XII
Борынгы яугир әрвахы белән очрашырга ничек кенә әзерләнеп кайтсалар да, юлда аларга беркем дә очрамады. Хәтта машиналар алдында «пәри туе» кузгатып йөрергә яраткан Давыл белән Җавыл да серле рәвештә тынып калганнар иде.
Күңеле сизенепме, кайтып җитүгә, Хәлим Рәлифне күрергә ашыкты. Ләкин Даниярның машинасы теләгән йортка барып җитә алмады, аларга каршы егетнең әти- әнисе үзләре йөгереп чыкты. Машина туктауга, ана кеше, өзгәләнеп-ярсып, Хәлим ишегенә ябышты:
– Хәлимкәем! Рәлифебезгә әллә нәрсә булды!.. Дивана кебек, күзен акайтып тик ята... Ни тере, ни үле... Данияр, тизрәк карале шул баланы, берәр нәрсә эшләт, бигрәк куркыныч ята бит... Аның белән соңгы вакытта күргәннәрем!..
– Нәрсә булды соң Рәлиф белән? Кайда, ничек шулай булды?
Бу юлы ата кеше сабыр гына сөйләп китте:
– Беләсез бит инде аның борынгылык белән хыялланганын. Туйда да шуның аркасында оятка калдык. Вот... Менә бүген дә шул туйдан калган төргәкне күтәреп чыгып китте. «Урынына куям, шулай кирәк», – ди. Нәрсә диим инде: «Ярар, куй», – дим. Вот... Шуның белән тарих та бетте. Ул, әлеге төргәкне урынына куеп кайтканда, бөтенләй икенче кеше иде инде... Нәрсә булгандыр – белмим. Үзе анык кына сөйли алмый, саташа да саташа... Бер тапкыр гына ниндидер атлы җайдак, сугышчы хакында әйткәнен искәреп калдым... Вот...
Хәлим барысын да аңлады. Ул, Данияр белән Нәфисәне Рәдифләрдә калдырып, үзе Ак бабай янына ашыкты. Мәдинә абыстайның авылда калуы хакында хәбәр итәргә тиеш иде ул, аннары башларына төшкән яңа афәттән котылу юллары хакында сөйләшергә бөтен төрле догаларны һәм сихер кайтару юлларын белгән хәзрәт кирәк иде...
Менә шунда кинәт тукталып калды да инде Хәлим. Югыйсә Ак бабайлар йорты күренеп кенә тора. Бар да кер, сөйләш, киңәш!.. Тик... нәрсә турында киңәшергә соң? «Борынгы җайдак-яугирнең әрвахын күргәннәр, нишлибез?» дипме? Күргәннәр, имеш... Ә үзең күрдеңме соң? Юк. Димәк, күрергә тиеш! Үзең күзгә-күз очрашып, барлык нечкәлекләренә кадәр күреп, тоеп, бу шаукымлы шәүләне карашыңа һәм күңелеңә алмагач, ничек сөйләшәсең инде?! Иң элек үзең күрергә кирәк! Бу галәмәткә үзең ышанып җиткәч кенә, кешегә чыгарырга...
Үз уйларына дәлил эзләпме, Хәлим як-ягына, аннары урам башына каранды... Юри качып беткәннәр диярсең, күз күреме тирә-якта беркем күренми. Каяндыр килеп, Мәфтуха исемле ялгыз карчыкка йортка кергән Әсләх картның үшән алашасы гына үзе бәйләнгән капка баганасын кимерергә азаплана...
Әһә, менә шушы ат кирәк булган, ахры, аңа. Хәзер аны хуҗасыннан сорап ала да теге нәмәстәкәйне эзләп чыгып китә... Көн кичкә авышса да, тагын бер-ике сәгатьлек яктылык бар әле. Кампәрле юлына дүрт-биш чакрым гына эчкәрәк кереп карый да, берни булмаса, алдан ук җыенып, иртәгәләргә кабат чыгачак... Башкалар күргәнче, аның беренче күрүе хәерлерәк... Бәлки әле, кеше-кара куркынып өлгергәнче, Ак бабай белән икесе берәр чарасын да табып куярлар...
Әсләх башта атын бирергә теләмәде. Хәлим кая баруы хакында чын дөресен әйткән иде шул. «Ат, бер курыкса, кеше булмый инде ул», – дип, мәзәк сүзләр сөйләп булашты... «Күптән атланганым юк, чыгымчыламаса инде...» дип тә карады. Ләкин Хәлим дә нык торды: «Авыл иминлеге өчен кирәк, димәк, синең иминлек өчен дә...» – дип, кире кагып булмаслык дәлилләр дә китерде. Ниһаять, Әсләх риза булды, тик атка сукмаска, аны эт итеп сүкмәскә, хәтта аның янында кычкырынмаска кушты. «Яратмый ул андый әйберләрне, кешечә сөйләш, кешечә мөгамәлә кыл, ул шундый...» дип, соңгы күрсәтмәләрен бирде. Аннары тезгенсез иярен чыгарды, аны атның сыртына килешле итеп урнаштырды. Ахыр килеп, авызлык тимеренә йөгән бавын кертеп, җитез генә атланып алган Хәлим кулына шул йөгәннең очын тоттырды... Җайдак юлга чыгарга әзер иде.
Хәлим кузгалып киткәч тә, Әсләх карт аның артыннан бик озак карап торды, ниндидер әфсеннәр укыды... Ул ырым сүзләренең «Атка – ат, атмаганга – атма...» дигән бер кыйпылчыгын гына ишетеп калды Хәлим.
Менә ул урман юлына керде. Күңеле әле һаман юлда «кеше басучы» әрвах образына барып җитә алмый, уйлары да атлар тирәсендә чәбәләнде... Ә бит ул, чыннан да, атлар белән үсте. Ак бабайның атлар караган вакытына туры килде аның сабый чагы. Авыл читендәрәк урнашкан ат абзарларыннан әнкәсе эзләп килеп алган чаклар күп булды.
Үз тормышында Хәлимнең атлар белән күргәннәре күп булды... Гомерлеккә истә калырлык андый вакыйгалар, тарихлар исәпсез-хисапсыз... Шулай да бер вакыйга, авыр, төзәлмәс җәрәхәт булып, йөрәгенә аеруча тирән уелып калды.
«Балачагыңның иң истәлекле хатирәсе нәрсә?» – дип сорасалар, Хәлим, әнә шул фаҗигале вакыйганы исенә төшереп: «Ат күзләре», – дияр иде, мөгаен... Ат күзләренең тирәнлеге иң тирән дәрьялардан да тирәнрәк икәнен кечкенәдән белә ул...
Кампәрле тирәләрендә урманнар күп, әмма элек ул урманнар нык саклана иде. «Бу урманнарга Мәскәү хуҗа, якын киләсе булмагыз», – дип кенә җибәрәләр иде ул чакта урманчылар. Хәзер генә ул, – кер дә кисеп ал, урман инде Мәскәүдән киткән, ә Татарстанга килеп җитә алмаган әле. Ә ул чакта... Ярамый иде... Шуңадырмы, бу якларда агач, утын бик кадерле иде. Элегрәк утын урынына тирес изеп, аны калыпка салып, яр буендагы чирәмлеккә җәяләр дә җәй буе киптерәләр иде. Көзгә кадәр ул шыплап кибә, ягарга яраклы була.
Бер язны күрше агайлар, тирес таптату өчен, колхозның яшь, дуамал айгырын алып кайттылар. Башка елдагыдан аермалы буларак, аңа беркемне дә атландырмыйча гына тирес таптаттылар. Соңыннан бераз «кәефләнеп» алган күрше агайлар кара айгырга атландырырга малайлар сайлый башладылар. Янәсе, чабышка өйрәнергә дә вакыт инде... Янәсе, озакламый Сабантуй җитә...
Атка иң якыны Хәлим булып чыкты. Аның атлар яратуын да, Ак бабасы янында көннәр, төннәр уздыруын да шундук искә төшерделәр. Озак уйлап тормады, кемдер аны, көчле куллары белән күтәреп алып, атның елкылдап торган киң сыртына китереп тә утыртты. Бу хәл атка ошап бетмәде булса кирәк. Ул кинәт сискәнеп китте, аннары алгы аякларын югары күтәреп бер кешнәде дә алга омтылды. Өр-яңа йөгән каешы Хәлимне күтәреп утырткан көчле кулларда сыдырылып калды, ә малай чак-чак кына атның ялына тотынып өлгерде.
Дуамал айгыр ат сарайларына кадәр юыртып барган. Хәлим боларны төштәге кебек кенә хәтерли. Бары тик үзенең бөтен авылны бетереп кычкырып баруын гына белә...
Ат абзарына килеп җитәрәк, аның күзләренә бөтен йөзен томалаган яшь аралаш, ат абзарының тәбәнәк кенә ишеге чалынды. Ул һаман якыная бара иде. Хәлимнең кычкыруы шыңшу, ыңгырашу, иңрәү белән алмашынды. Ат өстеннән бәреп төшерәчәк ишек исә күзгә күренеп якынайды да якынайды...
Җилкенә-җилкенә чапкан ат, үз торагына якынайган саен, тагын да тизрәк чаба башлады, ахры. Менә ул соңгы тапкыр алга омтылыр да... ишектән кереп китәр...
Хәлимнең аңында бер генә уй бөтерелә: сикереп төшеп калырга кирәк. Төшеп калырга... Әмма ниндидер тылсым көче аның кечкенә учларын ат ялына ябыштырып куйган да җибәрми тора иде. Куркумы? Өметме?
Кара айгыр, чабып килеп, ишектән кереп китте... Кереп китте?
Хәлим аңына килгәндә, тузан болыты булып күтәрелгән туфрак әле җиргә утырып бетмәгән иде. Менә ул кузгалмакчы булды. Бөтен тәне утта пешкән кебек сызлый. Тимер ишек берәр җиренә бәрелде микәнни? Тукта, нишләп исән соң әле ул? Нәрсә булды аның белән?
Шунда гына ул үзенең ишектән шактый ерак ятканлыгын шәйләп алды. Димәк... димәк, ул ат өстеннән егылып төшеп кала алган?! Башкасы мөһим түгел, төзәлер...
Хәлим кузгалырга да куркып ятуында булды. Күпме шулай яткандыр, кемнеңдер күлмәк изүеннән тарткалавын тоеп, күзләрен ачты. һәм... каршында зур булып ачылган ат күзләре күрде. Барлык сызланулары онытылды. Чын, саф, чиста ат күзләре!.. Үзе бер дөнья икән ләбаса! Бик мәгънәле булып күренде алар Хәлимгә бу минутта. Үкенеч тә, үзен гаепле тою да юк, бары тик шелтәләү, битәрләү генә күрде ул анда, һәрхәлдә, сабый күңеленә шулай тоелды. Аннары ниндидер җан әрнеткеч сызлану күрде ул бу ат күзләрендә. Аны – сабыйны кызгануыдыр, мөгаен...
Соңыннан гына белде Хәлим. Дуамал айгыр, аны бәреп үтерүдән куркып, абзар ишеге төбендә генә кырт борылган да читкә киткән, ләкин, тыела алмыйча, якындагы тимер каланча баганасына бәрелгән, күкрәген яралаган. Шул ярадан мантый алмаган, бахыр, үлгән... Бу хакта Хәлим өйдәге йомшак түшәктә дәваланып ятканда ишетте...
Әлеге вакыйгадан соң атлар күзенә туры карый алмый ул, монысы хак.
...Хәлим як-ягына каранды. Ике чакрымлап кына кергәндер. Урман тып-тын. Хәтта яфрак та селкенми. Күге дә сәер: кояшы да юк, болыты да... Бернинди афәт яисә гайре табигый хәл хакында хәбәр итүче ым-ишарә күренми. Карале, чыршы, нарат, усак кочагында бер каен үсеп утыра! Яшь каен, ак каен, әмма инде ябалдашларына сары куна башлаган... Әллә ым-ишарә дигәннәре шулмы? Юк, бу күренеш, киресенчә, тынычландыра, хәтта сагышландыра... Иң мөһиме – күңел тыныч. Бер-бер хәл көтелсә сизелми, тоелмый калмас иде... Бигрәк тә Хәлимнең күңеле сизми калмас иде. Кем кем, ул урманны тоя! Ярты гомере шушында йөреп үтте ләбаса! Урман да аны таный, тоя! Әнә яфракларын очырып сәламли... Менә ул кулын сузды... Шундук каен яфракларының берсе Хәлимнең учларына килеп кунды...
Серле көн бу: башны алып,
Чыгып киттем кыен чакта.
Бүген әнә, юлдаш булып,
Алларыма каен чыкты...
Саргылт шәлен җилфердәтеп,
Каршы алды юл очында.
Шул арада пәйда булды
Бер яфрагы кушучымда.
Калтыранып тибеп ята,
Кеп-кечкенә йөрәк кебек.
Юк, ул чиксез сагышыма
Изге бер фал, терәк кебек...
Йөрәгемнең тибешенә
Туры килә сулышлары.
Үзе рәхәт, үзе моңсу –
Язмыш кебек юл очлары.
Сизеп торам: төсен алган
Бер – кояштан, бер – айдан ул.
Көздән түгел, минем кебек,
Сагышыннан саргайган ул!
...Ниндидер атлы сугышчы диме? Иртәнге томан шулай сәер булып, төрле кыяфәткә кереп, Юламан карт юлына төшкәнме әллә? Урманда томан үзгәрәк бит. Ул бер аланнан икенчесенә суырылып-агып тора, хәтта аның куерак урыннарын сикереп-сикереп үтә, җитмәсә, ул бик куе була, – эчендә калсаң, сине күтәреп алып китәр кебек тоела... Алай дисәң, Рәлифнең зиһенен какшаткан, Юламан картны авыруга сабыштырган, диләр бит! Чын булуы да бар... Әгәр хак икән, бу галәмәтнең башы шул тынгысыз малайда булырга тиеш. Тагын берәр кирәкмәгән гамәл кылып куйдымы әллә? Бераз исенә кайту белән, ныклап сөйләшергә кирәк булыр үзе белән. Ул әрвахка юл табарга Рәлиф әйткән берәр магик тамга яисә ым-ишарә ярдәм итмәсме?
Хәлим урман юлы буйлап тагын берәр чакрым керде. Ниндидер әрвах шәүләсе килеп чыгардай билге, ишарә күренми. Аты да ялыкты. Яңгырдан соң күбәеп китә торган кигәвеннәрдән ялкып, башын каера-каера, кайту ягын карый башлады. Нәкъ биш чакрым дигәндә, Хәлим кире борылды. Кичке караңгылык офыкка җәелә башлаган. Кайта-кайта караңгы төшеп җитәр. Аны иңде югалтканнардыр. Беркемгә дә әйтеп тормады бит. Урамда Нәфисәне очратып, Әсләх әйтсә генә инде... Хәзер аңлады: кичке эңгердә юкка керде ул бу юлга. Берни дә булмаячак, беркем дә күренмәячәк. Күренә торган булса, машина белән кайтканда ук очрар иде ул галәмәт...
Хәлим күңелен тәмам тынычландырып кайтырга чыкты. Кайтканда юл кыскара, диләрме әле? Бу юлы да нәкъ шулай булды. Озаклап уйланып килгән юл йомгагы, кайтырга кузгалгач, бик тиз сүтелде. Тиздән ул тәмам сүтелеп бетәчәк, тагын бераз баргач, Утар читендәге сихри алан-ачыклыкка килеп чыгасың да...
Сихри табигать, илаһи дөньялык кызык бит ул. Хәлимнең тәмам тынычлануын гына көткән кебек, үзенең шаукымлы якларын күрсәтә дә башлады. Башта ниндидер кискен көчле җил исеп куйды. Ул Хәлимнең чәчләрен тузгытып алды, колак яфракларын иркәләп йөрде, ачык түшеннән кереп, йөрәк тибешен тыңлап торды... Аннары Утар ягындагы юл очында аҗаган уйнап куйгандай булды, шунда ук һавада үтә дә моңлы һәм шомлы бер көй һавага элеп куелгандай яңгырап, сызылып тора башлады... Чү!.. Монысы бөтенләй сәер: шул көй эчендә атлар чапкан тавышлар ишетелеп калгандай булды. «Тек... теке-теке, тек! Тек... теке-теке, тек...» Баштарак тонык кына ишетелеп торган бу тояк тавышлары һаман ачылып-ачыкланып көчәя барды, инде менә-менә шул тавышларның иясе – атка атланган җайдак – үзе күзгә күренер кебек иде...
Хәлим, әлбәттә, шундук аңлап-төшенеп алды: бу көтеп, хәтта сорап алынган галәмәт иде. Атның да табигате үзгәрде. Ул да, колакларын тырпайтып, койрыгы белән үзенең арткы санын кыйнарга кереште; тәмсез һава иснәгәндәй, пошкырынып бара башлады, үзе бертуктаусыз баш чайкый, өч атлауга, бер тибенеп ала... Менә ул бервакыт туктарга җай эзли башладымы, урман куелыгында яшеренергә теләпме, муенын читкә каерып, Хәлимне берничә адым эчкә алып кереп китте... Менә сиңа үшән алаша! Менә сиңа тыңлаучан ат! Бик нык тарткалый торгач, Хәлим аны юлга кабат алып чыга алды, шулай ук туктарга да ирек бирмәде, үкчәсе белән касыгына тибә-тибә, алга әйдәде. Теге әрвах дигәннәренә каршы барганда гына, аның сере ачылып бетәр кебек иде... Юламанның оныгы шулайрак сөйләнде бит.
Иң кызыгы: Хәлим үзендә бер тамчы да курку тоймады. Юлдан аңа каршы ниндидер хәшәрәт ыжгырып, сызгырып, тыкылдап килә, ә аңарда курку юк, имеш... Хәтта шик-шөбһә дә юк. Шул арада күңеле, бәгыре каттымы, хисләре үтмәсләндеме, әллә җан дигәннәре бөтенләй үк ташлап киттеме?! Бәлки, ул инде исән дә түгелдер, ниндидер сихер, магия аны үз дулкынында моңа кадәр кешелек тарихында билгеле булмаган коточкыч һәлакәткә таба алып барадыр? Шулайдыр, бәлки... Әмма Хәлим барыбер курыкмый. Хәтта үзенең бу хәленнән көләсе килә... Кеше көлә-көлә диванага сабыша, диләр иде, дөрес икән...
Ул арада каршыдагы юл гарасатлы өермәгә шыплап тулды. Әлегә берни дә күренми, әмма инде нидер бар. Бу куркыныч өермәгә кемнең керәсе килсен инде?! Әнә бит, ат та бармаска, кермәскә тарткалаша... Хәлим белә: туктау – үлем белән бер, шуңа да атын кыйный-кыйный куа, ат исә бөтен көче белән карыша, әмма туктап та бетми...
Ниһаять, өермә эченнән бер шәүлә бүселеп чыкты. Чыкты да Хәлим өстенә томырылып килә башлады. Соргылт-кара томаннан торган бу әрвах шәүләсе чын яудагы кебек кылана: әле, сөңгесен сузып, чәнчеп алмакчы була, әле, каяндыр тартып чыгарып, кылычын болгап куя, җәясен тартып, ук җибәреп ала, йә булмаса камчы белән атына суккалый... Баш очында сабы ияренең алгы өлешенә беркетелгән ту-байрак җилферди...
Очрашуга, дөресрәге, бәрелешүгә кадәр калган бер мизгел эчендә Хәлим җайдак кыяфәтендәге әрвах затын баштанаяк күреп, мәңгелеккә хәтеренә алып өлгерде. Эчкә баткан төртке күзләре, туры борыны, киң яңаклары, җыйнак сакал-мыегы аның затлы нәселдән булуын хәбәр итсә, көбә күлмәктән, өскә таба очлаеп киткән, ян-яклары күпереп торган мех белән каймаланган шлем-башлыктан булуы, шулай ук бөтен гәүдәсенең коралга чорналган булуы да аның гаять гайрәтле каһарман-сугышчы икәнлеген күрсәтеп тора...
Бу котылгысыз очрашу-бәрелешүдән соң нәрсә булачагын Хәлим күз алдына китерә алмаса да, давыл-гарасат каршында тукталып калуның һәлакәткә китерәчәген аңлый иде. Шуңа күрә, каршысына очып диярлек килүче җайдактан күзләрен дә алмыйча, атын ярсып куалавында булды, шулай куа-куа, әлеге коточкыч гарасат, томан эченә суырылып кереп китте... Киереп ачылган борын тишекләреннән пар бөркеп, ыргылып-чабып килүче ат өстендә кулларын канат кебек җәеп, очып баручы яугир әрвах шәүләсен үзенең аты-ние белән бергә үтәли чыгуын сизми дә калды... Тик шунысы: әлегә Әсләхнең үшән аты да, Хәлим үзе дә бу гарасаттан бөтенләй башка җаннар – башка хайвани ат һәм башка адәми зат булып чыгуларын белеп бетермиләр иде...
...Алар кайтып кергәндә, Ак бабайлар йорты янында бер төркем халык җыелып тора иде. Гайрәтле атын чак-чак тыеп килүче Хәлимгә барысы да сынап, хәтта гаҗәпләнеп карап торалар. Яннарына җитеп, аттан төшкәч тә, аңарда ниндидер үзгәреш күргән кебек, якын ук килеп, әле җилән чабуыннан, әле йөз-битеннән, чәчләреннән тотып-сыйпап карыйлар... Ул арада Хәлимнең кайтып килүен тәрәзәсеннән күреп калган Нәфисә пәйда булды. Ләкин хатын Хәлимгә килеп җитә алмады, берничә адым кала, капыл туктап калды.
– Хәли-и-им, нәрсә булды сиң-а-а?
– Нәрсә булсын, менә урманга кереп чыктым...
– Анысын сорамыйм. Чәчеңә нәрсә булды, дим... Чәчең ап-ак...
Хәлимгә, кай арада гына агарып, чаларып өлгергән чәчен бармаклары белән тарый-тарый:
– Синеке белән пар булсын дидем, – дип, күңелендәге моңсулыкны чак-чак басып, шаяртасы гына калды.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo