Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 декабрь , 20:42

Зимфира ИСЛАМОВА. Мәхәббәтем хакына. Повесть (8)

Секунд эчендә әллә ничә сорау миен бораулады. Йөгереп килеп тезләнде, Ләбибәне күтәреп күкрәгенә кысты да яраланган юлбарыстай үкереп җибәрде. Кызның күлмәк изүе ертылган, итәге күтәрелгән, аягында кызыл тап... “Көчләгәннәр! Вәхшиләр!” Рәим үзен үзе белештермәде, сикереп торды, әле бер якка йөгерде; әле, бөтен эченә ут кабып – икенче якка. Әгәр хәзер берәр ир затын күрсә, ул аның бугазын чәйнәп өзәр иде...

Зимфира ИСЛАМОВА. Мәхәббәтем хакына. Повесть (8)
Зимфира ИСЛАМОВА. Мәхәббәтем хакына. Повесть (8)

8 бүлек

“Әнием, мин кууалыкка менеп киттем, озакламам. Сиңа тәмле кайнатма ясап калдырырмын”, дигән язуны укыганда, Зәйтүнә түтинең бәгырь кылы өзелгәндәй булып китте:

– И бала... һаман ялгызы чыгып киткән... Күрше кызын ияртсә, ни була инде. Ым кагуга йөгереп килгән бала лабаса...

Кайнап чыккан чәйнүге өй тәрәзәләрен парга тутырды, бәләкәй кәстрүл белән җылытырга куйган ашының көйгән исе таралды – ана зиһенен туплый алмый, ян тәрәзәдән куралыкка илтүче юлга төбәлгән килеш торды да торды. Шулчак ишек шакыдылар, Зәйтүнә, айнып китеп, газларны сүндерде, бакчага караган тәрәзәне ачып җибәрде. Шуннан барып ишекне ачты. Анда елмаеп Рәим басып тора.

– Зәйтүнә апа, без ни... Ләбибә белән елга буйларын йөреп кайтыйк әле, иртәгә аңа китәсе бит – кич чыкмас, – дип әйтеп бетерә алмады, суда батучы саламга тотынгандай, Зәйтүнә аңа ике кулы белән килеп ябышты:

– Бар, улыкаем, зинһар, куралыкка мен әле! Шунда киткән Ләбибә. Мин кайтканга инде ярты сәгатьтән артык, бер-бер хәл булмагае – котым очып торам. Бар, Рәим, ашык, балакаем! Беләсеңдер бит, кайдалыгын? Исән генә була күрсен күз нурым, – дип, Зәйтүнә, ачыргаланып, ишекле-түрле йөренергә тотынды. Күренеп тора, ул зур хафага төшкән – ана күңеле баласы бәлагә юлыкканны тоймыймыни??..

– Беләм, беләм... Беркөн карап киткән идек, куралар пешкәние...

Инде үзенең дә йөрәге урыныннан купкан Рәим, каударланып, мотоциклын

куды. Куралыкка килеп җиткәч, аны сүндереп, җәяү йөгерде. Сөйгәненең чәчкәле күлмәгенең сары җирлеген ерактан ук күреп алды ул. “Ни булган? Ни өчен сузылып яткан? Исәнме?..” Секунд эчендә әллә ничә сорау миен бораулады. Йөгереп килеп тезләнде, Ләбибәне күтәреп күкрәгенә кысты да яраланган юлбарыстай үкереп җибәрде. Кызның күлмәк изүе ертылган, итәге күтәрелгән, аягында кызыл тап... “Көчләгәннәр! Вәхшиләр!” Рәим үзен үзе белештермәде, сикереп торды, әле бер якка йөгерде; әле, бөтен эченә ут кабып – икенче якка. Әгәр хәзер берәр ир затын күрсә, ул аның бугазын чәйнәп өзәр иде... Әмма ләкин беркем юк. Кан сауган йөрәгенең ачытуыннан ыңгырашып, Рәим элекке урынына кайтты, кабат кызны кочаклады да нишләргә белми тинтерәп утыра бирде. Шунда көчсез генә “эһ...” дигән авазны ишетеп, куанычыннанмы, ачынуыннанмы, калтыранып:

– Ләбибә, күз нурым... бу мин, курыкма... аңыңа кил, җаным, – дип пышылдады.

– Мин үлдем... Рәим... син фәрештәме? Син мине каршылыйсың... фәрештәм...

Ярым-ачык күзләр тагын йомылды, кызның гәүдәсе камыр кебек салынып төште...

– Юк, юк! Син үлмисең, үлмисеееең!.. син яшисең! Без яшибез әле, бәгырем! Ишетәсеңме, мин яратам сине, бик-бик яратам! Үлмәәәәә!..

Җаны кисәкләргә өзгәләнгән егетнең колагына “мәәәә” дигән кайтавазлар күсәкләр булып килеп бәрелде, ераккарак кунган кошлар кабат чырылдап өскә күтәрелде, агач башлары чайкалды...

Ләбибә һушсыз ята бирде. Рәим сикереп торды да мотоциклы янына чапты, дарулы тартмасын куптарып килеп җиткәндә, кызның зәңгәр күзләре күккә төбәлгән, бите буйлап яшь тасмасы сузылып төшкән иде. “Башым”, дип ыңгырашты ул, нашатырьле мамыкны иснәгәч. “Әллә ярылып, миләре чыкканмы!” дип, хәлсез куллары белән маңгаен капшады – юк, маңгае бөтен икән... Димәк, шартлап ярылган нәрсә эчтә. “Эххх...” дигән авазлар кызның бәгыреннән өзелделәр. Ләбибә, үз-үзенә җирәнгеч тоелып, оятыннан нишләргә белми, җиргә йөзтүбән капланды; тәпие ярыкка кысылып калган нәни көчектәй сулкылдый-сулкылдый шыңшыды... “Бетте... бар да бетте... мин бетеееем!” – бу сызлануга, бу ачынуга ничек миләре һаман чәчрәп чыкмый?.. Рәим сөйгәнен ничек юатырга, ничек тынычландырырга белми гаҗизләнде. Ләбибәнең әле чәченнән, әле калтыранган иңсәләреннән сыйпап:

– Мин синең белән... һәрчак... без икәү... җиңәрбез барсын да, җаным, тынычлан... Үтәр... барысы да үтәр, – дип пышылдый. Булдыра алса, Рәим йөрәген ярып бирер иде. Гәрчә үзенең дә парә-парә өзгәләнгән йөрәге кызга җиңеллек китерерлек хәлдә булмаса да...

Ничек ерып чыктылар алар бу кайгыны? Бер Аллаһ беләдер... Зәйтүнә түти, чәчләрен йолкый-йолкый ничә кабатлагандыр:

– Кайту белән никләр шунда чапмадым? Мин гаепле!.. коткара идем...

Инде Рәимгә аны тынычландыру өчен, урталай ярылырга кирәк булды: караватның тимер башына терәлеп, бер ноктага төбәлеп утырган Ләбибәне калдырып, илереп елаган әнисенә су бирде.

– Тынычланыгыз, Зәйтүнә апа, зинһар... Ләбибә хакына... Хәзер нишли алабыз соң?.. Әбием әйтә иде: “Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый”, дип. Ничек дөрес сөйләгән әбекәем... урыны җәннәттә булсын – “түзегез, сабыр булыгыз” дияр иде хәзер дә... – дип, Рәим үз сүзләренә үзе аптырап сөйләнде. Гүя хәзер бу сүзләрне ул әйтми, аның авызыннан башка берәү сөйли...

Зәйтүнә кисәк торып, “гариза язарга кирәк” диеп, идарәгә барырга җыенды.

– Тукта, әни!.. аларны тапмаслар... минем хурлыкны бөтенесе белер. Аннан ничек авылга кайтырмын?.. – дип елый башлады Ләбибә. Аның елар хәлгә килүе яхшы фал икәнен тоемлап, башы тубал булган Рәим дә бу хәлне фаш итүне хупламады...

– И балалар, шулай... борынгылар белми әйтмәгән: эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма икән шул... – диеп, уфылдап алды да Зәйтүнә йөгерә-атлый мунча ягып җибәрде. Бик кайнар итми генә. Ләбибә, тынычланган кыяфәткә кереп, мунчага китте. Анда ул бер ноктага төбәлеп хәтсез генә утырды да, күлмәгенең билбавын кысып тотып, үзенә кул салырга омтылды; тик ярый әле шул вакытта ярты сәгать эчендә кинәт картаеп киткән, өтәләнеп йөргән әнисен күзаллады: “бәгырькәем нишләр? Әнекәем мине югалтса нишләр?” Иң газиз кешесен кызганудан тагын яшькә бөялде. Юк!.. Ярамый! Бу адымга барса, ул үзе хурлыктан котылыр... ә әнисе бахыр нишләр соң?.. Ачы күз яшьләре тамган сулар белән чәчен-тәнен юып, күңелендә котсыз бушлык тоеп, өйгә кайтты. Мәтрүшкәле сөтле чәй эчкәч, бераз тынычланып, йокыга талды. Хәзер үкереп еласа, әнисе белән сөйгәнен тагын да зуррак хафага саласын Ләбибә эчтән тоемлады... Рәим әле ишегалдына чыгып, ярылмаган утыннарны ярды; әле бакчада агач төпләрен йомшартып йөрде – ике кулына ни дә булса эшләргә кирәк иде аңа. Ул моннан чыгып китсә, дөнья убылыр кебек, сөеклесенең янәшәсендә янган йөрәге бераз басыла төшкәндәй...

Ниһаять, Ләбибә торды, дулкынланып торган кызгылт чәчләрен яшел халаты өстенә таратып, аякларына йомшак башмакларын элеп, бакчага чыкты:

– Рәим, кайт инде, матурым, өйдә сине югалтканнардыр...

Рәим аның йөзенә карады: “Нинди гүзәл аның җанашы!.. Нинди генә кием кисә дә, аңа бар да килешә. Ике битеннән нурлар коела, күзләре – зәңгәр күл...”

– Әйе... әйе, матуркаем, кайтырмын. Менә сине күргәч, тынычландым... Син дә борчылма бүтән, яме?

Кызның йөзеннән ясалма елмаю чагылып үтте. “Ничек яшәргә хәзер?..”

Батып баручы кояш авыл өстенә шәфәкъ алсу пәрдә элгән. Көтү дә кайткан икән – күрше-тирәнең күрмичә дә аңларлык кичке гадәти эшләргә чумуы ишетелә... Зәйтүнә апа да, куе зәңгәр төстәге эш халатын киеп, абзар ягына атлады. Боларны бакча коймасына терәп ясалган артлы эскәмиягә башын терәп утырган Ләбибә кино караган кебек кенә кабул итте. Бүген болар барысы да аңа кагылышлы булмаган ят мәшәкатьләр. Аның җаны, адашып каңгыраган сыңар канатлы каз бәпкәсе кебек, кая килеп бәрелергә белми. Ә кыз үзен әллә кайда – каурый болытлар арасында тоя... Их... мәңгегә шунда калырга... бу каты бәгырьле җиргә төшмәскә иде...

Тормыш!.. Нинди гүзәл, сихри аһәңле җыр бит син! Шул җырны бөтен җаның белән бирелеп тыңлыйсы, үзең дә кушылып, тирә-якны яңгыратып җырлыйсы килә. Әйе, әйе... матур тавыш белән, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җырлыйсы килә. Сине бар дөнья әсәрләнеп тыңласын, соклансын! Шул чагында иңнәреңдә ап-ак канатлар үсеп, алар сине биеккә-биеккә күтәрерләр дә алтын кояшның җылы нурларында назлап тирбәтерләр. Карашыңа бар дөнья сыяр; ул искиткеч матур, хозур, җитеш! Һәм, шушы камиллекне бөтенәйтеп, синең җырың яңгырый. Моннан да зур бәхет булуы мөмкинме?! Һәм искәрмәстән... синең шушы мәгърур Яшәү җырыңны өзсәләр? Канатыңны киссәләр? Нишләргә?.. ничек яшәп китәргә?

Рәим эскәмиягә, Ләбибә янына утырып, аны иңбашыннан кочты:

– Исеңә төшереп кара әле, Ләбибә җаным. Ул хәшәрәтләрнең кыяфәтләре нинди иде? Чәче, күзе дигәндәй...

Кыз, калтыранып, куырылып куйды. Рәим, тагын да караебрак киткән күзләре белән сөйгәненә карады; кызганып, аның аркасыннан сыйпады. Тынычланганын көтеп алгач:

– Курыкма, алар юлыңа бүтән чыкмаслар. Минсез беркая бармассың, яме?.. Тик миңа кирәк... кем икәннәрен белергә, танырга... – диеп пышылдады.

Кырысланып киткән август җиле, “уф-ф...” дигән аваз чыгарып, дулкын-дулкын кызгылт-сары чәчләргә килеп кунды да, җылы бөдрәләргә уралып, йоклап та китте. Тынычланды. Салкынча саф һава. Тирә-яктагы йортларның ишегалларыннан, күңелгә илаһи сабырлык иңдереп, авыл киченең гадәти көнкүреш сулышы бөркелә. Ара-тирә сарыкларның бәэлдәве; казларның бәпкәләрен барлап, каңгылдашып куюы; сыерларның, күрмәсәләр дә, янәшәдә икәнен тоеп торган бозавына – сарайның башка бүлемендә парлы сөт чөмергән газиз баласына ягымлы мөгерәве авылның сәгадәтле тормышыннан җанга якын бер күренеш иде. Бар да гадәти агышта кебек...

– Берни хәтерләмим...

Кинәт Ләбибә, иң мөһим нәрсәне әйткәндәй, кабынып, кызу гына әйтеп куйды:

– Берсе озын, берсе кыскарак.

– Яхшы... менә... тагын?

– Мин берсенең йөзен тырнадым, эзе калырга тиеш... сул ягында...

– Ә син, бәгырем, минем исемне аларга әйтмәдеңме?

– Юк... алар сорамады да... минекен дә. Эчкәннәр бит...

Ләбибә авыр сулап куйды. Юк, бу мәхшәрне оныта алмас ул, беркайчан да. Әле, Рәимгә авырлык китермим, дип кенә, үзен тотып тора. Кайтып китсен иде инде... җирне тырнап, үкереп елар иде... җаны актарылып чыкканчы...

Ләбибә, болай да тезен каплап торган халат итәген аскарак тартып, үзе дә аңламый, сөземтә ясап куйды:

– Озынында бераз кешелек сыйфатлары калган, тәбәнәге – хайваннан аерылмый...

Кичен Рәим ике дустын “кызлар күзләп” кайтырга күрше авылга чакырды. Тегеләре, шәп шаярта, дип, җилкәсенә шап итеп суктылар:

– Җан-бәгыреңне озаттыңмыни? Син бит аннан башка беркемне күрмисең!

– Чагыштырырга кирәк. Бәлки күзем тонгандыр, шуңа гына күрмимдер, – дип, көлгән булды Рәим. Үзенең эчендә бүре улый, йөрәгенә кан сауган. Бәгыренә табын өстеннән җыеп бөтен кара борычны тутырганнармыни, шундый ачыта... Ә бит нидер эшләргә, ачыклык кертергә кирәк – кемнәр ул мөртәтләр? Берүзе чит клубка килеп керсә, тегеләр шунда ук игътибар итәчәк, ә өчәү... әле кызмача да булсалар, шик тумас. Аңа бүген үк күрергә кирәк ул этләрне...

Клуб эче тәмәке төтененнән зәңгәрсу пәрдәгә төренгән иде. Кызлар аз гына булып, алары да бер кырыйда кичә радиодан яңгыраган яңа җырны өйрәнеп яталар:

Ак чәчәкләр кебек кар ява,

Хәтерләтеп ямьле май кичен...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: