Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
3 декабрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (81)

Әнә алар... берничә ир-ат балта-пычкы тотып чыкканнар... Әлегә ныклап эшкә керешмәгәннәр, буралар өчен нигез урыннары хәстәрләү белән мәшгульләр...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (81)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (81)

X

Бүген күкләр дә Адәм балалары яклы булды: таң атканда, яңгыр туктап, пыскып кына кояш чыкты. Дөнья яктырып, кәефләр күтәрелеп китте. Данияр машинасында бер-берсенә кысылышып утырган өч әбекәй дә, эчләреннән догаларын укып, Аллаһы Тәгаләбезгә рәхмәт укып баралар. Бу аларның ара-тирә бит сыпырып алуларыннан аңлашыла. Мәдинә абыстай тирәнгәрәк тә кереп ала – догаларын озаклап, җентекләп укый... Каршы якта бер-берсенә сыенышып утырган Хәлим белән Нәфисә авылның йөзек кашы булырдай шушы дүрт карчыкка сокланып карыйлар. Урамга шыксыз көз керүен дә искәрмичә, актан киенгән, чиста ак йөзле, мөлаем, нурлы карашлы, иң мөһиме, догалы, Аллаһлы татар әбиләре Кампәрле белән Утар авылларын тоташтырып, бәйләп, туганлаштырып куярга тиешле бер делегация, миссия кебек тоелды Хәлимгә.

Фәрештәләр Күктә яши, аларны Җирдән эзләмәгез! Җирдә кешеләр яши. Алар арасында фәрештәләргә тиңнәр юк дип кем әйтә ала?!

* * *

Хәлимдәге тоемны үземдә табып шатланам. Гомумән, соңгы вакытта мин Хәлимчә уйлый башладым, ахры. Ул миңа ошый башлады димме... Автор буларак, элегрәк аның белән булган кайбер хәл-әхвәлләргә бераз шикләнеп, хәтта, разый булмыйча, ачуланыбрак карый идем. Менә хәзер тулысынча аның яклы, үземне хәтта аның фикердәше итеп хис итәм. Укучы аңлармы-юкмы? «Артык үсенеп китмәгез, изгелеккә дәгъва итә күрмәгез тагын» дип битәрләрме? Юк, әлбәттә, бернинди дәгъва-мазар юк. Авторның төп герой белән бер фикердә булуы аларның икесе дә дөрес фикердәдер, дөрес юлдадыр дигән сүз түгел бит әле... Әлегә шулай. Иртәгә аларның фикере төрләнмәс, юллары як-якка аерылып китмәс дип кем әйтә ала?! Миңа гел ярдәмгә килә торган бер фикер бар: «Акыллы кеше үзен кеше ихтыярына калдырмый, үзе дә кеше ихтыярын чикләми». Мин шулай яшим.

Әлегә без бер юлда: Утар – Кампәрле юлында. Аның никадәр авыр, гамьле, хәтта борчулы икәнен укучы яхшы белә. Бу юлдан барганда, Хәлим үткәннәр хакында уйламаска тырыша. Ара-тирә ишетелеп киткән күке тавышы да, җанны сискәндереп, колакны ярып кергән бүре улаулары да, урман өстеннән очып үткән торналар тавышы да, юл аша машина алдыннан бәрелеп сугылырдай булып, арлы-бирле үтеп йөргән Давыл-Җавыл өермәләре дә аны үткәндәге язмыш драмаларына кайтара алмый инде. Аның уйлары киләчәктә, алдагы тормыш-яшәешләрендә, кыскасы, Утар-Кампәрленең киләчәк язмышында...

Сагындырып кына килә бу көз,

Сагындырып ява яңгыры.

Хисләр генә мөлдерәмә таша,

Җан күзенә тама яндырып!

 

Моңсу уйлар һич тынгылык бирми,

Алар инде күптән ак кышта.

Куркыта да: охшамасам иде

Кыш куенында калган аккошка...

 

Көз кояшы әсир иткән, ахры,

Карашларым бүген яп-якты.

Ә шулай да буран сорый күңел,

Җылы тормыш инде ялкытты!..

Әйе, Хәлим хәзер бер еллык гомерен югалтып, шул елын эзләп, исәнгерәп йөргән егет кисәге түгел. Аның яшәеше хәзер гомерләр белән үлчәнә: кеше гомере, мәхәббәт гомере, гаилә гомере, авыл гомере, халык һәм милләт гомере, ниһаять, ке-ше-лек го-ме-ре! Шулай ук гаилә бәхете, балалар шатлыгы, нигез иминлеге, тормыш бәрәкәте, халык хөрмәте, киләчәккә ышаныч дигән берәмлекләре белән дә үлчәнә хәзер аның яшәеше... Яшәү белән бергә ара тоемы да, җирләр һәм күкләр тоемы да, бәхет тоемы да үзгәрә. Мәхәббәт хисе генә үзгәрми. Хәлимнең бер генә түгел, мең мәртәбә уйланганы булды: игелек белән изгелеккә якынайган саен, йотам дип авызын ыржайтып торган шаукымлы упкыннар да якыная төшә, ә изгелек белән афәтне, гомумән дә, нечкәдән-нечкә бер кыл гына аерып тора... Нинди генә кыенлыкка тарысаң да, әнә шул нечкә кылны өзмәскә тырышырга кирәк. Бу – бүгенге көндә каһарман-героем Хәлимнең һәм, автор буларак, минем дә төп яшәү принцибым. Әйе, без бунтарь түгел, без тынычлык яклы. Ә тынычлык ул – «иманлылык» дигән сүз. Иманлылык ул сүз белән, киңәш белән, ышандыру көче белән эш итә. Ышандыру көче азмыни?! Ул – рухи категория һәм рух ныклыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Мин Хәлимнең холкы һәм яшәү тәртибе турында шулай уйлыйм. (Үземнең табигатем-холкыма да шулай бәя бирәм.)

Менә ул хәзер туган авылына кайтып бара. Туган авылның һәрвакытта да торган авылга тәңгәл килмәвен укучы беләдер. Хәлим торган җире өчен, бүгенге көндә гомер кичергән авылы өчен бөтен көчен, сәләтен биреп яшәп ята. Туган авылы, күңелендә генә калып, шактый тоныкланып өлгергән... Ләкин туган нигезнең кадерлерәк икәнен онытмаган әле ул. Һәм бу кадерне саклау өчен барысын да эшли. Әнә бит үзенең газиз кешеләрен алып кайтып бара шул янгын хәрабәләренә. Анысы гына бер хәл. Шаукым, сихер оясына алып кайта ул бу изге җаннарны... Иң мөһиме, шушы багланышны, ике якны бәйләп торган шушы җепне өзмәс өчен, ул иң изге тормыш хыялларын, яшәү принципларын һәм үз якыннарының тормышын кыл өстенә куярга да әзер...

Уйларымда, фаразларымда киеренкелек сизелсә дә, чынлыкта мин бу сәфәр өчен тыныч. Карчыкларның, Майяның туйга килүе әйбәт фал иде. Хәтта язмыш фалы дияр идем. Ике авыл арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа тарихы башланганын аңлата торган фал.

Карап карыйк... Ни чыгар бу яшәеш экспериментыннан?

Даниярның «скорый» машинасы («ашыгыч ярдәм» тамгаларын кайчан гына төшерергә өлгергәндер) Кампәрлегә якынлашкан бер мәлдә, алгарак китеп, кошлар очар биеклеккә күтәрелеп, авылга карыйм. Бер үзгәреш тә юк. Күз карашларым бу юлы да хәтәр сугыш аланын хәтерләткән күренешкә барып төртелә. Киноларда гына була торган, җимерелгән, тупларын өскә каратып тынып калган танклар кебек, бүрәнәләрен чат-чатка аерып, күз күреме җирдә өйләр, сарайлар, капкалар таралып ята... Иртәнге тыйнак кына кояш нурларында да аларның кара-соры, сирәк кенә шәмәхә төсмерләре күңелгә шом салып, балкып алгандай була... Ләкин бу кино түгел. Бу – чынбарлык. Кемнәр тарафыннандыр идарә ителә торган яшәеш. Ниндидер капма-каршы көчләрнең, хәтәр яуда бер-берсе белән очрашып, хәлиткеч алыштан соң ике якның да берьюлы җан тәслим кылган урыны. Һәлакәт булган, әмма үлем бу көчләрне юкка чыгара алмаган. Аларның утка да, суга да чыдам ниндидер тормыш күзәнәкләре исән калып, әнә шул зәгыйфь кенә күзәнәкләр кабаттан терелеп-тернәкләнеп китмәкчеләр, ахры. Әнә бит авылның түбән очында ниндидер яктылык бар. Агартылган килеш җирдә таралып яткан бура ниргәләре... Бурага өелеп өлгермәгәннәр, осталарның эшен көчле яңгыр бүлгән булырга тиеш, ә бит ике-өч йортлык кына бүрәнә бар монда. Инде түбә астына керергә әзер буралар да, түбәсе ябылып, кеше яши башлаган өйләр дә күренә. Шушы алты-җиде торактан да бер урам оешып ята... Иң мөһиме, бу урамның кешеләре. Әнә алар... берничә ир-ат балта-пычкы тотып чыкканнар... Әлегә ныклап эшкә керешмәгәннәр, буралар өчен нигез урыннары хәстәрләү белән мәшгульләр... Әнә тагын... озын җилән кигән ике бәндә кисәге өйләреннән чәчрәп чыктылар... Чыктылар да, кулларын каш өстенә куеп, озак кына урман ягына карап тордылар... Бераздан аларның берсе болдырга сөялеп торган себеркене алып, аның сап очы белән урам буенда ниндидер сызык сызарга кереште... Шулвакыт өйдән тагын берәү йөгереп чыкты, чыкты да урамда нидер сызып булашучы кеше кулыннан себеркене тартып алды... Аннары аяк табаннарын ышкып, урам балчыгына сызылган сызык-тамгаларны тиз-тиз генә бетерергә кереште...

* * *

Нәкъ шул мәлдә Даниярның машинасы Кампәрле урамына килеп керде. Керде дә, пилорамада тукталып та тормыйча, урамда аркылы-торкылы яткан бүрәнә калдыкларын, җимерек, ауган коймаларны, шифер өемнәрен урап уза-уза, түбән очка төшеп китте...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

 

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (81)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (81)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: