Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 декабрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (Ахыры)

Бу әсәр мине чын язучы, чын шәхес итте, һәм аның рухияте мине соңгы сулышыма кадәр озатып барачак!

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (Ахыры)

XXV

Әсәр ахырына якынлашты.

Миләрне кайнатырлык эссе челләдә башланып киткән иде тарихыбыз, табигатькә зәмһәрир салкын чор кергәндә тәмамланып килә. Тарих тәмамлана димени?! Әлбәттә, аның бер дәвере генә төгәлләнде, бу дәвердән соң башкасы килер, гомер шулай дәвам итәр...

Әсәр геройлары белән бергә син дә, укучым, зур язмыш кичердең, сабыр булдың, бу язмышка игелекле булдың, образ-каһарманнарның хәленә кереп, аларны аңларга тырышып, аңлый алмаганда, түбәнчелек белән кичереп яисә Аллаһы Тәгалә тәгълиматына сыенып, үз йөзеңне саклап калдың. Рәхмәт!

Тагын нәрсә булыр барыбыз да яратып өлгергән геройларыбыз белән? Әйбәткә генә юрыйсы иде дә... Тормыш төрлечә кылана шул: йә артык очсызлый, йә артык кыйммәт хак сорый... Сихер шаукымы белән дин-ислам арасында бәргәләнгән Кампәрле халкы, Утар кешеләре киләчәктә нинди язмыш борылмаларына кереп китәр? Өметле, ышанычлы булырмы аларның барыр юллары? Авылны, туган нигезне югалту сагышын баса алырлык юанычларга, казанышларга ирешерләрме? Өмет, өмет, өмет... Мәчетләренә дә «Өмет» дигән исем бирделәр ләбаса! Догалы булгач, алдагы тормышлары өметле дә, уңышлы да булыр, иншәалла!

Күңелдә ниндидер канәгатьлелек бар. Әсәрне тәмамлаганда гел алай булмый. Бу юлы ул бар. Әйе, геройларым белән бергә мин үзем дә яшәргә өйрәндем – яратырга-сөяргә, нәфрәтләнергә, олыны – олы, кечене кече итәргә, сабырлыкка, тормыштан, булганнан канәгать булырга, нинди генә очракта да ихлас, хәтта наив-самими булып калырга, шәфкатьле һәм миһербанлы булырга, яшьлек идеалларына тугрылык сакларга, картлыкны хөрмәт итәргә, күңелне изге догага көйләп яшәргә, рухи мирастан, йоладан мәгънә табарга, ниһаять, бәхетле булырга өйрәндем...

Геройларымнан аерылып та җитмәдем, мин инде алар- ны сагындым да! Тагын берәр очрашып булырмы алар белән? Әйтик... башка әсәрләрдә. Әллә... сездән, укучыларым, качып кына бу тормыш эпопеясының дәвамын язып ятармынмы? Әлегә әйтә алмыйм. Шуны гына беләм: бу әсәр мине чын язучы, чын шәхес итте, һәм аның рухияте мине соңгы сулышыма кадәр озатып барачак!

2021, гыйнвар – июнь

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: