Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 ноябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (78)

Тәкыя карчык, ниһаять, кулындагы төргәкне чишеп җибәрде. Аның эченнән, күзнең явын алып, юк кына кояш яктысын үзләренә җыеп, елкылдап торган ике балдак килеп чыкты.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (78)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (78)

VII

Туй истә калырлык булды.

Туй авыл халкының күп нәрсәгә күзен ачты. Кешеләр беренче мәртәбә «албасты» дип телгә кергән карчыкларның шаукымлы дөньяларын күрделәр. Ниндидер «хан сарае», «хан хәзинәсе» булуын да шушы көнне белде авыл. Кыскасы, хәзер инде үз авылларына әверелгән бу җирнең гади генә җир-нигез булмыйча, бик тарихи, шул ук вакытта әкияти, хәтта шаукымлы урын булуын аңлады ул.

Туйдан соң һәркемнең күңелендә зур авырлык калды. Кешеләр шомланыбрак, сагаебрак яши башладылар. Урамда бер-берсе белән сөйләшеп, хәл сорашып торган кешеләр бөтенләй дә күренми башлады. Бу шом, сихер кешеләрне мәчеткә куып кертер дип уйласаң, нык ялгышырсың... Мәчеттә дә кеше азайды. Ак бабай да нык үзгәрде. Эченә йомылды, бертуктаусыз догада булса да, кешеләрдән читләште... Хәтта Хәлим белән дә ачылып китеп сөйләшми. Чынлыкта аңардагы үзгәреш авылга кайтып килгәч тә башланган иде. Ничектер... ялгызак бер җан булып яши башлады карт. Үзе әле кайчан гына: «Ялгыз булмагыз, ялгызлык кешене эчтән кимерә, картайта. Ялгызлык – Аллаһы Тәгаләдән читләшү ул. Кем үзен ялгыз хис итә, димәк, аны Аллаһы Тәгалә ташлап киткән», – дип йөргән карт хәзер үзе бер дәрвишкә әйләнеп бара... Хәзер үзенә шул хакта әйтәсе килә: «Күктә Ходай булса, җирдә кешеләр бар бит...» – диясе килә.

Иң зур авырлык Рәлифкә төште. Үзе гаепле. Үз язмышы белән шактый башбаштаклык кылып алды ул соңгы араларда... Нинди матур барган туйны бозды. Тияргә ярамаган әйберләргә кул тидерде, кылырга ярамаган гамәлләр кылды, шуларның да иң авыры – авылда инде онытылып барган хәмергә үз зиһенен һәм гомерен агуларга юл куйды...

Хәлим Нәкыя карчык каршына барып егылмаса, нәрсә белән бетәр иде икән бу тарих? Гариплек беләнме? Диваналык беләнме? Туй көнне берьюлы тәненә дә, җанына да зәгыйфьлек килгән иде шул аның. Ак бабайның догалары да, Даниярның сеанслары да, дарулары да, хәтта үләннәрдән коелган эчемлекләре дә файда итмәде ул көнне. Егетнең ата-анасы, Хәлимгә килеп, күз яшьләре белән ялынып-ялварып сорады:

– Син генә беләсең бу Утарның серләрен, бу карчыкларның зәхмәти йолаларын. Бер-бер хәл кыл, зинһар... Балабызны әрәм итәргә юл куйма... Зинһарлап сорыйбыз...

Хәлим «ә» дә димәде, «җә» дә димәде, бер сүз эндәшмичә, ишек башындагы шүрлектән кепкасын үрелеп алды да ишекне киң ачып чыгып китте. Ул туп-туры карчыклар яши торган алачыкларга китте. Яшен тизлегендә сүтелә барган уй йомгагының җеп очын югалтмас өчен, уйлаганнарын тәртипкә салырга тырышты: «Димәк... Димәк, туй хакында ишетеп, карчыклар үзләре килгән. Нидер сизенгәннәрме? «Ханнар хәзинәсе»нең урыныннан кузгалуын әллә кайсы тән һәм җан тамырлары белән тоя алганнармы? Чынлыкта алар бит Данияр белән Гөлмәрьямне котлар өчен түгел, иң элек шушы хәзинәне коткарып калу өчен килгәннәр... Алай дисәң... алар ни өчендер өстәл артына ук килеп утырганнар... Кеше күзеннән качсалар да, килеп утырганнар бит! Димәк, туй үзе дә кызык булган аларга... Каян килеп, ни өчен? Ә Рәлифне нишләттеләр диген! Алай ук кирәк идеме соң?! Ну алган... Ну гыйшкы төшкән Гөлмәрьям каршында кәттәләнергә, Даниярдан өстен чыгарга уйлаган. Моны бит аның үзе түгел, мәхәббәте эшләгән! Туктале, кайда булган соң аның намус көче, сабырлыгы? Бөтен хилаф эшләрне дә мәхәббәткә сылтап калдырыргамы, алайса?

Ир уртасына якынлашып килүче Хәлимнең тәмам башы катты. Тормыш үзен өйрәнгәннәрне генә өйрәтә. Ул да тормышны өйрәнүен дәвам итте... Иң мәгънәсез көрәштә дә өмет була. Ә бу очракта мәгънә бар әле!.. Хәтта тылсым белән өртелгән изгелек тә бар...

Ярсыган ат кебек, карчыклар яшәгән алачык төбендә бераз баш чайкап, таптанып торды да Хәлим эчкә үтте. Монда, үзләрендә булырга тиеш алар. Юк, Хәлим белән, авыл белән аңлашмыйча, иң мөһиме – үзләренең ырымлы йола-гамәлләрен аңлатмыйча китәргә тиеш түгел алар!

Тышкы ишек биксез иде. Эчке ишекләр дә тиз ачылды. Ләкин алачык эчендә кеше-мазар күренмәде. Бүлмә эчләренә күз йөртеп чыкты да Хәлим, кире чыгып китәр өчен, ишеккә йөзе белән борылды, тоткасына үрелде...

– Китәргә ашыкма, Хәлим... Соңарып киләсең... Элегрәк син безне ныграк тоя идең, бик тиз килеп җитә идең...

Хәлим бөтен йөзе, гәүдәсе белән алачык эченә борылып басты. Бүлмәнең кап уртасында, кулларын алга кушырып, буйсынучан кыяфәттә Нәкыя, Тәкыя карчыклар басып тора иде. Аларны бу хәлдә күреп, Хәлим кыюланып киткәндәй булды.

– Китмәгәнсез икән... Китмәвегез әйбәт булды әле, сөйләшәсе сүзләр күп җыелган.

– Рәлиф дигән егет хакында сөйләшәсең киләме? Әйдә, сөйләшәбез.

– Аны элекке хәленә кайтарасы иде. Кешедән тере килеш инвалид ясау мактана торган эш түгел... Хәленә керегез, зинһар, ата-анасын кызганыгыз... Үзе белән дә аңлату эшләре алып барырбыз... Авылдашларым өчен җаваплы кеше буларак, сүз бирәм! Телисезме, алдыгызга тезләнәм!

– Кирәкмәс... Синең безнең алда бер гаебең дә, яманлыгың да юк. Бездә дә золым юк. Ә син әйткән егеткә килгәндә... Син безне ни өчен Утарда калган дип уйлыйсың? Аны үз рәвешенә кайтару өчен, савыктыру өчен калдык та... Ләкин сабак та, гыйбрәт тә булырга тиеш. Шуңа күрә өч көн вакыт билгеләдек. Өч көн дигәндә аякка басар егетегез, ләкин шуны да белсен: тагын ниндидер хилафлык, явызлык кыла икән, кабаттан аяклары-куллары тотачак, зиһене алыначак, бу хакта үзенә кат-кат искәрт...

– Ярый, искәртермен. Ә хәзер «ханнар хәзинәсе» хакында әйтәсем килә. Андый хәзинә барлыгын сез дә, мин дә беләм. Һәм... әнә Рәлиф тә белгән... Димәк, башкалар да белергә мөмкин. Белергә тиеш дип әйтмим. Миңа андый хокук та, вазифа да бирелмәгән. Анысын сез хәл итегез. Тик... нидер эшләргә кирәк ул хәзинә белән. Сез дә хәзер Кампәрледә яшисез. Хәзинәгә кем күз-колак булыр, әллә?... – Хәлим бу сүзләрне авырлык белән генә әйтте: – Әллә аларны Кампәрлегә, үз яныгызга күчерәсезме?

– Сиңа әйтәсе килгән төп сүз дә шул: хәзинәләрне синең карамакка, синең җаваплылыкка калдырабыз.

– Ә? Миңа? Сез нәрсә, Нәкыя апа, Тәкыя апа, үзегез белән алыгыз, зинһар, берәр кая куегыз шуларны! Мине харап итәчәк ул алтын, билләһи, харап итәчәк!

– Алайса, Рәлиф дигән теге егеткәйне куй хәзинә өстенә...

– Сез нәрсә?! Әле генә тотылды, тагын да урламас дип кем әйтә ала?!

– Бөтен хикмәт тә шунда: саклау эшен аңа җаваплылык итеп тапшырсаң, бүтән урламаячак ул!

– Каян беләсез аны?

– Беләм, мин беләм! – Нәкыя карчык бер шүрлектән чүпрәк төргәк чыгарды. – Менә аның алган алтыннары. Ничек алган, шулай үзе үк төшереп, үз урынына куйсын.

– Нәкыя апа, сез чынлапмы?

– Хәлим! Дәшмә! Мин белеп сөйлим. Өч көннән аягына басар, шул ук көнне урынына куйсын. Ләкин... бу гамәле кеше күзенә күренерлек булмасын. Хәзинәнең кайда икәнен күргән һәр кеше Рәлиф хатасын кабатлаячак шул егет язмышына дучар булачак... Мин боларны алтынны кызганып әйтмим, караклыкта тотылырга мөмкин кешеләрне уйлап әйтәм. Алтын чит күзләрне яратмый, шундук үч ала башлый, онытмагыз!..

Шулай диде дә Нәкыя карчык төргәкне Хәлимгә тапшырды, аннары, учларын кабат күкрәк турысында кушырып, артка чигенде. Хәлим бу тарихи ядкярләрне алса да алды, алмаса да алды. Алды, чөнки Нәкыя карчыкның соңгы сүзе аны тәмам ышандырды: чынлап та, алтын рәнҗешенә тап булган Рәлиф бүтәнчә хилаф адымга бармас, кулын озынайтмас... Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә Ходайның бер хикмәте шушыдыр инде...

Бу юлы Тәкыя карчык алгарак чыкты. Аның кулында да кечкенә төргәк шәйләнеп калды. Хәлим бу юлы да ниндидер хикмәтле сүз көтте. Тагын кайдагы һәм нинди гамәле ошамады икән бу «албасты» карчыкларга?! Әмма Тәкыя карчыкның сүзе аны тагын бер тапкыр аптыратты.

– Хәлим... Син ялгыш уйлыйсың, без туйга дип килдек. Бу җирдә беренче кавышу йоласы башкарыла, шушы нигезне корган бәндәләр буларак, без бу йоланы күрергә тиеш идек. Күрү генә түгел, катнашырга тиеш идек. Катнашу ул – бүләк бирү. Без дә бүләк әзерләдек. Син шаһиты булырсың: хәзер без аны яшьләрнең үзләренә тапшырабыз. – Шулвакыт Тәкыя карчык ишек ягына борылды да тавышын күтәребрәк дәште: – Майя, алып кер яшьләрне!.. Мәчет картын да чакыр!

Бу юлы Хәлимнең акылы аңа буйсынудан бөтенләй баш тартты: ничек була инде бу? «Албасты» дип йөртелгән карчыклар итагатьлелектә, иманлылыкта аларга сабак бирә түгелме?! Ышаныргамы, юкмы? Әллә берәр хәйлә бармы монда? Шул гомер яшьләр янәшәдә генә булганмы? Ак бабай нишләп йөри монда? Нинди галәмәт бу?

Ишектән Майя килеп керде, аның артыннан ук Данияр белән Гөлмәрьям күренде, ахырдан Ак бабайның үтә дә җитди йөзе шәйләнде, аннары тагын бер... Майя пәйда булды. Шундый ук, шул ук Майя? Шулай да караңгылы-яктылы бүлмә шәфәгында күренгән икенче Майя бик тә таныш тоелды Хәлимгә. Таныш кына дисең!.. Бик тә таныш, бик тә газиз, кадерле җан бит бу! Нәфисә! Ай Аллам, күрәселәр бар икән!..

Майя кулга-кул тотынышып торган Данияр белән Гөлмәрьямне бүлмә уртасына ук чыгарып бастырды. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык: бу сәер җыенның төп сәбәпчеләре алар иде. Яшьләр үзләрен бик горур, вәкарь белән тоталар. Тамчы да каушаган кебек түгел үзләре... Нигә каушасыннар, – яннарына иң хөрмәтле кешеләр, остазлар җыелган лабаса.

Тәкыя карчык, ниһаять, кулындагы төргәкне чишеп җибәрде. Аның эченнән, күзнең явын алып, юк кына кояш яктысын үзләренә җыеп, елкылдап торган ике балдак килеп чыкты. Эре кыйммәтле ташлар куелган, алтын чыбыкларны үреп, бизәп ясалган бу пар балдакның яшьләргә аталган булуы көн кебек ачык иде.

– Кайчандыр Нугай, Казан ханнары, ханбикәләре кул бармакларын бизәгән бу ядкяр-балдакларны сезгә, Данияр белән Гөлмәрьям, туй бүләге итеп тапшырабыз, монда җыелган якыннарыгыз шушы йоланың шаһиты булырлар. Без үз теләкләребезне әйтербез, мәчет карты үз догаларын укыр. Ягез, китерегез әле кулларыгызны... Шулай итеп, сезнең гаилә язмышын Тәңре ихтыярына, рухлар карамагына тапшырабыз. Җир – җылысыннан, бәрәкәтеннән, су – сафлыгыннан, шифасыннан, күк изгелегеннән аермасын, мәрхәмәтеннән ташламасын! Барыбыз да исән-сау булыйк, сез дә исән-сау яшәгез, итәк тутырып балалар үстерегез, бәхетле булыгыз!

Шулай диде дә Тәкыя карчык Данияр белән Гөлмәрьямнең бармакларына балдакларны кидереп куйды. Чын ханнар, ханбикәләр кия торган бу балдаклар кайчандыр зурлык, бөеклек, муллык, игелеклелек, иманлылык билгесе булгандыр, башкача мөмкин түгел... Шуңа күрә дә, ниятләренә бер тамчы да шикләнмичә, учларын алдына кушырып куеп, Аллаһы Тәгалә телен аңлый белгән Ак бабай Тәкыя карчыкның барлык теләкләрен «Әми-и-ин» дип хуплап, җөпләп торды.

Данияр белән Гөлмәрьям бер сүз дә дәшмәделәр. Дәшәрлекләре дә юк иде. Бу сәер йола-ритуалга ничек килеп эләгүләрен һаман әле аңлап-төшенеп җитмиләр иде бугай. Шуңа күрәме, әледән-әле йә Хәлимгә, йә Ак бабайга карап алалар. Карашларында бер генә сорау: «Дөрес эшлибезме?» Хәлим баш кагып җавап бирә: «Дөрес, бүләк бирү, теләк теләү нишләп дөрес булмасын, бик дөрес» диюе инде аның. Ак бабай дәшми. Бераз гына шиге бар кебек, әмма ул бөтен догаларын да, шәһадәт һәм иман кәлимәләрен дә җиренә җиткереп әйтә, күренеп тора – догаларында ихлас...

Баш кагып кына рәхмәт әйтештеләр, сүзсез генә саубуллаштылар, мыштым гына чыгып киттеләр. Кайтканда яшьләр дә, Ак бабай белән Нәфисә дә, хәтта Хәлим үзе дә сөйләшмәделәр. Бая мәҗлес барган, хәзер инде җыештырып куелган урынга җитәрәк кенә, Ак бабай урам башында чакырып торгандай үрә баскан мәчеткә ымлап әйтеп куйды:

– Барыбыз бергә ахшам намазына кереп, иманыбызны раслап, күңелләребезне яңартып чыгыйк... Кергәч-кергәч, «Шәһадәт кәлимәсе»н үз йолабыз буенча тагын бер әйтербез...

Барган килеш, туктап та тормыйча, мәчеткә таба киттеләр. Аларга юл читендә берән-сәрән басып торган авылдашлары иярде...

Син кешеләргә үзең алырга теләгәнне бир, шул вакытта гына бәхетеңә юл ачылыр, диләрме әле?.. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә, дип тә әйтәләр...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (78)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (78)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: