Чәчмә әсәр
8 Декабря 2024, 02:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (86)

Ул арада Айрат белән Майя кайтып төштеләр. Дәртләре йөзләренә, күзләренә, тән хәрәкәтләренә чыккан.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (86)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (86)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (86)

XV

Юл игелекле булды. Ул юлчылар каршына әрвахлар, җен-пәриләр чыгарып интектермәде. Тиешле чатка җиткәч, тукталып, бераз хәл алдылар. Зур юлга чыккан урында Хәлим тукталмыйча китми. Урманның шаукымлы зәхмәтен тәнеңнән, җаныңнан шушында сыдырып төшереп калдырасың да авылга җиңеләеп, чистарынып кайтып керәсең...

Карчыклар Хәлимне сәерсенеп каршы алдылар. Бер тәүлек элек кенә кайтып киткән кешенең кабат авылда пәйда булуы аларның сихер-михергә көйләнгән яшәү рәвешләре, күңел гамьнәре өчен көтелмәгәнрәк бер хәл булып чыкты. Хәлим аларны күпме белә, бу кадәр дә аптырашта калган чакларын хәтерләми кебек. Югыйсә, Утардан чыгып киткәч үк, аның Кампәрлегә киләчәген белеп-искәреп тора башлыйлар иде.

Сәер, карчыклар урман юлында кеше куркытып йөрүче әрвах хакында белмиләр иде, ахры. Әллә белмәгән булып кыланалар гынамы? Хәлимнең сөйләгәннәрен үтә дә җитди кыяфәт чыгарып тыңлап тордылар. Йөзләрен чыттылар, башларын чайкадылар, ах-ух килделәр, як-якларына төкеренделәр, һавага түгәрәк-боҗра сызгандай иттеләр, аның урта бер җиренә төртке төрттеләр... Әмма бер сүз дә дәшмәделәр. Майя күренми, ул Айрат белән район ягына китеп барган булып чыкты. Кая китсәләр дә, аларның эше. Әмма, Майя күрсәтмәләр бирмәгәч, карчыклар ни дияр соң, Утар халкының хәленә керерләрме, теге әрвахтан котылырга булышырлармы?

Ни генә булса да, Хәлим соңгы сүзен-үтенечен әйтергә тиеш иде.

– Нәкыя апа, Тәкыя апа, нишләргә безгә? Олы юл белән тоташтырган бердәнбер юл бит ул. Өрәкле юл – афәтле юл икәнен беләсез; халык бик куркынды, авыллары янып, нигезләреннән күченеп, күңелләре кителгән, язмышлары яньчелеп беткән халык тагын күпме шушы өрәкле юлда калтыранып йөрер? Ничек котылырга бу афәттән? Сездән түбәнчелек белән шуны сорарга килдем... Нишләргә?

Карчыклар шомлы, борчулы йөзләре, карашлары белән урман ягына карап тордылар да берсе артыннан берсе, йөгерә-атлый, өйләренә кереп киттеләр. Бераздан ачык тәрәзә аша ниндидер мәҗүси әфсенме, ырым такмагымы ишетелә башлады: «Алтын энә, алтын җеп – алтын җөен җөйлимен; көмеш энә, көмеш җеп – көмеш җөен җөйлимен; бакыр энә, бакыр җеп – канның җөен җөйлимен...» Хәлим әбиләрнең мәҗүси хорафатына күңел багларга теләмәде, бер читтә тыйнак кына басып торган әнкәләре янына юнәлде. Хәл-әхвәл белеште... Үз чиратында, үзе дә әнкәләре бер-берсе белән ярышып укыган Коръән кәлимәләренә күңелен баглап, кушылып китте... «Әшһәдү әлләә иләәһә илләл-лааһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдәр-рәсүүлүл-лааһ...»

Ул арада Айрат белән Майя кайтып төштеләр. Дәртләре йөзләренә, күзләренә, тән хәрәкәтләренә чыккан. Анысы Хәлимне кызыксындырмый. Ул, алар белән җылы гына күрешеп, шундук Утар юлында фаш булган гыйбрәтле өрәк-әрвах хакында сөйләүгә күчте. Мине сихергә катыштырмагыз дигән кебек, Айрат шундук читкә китте. Майя бер сүз дәшми-нитми тыңлады, аннары «Сабыр булыгыз, хәзер белеп киләм!..» дигән ишарә белән имән бармагын күтәрде дә, ашыгып, әбиләр артыннан китте. Ярты сәгатьтән Майя кабат урамга чыкты һәм Хәлимне чакырып алды. Монда әйтелгән сүзләр монда гына калырга тиеш дигән кебек, шул ук имән бармагын ирененә тидереп алды...

– Әбиләр, ата-баба рухлары белән аралашып, барысын да белештеләр. Призрак – аларның нәсел кешеләре, ул бер яктан Казан ханнарына килеп тоташса, икенче яктан Мөхәммәд пәйгамбәр шәҗәрәсенә барып ялгана. Уйларга да куркыныч: иң көчле затларның берсен – бәкләр бәген, ун төмән башлыгын, хан тәхетенә дәгъва итүче яугир-сәид әрвахын кабереннән чыгаргансыз. Бу очрак – канлы очрак, аңардан корбансыз котылып булмый. Ләкин корбанга кеше каны кирәк! Һәм ул кеше ханнар нәселеннән булырга тиеш! Бик авыр ырым бу, бик авыр йола... Бу минутта әбиләр нишләргә икәнен хәл кылып утыралар, ә мин шул хакта әйтергә чыктым... Хәзер тагын кереп китәм, вердикт белән чыкканны көтегез!

Хәлим шунда уйлап куйды: «Карале, теге малай – кулын озайта торган Рәлифне әйтәм – чын дөресен сөйләгән ләбаса! Бу өрәкнең иясе бәкләр бәге – каһарман сәид булуын да, аның хан сараенда зур чиннарга ия булуын да белгән бит, чукынчык! Төш дип кенә кара моннан соң!»

Айрат үз эшләре белән китте, Хәлим тагын әнкәләре янына барып сыенды. Тәскирәгә Нәфисәдән алып килгән әйберләрне, хатны тапшырды. Тәскирә, бер читкә китеп, ул хатны елый-елый укыды... «Ни булды?» дип беркем дә сорашмады тагын... Тәскирә тынычлангач, барысы бергә өстәл тирәли җыелышып, Нәфисә җибәргән тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр. Мәҗлес моңсурак булса да, бу җыеннан барысы да канәгать иде. Мәдинә абыстайга беренче булып җан керде. Ул, кыенсынып кына:

– Ничек анда минем картым? Бик ямансу йөрмиме? – дип сорап куйды.

– Бер көндә кеше сагынып өлгерә димени?! Мәдинәттәй, барысы да тәртиптә булыр, без Ак бабайны шефлыкка алдык инде... Борчылма, күңелең булганчы, әнкәйләр белән яшә. Сәгате суккач, үзем килеп алырмын...

Саниянең дә сүзе бар икән:

– Иң кыены, балам, балаларны күрмәү, аларны сагыну... Бу чаклы булыр дип уйламаган идем... Алар ничек соң анда? Үсәләрме?

– Әнкәй! Син нәрсә сөйлисең? Бер генә тәүлек узды бит әле! Нинди үсү ул?! Һаман шулай туп кебек тупырдап йөриләр...

Шулвакыт: «Урамда Майя көтә», – дип кереп әйттеләр. Хәлим саубуллашырга да онытып чыгып йөгерде.

Майя нидәндер бик нык куркынган. Аның йөз-бите агарынган, яңаклары тартылып, ябыгып киткән. Сүзләре дә калтыранып чыга:

– Хәлим, вакытыбыз күп түгел... Сиңа ашыгырга кирәк... Кайтып өлгермәсәң, ул призрак кабереннән бизәчәк. Аның иректә йөрүенә җиде көн бирелгән. Ә ул инде алты көн һава иркендә. Бүген, сез киткәч, тагын ике кешене аңсыз, телсез итә язган... Әлегә корбаннар юк, әмма афәт бик якын... Бу хакта әбиләр үзләренең магия сеанслары аша белделәр. Хәтта аның белән сөйләшергә тырыштылар. Әмма аны килештерә алмадылар. Бик авыр үлгән ул. Өч яктан өч ук тигән аның тәненә. Шуның берсе – үз туганыннан... Шуңа күрә туганнарга үче бар... Ә безнең әбиләр, – бая әйткән идем инде, хан нәселе кешеләре, шул призрак нәселеннән... Аңлашыламы: кабат урынына кайтыр өчен, ул кан сорый, кеше каны, туганнар каны...

– Аңлашыла... Хәзер нишлибез инде? Каян табасың ди ул канны?

– Сорама, Хәлим... Без белергә тиеш түгел әйберләр хакында сорама. Бары тик әбиләр әйткәнне генә эшлә.

– Ну, нәрсә эшләргә соң?

– Ашыктырма. Хәзер барысын да сөйлим. Бераз тын алыйм да... Әбиләрдән соң күңелем болганып тора. Мин күргәнне сиңа күрергә язмасын.

– Нәрсә булды соң, Майя? Аңлатып сөйләле!..

– Анысы мөһим түгел... Менә шул: хәзер син Утарга кайтасың да призрак чыккан каберне эзләп табасың, аннары шул кабер эченә шушы кап-тартманы куясың. Призрак кан исе буенча сине үзе эзләп табачак. Тик...

– Нәрсә тагы? Ник телеңне тешләдең?

– Тик... Әбиләр бер әйбердән шикләнәләр.

– Әбиләр дә шикләнгәч... Бик җитди, димәк...

– Ул призрак дигәннәре кайтканда ук синең арттан иярергә мөмкин. Ул вакытта эшләр харап, Хәлим... Бу тартма ничек тә кабергә төшәргә тиеш! Аңлыйсыңмы шуны, юкмы?! Юкса бөтен корбаннар юкка...

– Кабергә төшеп өлгермәсә нәрсә була?

– Кулында шушы тартма булган кеше һәлакәткә юлыга, шул гына...

– Әллә нәрсә түгел икән. – Хәлим Майяның җавабыннан көләргә дә, еларга да белмәде. Чөнки берни аңламады. Шулай да күңелен тырнап торган иң мөһим сорауны бирми булдыра алмады: – Әйт әле, Майя, бу тартмада нәрсә?

Майя кискен башын күтәрде, хәтта сискәнеп китте.

– Хәлим... Бүтән бу хакта сорама, яме. Анда нәрсә бар икәнен белергә генә түгел, бу хакта сорарга да тиеш түгел син.

Майя як-ягына карана башлады, кемнедер эзли идеме? Аннары Хәлимнән сорап куйды:

– Синең машинаң кайда соң? Данияр белән килгән идең бит...

– Ул районга китеп барды шул. Төштән соң гына килә.

– Алай булгач, соңга калабыз икән... – Майя йөзен чытты, хәтта, иреннәрен кысып, күзләрен йомды. Ниндидер шок кичерә иде бугай ул.

Хәлим аны тынычландырырга ашыкты:

– Майя, ул кадәр бетеренмә инде... Өлгерәбез, нигә өлгермибез ди...

– Ничек өлгерәбез?.. Яктыда кайтып җитәргә кирәк бит.

– Җитәбез аны, Данияр килеп җитмәсә, Айрат илтеп куяр...

– Аның да китәсе бар иде бугай... Әйдә, тизрәк кыймылдыйк, артыннан куып тотарга кирәк!

Алар, йөгерә-атлый, пилорама ягына йөгерделәр. Кузгалып киткәнче, Хәлим әбиләр йортына күз ташлап өлгерде. Шар ачык тәрәзәдән карап торган ике таныш йөзне күргәч, йөрәге жу итеп китте. Карчыкларның чырае, артык борчылуданмы, тагын да караеп, картаеп киткән иде... Менә аларның берсе тышкы якка ачылган тәрәзә капкачын үрелеп алды да урам якка чыга торган бердәнбер тәрәзәне дә ябып-томалап куйды. Шулвакыт Хәлимнең күзенә Нәкыя карчыкның ак чүпрәккә чорналган чәнти бармагы чалынып калды... Күңеленә исә таныш түгел авыр тойгы ургылып килеп керде...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (86)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (86)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас