VIII
«Туй үкенечле була» дисәләр дә, үкенече озакка бармады. Утарга күчкәч, халык үзгәрде. Вакытлы борчуларны, үпкә-рәнҗешләрне күңеленә алып яшәми башлады. Басылды, сабырланды, димме. Карале, мин бит үземне шул авылда яшәгән кебек хис итеп язам икән! Ә нигә?! Шул авылдан шул! Чынлыкта мин инде күптән Кампәрле-Утар кешесе! Шул авыл кешесе булмасам, мин боларны каян алып язар идем?! Шунда мин уйларымны тәрбияләдем, акыл җыйдым. Тик шунысы гына: акыллылыкка ирешү гайрәтлеккә ирешү дигән сүз түгел әле...
Өч көннән Рәлиф аякка басты. Хәлим көн саен кереп йөрде. Данияр да шул тирәдә булды. Икенче көнне үк буыннарына, сеңерләренә егәр тула башлаган иде, өченче көнгә бөтен көче-куәте кайтып бетте. Хәлимнең беренче керүендә ул үзен бик сәер тотты. Аның ягына борылып та карамады. Сөйләшмәде дә. Кече якка чыккач, әнисе серне ачты: «Кичәге галәмәтләре өчен кыенсына, ояла... Бер дә матур булмады шул, Хәлим туганым. Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр иде, дөрес икән. Берни күрми, нәрсә эшләгәнен белми яшәде ул соңгы вакытта. Гашыйк булды да... шуның белән тынычлыгын югалтты... Башын да югалта язды... Ярый әле син булдың, Хәлим туганым, тереләчәк дисең инде, алайса?..»
– Терелә-терелә, терелми кая барсын?! Безгә сау- сәламәт егетләр кирәк. Алар таза-сәламәт булмаса, бу авылны ничек күтәрик ди, ничек кеше итик?!
Өченче көнне Рәлиф торып утырып, бераз йөрештерә башлагач, Хәлим җитди сүзгә күчте:
– Рәлиф, тыныч кына тыңла... Һәрхәлдә, мин әйткәнне тыңлап бетер. Мин сиңа хәзер бер төргәк бирәм, син аларны үз урынына кабат урнаштырып куй, яме... – Хәлим биштәреннән туй көнне Рәлиф кулында пәйда булган төргәкне чыгарды. Рәлиф аны танып алды, шундук йөзенә курку чалымнары чыкты; менә бервакыт ул йөзен чытып кычкырына ук башлады:
– Бу зәхмәтне алыгыз моннан! Күземә дә күрсәтмәгез! Китегез, кит!
Чак тынычландырдылар. Ничә көннәр түшәктә ятып изаланган, авыруы да бетеп җитмәгән егетнең күңел кыллары көрчегенә җитеп тартылган иде.
Хәлимгә сүзне өр-яңадан башларга туры килде:
– Рәлиф, акыллым, тыңлап бетер, дидем бит... Ник тыңламыйсың?! «Ханнар сарае»ның хуҗалары – Нәкыя карчык белән Тәкыя карчык – аермачык әйттеләр: бу әйберләрне Рәлиф алынган урынына үз куллары белән төшереп куйсын, диделәр. Моннан соң да җир асты биләмәләренә күз-колак булып торырга сине билгеләделәр. Аңлыйсыңмы шуны, хәзер син үзең җаваплы андагы хәзинәләрнең, тарихи ядкярләрнең иминлеге, бөтенлеге өчен! Шөкер, халыкка ачылды инде бу җир асты дөньясы. Төшергә, керергә, ханнар байлыгына кул сузарга теләүчеләр, хәзинәгә ия булырга хыялланучылар табылырга мөмкин. Андыйларны тыеп калу, ул хәзинәне таларга юл куймау – хәзер синең төп бурычың, инде төшенеп җиттеңме?
– Төшендем... Димәк, карчыклар мине кичерде?..
– Кичерде генә дисең!.. Җаваплы вазифа тапшырдылар. Хәзер син – җир асты «ханнар сарае»ның генераль директоры!
– Шундый должность та бармыни?
– Менә хәзер бар. Эш хакы турында әлегә сөйләшкән юк, ну бер җаен табарбыз... Ләкин түләү алтын белән булмаячак, ишетсен колагың!
– Йә, көлмә инде, Хәлим абый... Башка андый эшкә бармыйм, дидем бит инде. Ант итимме?!
– Кирәкмәс, анысы артык. Көлебрәк кенә сөйләшәм. Тиз генә онытып була димени, әнә ничек болгаттың син бу Утар җирен. Шулкадәр болгаттың, үзең чак-чак исән калдың... Ну, ярый, бу хакта онытыйк. Бүтән бервакытта да сөйләшмибез дә, телгә дә алмыйбыз. Хәзер синең ике кулыңа бер эш. Үзең төшү-менү юлларын беләсең, башкаларга күрсәтеп йөрү мәҗбүри түгел.
– Аңладым, Хәлим абый... Ләкин аның башка юлы да бар... Гадирәк юлы... Аны мин таптым...
– Кое тишегеннән төшә идек бит әле...
– Нинди кое тишеге турында сөйлисез, мин күптән башка юлдан йөрим инде... – Рәлиф «телен тешләде». Бу юлы артык ачылып китүенә, кайбер серләрне ача башлавына үкенеп куйды, ахры. Ләкин Хәлим Рәлиф әйткән сернең «койрыгын» тотып алырга өлгергән иде инде...
– Тукта, тукта! Нинди гадирәк юл ул тагын?
– Нинди дип... Әбиләр ындырында кар базы кебек кенә бер землянка бар. Кеше күзенә бик күренми ул. Күңелем сизеп, әбиләр юкта шунда барып караган идем... Бераз кергәч, калын гына ишеккә төртеләсең... Иң авыры әнә шул ишекне ачу булды... Анда нидер гел зыңлап тора... Ишекне ачкач, аяксыз, буынсыз калып, атлый алмый торасың... Бераздан җибәрә тагын, ләкин баш авыртуы бетми... Баш бертуктаусыз чыңлап тора... Шулай бер баш авыртканда очраштык та инде без Данияр янында, хәтерлисезме? Шул баш авырту аркасында Данияр янына дәваланырга йөри-йөри, Гөлмәрьямгә күзем төште, бер гашыйк мәҗнүнгә, диванага әверелдем... Үзегез барысын да күреп тордыгыз... Шуңа да туйда күрсәткән галәмәтләремне аңларсыз дип уйлыйм. Бик яраттым шул мин Гөлмәрьямне. Шул хисләремне тыя алмыйча, караклык юлына төштем... И Хәлим абый, бөтен күргәнне, кичергәнне сөйли китсәң... Дөнья шундый икән ул: бер алдын куя, бер артын дигәндәй...
– Хәзер барысы да әйбәт булыр, Рәлиф. Башыңны гына югалтма... Карчыкларның ышанычын, аннары... минем... безнең барыбызның да ышанычын акларга тырыш, синнән шул сорала. Син бит гуманитарий, тарихчы. Хәзердән үк безнең җир асты мәгарәсенең тарихын өйрәнә башла, кирәк икән, архивларга бар, тарихчылар белән сөйләш, «хан сарае»н дөньяга игълан иткәндә, без бар нәрсәгә дә әзер булырга тиеш!
– Ханнардан калган җир асты мәгарәсеннән дә мөһимрәк эш юк кебек сөйләшәсез сез, Хәлим абый.
– Чынында шулай, моннан да әһәмиятлерәк эш юк бүген, Рәлиф туганым. Чөнки ханлык символы, дәүләтчелек рухы татарның күңелендә һәрвакыт булырга тиеш. Татар күңеле ханлык чорын гел сагынып, юксынып яшәргә тиеш!.. Ханлык дәвереннән килә торган дәүләт тоемын югалтса, онытса, татар үзенең татарлыгын, иманын да бик тиз югалтачак. Мин шулай уйлыйм. Шуңа күрә бик җитди карап тотын бу эшкә. Килер вакыт, без җир астындагы хан сарайларын җир өстенә күтәрәчәкбез әле! Иң мөһиме, милли рухны, дәүләтчелек рухын сындырырга ярамый безгә. Рухы сынганны вакыт таптап узачак...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo