XXIII
Бу бүлекне тулысынча үземә алам. Автор буларак хокукым бар. Ләкин мәгълүматны Хәлим исеменнән тәкъдим итәм. Шулай дөресрәк булыр.
Әлбәттә, Утар авылына комиссияләр килде. Бер-бер артлы килеп торган төркемнәрне кая куярга, кайда кундырырга белми йөдәделәр. Ләкин эш алга китмәде. Беркем бернәрсә тәкъдим итмәде, авылны карау, төзекләндерү бер хөкүмәт программасына да кертелмәде... Бөтен эш-ният язга калдырылды. Кар көртләре, салкыннары белән бер ай алдан килеп куйган кышка кереп барганда, бу дөрес тә иде.
Язын да эш бик тиз кузгалмас кебек. Килгәннәрнең ниятләре тар, теләкләре зәгыйфь иде. Шуңа күрә артык өметләнергә дә урын юк.
Өметне кисә торган иң төп сәбәп нәрсәдәме? Барысына да ханнар хәзинәсе кирәк иде. Килгәннәр сүзне шул бер сорау белән башлыйлар, шул ук сорау белән тәмамлыйлар: «Ханнар хәзинәсе кайда?» Качып кына килеп, яр буйларын, урман эчләрен, иясез йорт нигезләрен тикшереп, казып йөргән адәмнәр дә булды, булмады түгел... Соңыннан аларның ниндидер шәхси фондлардан һәм шикле иҗтимагый оешмалардан булуы ачыклангач, авыл халкының бу комиссияләргә ышанычы бөтенләй дә сүрелде...
Бер вакыйгадан соң Хәлим дә авылда хәлнең яхшы якка үзгәрүенә өметен өзде. Бердәнбер көнне, дөресрәге, төнне аны кулга алдылар. Кара машинага утыртып, районга алып киттеләр. Берни аңламыйча, йокылы-уяулы басып торган Нәфисәгә:
– Данияр илтеп куяр – мине алып китүләрен Майяга барып әйт, өч хәрефтән торган оешмадан килеп алдылар, диген. Үзеңә генә яшәү кыен булыр, шул баруында әнкәйләрне дә Утарга алып кайт. Борчылма, бу ниндидер ялгышлык, тиздән үзем дә кайтып җитәрмен, – дип кенә әйтә алды.
Район үзәгенә барып җиткәнче, киеренке уйларыннан арына алмады Хәлим. Кайда ялгышты ул, кайда хаталанды? Ни өчен аны һәм ни өчен менә хәзер? Җыен вакытындагы киң эшләпәле, озын кара плащ кигән ике кеше күз алдыннан китмәде. Алар да шушы оешмадан иде шикелле. Димәк, бу тарихның башы шул көннән башлана. Димәк... аның бүгенге хәле ханнар тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән. Ул көнне Казан ханлыгының байрагын күтәргәннәр иде. Чынлыкта, авылны ханлык башкаласы дип игълан иткән кебек булды. Шуңа кыюлыклары җитте бит, ә? Күрәсең, «ханлык» дигән сүздән Рәсәй патшалары бүген дә куркып, дер калтырап торалар. Ханлыкның шәүләсеннән дә өркәләр. Бу турыда хәтта уйларга да куркалар! Гап-гади чүпрәкләрдән тегелгән байрак кешеләрне төрмәгә утыртырга сәбәп булсын инде, ә!
Хәлимне беркайдан бернинди тавыш ишетелми торган тар гына камерага кертеп яптылар. Өстә тонык кына ут яна. Озаграк карап торсаң, күзләрең берничә минутка сукырая... Юри шулай эшлиләр, күрәсең. Кеше сукырайсын, миңгерәүләнсен өчен, миләре кайнап чыксын өчен яндыралар, ахры, мондый лампаларны... Гаепләрен танысыннар өчен... Хәлимне дә шуңа кертеп япканнардыр әле. Бу оешма ил дошманнары белән шөгыльләнә. Террористлар, экстремистлар, милләтчеләр, кайчандыр дөнья шаулаткан дәүләтләрен кайтару өчен көрәшүчеләр... Аларны хәзер сепаратистлар дип тә йөртәләр бугай... Димәк, Хәлимне дә, шулар рәтендә күреп, ил дошманы дип саныйлар... Кем уйлаган?!
Әллә йокысызлыктан, әллә баш җитмәслек уйлардан, әллә инде каннарны кыздырырлык эсседән Хәлимнең башы әйләнеп китте. Ул, стенага тотына-тотына, тезләренә төште, аннары аркасы белән стенага борылып утырды да, башын артка ташлап, күзләрен йомды... Ял итәргә кирәк, ял итәргә! Иртәгә... юк, инде бүген, авыр көн булачак... Допрослар, сораулар, «гаебеңне таны» дип үтенүләр, ялварулар, таләп итүләр, куркытулар, янаулар, кыйнаулар... Кинода күргәне бар Хәлимнең... Ләкин ул түзәчәк, теләсә нинди авыртуга түзәргә аны «албастылык» тормышы яхшы, бик яхшы өйрәтте...
Хәлим хыялыйлана язды. Берничә мәртәбә йоклап алды. Су эчәсе килеп, саташып уяна да, бераз миңгерәүләнеп яткач, тагын оеп китә. Уйларга көч җитми. Ниндидер уй кыйпылчыклары йә йөрәккә, йә бәгырьгә килеп кадалалар да, авырттырып, чәнчеп тора башлыйлар. Ләкин нинди уй икәнен ачык кына белеп булмый, ләкин тоеп була, әйе-әйе, уйны тоеп була. Авыл, өйдәгеләр, балалар хакында ул уйларның күбесе. Ниндидер ханлык, татар тарихы хакында шомлы уйлар да зиһен казанында чәбәләнеп ала алуын... Алары аеруча әрнеткеч, сызлаткыч уйлар...
Вакыт чамасы онытылды. Әллә бер көн, бер тәүлек үтте инде?.. Әллә бер гомерме? Нигә ул һаман монда? Нигә чакырмыйлар? Әллә? Әллә оныттылармы? Кемгә кирәге бар гомерен урман белән авыл арасында йөреп уздырган, юньләп берни кыра алмаган, тотып эшләрлек эше булмаган, байрак итеп күтәреп чыгарлык уе, фикере булмаган бәндә кисәгенең?! Нишләп булмасын?! Эше дә бар, уе, максаты да бар. Ике авыл язмышы да аның кулында түгелмени?! Димәк... халык язмышы, милләт язмышы...
Саташа-саташа чираттагы йокысына китеп бара иде, Хәлимне чыкылдап ачыла башлаган ишек тавышы уятты. Ул җәһәт кенә сикереп тормакчы булды. Ләкин аягына баса алмады... Аяклары да, оеп, миңгерәүләнеп, аны тыңламый башлаганнар иде, ахры.
Ишекне кичәге егетләрнең берсе ачты.
–Исәнме әле? Күрәм, исән. Торыгыз, сезне майор Вәлишин кабул итәчәк. Киңәшем шул, абзый кеше: сорауларга дөрес җавап бирегез. Күбрәк «әйе» дип әйтегез. Юкса монда законнар каты... Үз итеп кенә әйтәм, сез молодец! Сезнең кебек милләтчеләрне күптән күргәнебез юк иде инде. Юк белән шөгыльләнеп ятабыз шунда... Ә сез безгә чын эш бирдегез...
Егет миһербанлы булып чыкты. Хәлимгә торырга, беренче адымнарны атларга булышты. Кесәсеннән чыгарып, кечкенә шешә сузды.
– Әнкәй кайнаткан җимеш суы... Эчегез...
– Исемең ничек соң синең, энем? Ничек килеп эләктең бу урынга? Бу урын синеке түгел бит... – Хәлим шешәдәге суны ике генә йотты.
– Распределение, абый, распределение... Ә исемем минем Иман.
– Иман? Кызык...
– Күбрәк – кызганыч... Рәсми документларга, ялгышып, гел генә «Иван» дип язалар. Берни эшләр хәл юк. Шулай «Иманлы Иван» булып йөрим... – Егет көлеп җибәрде. Хәлимнең күңел төпкелендә «Карале, мондый кырыс җирдә дә юмор дигән әйбер бар икән!..» дигән уй чәбәләнде.
Әллә ничә озын, тар коридор буйлап бара торгач, бер якты бүлмәгә килеп чыктылар. Анда аларны көтәләр иде инде...
Өстәл артында утырган урта яшьләрдәге ир саф татар телендә Иманга шелтә белдерде:
– Заключённый белән сөйләшергә ярамаганын беләсең бит... Юл буе мыгырданып, сөйләшеп килмәсәгез... Сине вербовать итеп өлгердеме-юкмы? Йә, ярый, болай гына әйтәм. Ну барыбер сак бул. Монда, как говорится, стеналарның колагы бар...
Хәлим: «Вәлишин дигән тикшерүче майор шушы буладыр инде», – дип уйларга да өлгермәде, өстәл артында торып баскан ир:
– Иминлек комитеты тикшерүчесе майор Вәлишин булам, – дип, үзен таныштыра да башлады. – Ә сез Хәлим, шулаймы? Хәлим Сәлимов?
– Әйе... Хәлим... Сәлимов... – Эт кебек кыйнап ташларлар дип уйлап кергән Хәлим тәмам каушап төште. Монда бик итагатьле кешеләр эшли ләбаса... «Сез» дип сөйләшәләр... Иң мөһиме – татарча сөйләшәләр!
Майор аңа өстәл каршында торган артсыз урындыктан урын күрсәтте.
Хәлим утырды, як-ягына каранып алды. Шуңа игътибар итте: монда да тәрәзә юк! Башка берни дә юк. Өстәл, урындык, өстәл өстендә телефон, берничә кәгазь кисәге һәм... ниндидер төргәк... Иман-Иван кай арададыр чыгып киткән. Бүлмәдә шылт иткән тавыш та юк.
Вәлишинның беренче соравы ук Хәлимне телсез, хәтта аңсыз итте.
– Шулай итеп, Казан ханлыгын торгызмакчы буласыз инде, ә?
Хәлим озак аңына килде. Зиһене үз хәленә кайтканчы, әллә ниләр уйлап өлгерде. «Казан ханлыгын торгызсаң, әйбәт булыр иде дә бит... Булмас шул инде... Кая ул ханлык! Дәүләтчелекне, мөстәкыйльлекне кайтарсаң да бер хәл әле... Дәүләтегез, автономияле республикагыз бар, дип әйтерләр... Җирең, милкең, мәктәбең, телең, байрагың үзеңнеке булмагач, коры автономия белән нишлисең?!»
Хәлим, һушын җыеп, нидер дәшә алганчы, Вәлишин сорауны башкача бирергә булды, ахры:
– Ну, кайтара алыр идегезме ханлыкны?
– Юк... Аны кайтарырга уйлаган кеше дә юк. Йорт түбәсенә бер флаг элгәнгә дә шундый ыгы-зыгы куба икән, юктыр, кайтарып булмастыр... Андый максат куйган кеше дә юк, минемчә. Ләкин ханлык белән бәйле тарихи ядкярләренең халыкка кайтуы милләткә рухи күтәренкелек бирергә мөмкин... Хәтта аның милли үзаңын уятырга, көрәшкә дәртләндерергә мөмкин. Монысы – факт.
– Мин сездән шул җавапны көткән идем дә. Мин дә, мондагы аппарат та шулай уйлый. Шул ягы белән безнең игътибарны җәлеп иттегез дә...
– Бу – дошманлыкмы? Тарихи хәтерне, тарихи мирасны кайтару, ата-бабалар рухына, аларның иман шартларына, дини тәгълиматына тугрылык – дошманлык билгесеме?
– Юк, киресенә, мин үзем, мәсәлән, моны хуплыйм гына. Ата-бабалар йоласын сакларга кирәк. Берсүзсез.
– Шулай булгач?
– Мин авызыгыздан тартып алмадым. Көрәш турында үзегез әйттегез... Ачыктан-ачык әйтәм: безне милли мирас, милли йола кызыксындырмый. Безне дәүләтчелек мәсьәләсе кызыксындыра...
– Миллилек, милләтчелек – дәүләт өчен көрәш түгелмени?
– Түгел дип уйлыйм. Гамәлдәге хакимиятне көрәш юлы белән, көч кулланып бәреп төшерергә тырышу – менә шул куркыныч, иптәш Сәлимов! Хакимияткә каршы көрәш белән милләт мәнфәгатьләрен саклап, яклап, актив эшчәнлек алып бару – икесе ике нәрсә, минемчә.
– Алайса, мин сезгә нигә? Мин бит хакимият өчен көрәшмим...
– Ләкин «көрәш» дигән сүзне әйтәсез бит. Көрәш көрәш инде. Көч куллануны, басымны күздә тота... Ә сез шул сүз белән милләтне киләчәккә өндәмәкче буласыз...
– Ләкин көрәшмичә дә булмый бит, иптәш Вәлишин! Тел өчен, мәктәп өчен, аң өчен көрәшмичә булмый! Сез бит барысын да аңлыйсыз!
– Аңлыйм, шуңа күрә дә кат-кат әйтәм: башка сүзләр уйлап табыгыз, башка лозунглар белән чыгыгыз, иң мөһиме – бердәм, бер сүздә булыгыз... Ләкин властька каршы бармагыз. Нәрсә мин сезгә ничек милләтче булырга өйрәтеп торам әле, үзегез дә бик яхшы беләсез...
Хәлим дәшмәде. Ни дәшәргә белмәде. Дөресрәге, дәшүнең мәгънәсе юклыгын аңлады. Бу минутта ике татар ике телдә сөйләшә иде.
Вәлишин кабат ханлык мәсьәләсенә әйләнеп кайтты. Аңлашыла, бүгенге сөйләшүдә төп тема – ханлык мәсьәләсе!
– Менә сез «ханлык» дисез, шул ханлык чорына табынасыз... Хәтта аны идеаллаштырасыз... Ә сез ул ханлык эчендә нинди канлы вакыйгалар булганын беләсезме? Берничә ел эчендә дистәләгән хан алмашына. Ул переворотлар йә бер-берсенең канын түгеп, йә бер-берсен агулап, йә хыянәт юлы белән башкарыла. Казан ханлыгының соңгы чоры гомумән дә гел хыянәттән тора. Казанның үз ханнары булмаган да, ну... почти булмаган. Гел килмешәкләр үзара ханлык бүлешеп ятканнар. Йә Кырым татарлары – Гәрәйләр, йә Касыйм ханлыгы вәкилләре, Әстерхан ханлыгыннан килгән хәзрәтләр... Нугай ханлыгыннан Йосыф кызы Сөембикә... Нугай кызы Сөембикә ханбикә нишләсен бу килмешәкләр белән?! Килмешәкләр бу япа-ялгыз ханбикә белән нишләсен?! Россия басымы башлангач, 1551 елда ук аны, әманәт итеп, Мәскәүгә биреп җибәрәләр, дөресрәге, оятсыз рәвештә саталар, иреккә, мөстәкыйльлеккә алмашмакчы булалар. Разве патшаларга ышанып була инде?! Беләсезме кем башкара бу миссияне? Зөя каласына барып, Үтәмеш хан белән ханбикәне Мәскәүгә әманәт итеп бирүне сезгә шагыйрь буларак та мәгълүм Кол Шәриф хәзрәтләре оештырып йөри... Соңыннан, үзе өчен ышанычлы кеше буларак, Иван Грозный аның белән генә эш йөртә, хәтта аңа хатлар юллый. Сезнең авылда мәктәп Кол Шәриф исемен йөртәме әле? Менә шул шул, берничек тә очы очка ялганып бетми бу гыйбрәтнең... «Тарих» дип, телне чүпләп торасы да килми... Казанны алганда, кем алдан йөри? Шулай ук үзебезнең татарлар – Шаһгалиләр! Казан канга батып ятканда, кайсы татар ханы аңа ярдәмгә ашыга? Беркем дә ашыкмый, беркем дә килми, ярдәм итми... Мондый канлы тарих кабатланмасын өчен, милли көрәш, сәяси революцияләр турында сөйләнеп йөргәнче, иң элек үзегез арасында аңлашу булдыру зарур, дөрес әйтәмме?
Хәлимнең бу сорауга җавап бирәсе килмәде. Аның үз соравы да шактый саллы иде:
– «Сез» дип сөйләшәсез, нигә «без» димисез? Сез дә татар бит?..
Инде Вәлишин сорауны җавапсыз калдырды.
Шулай итеп, әңгәмә тынды, басылды. Сүзнең җеп очы югалды. Уйлар саекты. Сорауларга җаваплар бетте. Тупик.
Ул арада ишек шакыдылар. Вәлишинның «Керегез!» дигәнен дә көтмичә, бая Хәлимне камерадан барып алган таныш егет килеп керде...
– Менә сезгә яңа материаллар китерделәр, «Бик мөһим, хәзер үк карасын, хәл итсен», – диделәр.
– Ярый, рәхмәт! Иван, әй... Иман, зинһар, ике чынаяк чәй керт әле.
– Хәзер, иптәш майор!
Майор яңа кергән документларны өйрәнә башлады. Үзе укый, таныша, ара-тирә баш чайкап ала... «Һы-һы» дип аптырап та куйгалый... Яисә, башын күтәреп, күзләрен кысыбрак, сынап Хәлимгә карап тора... Аннары тагын документларга ябыша... Кат-кат укый, кабат кайтып укый, баш чайкый-чайкый, тамак кыра-кыра укый...
Ул арада Иман чәй кертте. Хәлим яныннан узганда, «барысы да әйбәт булыр» дигән кебек, кулы белән ишарәләп, күз кысты... Хәлим, берни аңламаса да, аның бу ишарәсеннән бик канәгать калды.
Ниһаять, Вәлишин документлардан аерылды, аларны, бер өемгә туплап, өстәл читенә этеп куйды. Эш бетте дигән кыяфәт чыгарып, учлары белән өстәл өстен сыпырып алды, чәй салынган стаканнарның берсен үзенә таба тартып куйды. «Йә, сез дә эчегез...» дигәндәй, өстәлгә ымлап, Хәлимгә ияк какты... Аннары, чәйне тәмләп куйгач, нидер исенә төшеп, өстәл тартмасын ачты да ике кәгазь алды, аларны Хәлимгә таба этәрде.
– Кул куегыз... Сез ирекле...
– Аңламадым... – Хәлим, чынлап та, берни дә аңламады.
– Кул куегыз, хәзер аңлатырмын.
Хәлим беренче кәгазьне кулына алды. Анда акка кара белән «Иминлек комитетында булган сөйләшүләр хакында беркемгә дә, беркайда да сөйләмәскә сүз бирәм» дип язылган иде, имза урыны сызык белән билгеләнгән, аста бүгенге дата тора...
Хәлим кул куйды, шундук икенче кәгазьгә үрелде. Анысы чыккан вакытта сакчыга бирелергә тиеш «пропуск» булып чыкты. Мөһер сугылган, кемдер кул куеп өлгергән. Димәк, бу кәгазь алдан ук әзерләнгән булган. Кызык кеше бу майор Вәлишин. Хәтта КГБ өчен бераз сәеррәк тә...
– Эшләр болайрак тора, иптәш Сәлимов. Мин сезгә хәзер әйтәсе сүзләр шулай ук сер булып калсын, бу хакта сөйләнеп йөрмәсәгез әйбәтрәк булыр... Катгый тыя алмыйм... Шәхсән үз исемемнән үтенеп сорыйм... – Нык кына тамак кырып алды да Вәлишин төп сүзгә күчте: – Сездә Майя дигән бик чая ханым бар икән. Төпле юрист. Сез монда чакта менә шул юрист ханым шактый эшләр эшләп өлгергән. Барысын да әйтеп тормыйм, сине бөтен гаепләүләрдән дә азат итә торган бер зур эш хакында гына белдерәм. Бүгенге көндә Утар авылы «тарихи музей» буларак рәсмиләштерелгән. Ул хәтта Мәдәният министрлыгындагы «Мәдәни һәм тарихи ядкярләр» исемлегенә дә кертелгән. Республика дәрәҗәсендәге үзенчәлекле «авыл-музей» буларак, ягъни мәсәлән. Сез күтәргән «ханлык байрагы» исә шул музейның беренче номерлы экспонаты булып чыга. Анысына да махсус документ эшләнгән, хәтта инвентаризация номеры да сугылган... Музей – сәясәт түгел, ул инде – культура! Шуңа да син азат, иптәш Сәлимов...
Хушлашканда, Вәлишин Хәлимнең кулын кысты:
– Тагын бер сөйләшербез әле, Хәлим туган, юк-юк, монда түгел, башка урында, әйтик, кафеда, фатирда яисә сезнең Утарда... Хатыным Мәдинә тарихчы бит. Казан ханлыгы буенча төп консультантым да ул булды... – Ниһаять, ул өстәл читендәге серле төргәкне кулына алды. – Ә монысы – сезнең байрак. Безнең егетләр аны төнлә менеп алганнар. Ачуланмагыз, шулай кушылган иде. Хәзер инде ныклап саклагыз. Кадерләп саклагыз. Закон буенча, байракны, ягъни мәсәлән, беренче номерлы экспонатны югалтсагыз, авыр җинаять эше кузгатылачак, чөнки ул инде – дәүләт милке...
Урамда Майя көтә иде. Хәлимнең арыган йөзен күрүгә, ул:
– Әйдә ашатып чыгарам, – дип, иң беренче очраган кафега алып керде. Хәлим, ашаганда да, кайтканда да, бер сүз дәшмәде, бары тик, башын арткы креслога ташлап, йокы гаменә бирелмәкче, онытылмакчы булды...
Бераз шулай оеп, черемләп баргач, сискәнеп уянды, башын калкытты. Нинди машина соң бу? Руль артында кем? Таныш та, таныш түгел дә... Әй, кем булса да ярамыймыни?! Майя да, оеган башын Хәлимнең кулбашына терәп, сабыйларча изрәп йоклап ята...
Олы юлдан борылып, урманга барып кергәч кенә, руль артындагы кеше Хәлимгә борылып карады. Морат! Морат? Каян килеп чыккан ул монда? Ул бит... Алар бит... Аерылышканнар иде... Әллә юкмы?
– Хәлим, саумы! Менә, насыйп булгач, тагын очраштык. Котылуың белән котлыйм! Майя молодец, юлын тапты, җаен тапты... Юкса... ныклап яшереп куялар иде үзеңне... Төрмәгә үк түгел... Бәлки, тилеләр йортына...
– Юк ла, Вәлишин минем белән дусларча сөйләште, хәтта чынлап дуслашасы килеп китте.
– Ни в коем случае! Алардан ераграк булырга тырыш. Йомшак җәеп, катыга утырта торган оешма шул бит инде.
– Да-а? Әйтмәсәң ышанмас та идем. Шулкадәр яхшы, итагатьле сөйләштеләр, һич уйламассың!
Ул арада Майя да баш калкытты.
– Ой, извини, Хәлим, сиңа башны куеп йоклаганмын...
– Дөресрәге, башны башка куеп йоклаганбыз...
Майя шундук «эшкә» кереште, Хәлимгә авылның, музейның статусы хакында аңлата башлады:
– Авылның музей булуы хакында бөтен документлар да эш өстәлеңдә ята, Гөлмәрьям белә. Хәзергә шул формат, шул статус турында гына сүз барырга мөмкин, Хәлим. Мин моны комиссияләр килеп китүгә үк аңлап алган идем. Шул вакытта ук документлар әзерләп, исемлеккә кертергә, рәсмиләштерергә юлладым. Бер атна эчендә раслап җибәрделәр. Бик тиз эшләделәр. Чөнки «югарыдан күрсәтмә бар» диделәр. Ә инде флагка килгәндә, аның экспонат икәнен бүген иртән факс аша раслаттым. Үзең күреп тордың, үз башыңнан да үткәреп өлгердең. Башкача мөмкин түгел иде. Бу чигенү түгел, ширма, хәйлә генә. Музей статусында булуның файдалы яклары да бар. Музей булгач, аны карарга тиешләрме – тиешләр, финанс базасын булдырырга тиешләрме – тиешләр, штатын расларга тиешләр һәм башкалар, һәм башкалар... Бу – беренчедән. Икенчедән, безгә кешеләр килә башлаячак. Меңәрләгән, хәтта миллионлаган кеше ханнар тарихын беләчәк, монда булып, миллилек тойгысы белән, дәүләтчелек идеясе белән кайтып китәчәк... Безнең бурыч: шушы рухта халыкны тәрбияләү. Хәзер мин «Утар авылы музее»ның стратегик планын эшләү белән мәшгуль. Озакламый бу планны, сезнең белән киңәшләшеп, аны тиешле кондициягә җиткергәннән соң, җитәкчеләр өстәленә салачакбыз. Безнең хакта сорашканнар, диделәр... Шул.
Хәлим бер сүз дәшмәде. Баш кагып тик утырды. Аның тизрәк кайтып җитәсе, хатыны Нәфисәне кочып аласы, балаларын назлап сөясе, әнкәсе алдында башын иеп, аңардан урамдагы ак кар кебек чал чәчләрен сыйпатасы килә иде...
Юл мәрхәмәтле булды, артык интектермәде. Әмма Хәлимнең уйлары бер дә игелекле булып чыкмады. Башына әллә нинди авыр фикерләр килде дә торды: «Яшәгән саен, юлда каршы килүчеләр күбәя, янәшә баручылар азая...» Яисә менә монысы: «Язмышлар гына түгел, үткәннәр дә котылгысыз!»
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo