайтканы булмаса да, үзен онытырга ирек бирми, базар тирәсендә Шушманыкыларны очратса, бераз күчтәнәч җибәрә, көз җитте исә, Акъярдан Дилиягә кышка җитәрлек бәрәңге килеп төшә. Дилия, никтер, ялгызы яши. Элегрәк аның ире барлыгын да белә иде әле Сөмбелә.

«Атаң нихәл, әнкәң нихәл, Резидә апаң кияүгә чыктымыни?» – дигән сорауларга җавап бик тиз табылды. Сөйләшү әкренләп җитдиләнә барды.

– Туган апа, ник син хәзер бер дә авылга кайтмыйсың?

– Туган-тумачалар, танышлар күпкә күрә. Акъяр капкасына килеп җитәр хәл юк: «Ирең кая да улың кая?!» – дип башны тинтерәтәләр. Мине онытырга вакыт инде аларга. Менә шәһәрдә рәхәт ичмасам, өеңнән чыгуга сине белгән кеше дә юк...

Сөмбелә, уңайсызрак тоелган сорауларны бер читкә куеп, көндәлек мәшәкатьләр турында сүз кузгатты.

– Туган апа, мин тулай торакка урнашканчы гына сездә яшәп торырмын инде, әни шулай дигәние.

– Кайсысын күздә тотып әйтте икән ул, техникум-мазарнымы, әллә эшчеләр тирәсеннәнме?

– Аларга барыбер.

– Ә үзеңә?

– Кичен Халык театрында уйнармын, ә көндез... Кала зур ич, берәр эш табылыр әле.

– Зурлыкка зур ла ул. Тик менә кала җире максатсыз кешеләрне бик өнәп бетерми шул. Алай кем буласыңны алдан ук уйлап куймагач, берәр ел чамасы эшләп, холык ныгытырга туры килер. Эшкә дисәң дә, яшең җитми бит әле синең. Оясыннан егылып төшкән кошчык төсле, унбиш яшеңнән авылыңнан очып китмәсәң...

– Уналтыдан, туган апам. Зур кеше ич инде мин!

– Зурны зур дияр идем дә бит, уналтысы да әллә ни күп түгел шул әле. Унсигез тулмаенча эшкә урнашулары җиңел дисеңме?! Ярар, әйдә, тәвәккәлләгәнсең икән, үзең беләсеңдер, иртәгә рәхәтләнеп шәһәрдә йөре, мин сиңа эш белешеп карармын. Транспорт күп дип аптырама, адаша-нитә калсаң, любоена утыр да ахырынача бар – ул сине шушы «кольцо»га алып килеп төшерер. Ни дисәң дә, кала уртасында яши әле туган апаң...

Туйганчы йоклады ичмасам Сөмбелә. Уянса, тәрәзәдә кояш, көн уртасы җиткән. Бу хәлне Акъярныкылар ишетсә, «йокы чүлмәге» дип күзен дә ачырмаслар иде. Ә монда Сөмбеләне белмиләр дә. Ишегеңне шартлатып биклисең дә урамда арлы-бирле бәргәләнгән халык арасына килеп керәсең. «Сәгать ике тулганда кая җыендың, моңарчы кайда идең?» – дип сораучы кеше юк. һәркайсының эше беткән, чишмәсе өендә, амбары кибеттә, миче ягулы, мал-туары суыткычта.

Бауман урамын иске танышыдай күрде ул. Кибетләргә сугылмады, әнисе юкка-барга акча туздырмаска кушты. Кеше кулында күргәч кенә алгысынып, мороженое сатып алды. Аны ялый-ялый белдерүләр укыштырды. Шәһәр өстенә зәңгәр кәгазь ябыштырылган төсле – чалт аяз күк, стенага эленгән зур рәсемнәр төсле бакчалары, чәчәк түтәлләре, бизәкле йортлар, шул рәсемнәр артыннан сабын савытлары кебек, төрле төстәге машиналар килеп чыга.

Фотографияне җиңел генә үтеп китмәкче иде дә, зур тәрәзәләргә капланган матур-матур рәсемнәрне күргәч, күңеле җилкенде. Квитанция язып торучы кыз үзе дә яшь, чибәр иде, Сөмбеләгә исе китмәде, пыяла астына тезелгән рәсемнәрдән үрнәк сайларга кушты. Авылдагы дус кызларына, Идрискә җибәрер өчен конвертка сыярлыгын, күлмәгенең бизәге чат ярылып торырдай төслесен, кала кызы булганлыгыңны кычкырып торырдай итеп почмагына «г. Казань–83» дип язылганын сайлады Сөмбелә.

Фотографиядән чыккач, күзенә телефон будкасы чалынды. Шулчак Морат Таһировның визит карточкасы исенә төште. Шалтыратырга ашыкмады Сөмбелә, башта кешеләр сөйләшкәнне күзәтеп, трубканы кулга алгач будка эчендә үз-үзеңне тоту манераларын өйрәнде. Инде тиешле номерны җыйгач кына, өйрәнгән гадәтләрне капылт онытып, яңадан үзе булып калды.

– Аллу, аллу, Морат абый кирәк иде миңа, Морат Таһиров кирәк иде миңа!

– Говорите по-русски, – дигән җавап ишетелде тегеннән.

Каушамаска тырышты Сөмбелә, русчалатып та сорады.

– Да, Тагиров вас слушает.

– Морат абый, мин әле бу!

– Не понял!

– Сөмбелә...

–       Не помню. Кайсы оешмадан, в конце концов?!

– Акъярдан. Арча ягыннан. – Сөмбелә телефонга җыелган чиратка сер бирмәскә тырышты, хәленнән килгәнчә, трубкага таба елмаеп сөйләгән булды.

– Хәтерлисезме, Морат абый, иптәш Таһиров, «Жигули»егыз белән электричканы куып тоткан идегез. Әни белән мин ул көнне күлмәк алган идек.

– Ә-ә!.. Сөмбелә... Чәчәкле күлмәк кигән кыз... Синмени әле бу, кайдан шалтыратасың, бик ерактан ишетеләсең?!

Сөмбелә кайдалыгын аңлатырлык җавап эзли башлаган иде дә, телефон будкасының исән калган тәрәзәсен ике тиенлек акчалар белән чакылдатырга тотындылар. Ашыктыралар.

– Морат абый, эшкә урнашкач тагын шалтыратырмын әле.

– Алло, Сөмбелә, Сөмбелә... – дип, трубкада Таһировның тавышы бүленеп калды.

Ул шәһәрнең кунакчыллыгына сөенеп кайтып кергәндә, Лилия өйдә иде инде.

– Туган апа, ничек иртәләдең?

– Иртүк торганга, сеңлем. Ничегрәк ял иттең соң?

– Ярты тәүлек йоклаганмын.

– Иртәгә иртүк торасың булыр, эш таптым үзеңә...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Татар кызы

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас