Сугыш гарибе Нургали бабай малларын карады да трактор паркына атлады. Бүген өченче тапкыр бара. Саламы беткән.
Көн яктыра башлаган иде. Авырткан аягын сөйри-сөйри барып кергәндә, тракторчылар җыелган иде. Бригадир өстәл артында нәрсәдер язып утыра.
– Саумысыз, балалар, – дип эндәште Нургали бабай, үпкәсен сиздермәскә тырышып.
Берничәсе исәнләште, калганнары, нәрсә кирәк икән бу картка дигәндәй, карап кына куйды. Нургали бабай тәмәке төтененә озак чыдап тора алмаячагын аңлап:
– Туганым, бүген соңгы саламны салдым, – дип бригадирга эндәште. Анысы, башын күтәрә биреп, беренче тапкыр күргәндәй, озак кына карап торгач:
– Үзебезнекеләргә биреп бетереп булмый, җитмәсә сез йөрисез. Салам ташырга өч кенә трактор бар.
Нургали бабай гаепле кеше сымак башын аска иде. Аның нәрсә уйлаганын белүе авыр иде. Маңгаендагы яра эзе тагын да тирәнәеп киткәндәй күренде.
– Нәрсә эшлим соң, балам, малны ачка үтереп булмый бит...
– Кулыгыздан килмәгәч, интектереп мал асрамагыз, – диде бригадир ачулы тавыш белән.
Сиксән яшькә җитеп барган Нургали бабай дәресен белмәгән бала кыяфәтендә калды. Аның бөтен тәне калтыранды.
– Пенсияң күп синең, итне сатып ал, – диде бер егет, авызыннан тәмәкесен дә алмыйча.
Бу сүзне әйткән егет Нургалинең яшьтәше Садрый картның оныгы иде. Картатасы, сугыштан каты яраланып кайтып, озак яши алмады, газапланып үлде. Бүгенге матур тормыш өчен гомерен корбан итте.
Нургали бабай тагын нидер әйтергә авызын ачкан иде, кинәт йөрәгенә ябышты, тик беркемгә дә сиздермәде. Стенага сөялеп торганнан соң, аягын көчкә сөйрәп тышка чыкты. Артыннан көлешкән тавышлар ишетелеп калды. Нургали бабай гарлегеннән нәрсә эшләргә дә белмәде. Күзләреннән берничә тамчы яшь тәгәрәп төшкәнен сизми дә калды. Кайтканчы нык уйланды.
“Без картайган көндә шулай йөрер өчен сугыштыкмы икән? Туган илебезне саклаган өчен рәхмәт шушымы? Оят бит, гарлек! Безгә мал да асрамаска микән ни? Бер баш сыер асрап булмый. Мин карт юләр, шуны һаман аңламыйм”. Нургали бабай үз-үзен әрләп кайтты.
Ишектән карчыгы елмаеп каршы алды. Йөзенә карагач, эшнең бик шәп түгеллеген ул да аңлады.
– Борчылма, карт, борчылма, барысы да әйбәт булыр, әйдә, эссе чәй эчеп җибәр.
– Бик арыдым әле, карчык, чак кына ятып торыйм, – дип түшәгенә барып ятты.
Төн буе сугыш белән саташты, әллә нәрсәләр сөйләнде, кычкырды, кемнедер ярдәмгә чакырды. Шул ятуыннан башка тормады. Әйтәсе сүзләре, бәлки, булгандыр да, тик карчыгына әйтә алмады, таң атуга җан бирде. Ул дөньяның бөтен мәшәкатьләреннән котылды.
Беркем бернәрсәгә гаҗәпләнми, “ашарын ашаган, яшәрен яшәгән” дип, Нургали бабайны вакытында кара җир куенына салып та кайттылар.
...Төн буе яуган кар Нургали бабай каберенең кара туфрагын ап-ак итеп каплап куйды.
Фото: Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.