11 бүлек.
Эч-бавыры суырылып, бөтен вөҗүден тоташ ут ялмаудан аңын югалтыр дәрәҗәгә җиткән Ләбибә, авызына йодрыгын тыгып, кул аркасын чәйни башлады – авырту тоймады, мендәренә генә тозлы сыекча агып төште. Башына теге чактагы сүзләр килеп кунды – сабый еламый икән... куралыктагы кошлар чыелдашып миен чүкиләр: “мәхәббәтем хакына... мәхәббәтем хакына...” Ләбибәнең үлем газаплары кичереп ятуын хатыннар да, бала алып килгән туташ та күрде. Мондый хәлне аңларлык түгел иде, шуңа барысы да аптырады. “Ирсез тапкан” диярләр иде, шәфкать туташы ире барлыгын әйтте... Баланы башка әниләр имезде. Ул шулчаклы комсызланып имә башлауга, палатадагы өч хатын да мышык-мышык еларга тотынды. Ләбибәнең, карават япмасы белән башыннан ук капланып, иреннәрен чәйни-чәйни: “Мәхәббәтем хакына, Раббем, бир түземлек...” диеп ялваруын, калтыранып елавын алар инде күрмәде. Сабый, тамагы туйгач, тынычлап йоклап та китте... Кеше кайгысы – кетәктә, төнге төнбоектай үз-үзенә йомылган хатынга беркем, сораулар биреп, тыкшынмады.
– Ирегез килде, тәрәзә янына барыгыз, – дип, кереп әйткән кизү кыз, калын пакет белән гөлчәчәкләр бәйләмен Ләбибәнең тумбочкасына куеп, чыгып китте. Ләбибә, ишетмәгәнгә сабышып, тик ятуын белде.
Рәим дивардагы белдерүдән укып Ләбибәнең кыз табуын, икесенең дә хәлләре яхшы булуын белде. Тик тәрәзә төбендә күпме көтеп тә, хатыны күренмәгәч: “Имезә торгандыр, өзәргә ярамыйдыр... Бәлки, аңа хәбәр дә итмәгәннәрдер... иртәгә килермен”, – дигән уйлар астында кайтып китте. Ләбибә иртәгәсен дә чыкмады.
– Балаңны ник имезмисең? – дип каршылады баш табибә бүлмәсенә чакыртып керткән Ләбибәне. Яшь хатын югалып калды. Их... менә шулай төп-төгәл сорауга төп-төгәл җавап бирәлсен иде ул – нәрсә әйтсен... юк... аңламаслар.
– Мин баладан ваз кичәм... монда калдырам. Имезсәм, калдыра алмам дим.
– Монысын дөрес әйтәсең – сабыеңны күкрәгеңә кысып, бер генә тапкыр сулышын тыңла, нинди каты бәгырьле булсаң да, ул инде йөрәгеңә кереп утырачак. Баланы ник ташлыйсың?
Тынлык. Бәби тапкач, яшь әниләрнең йөзе гадәттә илаһи нур бөркеп тора – ә Ләбибәнең зәңгәр күзләре тоныкланып, йөзе сүрелеп калган. Эчке кичерешләре матур йөз салымнарын бозган, ахыры – хәзерге вакытта аны чибәр дип әйтеп булмый. Иренен тешләп, идәнгә төшкән кечкенә кәгазь кисәгенә карап каткан иде ул. Соравына җавап ишетелмәгәч, табибәнең ап-ак башлыгы астыннан карлыгач кашлары аеруча сөйкемлелек биреп торган йөзе кырысланып китте.
– Син беләсеңме, ятим балалар саны һаман саен арта бара? Йөз меңләгән сабый ана сөтеннән, ана назыннан мәхрүм кала. Бәлки аларны гаиләгә алучы табылып, кайберсенә бәхет елмаер, әмма борынгылар белеп әйткән: ятим баланың күңеле сынык. Шулай. Ә баласын ташлап калдырган хатыннар арасында төрле язмышлар бардыр, Аллаһ белә... Ә син? Ирең бар бит?
– Бар, апа. Мин аны бик яратам. Тик аңа бу бала кирәкми, ул ташлый мине, – диде дә Ләбибә сулыгып елап җибәрде. Чишелде... буаны ерып җибәрделәрмени – йодрыгының аркасы белән күз яшьләрен чәченә таба сыпыра-сыпыра озак елады ул. Табибә торып, бүлмә буйлап йөреп килде. Ул инде монда ачы язмыш иясе утырганын аңлады. Нинди фаҗига кичергән бу яшь кыз бала? Тәрәзәгә карап уйланып торды да ишек төбендәге урындыкны Ләбибә янына китереп, шуңа утырды, хатынны иңбашыннан кочаклап алды:
– Сөйлә, ни булды? Йә... йә... тынычлан, акыллым. Сөйлә, баштан ук сөйлә. Мин аңларга тиеш.
Ләбибәнең елап үксүләре белән өзелә-өзелә сөйләнгән гыйбрәдән ул хәтсез генә үзе халәтенә килә алмый торды. Бәхет белән бәхетсезлекнең чикләре шундый нәзек – хәмер сөременнән айнымаган бәдбәхетләр ничек җиңел ваталар аны. Хис-кичерешләрен һәрвакыт йөгәндә тотарга бурычлы табибәгә тормыш дулкынында йомычка кебек бөтерелгән бу кыз бик кызганыч тоелды. Теге мөртәтләрне эзләтеп, ни өчен судка бирмәүләрен дә аңлады ул...
– Хәзер мин ник яшимдер инде – үзем теләмәгәнчә мәҗбүриләнеп, – дип, моңсу гына әйтеп куйды Ләбибә. – Авырымны төшерттермәделәр... шулай кирәк икән, дип таптым. Хәзер иремне югалтудан куркып, шулай кирәк, дип, баланы калдырам. Моннан соң мин бәхет күрерменме? Рәим дә бәхетле булмас минем белән... Үземә кул салсам, әнием кызганыч... күтәрә алмас. Аның бар шатлыгы мин ич – тормышта аңа нәрсә калыр...
Табибә, урыныннан торып, өстәлнең теге ягына барып утырды. Җыйнак кына пөхтә бүлмәдә өстәлнең капма-каршы ягында утырган ике ханым берара тып-тын үз хакыйкатьләре эченә чумды. Олы яшьтәге ак халатлысының бар теләге яшь ананы ялгыш адымнан саклап калу иде. Аллаһ тергезгән шушы фанилыкта газиз балаңны ташлап китү гайре табигый хәл. Сәбәпләре ничек кенә җитди яңгыраса да – ярамый җинаять адым ясарга, ярамый! Хайваннар дөньясында мондый хәлләр күзәтелми бит ул; үз балаларын алар ничек яклый, саклый! Җәнлекләр кешеләрдән күпкә миһербанлы булып чыга икән бит...
Киңәеп калган халатын билбавы белән ике кат уратып бәйләгән икенче яшь ханымның башында бу фани дөньяга үпкә-рәнҗеш кайнады. Ник ул ихтыярсыз – упкынга төшеп бара? Сәхнәдә җебен тартып уйнаткан курчак түгел лабаса ул! Аның язмышын тарткалаган җепләр кем кулында? Тормышының иң гүзәл чорында башыннан ук күмеп киткән ташлы кәстән котылырмы ул, арынырмы саз ләпегеннән...
– Ашыкма, үскәнем. Сабырлык сора. Уйлашыйк. Миңа ирең белән сөйләшергә кирәк. Отказ язмый тор. Бар, баланы имез, – дип әйтеп бетерә алмады, Ләбибә дә сикереп торды:
– Юк!.. Сез мине чыгарыгыз моннан... зинһар... бүген үк... – диде дә, бүлмәнең ишеген дә япмый, чыгып китте.
* * *
Бу якты дөньяга сау-сәламәт сабый туу әти-әнисен ап-ак бәхеткә күмәргә тиешле өченче көн... Иртәдән бирле яңгыр сибәли. Май ае димәссең – бар дөнья күшекте. Алмагачның аксыл-ал чәчәк таҗлары хаксызга рәнҗетелгән кыз баланың күз яшьләре гүя: кайсы бөгәрләнеп, кайсы балчыкка пычранып, ә кайсы инде читеннән тетелеп җирдә ята; түтәлләрдә балкып утырган гөлләр шәбәргән. Ләйсән яңгыры дип шатланырлык көн булмады ул – юешләнеп беткән тирәлек көзнең соры чорын күбрәк хәтерләтә.
Эштән кайтышлый, Рәим кибеттән хатынына алып барырга күчтәнәчләр алды да өенә ашыкты. Аның тизрәк бала тудыру йортына барып сөйгәнен, ниһаять, бәләкәй кызын күрәсе бар! Сагынды бик... Кайтса... Ләбибә инде өйдә, диванда ята иде. Ир, ни уйларга белми, елап-ярсып арыган, әле дә йокы аралаш ара-тирә үксеп алган хатыны янына килеп тезләнде. Ни уятырга, ни чәчләреннән сыйпап юатырга белми, тораташ калды да тирә-якка күз салды. Бала... бала кайда?.. Күпме генә сабыйны эзләмәсен, ул табылмады. Рәим, билгесезлектән чарасыз калып, бәргәләнде. Инде ул коточкыч хәл булуына төшенде: “Сабый... үлгән икән... Бала үлгәнгә, Ләбибә аның белән сөйләшергә теләмәгән...” Ә ник баланы аларга бирмәгәннәр? Аны бит җирләргә кирәк...
Рәим, аркасына кемдер төрткәндәй, сикереп торды – киемнәрен үрелеп алды. Ишектән чыгышлый, такси чакыртты да бала тудыру йортына китте.
Көне буе сибәләп яуган елак яңгыр туктаган иде. Ләкин аның шундый озак явуының чагылышы булып юлларда күлләвекләр елмаеп ята; тирә-яктагы агач-куакларның ямь-яшел яфракларында саф энҗеләр елтырый. Шаян кояш нурлары энҗе шарчыкларга төшеп, шатлыгыннан көлә-көлә җиде төскә ваклана да, табигатьнең бу могҗизасына сокландырып, күзләрне камаштыра.
Рәим бала тудыру йорты янында таксидан төшеп, йөгерә-атлый, авыруларны кабул итү бүлегенә юнәлде. Каршысына килгән кешеләрне ул гүя күрми, тирә-яктагы тавышны да ишетми. “Бичара бала... ник яшәүдән ваз кичтең?” дип, үз уйларына чумган. Ә яшьләр көлешә – шатлыклары күккә ашкан көн булса кирәк... Рәим үзен бу дөньядан башка яссылыкка күчкәндәй тоя. Караңгы, бушлык дөньясына. Гүя аның кояшын аҗдаһа йоткан. Килеп чыккан шушы фаҗигадә ул үзен гаепли – ничек түзгән моңа Ләбибә... җаныкае өзелгәндер. Рәим ишек тоткасын тартканчы, әллә Күккә ялварасы килеп, башын өскә күтәрде. Күкнең йөзе мышкылдык болытлардан арчылып бара икән, шул зәңгәр ачыклыктан Ләбибәнең назлы карашы төбәлгән...
...Үлгән баланың җәсәден таптыручы атаны көчкә тынычландырып, баш табибә янына керттеләр. Рәим монда яңа шок кичерде. Аның хатыны – сөекле Ләбибәсе баладан баш тарткан. Менә шушы урындыкка утырып, сабыен калдырачагын әйткән. Ире хакына... мәхәббәте хакына. Юк!.. юк... моның булуы мөмкин түгел! Ни өчен? Нишләгән аның хатыны? Бер гаепсез баланы язмыш учагына атып, Ләбибә тынычлап яшәрмен дип уйлыймы? Элеккечә, шат көлеп, матур җырлар җырлый-җырлый, гөлләр үстерермен дип уйлыймы? Укучыларының күзләренә карап, аларны миһербанлы булырга өйрәтермен дип уйлыймы? Бу түбәнлектән соң мәхәббәтләре чатнамасмы, шушыннан соң бәхетле гаилә булырлармы?.. Суларга һава җитми... Рәим торып, ачык тәрәзә янына килеп басты. Ул шунда гына үзенең таудай гаебен аңлады: Ләбибәне бу адымга Рәим этәргән ич! Ник кадерлесен алдан ук, ташлап китәм, дип куркытты? Нинди җене котыртты соң аны ул чакта? Ташламаячак ул аларны беркайчан да! Рәим туачак баланың әтисе дөньядан киткән Зөфәр икәнен соңрак белде. Сөйгәненә авыр сүзләрне әйтүдән тыелыр иде. Ләкин Зөфәр исән булса да, ул сабый белән Ләбибәне барыбер ташламас иде. Әйе, төннәр буе уйлар диңгезендә чайкалган чаклары күп булды – үзен кимсетелгән хәлдә тойган ир кайчак үз эченә йомылды. Ә теге көнне... Чыгырыннан чыгарган көн булды бит ул... Эшендә күңелсезлекләр килеп чыкканлыктан Рәимгә тормыш тоташы белән гаделсез булып күренгән иде шул. Бер бай клиент, аяк киемемне бозды дип, аның өстеннән җитәкчегә яла язган булган, чак эшеннән бушатмадылар. Аяк киемен аның кулдашы төзәткән булып чыкты... Тик күкрәктә барыбер авыр төер калды – аннан гафу да үтенмәделәр.
Өйгә кайтканда күңелендә гаделсезлектән буран купкан иде. Янәсе, ничек тырышып эшләсә дә, кешеләргә ярап булмый. Гаиләдә нинди тугры ир булып та, аннан язмыш көлде. Тик Ләбибәнең гаепсез икәнен онытып җибәргән иде ул... Беркайчан да ярасын актарып әрнетмәскә сүз бирүче үзе булмадымыни – нишләде соң Рәим?..
Ул Кәбирне дә көчләүчегә саный иде!.. Ләбибә бала тудыру йортына салынгач, кирәк-яракларны илтеп кайткан көнне очратты аны Рәим. Язның кылыч җиле шәрә муенын чеметкәләгәч, курткасының якасын күтәреп, аска карап атлаганда, тегесе дәшеп туктатты:
– Кордаш!.. Исәнме! Менә җир түгәрәк дими, нәмә дисең, – диеп, озын бармаклы ябык кулын сузды.
Рәим бераз исәнкерәп китте, “кара син аны... көнен нәкъ туры китерүен әйт...” дигән уйлар коры гына:
– Ни хәл? Әллә кабат ауга чыктыңмы? Чир китә, гадәт кала, диләр аны... – дияргә этәрде. Сузылган кул аска төште.
– Ярый, ачу саклама, Рәим. Мин бит якын итеп... Ау, дигәннән... Аллам сакласын, андый юлда йөрмим мин. Менә бераз мая тупласам, өйләнергә исәп. Әле тракторга кирәк-ярак эзләп килү иде. Иске булса да, берүземә бер трактор бирделәр! Ремонтлап бераз чияләндем, кәничне... Ну, ерып чыгам тиздән. Шушы тирәдә бер магазин булырга тиеш дип өйрәтеп җибәргән иде бригадир, өч әйләндем, таба алмыйм. Син бу тирәдә яшисеңмени?
Рәим, теләсә-теләмәсә дә, кыскача хәлен сөйләде.
– Исән-сау котылсын. Сәламәт булып тусын балагыз, – дип, куанып теләк теләгән ап-айнык Кәбиргә Рәим күзенең агы белән карады:
– Тантана итәсеңме, бәдбәхет? Теге чакта буып ташласы калган...
Кәбирнең үкенүе күзләренә генә түгел, бөтен кыяфәтенә чыкты. Ул агачыннан көзге җил йолкып алган яфрак төсле эчтән калтырады; соры пидҗәгенең чабуы әллә җилдән җилфердәп алды... Инде яшәү рәвешен йөз сиксән градуска борып куйган ирнең Рәим алдында тезләнергә теләве беркемне дә гаҗәпләндермәс... Тик ул алай эшләмәде. Чөнки бу бөркет карашлы ир аның гамәлен артык мескенлеккә санаячак. Йә өстеннән атлап чыгар, йә тибеп очырыр...
– Рәим, нишләтсәң дә – син хаклы. Минем гаепне җәһәннәм дә юа алмас. Тик бер нәрсәне бел: кызга мин тимәдем, китик, дидем. Зөфәрне йолкып алып җиргә бәрмәгәнгә, бөтен җәзаны да, каргышны да үз өстемә алам.
Рәим үз алдына: “икейөзле... мөнафыйк...” дип куйды. Әмма ачы сүзне кычкырып әйтми китү йөрәк ялкынына җил кебек килеп бәрелер иде.
– Син хәзер фәрештәгә әйләнмә, яме! Газраил илчесе... ничек җир күтәрә һаман. Әнә әшнәң дөмекте – сиңа да җитәр ул көн... Мин бит шул чакта килеп җиткәндә, һушсыз ята иде Ләбибә... Икәү, диде ул...
Каян тартып чыгаргандыр, Кәбирнең кулында очлы пәке ялтырап китте. Ул аны Рәимгә сузды:
– Мә, када!.. ышанмасаң. Җиңелрәк булыр... Мине дә коткарырсың... тәмуг утыннан. Бердәнбер газиз әниемнең гомере белән ант итәм, Ләбибәгә тимәдем!.. Әйдә китик, калдырыйк, дидем теге үгезгә. Өстери алмадым аны... исереклек... үзем тайдым...
Рәим кулына пәкене тоткан иде инде, әллә кайдан өн килгәндәй булды: “Кагылма! Әти-әниеңне, хатыныңны бәхетсез итмә!..”
Йөрәгеннән чыккан: “иххх!..” белән пычакны җиргә томырып, үз юлы белән китеп барды... Биш адымнан артка борылып:
– Магазин хастаханәнең арткы ягыннан күренеп тора, теге якка чык, – дияргә үзендә көч тапты.
...Баш табибәнең бүлмәсе якты, җыйнак. Каршыдагы бердәнбер тәрәзәгә эленгән зәңгәрсу челтәрдәнме, бүлмә эченә җылы нур бөркелә. Рәим, кулын йөрәк турына куеп, өстәл янындагы артлы урындыкка килеп утырды. Балалар табибы аңа сөзеп карый. Йөзе җитди. Борчылганга караганда, ачулы күренә ул. Ни уйлый икән кырыслыгы астыннан мөлаемлык чалымнары калкып торган урта яшьләрдәге бу ханым? Мондый очракны күргәнме ул? “Их, бу яшьләр!.. Туң йөрәкле, үз-үзләрен генә яратучы, сабыйлар язмышына җавапсыз караган имансызлар...” дип уйлыймы ул? Әллә аннан да яманрак итепме?.. Рәим Ләбибәне нахакка кыерсытуын ничек аңлатыр? Мәкер-гайбәтләрдән өстен Мәхәббәтләре һаман эчкерсез, саф калуын кызны бер күрүдән яратканын сөйләүдән башларгамы? Сөйгәненнән башка яшәү мәгънәсен югалтачагын, аның өчен җанын өзеп бирергә әзер булуын сөйләргәме... Бер гаепсез килеш, аларны язмыш каешы кыйнаганын... Әмма бу сынаулардан мәхәббәтләре сынмавын, үзенең яшь хатыны алдында зур җаваплылык тоюын сөйләргәме; мәхәббәтләре хакына барысын-барысын күтәрә алачакларын... сабыйларын җил-давылдан саклап, тигез гаиләдә бәхетле итеп үстерәчәкләрен? Әйе, күңелендәге ташны алып ташлап, табибә сабыйны аларга ышанып тапшырсын өчен, барысын сөйләргә кирәк... Хәер, аңлашу авыр булмас. Бите буйлап яшь тасмасы сузылып төшкән иргә карап, баш табибәнең йөз мускуллары инде язылган, күз карашында тәрәзәдән төшкән язгы кояш нурлары шат биешә башлаган иде...
Фото: Фрепик.ру