Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 декабрь , 20:45

Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (1)

– И апа, кызыгам мин сиңа! Көн саен бер егет озата кайта үзеңне. Минем беренче класстан бирле Идрис тә Идрис... – Кызыгам дип, юньле кызның бер генә егете булырга тиеш, уставта шулай диелгән. – Нинди устав ул тагын? – «Кызлар уставы».

Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (1)
Камил КӘРИМОВ. Өй артында шомыртым... Повесть (1)

Кеше гомере буе яшәргә өйрәнә...

Без туганчы ук кагыйдәләр, формулалар, законнар җыелмасын, язмышлар үрнәген әзерләп куйганнар. Укы, өйрән, үзеңә ошаганын кабатла. Кеше укый, өйрәнә, ләкин берәүне дә кабатламый, үзенчә яши, үзенчә ялгыша, үзенчә бәхетен таба. Кешенең язмышын холкы хәл итә. Ялгышсыз яшәтә торган язмыш формулалары кирәк. Ләкин бер генә акыл иясе дә үз-үзенә киңәш бирергә җөрьәт итми, һәм ул башкаларны өйрәтә, киңәшләр бирә, гыйбрәт сөйли, кулына суга.

Гыйлемле, тәрбияле, зыялы кешеләрне күпләп санасак та, акыллы дигән дәрәҗәне без саран өләшәбез. Әгәр акыл күкрәккә тагып куя торган шартлы билге дип танылса, аны, әлбәттә, кемгәдер халык үзе бүләк итәр, кемдер җәнҗаллар куптарып дәгъвалар, ә кайсы берәүләр шартын туры китереп сорап кына алыр иде. Акыллы булып күренү шаукымга әверелеп бара.

 

Кыз бала дөньяга килде – Акыл, син аны яшәргә өйрәт!

Кыз бала кайтып килә, әле исеме дә юк.

Урман юлында тарантас, тарантаста июньнең беренче покосы. Печән өстендә ана. Йөрәге белән янәшәдә ак биләү... Дилбегәне урап тотканы — әти кеше...

Больницадан исем кушып чыгармыйлар.

Харис белән Гөлчәчәкнең Резидә исемле кызлары бар иде инде. Бу юлысы, малай өметләнгәч, кызлар исеме эзләп баш ватып тормаганнар иде. Тагын кыз... Тагын дип, офтанулары түгел, сөенеп кенә. Исән-сау бит ул. Ә исем... исемсез калган кеше юк ла.

Харис басу читенәрәк каерып атны туктатты. Арбадан сикереп төште дә Гөлчәчәк кулыннан баланы алды. Икенче кулы белән хатынына тарантастан төшәргә булышты. Булышты дип, сыңар куллап күтәреп үк алды инде ул аны.

Ояда утырган каз шикелле тәмам җиңеләеп калган хатыны.

– Кызыбыз бераз гына икмәк исен суласын әле.

Җылы җил икмәк кырына бөгәрләнеп килеп керә дә дулкынга әверелеп басу читенә чыга – мич ачар алдыннан өйгә тарала торган ипи исен җилпи. Элек текә дип әйләнеп үтелә торган калкулыкларга да арыш чәчәргә өйрәнеп киләбез бугай хәзер: карасаң, күңел сөенә – тау-тау икмәк өелеп торган төсле. Тургайлар тикмәгә генә шулчаклы сайрый дисезме?

Керт-керт итеп берән-сәрән үлән өзгән тавышка борылып караса, Гөлчәчәкнең Харисы чәчәк җыеп йөри. Кысып тотса, балта сабыннан су чыгарырдай куллары  белән сакланып кына ромашкалар өзә. Зур бәйләм итеп алып килде ул аларны.

– Шәһәр җирендә бала каршыларга чәчәк тотып баралар. Мә, ал! Зрә генә чүп үләне исеме күтәреп йөри бу чәчәкләр, күр әле – ак төс ничек килешә үзләренә...

– Кызыбызга исем дә таптың түгелме соң син?!

– Әллә тагы... Ромашка исемле кыз бар бит инде авылыбызда.

– Икәү булырлар. Кыз туган саен яңа чәчәк исеме каян табып өлгермәк кирәк?

– Җирдә чәчәк җитәрлек! Әйтик, сөмбелә чәчәгенең генә дә биш йөздән артык төре бар. Кайдадыр Африкада «кулга ияләштергәннәр» дә хәзер инде безнең якларда да үсә икән. Сөмбелә!.. Матур исемме, әнисе?

– Чәчәк булгач, ямьсез түгелдер инде...

– Ә син безнең Сөмбеләне үлчәтеп алдыңмы соң?

– Буе илле биш сантиметр, авырлыгы өч кило ярым, диделәр.

– Да, бу кызның үсеп буйга җиткәнен көтә-көтә чәчең агарыр әле. Кыз бала үстерүләре җиңел түгел...

– Көн күргәч үсәр, үсмичә кая барыр...

– Ничек уйлыйсың, әнисе, Сөмбеләбез сиңа охшар микән?

– Күз төбендә миң шикелле бер табы бар.

– Алайса, охшаган инде. Чибәр кызны үстерү тагын да кыенрак бит әле ул. Хәзер үк биләвенең маңгай турысына берәр чәчәк кадап куйыйк, караган кешенең күз явын алып торсын. Авылга кергәч, кемне алып кайттыгыз, дип, атыбызны туктатырлар әле.

Ат юлы шомырт күләгәсендәге авылга алып керде. Туып-үскән авылың мактамаган кешене очратканыгыз бармы? Юк, әлбәттә. Туган авылың, газиз анаң кебек үк, бервакытта да ямьсез булмый.

Сөмбеләнең туган авылы турында да бер-ике генә сүз әйтеп үтик. Исеме – Акъяр. Зурлыгы... Хәер, авылның матурлыгы аның зурлыгына бәйләнмәгән. Түбәләре күккә терәлгән биек йортлар да салынмаган әле Акъярда. Телевизор антенналары гына, йорт саен икәү, өчәү булып, үзәнлектән Казан каласын күрергә теләгәндәй, күккә үрелгәннәр. Әгәр шушы антенналар тырпаешып тормаса, шомырт урманы эчендә Акъяр авылы барлыгын күккә менеп тә абайлый алмас идең. Хикмәте шул: Акъярда яңа йорт салынуга, янында шомырт агачлары үсеп чыга. Алып кайтып утыртканны да көтмиләр! Шушма ярының бу төшен элек ерып чыккысыз әрәмәлек каплап алган, диләр. Бакча казыганда көрәгең катыга бәрелсә, шомырт агачы тамыры булыр.

Мәктәпләрдә беренче имтиханга әзерлек башлангач, Акъяр ак чәчәккә күмелә. Ябалдаш саен бер былбыл сыздыра. Шомырт кәүсәләрен җил тузгытып җибәрсә инде, уйлыйсы уең, эшлисе эшең, әйтәсе сүзең онытылып кала. Дөрес, акъярлылар моңа инде күнеккән. Кунак-төшемнең генә: «Аромат! Рәхәт! Җәннәт!» — дип тәмам һушы китә...

Акъярлылар үзләре шомыртны бик ярата, бер генә чәчәген дә рәнҗетмиләр.

Аның каравы көннәр көзгә авышкач, шомырт тәкәсе, вареньесы, паштеты, эчемлеге дисеңме – нинди генә нигъмәтләр булмый Акъяр өстәлләрендә! Чәчәк кадерен белә акъярлылар! Авыл читенә чыксалар, аяк астына каранып, бик сакланып кына басалар, юкса ялгыш берәр болын чәчәген таптап китүең бар. Акъярның ирләре тәмәке тарта белми. Урман ягыннан йә кырдан кайтып килүче ирләрнең борын очында сары тузан күрсәгез, тәмәкедән дип уйламагыз, көне буе үрелеп-үрелеп чәчәк иснәп, матурлыкка сокланып йөргәнгә шулай ул. Ә кызлары... Акъяр кызларының исемнәре гел чәчәктән алынган.

 

* * *

Түтәлдәге чәчәкләр бар да тигез, дисәләр, килешергә ашыкмагыз. Узып киткәндә генә шулай тоела ул. Туктап карап торсаң, төсе, эрелеге, хуш исе, әрсезлеге белән төрледән-төрле. Түтәлдәге чәчәкләр узыштан, берсеннән-берсе көнләшеп үсә. Кайвакыт шуңа барып җитәләр ки, түтәлнең бер башындагылары бөрегә тулганда, икенче башындагылары инде серкә очыра башлый. Өлгер хуҗалар аларны тизрәк өзеп кәрзингә тутыралар. Кояшка сокланып авызы ачылганнарын җеп белән бәйләштерәләр дә базарга алып китәләр. Сатып алучылар базар бетереп сайланыр: бәйләмен чагыштырып карар, иснәгән булыр, чәчәк үстерә белмәгән хуҗаны да үртәп өлгерер. Хәер, барыбер сатылып бетә ул чәчәк дигәнең. Инде базар уңышсыз булып, чәчәк кире әйләнеп кайтса, вазага утыртасың да куясың – үз чәчәгең үз өеңә дә бик килешә ул...

 

Әгәр бала үзенең сабый чагын бик еш исенә төшерә башласа, үсешкә юрагыз.

Иртәрәк әле дими, җәй башланырга тора. Өй эче хәзер үтүк кызулыгын да күтәрә алмый, бик тиз бөркүләнә. Сөмбелә каршы як тәрәзәләрне ачып җибәрде. Өлгеләргә сыенып торган шомырт чәчәкләре тәрәзә төбенә иелделәр.

– Апа, син минем балачагымны хәтерлисеңме? Сөйлә әле.

–       Әнидән сора. Ул сине туган көнеңнән белә. Хатирәләр, искә алулар белән юанырга вакытым юк, хәзер иптәш кызларым килеп җитә. Әле күлмәгем дә үтүкләнмәгән.

Әнисеннән дә сөйләткәне бар Сөмбеләнең. Өзек-өзек бер хикәя ул... Кыз бала куеныңда йоклап ятса, җаның тыныч. Бала йоклый, әни кеше аның йокысын саклый. Килә бер көн. Ана арып йокыга тала, ә кыз баланың күзенә йокы керми, назлы җилләр аны урамга әйди. Шушма суы сихәт бирәм, ди, кошларга кушылып җырлыйсы килә, төннәрен татлы төшләр белән иләсләнә, кешеләр күзенә чалынасы, матур, сөйкемле, уңган, дигән ягымлы сүзләр ишетәсе килә...

Сөмбелә Резидәне күзәтеп утыра. Танымаслык булып үзгәрде апасы. Иртән эшенә бизәнми китми. Кершән-ислемайларны төткәр генә. Бизәнү почмагында нинди генә фотолар юк: авыл егетләренеке дә, журналлардан кисеп алынганы да, открытка итеп сатыла торганнары да. Элгәрерәк Резидә апасының иртәдән кичкә кадәр ниләр эшләячәген бик әйбәт белеп тора иде Сөмбелә. Хәзер яңа гадәтләре күренә башлады. Ул күлмәк сайлавын карап торсаң, эчең поша башлый: берсен ала, берсен сала, берсен кия, берсен үтүкли, бөгәрләп ата, тагын бүтәнен эзли. Көзге, мескен, түзә инде. Гомердә су коенырга яратмаган кеше быел май уртасыннан Шушма ярына йөри башлады. Май кояшы кызларның тәнен затлы шоколад төсенә кертә, дип укыган, имеш. Инде бер дә харап, иптәш кызлары кереп пышылдашса да, өй түрендә тал сыбызгысы сызгыртсалар да, Шушма буена чыгып чаба. Комда кызына торган костюмын кия дә көзгене тирги-тирги бөтерелеп ала, аяк очларына гына басып әрле-бирле йөрергә тотына, костюмын төзәткәләп куя. Иң соңыннан Сөмбелә каршына килеп баса да, күзләрен читкә, әллә кая, билгесезлеккә төбәп, бармак очлары белән генә билен капшап ала. Мондый чакларда аның күзләре ут булып яна, гәүдәсе оеп кала, ә баш тотышында азрак масаю да сизелә бугай. Сөмбеләне үртәве инде.

Җиденчедә генә укыса да, Сөмбеләгә апасының күлмәкләре тап-таман. Саны-хисабы юк дип тормыйлар, өсте-өстенө күлмәк алалар Резидәгә. Әнисе әйтә, шулай тиеш, ди, чәчәк аткан гөлгә суны күбрәк сибәләр, ди. Сөмбелә берәр нәрсәсенә кызыгып карап торса, әнә, мәктәп формаңны ки, дип кенә җибәрәләр...

Сөмбелә апасының чыгып киткәнен сагалап тора да күңел өчен генә аның күлмәкләрен киеп карый. Яшел җирлеккә эре-эре роза чәчәкләре төшерелгәнен бигрәк тә ярата ул. Киеп карасаң, көзге каршына Сөмбелә биеклеге роза чәчәге өеп куйган кебек була. Өй эчендә Резидө апасыдай кыланып арыгач, Сөмбеләнең күңеленә келт итеп астыртын бер уй килеп төшә: апасының комод тартмасына бикләп йөртә торган дәфтәренә күз саласы килә аның. Юкса ул гел, боларны әле сиңа укырга ярамый, дигән була. Зәңгәр тышлысын бик сирәк кулына ала, анысы «Кызлар уставы» бугай. Кызык, устав булгач, яратырга өйрәнә торган нәрсә микән инде ул? Ә менә яшел тышлысына көн саен йокларга ятар алдыннан нәрсәдер языштырып куя. Көндәлек инде анысы. Сөмбеләнең дә бар андый көндәлеге – теләгән кеше укый бирсен, кызганыч та, сер дә түгел. Ә апасы көндәлеген никтер яшереп саклый. Әнә шулай яшерен булганга кызыктыра да инде ул дәфтәрләр. Өстәл өстендә генә аунап ятсалар, исең дә китмәс иде. Нәрсәләр яза икән апа кеше?! Төс-битегез белән дә, холкыгыз белән дә бер-берегезгә охшагансыз, дисәләр дә, Резидә Сөмбеләдән алданрак туган, мәхәббәткә дә алданрак юлыгачак ул.

Гаиләдә кече кыз булма икән.

Сөмбеләнең телендә, фигылендә-холкында олыларга хас чалымнар сизелсә: «Апаңнан узма!» – дип кырт кисеп кенә куялар. «Апаңнан оял», «апаң кияүгә китсен, аннан теләсәң нишләрсең», дигән сүзләре дә шул – Сөмбеләне кечерәйтеп, аны тәртәгә кертү өчен генә.

Китсен соң киявенә! Чибәрлеге, буе-сыны, сигез класс белеме бар! Исеме дә матур – Резидә! Эше дә җайлы гына. Авылда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының филиалы ачылды. Резидә шунда бухгалтер.

Апа кеше почетта! Эшеннән кайтуга, ашарына пешкән, өй җыештырылган, суы китерелгән, кере юылган. Йорт эшенә тотынса, Сөмбеләнең кулы кулга йокмый, укуына да өлгерә. Хәер, Сөмбелә кечерәк чакта эшләрнең һәммәсе дә Резидә җилкәсендә иде. Хәзер генә иркәләнә ул. Кичке ашны ашый да, көзге каршына утырып, караңгы төшкәнне көтә башлый: кашларын йолкый, күз төпләренә зәңгәр иннек яга, төрле кыяфәткә кертеп чәчен азаплый. Әнисе олы кызының соңгы кыланышларын өнәп бетерми, Резидәне көзгедән аерып алыр өчен юк-бар сәбәпне табып кына тора, кирәкмөсә дә йомыш куша.

Резидә клубтан ут капкандай атылып-бәрелеп кайтып керә. Әнисе зарланып ишек ача: «Бигрәкләр дә кыргый инде син, кызым, бәхет өләшкәндә читтә кала күрмә», – ди. Әтисе канәгать бугай, кызының тәртибен хуплап, чаршау артыннан көлемсерәп куя: «Иранайланып, егетләр белән төн сөреп йөрмәгәч рәхмәт инде. Горурлык килешә ул минем кызларга».

Сеңлесе җылыткан юрган эченә кереп яткач, Резидә салкын яңагын Сөмбеләнең беләгенә куя. Көндәгечә пышым-пышым серләшергә керешәләр. Күбрәк Резидә сөйли.

– Бүген кайсысы куды?

– Теге дежурный Хөрмәтулла инде. Кунак кызлар югында гына сине озатып куйыйм әле, дип, арттан ияргән иде, очтым гына. Бер багана арасы куып килгәч, тыны бетте тәмәкеченең.

– И апа, кызыгам мин сиңа! Көн саен бер егет озата кайта үзеңне. Минем беренче класстан бирле Идрис тә Идрис...

– Кызыгам дип, юньле кызның бер генә егете булырга тиеш, уставта шулай диелгән.

– Нинди устав ул тагын?

– «Кызлар уставы».

– Кызык икән...

– Кызлар кулында йөреп акыллы киңәшләр өстәлә торгач уставка әйләнгән. Күчереп алдым.

– Тагын ниләр язылган, сөйлә инде?!

Апа кешенең сөйләргә исәбе юк иде, ахрысы.

– Укучы кеше уку турында гына уйларга тиеш, диелгән. Профессия сайлыйсың бар, белеп тор... Кем генә булырсың икән син? Бу дөньяда җырлап кына яшәрмен дисеңме?

Резидөнең нәрсә искәрергә теләгәнен аңлый Сөмбелә... Җиденче «А» классы гел «бишле»гә генә укый торган бер дәрес бар – җыр дәресе ул. Рәхәт тә соң җыр дәресләрендә: Сөмбеләгә дә рәхәт, Сиринөгә дә рәхәт, Гөлгенәгә дә рәхәт, малайларны әйткән дә юк инде... Җыр алгебра түгел ул, дәрес башлануга, өйгә нинди эш бирелгән иде әле, дип, аягүрә бастырып малайлар алдында хур итте юк.

Укытучы килеп керүгә, җырлый башлыйсың.

Җыр дигәндә, җиденче «А» мәктәпкә бер булып чыкты бит әле. Башка классларда җырларын түзеп тыңларлык ике, ну, арттырыбрак санасаң, өч укучы табылыр. Ә Сөмбеләләр классында утыз җырчы җыелган. Туры килүен күр син аның... Санап карасаң, филармониянең дә шул хәтле җырчысы юктыр әле.

Җыр ул моң, сәләт дигән сүз. Аны әйтеп торучыдан гына отып алып булмый, күке күпме генә әйтеп торса да, ала карга барыбер үзенчә «Карр!» да «Карр!»дияр... .

Җиденче «А»лар хакында: болар мәктәпне тәмамлый алсалар, класслары белән консерваториягә барып керәчәкләр, дип сөйли башладылар. Ә кемнең артист буласы килми?!

Әле дә ярый, җыр дәресләрен соңгы сәгатьләргә куялар, өйләренә җырлый-җырлый таралышсыннар диптер инде. Таралыштылар ди... Сөмбеләләр бер кызып китсә!

Беркөнне, куен дәфтәренә язылган җырлар җырланып беткәч, укытучы да саубуллашып кайтып киткәч, «Өй артында шомыртым»ны кинәнделәр җырлап. «Ой, мороз, мороз»ны да калдырмадылар, «Онытма»ны да искә төшерделәр. Җырлап утыра торгач, көн кичкә авышты, караңгы төште, төн уртасы җитте. «Калинка»га тыпырдап тузан туздырганда, тәрәзә артында кешеләр күренә башлады. Өйдәгеләр эзләп чыкканнар мәллә дисәң дә, юк, монда кич утыралар бугай дип, авылның зур-зур егетләре-кызлары җыела башлаган икән...

Иртәгесен РОНОдан комиссия килеп төште. Җырдан алай нык алдыргач, башка фәннәрдән аксамый микән болар дип, тикшерү үткәрделәр... Һәм җиденче «А» алгебра, химия, физика кебек дәресләрдә «Антошка» җырын искә төшереп утырды... Сиринә дә, Гөлгенә дә, Сөмбелә дә...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Татар кызы

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: