9 бүлек
Җиде-сигез егет озын яшел өстәл тирәли бильярд уйныйлар. Рәим иң беренче итеп күкрәгенә юлбарыс төшерелгән кара футболка кигән озын буйлы егетне исләде, янында кыскарак буйлысы кайсы шарга сугарга кирәген өйрәткән булып бөтергәләнеп йөри. Яктылык зәгыйфь кенә булса да, Рәим шунысының яңагында тар гына кызгылт тасманы аермачык шәйләде. Боларны бер ун көн элек басуда күргән иде ул. Тракторларын да сүндерми, җирдәге салам өстендә эчеп утырганда, бригадирлары орышып ята иде. Рәимнең аларга шул чакта ук саруы кайнаган иде, юкка булмаган... Кәбир иде бугай озыны... хәзер болар минем кармакта! “Кабахәтләр!.. алып чыгып, әллә хәзер үк измәләрен изәсе...” Юк, юк... монда кызулык белән эш итәргә ярамый. Алар дошман тылында... Иптәшләрен генә харап итәчәк – шул булыр. Болай да, хуҗа егетләр алар ягына кырын-кырын карап алалар. Бәхеткә, шунда ике кыз ишеккә юнәлде. Рәимнәр дә алар артыннан клубтан чыктылар. Көлешә-сөйләшә, артларыннан бардылар да, бераздан теге кызлар бер капкадан керделәр дә киттеләр. Чит йортка бастырып кереп булмый бит инде – егетләр тукталдылар.
– Монда кызларга кытлык икән бит, агай-эне. Әллә таябызмы? Мин күз төшәрлек кыз күрмәдем, – диде Рәим, дусларының тагын клубка таба борылуларына эчтән көеп.
– Менә сиңа, дус! Алдап алып килдеңмени? Көтеп торган берәрсе бар дип торабыз тагын, – бер дусты канәгатьсезлеген белдерде.
– Ярый, ярый... миндә гаеп, эш пешмәде. Әле үзебезнең клубта уеннарның кызган чагы, киттек, – диде дә Рәим, икеләнергә урын калдырмый, матаена таба атлады.
Рәим төнен йокысыз үткәрде. Ул Ләбибәне хәзер ялгызын калдыруның аяныч хәлгә китерергә мөмкинлеген чамалый. Аннан... монда үзенә дә сөйгәненнән башка бер ямь дә калмый. Армиядән кайтканнан бирле алар һәр кич диярлек клубта, көндезләрен басу-бакча эшләрендә очрашып, сәгадәткә коенып йөргән иделәр. Инде алдагы матур хыяллары – бер елдан Ләбибә укуын бетереп кайткач, өйләнешү – беркемне дә гаҗәпләндермәде. Рәим әтисе белән киңәшләшеп, яңа йортның нигезен салып куйды. Буралык агачлар да юнәттеләр – кышка чаклы күтәрергә иде исәпләре. Дәрт-дәрман ташып торганда бар да көйле генә бара! Шундый матур хыяллар белән яшәгәндә... менә... тормышның асты өскә килде кебек... Ләкин Рәим максатыннан ваз кичмәячәк – төн эчендә ул олыгаеп, гаилә мәсьәләсендә тагын да җитдиләнеп китте. “Шабаш, сәрхүшләр!.. Мине сындыра алмассыз – сөйгән кызымны бәхетле итү өчен барысын да эшләячәкмен!” дип, тегеләр белән әрләшеп чыкты. Киләчәген сөйгәне Ләбибәсез күз алдына да китерә алмый Рәим.
Иртәгәсен алар икәүләп шәһәргә киттеләр. Ләбибәнең училищесына барып, Рәим үзен дә кызлар белән колхозга җибәрүләрен үтенде. Егетләр көче артык буламыни – бишкуллап риза булдылар. Ике атна алар бергә колхоз басуында бәрәңге җыйдылар. Ләбибәне иптәш кызлары аптырап каршы алды: ул сулган гөлгә охшап калган иде – элеккечә челтерәп көлми, елмайганда күзләре сагыш бөрки... Нидер булган, дип, үзара сөйләшсәләр дә, төпченмәделәр, егете әнә янында бөтерелеп йөри бит. Димәк, мәхәббәт шаукымы түгел. Берәр туганы авырыйдыр... күңелсезлекләр беткәнмени...
Колхоз эшләрен төгәлләп, студентлар төп шөгыльләренә – укуга чумдылар. Рәим сөйгәне гадәти яшәешкә күчкәч, җан яраларын бераздан оныта алыр дип, җылы итеп хушлашып, авылга кайтып китте. Исәбе: йорт салу эшенә керешү һәм... теге мөртәтләр белән алыш-бирешне өзү. Җае чыкмый калмас...
* * *
Рәим, армиядәге хезмәтен тутырып кайткач, бер айлык механизаторлар курсында укып, хәзер, рәис әйтмешли, колхозда иң абруйлы урында эшли. Тракторы иртә яздан кара көзгә чаклы сүнми гөрелди. Инде басу-кыр эшләре төгәлләнгәч тә, йә салам китерү, йә урманнан утын тарттыру аның өстендә. Бүген дә рәис сарыклар фермасын яңарту максатыннан аударылган агачларның кайсы аланда ятканын аңлатты да:
– Бер өч рейс ясасаң, бүгенгә җитәр, кайтып ял ит. Әниең беркөн кибет янында: “Яккан мунчам суынып бетә, улымнан башка колхозда эшләр кешең дә юктыр шул...” – дип, минем якка таш атып торган иде. Жалу белән килеп җитәр ату, – дип шаяртып калды.
Рәим, тракторы бик кызу җилдереп урманга якынлашканда, һаман теге явызлардан үч алынмаганына көенде. Тау ягы кешеләре булса, ике дә уйламый, көпә-көндез атып киткән булырлар иде – бу якларда болай эшләп булмый, законнар башка... Тик, үч алмый торып, Рәим үзен чын иргә санамаячак! Беркемгә дә әйтми, үзенә башкарырга кирәк моны – бу аның намус таләбе. Үч кайтару планының әллә нинди вариантлары туды тууын. Ләкин берсе дә яраклы түгел... Күрәләтә кешегә зыян-дәүләт салган өчен, суд аны гаепләячәк. Каш төзәтәм дип, күз чыгарып куюың ихтимал. Әнә армиядән ут йотып көтеп алган әнисе, җанының әрнүен ничек басарга белмәүче сөйгәне Ләбибә... егет төрмәгә эләксә, бәхетле яши алырлармы? Димәк, ачыктан-ачык һөҗүм итү ахмаклык булачак... Ә болай?.. Шул ерткычларны җәзасыз калдырыргамы? Бер гөнаһсыз кыз баланы рәнҗетеп, шул бозыклыкларына тамчы да үкенми, “диңгез безгә тубыктан” дип яшәсеннәрме? Юк! Тагын бер кат юк! Ничек тә акылга утыртырга кирәк аларны! Бер Аллаһка ышанып кул кушырып ятып булмас... Зәйтүнә апа шул чакта йөрәк түреннән чыккан әрнүле тавыш белән:
– Аллаһеның кәһаре төшсен үзләренә! – дигән иде лә ул... Берни булмагандай, яшәп яталар әнә. Иптәшләреннән, читләтеп кенә, сораштыра: күңел ачып йөриләр, диләр...
Тракторның гөрелдәве астында Рәим арттан килгән мотоцикл тавышын ишетмәде. Түмгәкле юлда сикергәләп, килбәтсез көчле дырылдап, тракторны кызыл Минск узып киткәч, Рәим, ток суккандай, моторын шып сүндерде. “Яраткан колына чыгарып куяр юлына” диләрме әле – матайда теге ике ир сыныгы иде. Кечесе рульгә чат ябышкан, озын буйлысы арттан – аңа... Кая баралар? Нишләп аның юлына чыктылар – бар, аңлатып кара... Арттагысының аркасында арыш капчыгына төреп асылган ау мылтыгын Рәим шәйләп алды: “Ауга киттеләр... Елан чокырына төлке ауларга. Хәзер төлкеләрнең йоннары калынайган – матур чагы. Бүрек-фәлән тектерим дисәң, самый раз...”
Елан чокырына ике чакрымлап бар әле, берара трактор белән барырга да... аннан җәяү. Рәим тегеләрне шулай күзәтергә булды. Ләкин тәгаен үзенең нишләсен күзалламады. “Действовать по обстоятельствам!” – дия иде армиядә командирлары, разведчик солдатларны мөһим йөкләмәгә җибәргәндә. Һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк, дип, Рәим ипи-фәлән кисәргә йөрткән пәкесен кесәсенә тыкты да куаклар арасыннан җиңел генә алга чапты.
Елан чокыры дип бу урынны анда агулы еланнар яшәгәнгә түгел, афәтләр килеп чыкканга әйткәннәр. Ул бик текә ярлы булып, абайламый атлаганда, егылып төшкән кешеләр кул-аякларын сындырган очраклар булган. Һәрхәлдә, Рәим шулай дип белә. Ә, бәлки, элекке заманнарда анда буар еланнар да яшәгәндер? Безнең тирә-якның һәр төбәге тиешенчә тикшерелгәнме, өйрәнелгәнме?.. Мәктәптә яшь натуралистлар түгәрәге эшләп килә инде, югыйсә. Тик алар күбрәк үсемлекләр дөньясы белән кызыксына бугай. Ә бит кеше үзе дә – табигать берәмлеге. Кешенең беренче өйрәнгән гыйлеме дә – табигать белеме. Тик хәзер генә табигатькә караш башкачарак: янәсе, бөтен көнкүреш автоматлаштырылган. Табигатьне өйрәнүгә мохтаҗлык кими түгелме?
Менә төлкеләрне алыйк. Төлке үз оясын җиңел генә казып кереп булмаслык ташлы урыннарга яки юан тамырлы агач төпләренә ясый. Кечкенә балалары тугач та, ул оясы эченә бик кирәк очракларда гына керә һәм күпчелек вакытын өненнән тышта үткәрә. Моның сере шунда ки, әгәр дә төлке балаларының чинаган тавышларын ишетеп, берәр төрле ерткыч дошман ояны казый башласа, ана төлке балаларын якларга килә. Ул, дошманы нинди генә көчле һәм гайрәтле булуына карамастан, карлыккан ырылдаулар чыгарып, аңа таба якынлаша. Ә һөҗүм итүче исә мондый хәлгә түзеп тора алмый һәм, ояны казудан туктап, төлкене куа китә. Бераз төлкене куганнан соң, бу ерткыч оя янына янә килеп казый башларга өлгерми, аның артына, карлыккан тавышлар чыгарып, төлке яңадан килеп баса. Тагын куыш башлана...
Бу куышулар дошманның хәле беткәнче кабатлана тора. Билгеле инде, төлке дошманы, хәлсезләнеп, ояны казудан туктый һәм өн яныннан китеп бара.
Дошманы китү белән төлке үз өенә тиз генә кереп, балаларын ашатып чыга да тагын оядан ерак түгел тирәдә йөрештереп, кизү торуын дәвам итә. Аналары ояга кереп чыгудан төлке балалары дошманның китүен аңлап, янә ырылдашып-чинашып уйный башлыйлар. Сабыйлар шул – аларга уйнарга гына булсын...
Төлкеләргә өн казырга бу чокыр иң кулай урын. Күрәсең, моны бу башкисәрләр дә белә – матайларын алар туры шунда куа. Рәим чокырга төшә торган сукмакны хәтерли әле, балачакта маҗаралар эзләп йөргән иделәр... Ул каршы яктан булырга тиеш. Ә бу якта – үлән каплаган текә яр.
Рәимгә Елан чокырына килеп җитәргә күп калмаган иде, кинәт каты гөрселдәү ишетелде – бу тавышка илереп акыру да өстәлеп, агач башларына килеп бәрелде дә йөзләгән вак кайтавазлар белән тирә-як берара яңгырап торды. Кошлар дәррәү һавага күтәрелде, аларның “сакланыгыз, куркыныч бар!” диеп чыркылдашулары урман өстен тутырды. Күзгә генә күренмиләр икән, янәшәдә бу чаклы кошлар барлыгын уйламассың да...
Рәим йөгерүеннән туктап калды, ләкин шул ук мизгелдә баш миен коточкыч хәл килеп чыкканы телеп узды һәм егет алга ыргылды.
Менә Елан чокыры – куе үләнле өслекнең кыйгачлап аскарак төшеп китүен исләмәсәң, аска мәтәлүең көн кебек ачык. Димәк, тегеләр игътибар итәргә өлгермәгән... Тирә-якта тынлык иде. Рәим бераз туктап торды да, аска төшәргә теләп, чокырның теге ягына юыртты. Сукмакның яртысыннан ул чокыр төбендә яткан кара әйберне шәйләде... Салган баштан зур тизлектә килгән сунарчылар икесе ике якта, тимер атлары руле белән җир сөргән... Рульдагысының җан әсәре юк – башы иләмсез борылган, муены сынган булса кирәк, йөзендә кан әсәре калмаган – кар да ак, бу да ак. Ике метрлап читтә ыңгырашу ишетеп, Рәим шунда атылды. Монысы озын буйлы – Кәбир... Егетнең аягы каерылып борылган, үзе куллары белән җирне тырмап, шуышырга итә. Йөзендәге сыдырылган җәрәхәтләрдән башка, кан аккан урыны күренми. Димәк, ябык сыну... Рәим юанрак ботакларны сындырып, күлмәгенең астын умырып, яралының аягын турылап шин салды. Хәзер аны өскә менгезергә кирәк. Ничек итеп? Егет инде аңсыз – аягын турайтканда ук югалтты. Күтәреп менеп булмас. Шунда Рәим якындагы имәннең җәенке ботакларын сындырып алды, хәзер күлмәгенең җиңен ертып, аларны тоташтырып бәйләп куйды. Яралы Кәбирне ботакларга салып, биленнән үз каешы белән беркетте дә, өскә таба юл алды. Бар тереклек тып-тын калган. Чокыр тирәли яралының саташулы ыңгырашканы һәм Рәимнең тырмашып мышнаганы ишетелеп куя да кабат шомлы тынлык җәелә. Төшкәндә җиңел ул, ә йөрелмәгән, үлән баскан сукмак буйлап авыр йөк тартып өскә күтәрелү мең газап иде. Ләкин Рәимнең башында бер генә уй: “Коткарырга...” Ул бу вакытта үлем белән тартышып яткан Кәбирне үзенең дошманы итеп түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булган, һәләкаткә очраган бичара мәхлук итеп күрә. Кешелек кануннары буенча яшәгән Рәим бу егетне коткарырга, бөтен көчен куеп, аны хастаханәгә чаклы алып килеп җиткерергә тиеш – башкача булуы мөмкин дә түгел...
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру