IX
Яңгырлы көн иде. Кеше мондый көнне урамга этен дә чыгармый, – шундый сүз бар халыкта. Төшкә кадәр коеп яңгыр яуды, төшке ашны өйләренә кайтып ашасыннар дигән кебек, өйлә җиткәч, яңгыр бераз басыла төште. Ләкин Хәлим бүген өйгә кайтып тормаска булды. Нәфисәнең мич ризыклары белән чәй эчте дә өстәл читендә, хәл итәсен көтеп, өелеп торган документларга ябышты. Иң авыры – балалар бакчасы мәсьәләсе. Кышка чаклы керәбез дип, авыл кешеләре, колхоз җитәкчеләре белән берлектә оешып, ике яклы бура әзерләп куйганнар иде. Борыс, такта материаллары да җитәрлек әзерләнде. Тик менә районда каршылык килеп чыкты: проекты нормага туры килми, шуңа күрә дә раслана алмый, имеш. Авылның балта осталары балалар бакчасының нормативын, ягъни уңга-сулга, аска-өскә тиешле үлчәмнәрен каян белсен икән?! Хәлим район мәгариф бүлегенә махсус хат язды, әзерләнгән бураның авыл балалары өчен бик тә җайлы һәм таман булачагын тагын бер мәртәбә дәлилләмәкче булды.
Утын хәстәрләү мәсьәләсен дә совет утырышына кабат куясы бар, – мәктәпләргә, идарә биналарына, хуҗалык йортларына кыш чыгар өчен ягулык җитеп бетмәс кебек. Балоннар белән газ китертү мәсьәләсен дә район каршына чыгарасы бар. Газ плитәләре юнәтү өчен акчаны Майя үз фондыннан бирер дип өметләнә Хәлим. Үзе бу хакта берничә тапкыр әйткән иде инде... Илле-алтмыш плитә кирәк булачак. Их, бу ниятне аткарып чыгып булса... Татарның данлы һәм ханлы тарихыннан бер бүләк булыр иде ул.
Тагын нәрсә? Мәктәп, кибет, көнкүреш комбинаты (ремонт остаханәләре) белән бәйле мәсьәләләр дә үз чиратын көтә. Шуңа күрә дә тиз арада авыл советы утырышын җыярга кирәк булачак. Нәрсә бар. Нәрсә юк. Нәрсәне, ничек, кайчан, кем белән... Барысын да уртага салып сөйләшергә... Яңгырлар туктауга, Хәлимнең барып тотыначак иң беренче шөгыле әнә шул социаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү булачак... Булачак...
Маңгаен өстәлдә яткан кулларына куеп, йокы шаукымына бирелгән Хәлимне ишек тавышы уятты. Менә ул күтәрелеп карады да күзләрен угалап, башын чайкап куйды. Төш түгелме, янәсе... Ә бу төш түгел иде, өн, өннең дә күзне ертып керә торганы иде. Уен эшмени: ишек катында хатыны Нәфисә белән әнкәсе Сания басып торалар!
Хәлим сикереп үк торды.
– Нәфисә? Әнкәй? Сез каян монда?.. Нишләп йөрисез?
– Каян булыйк – өйдән... Менә син монда нишләп утырасың? Эшләвең шушымы инде? Без тагы, өйгә әбәткә дә кайтмыйча, дөнья бетереп, авылны кайгыртып йөридер дип торабыз... Ә ул йоклап утыра...
Нәфисә бу сүзләрне шаяртып әйтәме, әллә чынлапмы, – Хәлим аңламыйчарак калды. «Кунаклар» ышанычлы адымнар белән түргә уздылар.
– Менә төшке ашың. Җып-җылы килеш... Хәзер үк капкалап куй. Юкса... суынган ашның зыяны файдасыннан күбрәк...
Хәлим буйсынды. Сабыйларча, ризык төрелеп килгән ак ашъяулыкны якасына кыстырып, түшенә җәеп куйды да үзе яраткан итле бәрәңге шулпасын сыпырта да башлады... Ара-тирә термостан салынган сөтле-бөтнекле чәйне йоткалап куйды...
Хәлим, ризык каба-каба, моңа кадәр дәшми торган әнкәсенә эндәште:
– Әнкәй, ник дәшмисең? Берәр җитди сүзең бармы әллә? Шундый көнне чыланып йөрмәсәң...
Сания урынына Нәфисә җавап бирде:
– Бар, нишләп булмасын?! Әнкәй кешедә бердәнбер улына әйтергә җитди сүзләр буладыр инде ул. – Аннары Саниягә таба борылды: – Әнкәй, йә, сөйлә зарыңны... Силсәвиткә «Малаем авылга алып кайтмый» дип жалу бирергә килгән идең бит...
Сания шаяртудан узган иде инде.
– Әй шушы киленне! Телен корт чаккыры! Шаяртам дигәч тә... – Сания утыра торган урындыгын Хәлим өстәленә якынрак шудырып куйды. – Сөйләшергә килдем шул. Өйдә сөйләшергә вакыт юк бит. Ачы таң белән чыгып китәсең, кичен төн җиткәндә генә кайтып керәсең... Хәзер әбәткә дә кайтмый башладың...
– Әнкәй! Приёмга килгәнсең икән, әйдә, турылап кына әйт: кемнән, нәрсәдән разый түгел һәм ни өчен? Менә... кенәгәгә теркәп барам...
– Синнән, менә синнән разый түгел. Үз улым була торып, алдап йөрсен инде, ә? Җитмәсә, персидәтел бит әле! Авылга алып кайтам дидеңме? Дидең! Тәскирәнең хәлен беләбез дидеңме? Дидең! Вәгъдә – иман, диләр бит. Кайда вәгъдәң, кайда иманың?
– Аңладым, әнкәй!.. Булды, җитте... Хәзер мин сөйлим. Беренчедән, минем «алып кайтмыйм» дигәнем юк әле. Икенчедән, бу кара яңгырда яшен яшәгән өч карчык белән кая юлга чыгасың иде?! Өченчедән, машина ягы җайлансын инде. Зөфәр командировкада. Айрат та гел килеп тормый...
– Машинага гына калса, анысын хәл итәбез... Үзем җилтерәтеп кенә уратып кайтарырмын... Эшем дә төшеп тора. Айратның бер эшчесенә ниндидер бизгәк эләккән... – Бүлмәдә Даниярның пәйда булуын сизми дә калканнар икән!
– Бәй, кай арада килеп кердең әле син? Тавыш-тынсыз гына...
– Зато сездә тавыш! Минем бүлмәгә кадәр ишетелеп тора. Бөтен авыруларны качырып бетердегез...
Хәлим өстәл өстендә бармакларын уйнатып алды да, бер фикергә килеп, учлары белән өстәлгә сугып куйды.
– Ярый, шулай хәл итәбез: иртәгә үк юлга чыгабыз! Шулаймы, Данияр? Вакытың, мөмкинлегең бармы?
– Бар-бар, Хәлим абый. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә әйтергә уйлаган идем инде. Вәсимә әнкәйнең телендә дә гел Кампәрле. «Кайтабыз дидек тә, кайта алмадык», – дип изалана. Беләм мин аны. Нияте – безне аулакта калдыру. Мин бит, Хәлим абый, туйдан соң егетләр торагыннан китеп, Гөлмәрьямнәргә күчкән идем. Шуңа намекает: «Бераз торып кайтыр идем, үзегез яшьләрчә яшәр идегез», – ди.
– Дөрес әйтә Вәсимә әби. Киләчәктә сезнең гаиләне ике яклы бура йортка күчерү турында уйларга кирәк булыр...
– Анысы өчен борчылмагыз, Хәлим абый. Барысы да сөйләшенгән. Урманнан агач та чыгарылган. Шушы араларда, яңгыр бераз басылгач, бура күтәрергә тотынабыз, Алла теләсә. Айрат такта ише материаллар вәгъдә итте. Тик... әлегә һаман китерә алмый. Кампәрленең үзендә төзелеш эшләре башланган икән...
Нәкыя, Тәкыя карчыклар, аннары Тәскирәнең өченче игезәге Майя башлаган төзелеш хакында сүз барганын Хәлим шундук төшенеп алды. Соңгы хәбәрләргә караганда, «албасты-җеннәр» кеше күзенә тәмам ачылганнар. Бигрәк тә Майя пилорама хуҗасы Айрат белән ныклап дуслашып алган. Дуслык кына да түгел, диләр. Кеше сүзе генәме, әллә?.. Монысы Хәлим өчен мөһим дә түгел. Иң мөһиме, Кампәрлегә җан кереп килә, һәм анысы да ниндидер серле, әмма изге юллар белән алар арасында пәйда булган Майя аркасында. Майя, Майя... Кем син, Майя? Каян килеп чыктың? Кем җибәрде сине? Әле кайчан гына тыйнак адымнар белән капкадан килеп кергән идең, хәзер әнә бөтен Кампәрле, Утар тормышын пыран-заран китердең. Үзеңне корбанга биреп булса да, бу якларга Ходай Тәгаләнең, шул ук вакытта сихер-шаукымның да игътибарын юнәлттең. Әле бер якка салулатып алып киттен, әле икенче якка җилләр уйнаттың... Бер очы чыгармы бу тарихның? Ханнар чорыннан башланган зур тарихның... Нигез тарихының... Нигез эзләү, нигезгә кайту тарихы бит бу... Казан тарихының бер кечкенә авылга күчеп кабатлануы... Их, Майя, Майя... Сөембикәләр тарихын кабатлап яшәмисең микән син?..
Нәфисә ишеткән. Хәлимнең үзалдына шул газиз исемне пышылдап утырганын бик тиз чамалап алган. Хатынының ике күзен тутырып, карашлары белән җанына үтеп карап торуыннан барысын да аңлады. Ләкин ул да, Нәфисә дә бу хакта сүз кузгатмадылар. Чөнки алар өчен үтә дә кадерле, илаһи дәрәҗәдә изге иде бу исем.
Шул исемгә тотынып, Хәлим чынбарлыкка кайтты. Ул билгесезлеккә төбәлгән карашын бүлмәдәгеләргә күчерде... Данияр да, Сания дә Хәлимгә төбәлеп тынып калганнар. Аңардан соңгы сүзне көтәләр.
Хәлим, аптырамагыз, мин сезнең белән, үземчә, тирән уйларга тарып, килеп туган хәлдән чыгу юлларын гына эзлим дигән кебек, тамак кыргалап алды да өстәл өстен сыпыргалады...
– Данияр, рәхмәт матур сүзең өчен. Машина өчен диюем... Әйбәт булыр иде. Алайса, иртәгә үк юлга чыгабыз? Хак булса, нәкъ менә иртәгә яңгыр басыла башлаячак... Кемнәр кайта – хәзер шуны ачыкларга кирәк. Бигрәк тә Мәдинәттәй хакында ныклап белешегез. Теге вакытта «кайтам» дип бик өтәләнгән иде. Вәсимә апаны да искәртегез. Аннары, әнкәй, беразга авылда калып, Тәскирә әнкә белән яшәп алабыз дисәгез, кирәк-яракларны, кием-салымнарны бүген үк төйнәп куярга кирәк булыр... Тәскирә әнкәнекен дә онытмагыз... Җәйге киемнәр белән киткән килеш бит ул... Менә шул: әзерләнегез! – Хәлим, ниһаять, сүзенә хатынын да кыстырып җибәрде: – Нәфисә, син озатышырга авылга кайтасыңмы? Йә, ярый, анысын өйдә сөйләшербез...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo