10 бүлек
* * *
– Нигә коткардың син аны? – күрешкәндә Ләбибәнең беренче сүзләре шул булды. Кыз әнисеннән бәйнә-бәйнә язылган хат алган иде. Алдагы ялларда, әзерләнәсе зачетларын читкә куеп, авылга кайтты. Ишек төбендә торган Рәим елмаеп исәнләште, ашыкмый гына киемнәрен чөйгә элде.
– Барысы да Аллаһ кулында, акыллым. Димәк, шулай язган булган – ул һәлакәткә мин шаһит булырга тиешле булганмын, – дип, “булган” сүзенең кабатланулары арасында буталды егет. Ләбибәне йомшак кына кочаклап, битеннән үбеп алды.
– Сагындым, матуркаем. Кайтмасаң, үзем китә идем...
Кызны бер шик борчуга салды. Бу һәлакәтне оештыручы Рәим үзе түгел микән? Ерткыч холыклы Зөфәрен үләргә калдырган; икенчесен, кешелек сыйфаты бетеп бетмәгән дип Ләбибә әйткәнгә, коткаргандыр? Аның иң миһербанлы, нечкә күңелле бердәнбере – хәзер кеше үтерүчеме?!.. Әгәр шулай икән, аны җинаятькә этәрүче Ләбибә үзе лабаса... Бу гөнаһ белән ничек яшәргә? Кызның дөреслекне бик беләсе килде. Тик ничек сорарга? Сорасаң да, хак җавап алырсыңмы? Бу һәлакәттә Рәимнең катнашы бар икән, ул яшерен гамәлен беркемгә дә ачмаячак инде...
“Аллаһ язганнан узып булмас” дип, тормыш әкренләп үз арбасына утырды да алга таба тәгәрәде. Алдагысы килеп терәлми, фаразлый да алмыйсың. Айдан артык хастаханә койкасында аунап, сихәтләнеп чыккан Кәбир кичкырын Рәим янына килеп керде. Көннәр салкынайтып, иртәнгә урамдагы җыелып торган сулар туңа торган чак булуга карамастан, егетнең өстендә юка спорт костюмы гына. Салкын эченә йөгергәне кызарган борыныннан, сап-салкын кулларыннан күренеп тора. Каударлануы йөзенә ягылган, өеннән дә алдын-артын уйлап тормый чыгып киткән инде...
– Мин синең алда мәңге әҗәттә калам, яшьти. Әйдәле, монауны бөкләп бер сүләшеп утырыйк та, синең алда ант эчәм: моннан ары авызыма да капмыйм бу нәрсәне. Ты что... ни-ни... – дип, Кәбир имән бармагы белән авызы тирәсендә селкеп алды. – Сине хөрмәтләп, соңгы тапкыр...
Артында тоткан сул кулын турайтып, өстәлгә бер ярты акны китереп куйды; куеныннан гәзиткә төрелгән колбаса, тозлы кыяр, ипи чыгарды. Айнык булгач, үзендә кеше кыяфәте бар икән алай. Тик Рәим генә, җирәнүен күрсәтмәскә тырышып, коры эндәште:
– Хөрмәтең бар икән, ярый, килешәм... яхшы. Тик бу нәмәстәкәеңне минем өйдә күрсәтәсе булма, җыеп ал. Мин капмыйм бит – шуны белешмәдеңмени? Дөрес әйтәсең, әҗәтеңне гомерең буена да түләп бетерә алмаячаксың!
Кәбир каршы әйтүнең ызгышка китерәсен тоемлап, мөлкәтен кесәләренә тутырды. Кепкасын, башына кире кияргәме дигәндәй, кулында әвәләде, бер урында таптанып алды (сөйләшергә бүтән уңай вакыт булмасын чамалап):
– Шулай да, кемәй, әйт әле, ник коткардың син мине? Башыма күсәк белән тондырып та китә ала идең – чуртым да белмәс иде.
...Ул, хастаханә койкасында гипсланган аягы тарттырылып өскә бәйләнгән килеш ятканда, үзен коткаручысы турында хабәрдар булды.
– Раим? – дип, кабатлап сораган иде. – Яңа армиядән кайтканмы?
– Әйе, җәй башында гына кайтты, кайтты да сәгате ние белән тракторга утырды.
– Ә аның йөргән кызы бармы? – дип, куркынып сорады ул, теге кыз турында белгәннәрен бер җепкә тезеп (шулай бер, күрше авыл кибетенә тиз генә хәмер алырга кергәндә очраткан иде ул кызны, исемен шундагы агайдан сорап белеште. “Юкка өмет сузма, иясе бар”, – дигән иде, бер күзен кыса төшеп, авыл агае. Шешәсен баш очына күтәреп, масайган кыяфәттә: “Миңа каршы торырлык түгелдер әле...” дип ырҗайган Кәбиргә, агайның, горурланып: “Чту ты... Рәим!” дигән җавабы аның урынында булган теләсә кемне аркасына салырлык яңгырады – егет ул җирдән ничек таюын да искәрмәде...)
– Андый егетнең дә булмаса! Бик шәп кыз – Ләбибә – чиләгенә күрә капкачы. Армиядән көтеп алды! Син, нәрсә, әллә сеңлеңне димләмәкче булдыңмы? – дип хихылдаган бүлмәдәшенә Кәбир:
– Их... дөнья – куласа!.. – диюдән артыгын әйтмәде...
– Аңламыйсыңмы? Аңламассың шул... Син шулай эшләр идең, ә мин – юк! Менә шунда безнең разница. – диде Рәим, сөйләшүгә нокта куйганына ишарә ясап.
* **
Училищеда укыган булачак укытучыларның әхлаки яктан тәрбияле булулары һәрдаим күз уңында тотыла. Күбесе авыл җирлегеннән килгән үсмер кызлар бит, әти-әнидән читтә беркатлылыклары аркасында күңелсез хәлләргә тарымасыннар өчен, төрле темага әңгәмәләр, аерым сөйләшүләр оештырылып кына тора. Табиблар, психологлар һәм, билгеле, төркем җитәкчесе, тормыштан алынган кыйссаларга нигезләнеп, студентларны сакланырга, итәгатьле булырга өйрәтәләр. Моннан тыш, ел саен медицина тикшерүе үткәрәләр. Менә быел да, җиргә беренче кар яту белән, кызларны, төркемләп, шифаханәгә алып киттеләр. Студентлар моңа киеренкелек тоймый карарга күнектеләр инде, тик чая кыз Раиса гына, буялган иреннәрен бөрештереп (төркемдә ул гына бизәнеп, үтә күренмәле гипюр блузка киеп йөри):
– Менә тагын сарык бәрәннәре кебек алып баралар инде. Дүртенче курста да тынычлыкта калдырмыйлар, – дип, ризасызлык белдерде. Төркем җитәкчесе Фәридә Өлфәтовна бик тыныч ханым, ике бала әнисе булса да, зифа буена килешеп торган костюм-күлмәк аны бу кызлардан әллә ни аермый да. Матур итеп кистергән чәчләрен рәтләштереп, елмаеп җавап бирде:
– Кызлар-йолдызлар, сез бу һөнәрне сайлагансыз икән, монысына гына түзәсез инде. Балалар белән эшләгәндә иң беренче таләп бу. Әле елына бер түгел, ике үтәрсез – үзегезнең файдага бит!
– Мин файдасын күрмим, шул урынга менергә дә оялам.
Монысын төркемдәге иң тыйнак, басынкы кыз Әнисә әйтте. Аңа кушылып, гөжли башлаганнар иде, Фәридә Өлфәтовна, бармагы белән дивардагы сәгатькә күрсәтеп, ашыктыра башлады. Ләбибә бүлмәдән иң соңгы булып чыкты. Башта бөтенләй бармаска дип уйлаган иде, ләкин бу адым укытучысының игътибарын җәлеп итәчәген уйлап, табибка соңгы булып керергә ниятләде. Билгеле, тикшерүләр үткәч, кызларның сере ачылачак, тагын аерым әңгәмәләр башланачак... Нишлисең, язмы-ы-ыш...
Чаршау эченә килеп кергәч тә:
– Апа, мине көчләделәр... – дип, ярым пышылдап әйткән Ләбибәгә табибә күзләрен тутырып карады. Ул инде студентларның холкын-фигылен яхшы белә, күбесен таный. Үтә ягымлы, акыллы, сылу бу кыз аның яраткан пациентларының берсе иде. Шуңа, җавапка нидер әйткәнче, башта тикшерергә булды.
– Акыллым, син үзеңдә үзгәрешләр барын тойдыңмы?
Табибәнең соравы Ләбибәне сискәндереп җибәрде. Ике көн элек кыздырылган балык ашарга утыргач, укшып, ашханәдән атылып чыгып киткән иде... Аннан алда да...
– Төрле истән укшыта... – диде ул, һаман вакыйгаларны бер җепкә тезмичә.
– Шулайдыр... Бу хәл ничек булды? Кайчан? Милициягә хәбәр иттегезме?
Табибәнең сорау яңгырлары астында Ләбибә тиз генә киенә алмый азапланды, каушады. Башында “ник тинтерәтә инде...” дигән уйлар бөтерелде. Беркемгә хәбәр итмәүләрен әйткәч, шәфкать туташы телгә килде:
– Үзләре итәкләрен җыеп йөрмиләр дә... Берсе дә, мин үзем гаепле, дип, килеп әйтми монда, – диеп, тагын нидер өстәргә теләгән иде, табибә аны бүлдерде.
– Гөнаһ җыйма, Дилбәр, юк-бар сөйләп.
Аннан ишек тоткасына ябышкан Ләбибәгә борылып:
– Кил, утыр әле, матурым... Эшләр бик яхшы түгел. Синең авырың бар. Шунда ук әйтеп куям: төшертмисең! Бердән, инде соң. Икенчедән, тагын зуррак фаҗигә килеп чыгарга мөмкин. Беренче баланы төшерткәч, бик күп хатын-кыз ана булу бәхетеннән мәхрүм кала. Гомере буе үзен битәрләп, язмышын каһәрләп яши. Без алай итмәбез бит? – дип, бик җылы сөйләште. Ул кызның упкын читендә торуын чамалады. “Үзенә кул салмаса ярый” дип тә курыкты. Тик балалыгы да чыгып бетмәгән беркатлы бу кызга дөреслекне ничек бар шулай әйтергә кирәклеген табибә белә иде. Сайлау юлы юклыгын кыз аңларга тиеш...
* * *
– Бәхетсез башкайларым... кайларга барып югалыйм... – караватка капланып, үкси-үкси елаган кызын ничек юатырга белми, Зәйтүнә артсыз урындыкта өстәл сөлгесен бармаклары белән бөтереп утыра. Үзе дә эчтән әрни, бәгыре өзгәләнә. Ләкин кызына боларны күрсәтергә ярамый! Аңа хәзер икесе... юк, өчесе өчен дә көчле булырга кирәк. Туачак сабый дөньяга бәхетле аваз салырга тиеш! Ничек агартырга соң бу кайгыларны, ничек?
– Керергә мөмкинме? – дип, ишектә торган Рәимне күргәч, аналы-кызлы тертләп киттеләр, хәсрәткә күмелеп, капка тавышын да ишетмәгәннәр...
Алга куелган бөтен планнарын челпәрәмә китергән яңалыкны ишетү Рәимгә дә җиңелдән булмады. Утырган җиреннән сикереп торып, йөреп тә алды. Йодрыгы белән тезләренә сугып, тагын бер ноктага текәлеп утырды... Эчендә буран кайный, бу ачы хакыйкать алдында үзенең көчсезлеген тою егетне шаштыра иде. Йөрәгенең һәр тибеше “Ләбибә” дип сулкылдый, шул ук вакытта җанын боз сөңгеле чорный бара...
– Ярый, Ләбибәм, бик бетеренмә әле, җаным... Язмыштан узмыш юк дип, юкка әйтмәгәннәрдер... Бер атнадан өйләнешәбез, матурым. Синең киләчәгеңне мин кайгыртырмын, борчылма, яме?..
Иңнәрендә сөйгәненең көчле кулларын тоеп, кыз тынычлана төште. Шулай да сирәк кенә үксү авазы белән бергә җилкәләре калтырап куя. Рәим аның янына күчеп утырды да назлы гына итеп кызны биленнән кочаклады, Ләбибә башын егетнең күкрәгенә салды. Чак ишетелерлек итеп әйтеп куйды:
– Рәим, үкенмәссеңме? Син бит башка кызга өйләнә аласың...
Ләбибә киләчәген Рәимнән башка күзаллый башлаган иде инде: хәзер хушлашып чыгып китсә, һич рәнҗемәс иде. Ә ул... соңыннан уйлары үзгәрмәсме?.. Аның шикләрен укыгандай, Рәим кызның битеннән үбеп алды:
– Юк, кадерлем минем, безнең юллар бергә инде. Мин сине генә яратам.
Кызының моңсу күзләрендә шатлык очкыннары кабынганын күреп, ана йөрәгендә дә давыл басылгандай булды. Ул булачак киявенә сокланып һәм бераз хафаланып карады.
– Бәхетле була күрегез, балалар, – дип, яшьләрнең үзләрен калдырып, ишегалдына чыкты. Сөйләшсеннәр, тынычлансын кызы. Нинди миһербанлы бала, күзләрем генә тимәсен, дип, Зәйтүнә, Рәимгә багышлап, догалар укып алды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру