Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 ноябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (77)

– Гөлмәрьям! Ялгышма, җаным, берүк! Чык миңа кияүгә! Өрмәгән җиргә дә утыртмам, алтынга күмәрмен! Мә, ал минем бүләкне! Бу бүләгем – мәхәббәтем билгесе булыр! Мин бит сине яратам, үлеп яратам! Гөл-мәр-ям!.. Я-ра-там!.. Чык миңа, чыкма бу әтрәк-әләмгә! Ә мин... мин хәзер ханнар кебек бай, сине дә мәңге бөтенлектә, муллыкта яшәтермен... Гөлмәрьям, әле соң түгел, чык миңа кияүгә, ташла шул шәһәр килмешәген...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (77)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (77)

VI

Ләкин сәфәр кичектерелде. Сәфәр белән бәйле борчуларны туй мәшәкатьләре күмеп китте...

Данияр белән Гөлмәрьямнең туй көннәре килеп җиткән ләбаса. Ризалык сорап, ата-аналары каршына барып басар вакытлары җиткән, Аллаһы Тәгалә каршында никах сәгатьләре суккан. Бу хакта иң элек Вәсимә карчык хәбәр итте. Авылга ниятләп чыгып китәргә ике-өч көн калгач, инде тәмам җыенып беткәч, бу күрше карчыгы, сулышы кабып, тыннары бетеп, Хәлимнәргә йөгереп керде:

– Ай Аллам! Онытып җибәргәнмен бит! Сания ахирәткәем, авылга кайтып булмый бит әле, синең үзеңне генә дә җибәрмим! Минем Гөлмәрьям кияүгә чыга бит, кемгә дип... теге врач малайга инде – Даниярга! Иртәгә икесенең дә әти-әниләре кайтып төшә. Никах мәҗлесенә сезне дә чакырабыз, берүк, керә күрегез, яме! Урыныгыз түрдән булыр, төп сәбәпчеләр сез бит... Менә син, Хәлим балам, аларны бер-берсе белән үзең таныштырдың. Ышаныч күрсәтеп, икесен дә эшкә алдың, кеше арасына керттең...

Хәлим дә телен тешләп уйга калды. Аңа да чакыру күптән бар бит инде. Авылның тарихы беренче туй көненнән башлана, дигән бер акыллысы. Утар авылында беренче никах бәйрәме көтелә ләбаса, ничек инде ташлап китәсең бу кадәр зур чараны. Ташлап киткәч тә... кайтасы бар бит әле... Тагын нинди йөз белән кайтып керерсең?!

Сания дә, Нәфисә дә Вәсимә карчыкның өтәләнеп йөрүен күңелләренә якын алдылар. Үзләре дә, пошаманга калып, Хәлимне үгетләргә керештеләр. Ә Хәлимне үгетлисе-нитәсе юк, ул инде хәл иткән: туй булырга тиеш, һәм бу туй мәҗлесенең барлык җире дә – түр! Моның хикмәте бар. Данияр белән Гөлмәрьям, чакыру кәгазе күтәреп кергәч: «Хәлим абый, синең урының түрдән булыр», – дигәннәр иде. Шул исенә төшеп, Хәлим ирен чите белән генә үзалдына елмаеп куйды.

Икенче көнне Утар таный алмаслык булып үзгәрде, һәркем, һәр йорт, һәр урам үз тирәсен чуарлап, бизәп чыкты. Эреле-ваклы саман алачыклардан, бура йортлардан, юка агачларны урталай ярып эшләнгән гәрбил коймалардан, агартылмаган, кояшта уңган такталарына кояш төшерелгән капкалардан, кеше иелеп кенә йөри ала торган тәбәнәк каралты-куралардан торган бу кыргый авылны шулай матурлап була икән дип кешегә әйтсәң, кеше ышанмас кебек иде... Ә, юк... Ышанмый да булмый. Матурлыкка ышанырга кирәк... Изгелек кенә түгел, матурлык та могҗиза! Матур яшәргә омтылу – матур яшәү инде ул. Юкса яшәүнең мәгънәсе калмый... Әнә бит кемдер койма башларына, тәрәзә өсләренә тере гөлләр катыш кәгазь чәчәк бәйләмнәре кыстырып, тезеп чыккан, кемдер өй каршында үскән агачларга Яңа ел уенчыклары элгән, сирәк-мирәк кенә төрле төстәге шарлар күренә... Шулай һәркем Утардагы беренче туйны, никах бәйрәмен котламакчы, сәламләмәкче булган. Чынлап та, кара урман төпкеленә күченеп тора башлагач, Кампәрле халкы оешыбрак, татурак яши башлаган кебек булды. Кайгы, борчу берләштергәндер дисәң, кайчан гына булмаган соң ул кайгы, борчу дигәннәре!.. Юк, монда табигать көче, Урман рухияте үзенең хәлиткеч ымын, ишарәсен биргәндер. Табигать кешене рухи һәм физик яктан ныгытып кына калмый, ул аны ихласлыкка күндерә, сафландыра, ящәүңең һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табарга, бәрәкәт табарга өйрәтә... Мондый чакта кеше иманга тиз килә, догага тиз күнегә, илаһи йолага да тизрәк ияләшә, аны күңеленә генә түгел, тормышына, язмышына ала. Иң мөһиме: әйбәтлеккә, изгелеккә ышанып кына түгел, инанып, хәтта табынып яши башлый... Чынлыкта Ватан мәхәббәт кенә түгел, ул – язмыш та, ә язмыш – җаваплылык дигән сүз.

Утарда яши башлагач, Кампәрле халкы нык үзгәрде. Яшәгән саен, халык итагатьлерәк, ярдәмчелрәк, миһербанлырак була барды, һәрхәлдә, Хәлимгә шулай тоелды. Моның шулай икәнен иң элек «Өмет» мәчетен торгызу вакыйгасы раслап күрсәтсә, икенче дәлил – Данияр белән Гөлмәрьям туе булды. Чынлыкта туй өстәлен бөтен авыл уртакка күтәрде, кемдә нинди нигъмәт-сый бар, савыт-саба бар, эскәтер яисә ашъяулык бар – күтәреп килде, ә киткәндә, яхшы кәеф һәм савап алып китте.

Яшьләр никах мәҗлесеннән соң, районга барып, загста язылышып, никахларын кирәгенчә рәсмиләштереп кайттылар. Аларның Утарга кайтып төшүе үзе бер мәзәк булды. Халык телендә «буханка» дип йөртелә торган өр-яңа УАЗ машинасыннан кешеләр коела башлагач, урамга корылган өстәл тирәсенә туй мәҗлесенә җыелган халык, бер-берсенә карашып, җилкә сикертеп тә торды әле: «Нинди машина бу? Тагын кемнәр килеп юлыкты бу урман төпкеленә? Кем башына шулай вакытлы-вакытсыз йөриләр?!» Машинаның алгы ишекләре ачылып, аннан ыспай киенгән Данияр белән Гөлмәрьям төшкәч кенә аңлашылып җитте: яшьләр районнан паспортларына мөһер суктырып кайтканнар. Берочтан шаһит дусларын да иярткәннәр. Өстәлләр артына урнашкан ике йөзләгән кеше дәррәү торып басты, күпләр кул чабарга тотынды. Туй мәҗлесе башланып китте... Ата-аналар чыгышыннан соң Хәлим яшьләргә котлау сүзен, теләкләрен әйтте дә тагын үз уйлары белән калды. Хәтта Нәфисәнең нидер әйтергә теләп кабыргасына төрткәләп алуына да игътибар итмәде. Шулай да хатынының бер сүзе хәтеренә уелып калды: «Даниярга әти-әнисе машина бүләк иткән... Данияр аны «ашыгыч ярдәм» машинасы итеп кулланмакчы, ди... Әнә шул машина белән районга барып йөргәннәр дә инде...»

Хәлим шундук искә алды: мәҗлес тулы түгел иде. Кемдер җитми... Тик кем?.. Хәлим бик озак аңыша алмый торды. Утардагы бөтен кешене күзаллап чыкты, әмма кем икәнен белә алмады. Хәтта Айрат та Кампәрледән кадәр килеп җиткән. Кампәрлегә күчкән Тәкыя-Нәкыя карчыклар, Тәскирә әнкә, Майя, Мәймүнәттәй юк... Их, аларны да чакырырга иде... Сәхәп һәм аның кешеләре исәпкә керми; алар турында уйлап баш катырасы да юк... Шулай да түр яктарак дүрт-биш кешелек урын калдырылган. Молодцы! Дөрес эшләгәннәр! Юк дигәч тә, карчыклар да, Тәскирә әнкә белән Майя да, Мәймүнәттәй дә бар бит, һәм алар да шушы Утар кешеләре! Теләсә кайчан килеп утыра алалар!

Тагын бер урындык буш тора. Анысы – яшьләр арасында. Кемнеке? Кем юк? Барысы да бар кебек... Юк, бер кеше юк... Рәлиф! Җир астындагы ханнар сарае белән хыялланып яшәүче егет. Казандагы гуманитар институтта укып кайтып, районда очраклы эшләрдә эшләп йөргән, күбрәк вакытын Утарда яшәүче әти-әниләрендә үткәрә торган хыялый бер җан. Соңгы вакытта авыл советында еш күренгәли, Хәлимдә бик эше булмаса да, Гөлмәрьям белән озаклап сөйләшеп утыра... Данияр аны бер-ике мәртәбә каты-каты гына сүзләр белән куып та җибәргән диләр, дөрес булса...

Нишләп эше булмасын, Хәлимдә бик мөһим эше бар Рәлифнең. Җир астындагы ханнар сараена төшәргә үгетләп йөри ул аны. Хәлим аны бу ниятеннән чак-чак тыеп тора. Вакыты җитмәгән әле дип, сабыр итәргә куша яки карчыкларның шаукымлы үче белән куркыта... Егет аның саен үҗәтләнә, хәтта: «Үзем генә төшәм, алайса», – дип, Хәлимнең җанын үрти...

...Мәҗлес иң мөһим өлешенә җитте. Кияү кеше хәләленә нинди бүләк бирер? Бөтен кеше яшь пар утырган табын башына таба борылды, ерактагылар торып ук басты. Данияр дулкынлануыннан бераз тотлыгыбрак сүз башлады:

– Мин бик бәхетле. Беренче күрүдә үк гашыйк булган кешемә өйләнәм. Шушы җиргә, шушы нигезгә, әти-әнисенә, Вәсимә әбигә Гөлмәрьямне үстереп биргәннәре өчен олы рәхмәтләремне әйтәм. Сүз бирәм: мин аны какмам, аңа авыр сүз әйтмәм, һәр эшендә киңәшче, ярдәмче булырмын, хөрмәтләп, яратып, кадерләп яшәрмен. Шул вәгъдәм билгесе дип, сөйгәнемә көмеш айлы алкалар бүләк итәм! Чөнки ай – иманыбыз билгесе, ә көмеш – борынгы төркиләрнең, Болгар чорында, Алтын Урда дәверендә яшәгән ерак бабаларыбызның амулет металлы. Көмештән коелган әйбер иясен саклый, яклый, тынычлыкка, иминлеккә, бәрәкәткә юл ача, бәхетне үзенә тартып, чакырып китерә... Шулай дип уйлаганнар, һәм мин моңа ышанам. Чөнки ата-бабаларыма ышанам! – Данияр Гөлмәрьямнең бит очыннан үбеп алды да кулындагы яшел капны сузды. Кәләш капның, бигенә басып, капкачын ачты, сак кына кыланып, аның эченнән алкаларның берсен тартып чыгарды, бермәл сокланып карап торганнан соң, бармак очлары белән генә тотып, фирүзә ташы белән бизәлгән алканы уң колагына куйды...

– Рәхмәт, кадерлем... Мин бу бүләгеңне гомерем буе саклармын!..

– Үзеңә рәхмәт, сөеклем, булганың өчен рәхмәт!

Шулвакыт мәҗлес өстәленең аргы башыннан ямьсез, карлыкканрак тавыш ишетелде:

– Туктагыз!.. Ашыкмагыз!.. Миндә дә бүләк бар!.. Туктатыгыз бу балаганны!.. Мыскыл итмәгез ханнар җирен!..

Бөтен халык дәррәү шул тавыш килгән якка борылып карады. Кешеләргә бәрелә-сугыла, мәҗлеснең аргы башыннан Хәлим күзләреннән «югалып» торган Рәлиф килә иде. Шактый кәефле күренә. Күлмәк изүләре ачык, өстендәге бушлаты пычранып беткән. Куллары-бармаклары да үзле балчыкка буялган. Сул култык астына бер төргәк кыстырган, уң кулын баш очында ярсып болгый-болгый, нидер кычкырыпмы-кычкыра!..

Рәлиф Данияр белән Гөлмәрьямгә төбәп китте. Хәлим бу минутта нәрсә булганын һәм моннан соң нәрсә булачагын уйлап бетерә алмады, берничә мизгелгә кире чигенеп, Рәлифнең бер сүзенә әйләнеп кайтты... «Ханнар җире» дидеме ул? Карчыклар ишетсә, җанын алалар бит бу хөрәсәннең! Башын бетерәләр... Хәлим, ялт итеп, түрдәрәк торган дүрт урындыкка борылып карады. Бәхеткә, алар һаман буш, иясез иде. Буш микән?! Әнә урындыклар куелган өстәл башыннан ниндидер рәшәме, томанмы күтәрелә башлады да, Хәлимнең күзенә кемдер чагылып киткәндәй булды... Менә хикмәти Хода: бу болганчык томан артында күренер-күренмәс торган кеше шәүләләрендә таныш карчыкларның таныш йөзләрен, шәүләләрен чамаларга була иде!

Ул арада Рәлиф, кияү белән кәләш янына барып җитеп, кулындагы төргәкне сүтә башлады. Аның эченнән, күзнең явын алып, алтын алкалар, беләзекләр, муенсалар килеп чыкты. Учларына чак-чак сыйган бу бизәнү әйберләрен күрүгә, бигрәк тә «ханнар җире» турында ишеткәч, халык умарта күче төсле гүләп куйды, аннары, «тагын нәрсә булыр икән» дигәндәй, бу галәмәткә комсызланып карап тора башлады... Ә Рәлиф үзенең «театр»ын дәвам итте: өстәл түренә якынрак килде дә бизәнү әйберләрен учлап тоткан кулын Гөлмәрьямгә сузды.

– Гөлмәрьям! Ялгышма, җаным, берүк! Чык миңа кияүгә! Өрмәгән җиргә дә утыртмам, алтынга күмәрмен! Мә, ал минем бүләкне! Бу бүләгем – мәхәббәтем билгесе булыр! Мин бит сине яратам, үлеп яратам! Гөл-мәр-ям!.. Я-ра-там!.. Чык миңа, чыкма бу әтрәк-әләмгә! Ә мин... мин хәзер ханнар кебек бай, сине дә мәңге бөтенлектә, муллыкта яшәтермен... Гөлмәрьям, әле соң түгел, чык миңа кияүгә, ташла шул шәһәр килмешәген...

Бу авыр күренешкә бөтен халык аһ итте. Гөлмәрьям үзе дә кая барырга белмәде. Аптырагач, Даниярның янбашына ышыкланды, аннары аның артына ук кереп посты... Хәлим, Рәлифне тынычландыру өчен, урыныннан торды, ләкин ике адым атларга да өлгерә алмый калды, теге буш урындыкларда пәйда булган Нәкыя, Тәкыя карчыкларның күренер-күренмәс шәүләләре, томан кебек кенә йөзеп, түргә таба китте; шулай салмак кына шуышып бара торгач, алар чын кешеләргә әверелделәр... Менә алар Рәлиф янына килеп җиттеләр һәм, бу гайре табигый күренештән телсез калган халыкны тагын да ныграк аптыратып, алларында тораташ кебек катып торган егет кулындагы алтын әйберләрне үз кулларына күчерделәр, аннары, үзләре генә белгән әфсен-догаларын пышылдап алгач, пош-пош килеп, Рәлиф ягына һава өрергә керештеләр. Бераздан аяксыз-буынсыз калган Рәлиф, буш капчык кебек, янындагы урындык өстенә сыгылып төште.

Хәлим үзе дә исен-акылын җуеп алды бугай. Карчыкларның кая киткәнен дә чамалый алмый калды. Уйлар да әллә кая киткән, зиһене дә томалап ябылган... Шулай да бер уй аның зиһен капкачын дөмбәсләпме дөмбәсли: «Димәк, карчыклар гел шушында булганнар!» Янәшәдә генә тагын бер уй чәбәләнә икән әле: «Димәк, Рәлиф сүзендә тормаган, беркемгә әйтмичә, җир астындагы мәгарәгә төшкән, хан хәзинәсен актарган, хәтта аның бер өлешен үзе белән алып менгән!»

Бу кадәр көтелмәгән хәлләрдән соң аңкы-миңке утырган Хәлимне Данияр күреп алды. Үзенең туе хакында да онытып килеп тә җитте:

– Хәлим абый, нәрсә булды? Кай җирегез? Йөрәк?

– Юк-юк, нормально... Әнә Рәлифне кара, аңа нидер булды... Карчыклар нидер эшләде аның белән...

– Юк ла, аракы галәмәте генә ул, Хәлим абый, борчылмагыз... Бераз утырыр да торып китәр... Эчкәнен белгәч, туйга якын җибәрмәгән идек, әнә бит ничек килеп чыкты...

– Карчыклар сихерләде аны... Бар, тизрәк кара, тирәнгә китмәсен... Беләм мин аларның зәхмәт көчен, бер эләксә котылам димә...

Данияр бермәл, уйга калып, утырган җирендә җебеп төшкән Рәлиф ягына карап торды, аннары ашыгып шул якка китеп барды. Хәлим үзе дә авырлык белән генә булса да торды, урындык артларына тотына-тотына, аның артыннан иярде. Аңа һаман шул тынгысыз уйлары иярде: «Гомер тамаша да, бәйрәм дә түгел. Гомер – авыр дәрес... Яшәү уңыш түгел әле, ә көрәш җиңү түгел...»

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (77)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (77)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: