XXIV
Юка гына кар төшкән юлдан кайтып җиткәндә, Хәлим күңелендә шигырь ялкынсынды. Әле бер хис килеп чәбәләнде, әле икенчесе бимазалап интектерде. Сагыштан гына тормый иде бу хисләр, аларда күтәренке, дәртле аһәң дә җитәрлек. Ләкин сагыш барыбер күбрәк иде.
Тормыш бит бу: борчуларны
Шатлыклар алыштыра.
Җан артында һәрвакытта
Сагалап сагыш тора.
Ачуланмыйм да мин аны,
Иркәләмим дә артык.
Акрын гына алга барам,
Тормыш арбасын тартып...
Кайчакта арттан этешә,
Артык йөк ул кайчакта.
Сөйгәнем янда булса да,
Шуып керә кочакка...
Котыласы иде дә бит... –
Бик газиз ул, кадерле.
Сабые ул җан-күңелнең,
Анасы ул хәтернең.
Язмыш кына сагышымның
Канатын каермасын.
Һәрнәрсәдән бер китәсең,
Сагыштан аермасын!
Кыш, кыш, кыш! Хәлимнең иң яраткан фасылы ул! Үзе кышын туганга шулайдыр, бәлки. Бигрәк тә кышның башын ярата. Юка карны, аның да әлегә дөнья пычрагына керләнмәгән чагын... Җылы кышны ярата ул, йомшак, яз кебек кышны...
Җылы кышны яз дип алданганмын,
Язга ерак булган, ай, ерак...
Хәзер белдем инде, кыш туганнар
Моң-сагышка, гамьгә баерак...
Ә кыш моны белми, белмәсен дә...
Дөнья бүген шундый сөйкемле!
Үзе моңлы, үзе шундый көләч, –
Нәкъ бүгенге җаным шикелле...
Утарга килеп кергәндә генә, бер җигүле атны куып җиттеләр. Атлы кеше, атын читкәрәк борып, машинаны уздырып җибәрмәкче булды. Тигезләшеп килгәндә, Хәлим ат иясен танып алды: атлар караучы Зиннәт бит бу! Аны, атлар телен белә, дип сөйлиләр. Әле дә хәтерендә: Кампәрледә чакта бер Сабантуйда аты җиңеп чыккач, кемнеңдер «Ничек җиңә алдыгыз?» дигән соравына: «Ат үз иясенең сулышын үз сулышына ияртсә генә чын чабышкы чыга. Минем малайлар үз сулышларын ат сулышына көйли беләләр», – дип җавап биргән иде. Чынлап та, бу якларда «Ат сулышы – иң тулы сулыш, ә ат йөрәге – иң чорыш йөрәк» дигән сүз бар. Бүген нишләп йөри соң ул ялгызы урман буенда? Төягән утын-мазары яисә чыбык-чабыгы да күренми, чана төбендә берничә артыш куагыннан башка һичнәрсә күзгә чалынмый...
– Зиннәт абый, нишләп йөрисең урман бетереп?
– Ике яшьлек артыш эзләп йөрим.
– Таптыңмы соң?
– Таптым... Менә бит...
– Аның ике яшьлек икәнен каян белдең соң?
– Ул үзе әйтеп тора, Хәлим, үзе әйтеп тора...
– Син артыш телен дә беләсеңмени? Атлар телен белә, дип сөйлиләр иде инде...
– Аларның телләре бер бит...
– Ничек? Нинди тел?
– Игелек теле. Шундый тел дә бар... Аларга игелекле булсаң, үзләре дә сиңа ярдәм итәргә әзер.
– Шул тел буламы?
– Сөйләшсәң – була, сөйләшмәсәң – юк...
– Кызык икән. Ә нигә сиңа бу артыш ботаклары?
– Данияр хатынында тулгак башланган... Авыр китерә, ди... Артыш белән имләргә кирәк, аның да ике яшьлеге белән...
– Даниярның машинасы бар бит, район больницасына илтсен! Анда чын врачлар барысын да кирәгенчә эшләр...
– Илтергә соң, ди... Инде суын түккән. Аннары... Данияр үзе врач бит, акушерлыкка документы бар, ди...
– Алайса, бар, тизрәк, ник торасың?
– Бәй, машинагызны алыгыз... Кыймылдый да алмый торам бит...
Хәлим шунда гына аңлап-төшенеп алды: дивана димә инде, ә, алар юлны томалап торалар икән ләбаса.
Кузгалып киттеләр, Гөлмәрьямнең авыл җирендә бала табып ятуы аның күңелен тынгысыз итте. Бәй, иртәләгән түгелме? Никахларын әле кайчан гына укыганнар иде... Туктале... имләүгә калгач, кем башкарыр соң ул йолаларны? Бөтен имчеләр авылда бит. Әллә Данияр үзе ырым-шырымга тотынмакчымы?
Хәлим Моратка туктарга кушты. Машина туктады. Алар артыннан юырттырып килүче ат та шып туктады. Бу әкәмәтләрдән риза булмыйча, борын тишекләрен кабартып, ул хәтта урманны яңгыратып кешнәп җибәрде... Хәлим машинадан сикереп төште дә Зиннәт янына йөгерде.
– Кем имли соң? Артыш белән кем өшкерә, дим?
– Ния, теге «албасты» карчыклар...
– Алар мондамыни?!
– Монда булмый, кайда булсыннар?! Алар да шушы авыл кешеләре ләбаса! Кышлыкка торырга кайтканнар, дип сөйлиләр... Ярый әле алар булды. Алар янында Данияр үзе.
– Алай икән... Ярый, без дә хәзер шунда барабыз, бир артышларыңны, машина белән тизрәк булыр...
– Юк, бирмим... Синең күңелең тыныч түгел, җаның ярсынган, йөрәгең үрсәләнгән... Хәлим, аңла, бирә алмыйм, усаллык бар синдә, шик-шөбһә бар... Артыш чип-чиста барып җитәргә тиеш. Барыгыз, кузгалыгыз тизрәк, юлны бүлеп тормагыз!
Хәлим Моратка машинасын медпунктка таба борырга кушты.
– Туры шунда барабыз. Әбиләр дә шунда, Морат, син дә сихер-михерне беләсең, на всякий случай дип әйтүем. Майя, ә син әбиләргә булышырсың...
Алар медпунктка барып җиткәндә, ишек төбенә кеше җыелып өлгергән иде инде. Кеше дигәч тә, барысы газиз җаннар: әнкәләре Сания белән Тәскирә, Ак бабай белән Мәдинәттәй, әлбәттә инде, Вәсимә карчык. Анысы кереп-чыгып йөри, әле бер якка, әле икенче якка хәбәр ташый. Чираттагы чыгуында ул өр-яңа сүз әйтте:
– Баштарак Данияр «бала аркылы килгән» дип әйткән кебек иде, хәзер инде игезәкләр дип тора... УЗИ дигәннәренә барып өлгермәделәр шул, иртәрәк юлга җыенды кызыбыз...
Шулвакыт Сания белән Тәскирә, ярыша-ярыша, кайчандыр үткән гомерләреннән хәтерләренә уелып калган «бала тудыру әфсеннәре» такмаклый башладылар:
– Йөгенә-йөгенә йөкле бул, буазла да сөтле бул!..
– Тәтә-бикә, иләктәй җәел, куздай бөреш!..
– Йөгенә-йөгенә йөкле бул, буазла да сөтле бул!..
– Тәтә-бикә, иләктәй җәел, куздай бөреш!..
Артышлары белән Зиннәт тә килеп җитте. Нәрсәдер укына-укына, дымга туенган куак ботакларын куенына кысып, Вәсимә карчык эчкә кереп китте. Пар бөркеп ачылып ябылган ишектән Гөлмәрьямнең ачыргаланып ыңгырашуы, җаны-тәне белән балага ухылдавы ишетелеп калды...
Хәлим әнкәләре янына ашыкты:
– Кайттыгызмы, әнкәйләр?
Тәскирә җыенып беткәнче, Сания әйтеп калырга ашыкты (Хәлимнең әнкәсе ул бит әле!):
– Кайттык, балам, бу юлы җәйгә кадәр кайттык. Бәлки, бөтенләйгә үк калырбыз... Яшәгән урыныбызга дүрт гаилә килеп калды. Йорт буш торырга тиеш түгел, буш торган йорт тиз искерә, диләр...
Тәскирәнең дә әйтәсе сүзе бар икән:
– И-и, Хәлимкәем, кечкенә авыл булып оешып бара инде безнең Кампәрлебез. Аллага шөкер, аңа без дә үз көчебезне керттек, шулаймы, ахирәт?..
Сания аны елмаеп хуплады...
Бераздан Вәсимә карчык тагын килеп чыкты. Йөзендәге җыерчыклары тартылып киткән кебек, – күрәсең, борчулары басылган. Чынлап та, ул эчтән әйбәт хәбәр алып чыкты: артыш ярдәм иткәнме, әллә карчыкларның шифалы куллары килешкәнме, – бер-бер артлы игезәкләр килә башлаган!.. Кызлар! Берьюлы икәү! Бераздан тагын чыгып әйтте:
– Өчәү! Өчесе дә кызлар!
Шунда Хәлимнең исенә кылт итеп Майялар тарихы килеп төште. Кайчандыр алар да өч кыз, өч игезәк туган булганнар. Икесен карчыклар алып киткән... Нигезләреннән куылган өчен, үч итеп алып киткәннәр... Менә бүген дә шул ук карчыклар өч игезәк кызга якты дөньяга килергә булышалар. Нәрсә булыр, ни булыр?
Майя да, Тәскирә белән Сания әнкәләре дә шул хакта уйлыйлар иде булса кирәк, – йөзләре киеренке, карашлары кырыс, шөбһәле. Ярый әле өйдә Данияр бар, ул бүтән андый башбаштаклыкка юл куймас... Вәсимә ахирәтләре дә кереп-чыгып йөри. Алай дисәң инде, бу карчыклар, теләсә кемнең исен-акылын алып, алар янында ук яманлык кылырга мөмкиннәр. Мондый хәлләр бер мәртәбә генә булмады бит инде... Шул хакта барысы да берьюлы уйлап алдылар, ахры, сүзсез генә Майяга күтәрелеп карадылар. Янәсе, сиңа чират җитте, бар, кер, күз-колак бул, бөтен көчеңне куллан, әмма явызлыкка юл куйма!
Майя аңлады, сак кына ишекне ачып, эчкә кереп китте. Читтәрәк басып торган Ак бабай белән Мәдинә абыстай дога гаменә бирелделәр; бу минутта, чынлап та, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка булмый иде...
Эчке якта бала елаган тавышлар ишетелә башлады. Хәбәр белән чыгучылар бүтән күренмәде. Менә бервакыт тавышлар тынды. Ишек ачылды. Тупсада Вәсимә карчык, Данияр һәм Майя пәйда булдылар, – һәрберсенең кулында берәр төргәк. Кара-кара: яңа туган сабыйлар лабаса! Данияр белән Гөлмәрьямнең өч игезәге...
Ак халатын да, шундый ук ак башлыгын да салмаган, үз эшеннән канәгать булыпмы, әллә ата булу шатлыгыннанмы, йөзләре кызышып чыккан Данияр үз кулындагы төргәкне өскә күтәрде:
– Мин нинди бәхетле! Минем өч кызым бар!
Сания белән Тәскирәгә шул гына кирәк иде. Алар
туган баланы каршылый торган такмак әйтә башладылар:
– Бер бала бер атага җитә туар...
– Ике бала бер атадан үтә туар...
– Өч бала бер ата өстеннән кире карый китә туар...
Дөньялыкны әфсен такмагы белән генә көйләп калдырасы килмәде, ахры, Ак бабай яңа туган сабыйларны котлап, нәкъ шушы очракта әйтелергә тиешле доганы яңгыратты: «Бәракә Аллаһү ләкә фил-мәүһүби ләкә үә шәкәртәл-үәһибә үә бәләга әшүддәһү үә рузикътә бир-раһү». Карт битен сыпырып куйды да доганы шушы Күкчәчәк аланына яшәргә, гомер итәргә җыелган халык телендә дә ирештерде: «Сиңа бирелгән бүләктә Аллаһ сиңа бәрәкәт бирсен, һәм син үзеңә бүләк бирүче Аллаһка шөкер ит. Ул бала балигъ булып, сиңа аның игелеген күрергә насып булсын!»
– Рәхмәт, Ак бабай! Догалы теләкләрең өчен мең рәхмәт!
– Исемнәре бармы әле? – дип кычкырды кемдер медпункт бинасы янына җыела башлаган кешеләр арасыннан.
– Бар, бар!.. Әлфия! Гөлфия! Зөлфия!
– Гөлмәрьям ничек анда?
– Барысы да әйбәт. Ул да бәхетле. Әбиләр хәзер аны рәткә китерәләр, бик арыды ул... Өчәү бит, өчәү! Әбиләргә рәхмәт, алар булмаса, белмим, нишләр идем?
Сөенче алырга чыкканнар кабат кереп юк булдылар, бераздан ишектә Нәкыя карчык белән Тәкыя карчык күренде.
Халык арасыннан кемдер кычкырып җибәрде:
– Әбиләргә дан! Әбиләргә дан!
Аны күтәреп алдылар:
– Әбиләргә-ә-ә!.. Дан-дан-да-а-а-н!..
Карчыклар бу кадәресен көтмәгәннәр иде, ахры. Каушап калдылар, хәтта кире борылып кереп китәргә уйладылар, ишек тоткасына үрелгән кебек булдылар. Шулай тоелды. Шунда Хәлим җәһәт адымнар белән аларның каршысына ук чыгып басты:
– Нәкыя апа, Тәкыя апа! Бөтен авыл исеменнән сезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең шифалы кулларыгыз аркасында бүген авылыбыз үрчеде. Монда күчеп килгәч, әле күптән түгел генә беренче туй булган иде, хәзер менә кешеләребез арта башлады... Сезнең Утар бу, сезнең нигез... Яңа кешеләрне рәхим-шәфкать белән кабул итеп алыгыз!
Халык шаулатып кул чапты. Хәлим халык арасына кереп югалды. Юк, югалмаган икән, әнә, кулындагы төргәген барлый-барлый, авыл советы бинасына ашыга ул. Ханнар байрагын үз урынына куярга, инде бу юлы тартып та, каерып та алып булмаслык итеп урнаштырырга ашыга... Мәйданда калган халык исә, якынрак килеп, карчыклардан эчтә булган хәлләрне сораша башлады. Авылда бәхетле һәм бәрәкәтле чорның башлануы турында сөйләүче матур фал иде бу.
(Ахыры иртәгә!)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo