V
Өйдәгеләр Хәлим алып кайткан хәбәргә бер шатландылар, бер көенделәр. Шатландылар, чөнки Тәскирәнең кайда яшәве, иң мөһиме, исән-имин булуы ачыкланды, шул ук вакытта көенделәр, чөнки әнкәләре бөтен яшәеше, язмышы белән сихерчеләр кулында калган иде. Әйе, бик күп сорауга җавап табылды. Әмма бер сорау һаман җавапсыз калды. Ул да булса: «Карчыклар үзләре нигез салган утарларына кабат кайтырга уйлыйлармы? Әллә Кампәрледә яшәп калмакчылармы?»
Көзге көчле яңгыр сулары, акрын-акрын үрмәләп, ялан-кырларга җәелгән кебек, Хәлим белән Ак бабай алып кайткан хәбәр дә, бер урамнан икенче урамга, бер өйдән икенчесенә күчә-күчә, авылга таралып җиткәндә, бер атналап вакыт үткән иде инде. Халык бераз тынычланып калгандай булды. Шулай да борчу күбрәк булгандыр... Карчыкларның Утарга кайтмавы бер хәл, ә менә аларның Кампәрледәге йорт-нигезләрне үз кулларына ала башлауларын аңларга-аңлатырга берничек тә мөмкин түгел. Шулай да күпләр яңа тормыш белән яшәргә күнегеп киләләр иде инде. Алар: «Туган җир – әткәң-әнкәң булса, Ватан – син үзең», – дип, ныклап, үҗәтләнеп, Утардагы тормышларын җайларга ашыктылар.
Хәлим мөһим хәбәр белән кайтып кергәч, бигрәк тә Сания ах-ух килде. Мөмкинлеге булса, бер минут та тормый, Тәскирә янына чыгып йөгерер иде, билләһи. Соңгы елларда бигрәк тә нык якынаеп киттеләр шул. Чын ахирәт дуслар булып гомер кичерделәр. Әле Хәлим кайгысы белән, әле Нәфисә борчуы белән айларны, елларны бергә уздырдылар, уртак оныкларын тәрбияләделәр, иң авыр чакларда бер-берсенә юаныч, таяныч булдылар.
Менә хәзер килеп аерылсыннар, имеш... Юк, алар бергә яшәргә тиеш!.. Күңеленә килеп кергән шушы уй Санияне тәмам тынгысыз итте. Ул көннәр буе шул турыда уйлады, телендә дә гел шул булды. «Хәлимкәем, авыл читенә кадәр генә булса да барып кайтыйк әле... Авыл читенә җиткәч, керми дә булмый бит инде... Үпкәләр Тәскирәкәем, рәнҗер... Аның яшәгән җирен күрим, аның хәлләрен белешим, берәр көн янында кич утырып, кунып чыгыйм, ә?..» – дип өзмәде дә куймады, улының җанына тиеп бетте.
Саниянең ялварулы сүзләрен Нәфисә дә хуплап алды:
– Хәли-и-им... Әнкәй дөрес әйтә би-и-ит, авылга барып кайтырга кирә-ә-әк, минем дә бик күрәсе килә инәкәй-не-е-е. Моңа кадәр дә әйтмичә, сорамыйча чак-чак түзеп торды-ы-ым... – дип сузды.
Сүзгә Нәфисә дә катышып киткәч, Хәлимнең җен ачулары чыкты:
– Ягез, барыгыз, китегез!.. Бөтенләйгә күчеп китегез... Берәмләп кире кайтырлык булгач, нигә күченеп килдегез соң, алайса? Тырыша-тырмаша, кара урман ярып килдек бит... Авыл торгыздык... Хәзер тагын кытыкланып йөрисез... Ни җитми сезгә? Тәскирә әнкәйне аңлыйм мин, анда ул кызы белән... Ә сез кем янына ашкынасыз?
Шуннан соң барысы да тынды. Өйдә авылга кайту хакында сүз кузгатучы булмады. Ләкин Ходайның хикмәте дими, ни дисең инде: бу хакта Хәлим үзе уйлана башлады. Ә уйланырлык уйлар җитәрлек булып чыкты... Ул уйлар, бик тиз генә күңел борчуына әверелеп, йөрәк түренә авырту булып төште... Хәтсез вакыт шулай уйларына катып йөргәннән соң, бер кичне Хәлим өйдәгеләргә ачылырга булды.
– Бер караганда, сез хаклы. Тәскирә әнкәйнең үзен генә сихерче карчыклар белән калдырырга ярамас. Мин шундый фикергә килдем. Мәймүнәсе дә шундый бит әле аның. Килделе-киттеле, аңкы-миңке... Әнкәй янына ара-тирә кайтып торырга тиешбез дип уйлыйм... Сез килешәсезме минем белән? Онытып та торам: Тәскирә әнкәй өс-баш киемнәре дә сораган иде, Сания әзерләп бирер, дигән иде... Көз җитте бит, кыш та борын төбендә... Кием-салым илтмичә булмый. Бәлки, чыннан да, кышка кадәр тагын бер барып кайтырбыз, ә, әнкәй? Нәфисә?..
Шулвакыт Сания үкереп елап җибәрде. Үксеп, ачыргаланып елады... Кеше бәндәсе иң авыр кайгы-борчуларда гына шулай елый аладыр. Хәлим белән Нәфисә бер-берсенә карашып алдылар да Сания янына ашыктылар.
– Әнкәй, нәрсә булды?
– Әнкәй, башыңа нинди кайгы төште тагын? И әнкәй, куркытма инде безне, йә, әйт, кай җирең авырта? Даниярны чакырыйкмы әллә?
Бераздан аңлашылды. Ахирәтенең аның исемен телгә алуы Саниянең күңеленә шулай тәэсир иткән икән...
– «Сания әзерләп бирер» дигән бит!.. Ахирәткәем!.. Мине онытмаган бит, бәгырь!.. И Аллакаем, бер генә тапкыр булса да күрештерсәң иде безне!.. Мең мәртәбә рәхмәтле булыр идем үзеңә...
Хәлим ныклы карарга килде: болай булмый, тиз арада авылга кайтып килергә кирәк! Тәскирә әнкәсе бер хәл, менә үз анасының күңелен күрергә кирәк әле монда!.. Әнә бит ничек өзгәләнә! Чынлап та, әйтәләр иде аны: бер-береңә тартылу, ияләшү, бер-берең белән туганлашу, бер-береңне сагыну өлкәннәр арасында бигрәк тә көчле була икән!
Әнкәсен танымыйча басып торган Хәлимнең иңенә Нәфисә салмак кына килеп сарылды. Хәлимгә рәхәт булып китте, йөрәге шунда ук үз урынына утырды... Хатынының тән җылысы, күңел җылысы аны нинди генә сынаулардан да исән-имин алып чыгачак, хәзер Хәлим моны төгәл белә... Элек тә белә иде. Ләкин йөрәк белгәнне, тән тойганны гел генә раслап, дәлилләп тору кирәк бит. Менә бүген шул илаһи багланышын, рухи тугрылыгын тагын бер тапкыр раслап күрсәтте Нәфисә.
Сания авылга, Тәскирә янына кайтырга җыена икән дигән хәбәр урамга бик тиз таралды. Шундук капкадан бер бер артлы ике кеше үтте. Мәдинәттәй белән Вәсимә карчык йөзенә шатлык-куанычка караганда борчылу чалымнары күбрәк ягылган иде. Бу аңлашыла да. Сания ахирәтләренең булачак сәфәре белән бәйле иде аларның күңел борчулары. «Нигә китә? Кайчан китә? Күпмегә китә? Бөтенләйгәме?» кебек сорауларның очы-кырые юк. Бу сорауларның барысы да аларның күз карашларында иде. Шул борчулы карашларны тойган Сания барлык сорауга да бер сүз белән җавап бирде:
– Белмим әле. Кайтып карыйм. Тәскирәне күрәсе килеп кайтам. Кайткач күз күрер...
– Безнең дә кайтасы килә, Сания. Тәскирә безгә дә ят кеше түгел...
Вәсимә карчыкның сүзләрен Мәдинә абыстай күтәреп алды:
– Бергә гомер кичердек, ачысын да, төчесен дә бергә үткәрдек, хәзер килеп кенә безне аралашудан, күрешүдән мәхрүм итмә инде, Хәлим олан... Без дә кайтабыз!..
Хәлим бу кадәресен үк көтмәгән иде. Ләкин күрше карчыклары белән булган сөйләшүләрдән ниндидер бер мәгънә чыгармыйча да булмый. Ә мәгънә шундый: иле булган кешене генә илендә көтәләр, ә бу апаларның туган илләре бар. һәркемдә ата-аналар, әби-бабалар хәтере яши... Бу хәтерне рәнҗетергә ярамый, анысын да белә Хәлим. Ул уйлап карарга булды. Ләкин хәзергә өздереп кенә бер сүз дә әйтмәде.
Өйдән җилләнеп чыгып киткән карчыгын эзләп, Ак бабай килеп керде. Аның керүен Хәлим әйбәткә юрады. Киңәш-табыш итәргә кеше булды. Ак бабай инде барысын да белә иде, шуңа күрә аңлатып торуның һич кирәге калмады.
Бик озак сөйләштеләр. Ике мәртәбә чәй яңарттылар. Нәфисә йөгереп кенә эшенә барып кайтты. Аннары ике чәй арасында Бигеш белән Гөләшне балалар бакчасыннан кереп алды. Хәлим дә авыл советын эзләп килгән ике кешене кабул итеп өлгерде.
Шул арада сөйләшүләр тыныч кына дәвам итте.
Хәлим белән икесе генә калган бер мәлдә Ак бабай тавышын баса төшебрәк дәште:
– Хәлим олан, авылга кайткан чакта сиздең микән – мин анда үземә булган ышанычны югалткан идем. Үз-үземә ят идем, үз-үземне танымаслык хәлгә килгән идем... Чөнки карчыклар белән очрашканда укылган догаларның көчсезлеген тойдым. Шуңа күрә дәшмәдем дә, катышмадым да... Беренче мәртәбә шундый хәлгә тарыдым: ихлас укыган аятьләрем, иман-шәһадәт кәлимәләрем, һавага очкандай яисә суга аккан кебек, ярты юлда юкка чыгалар иде... Аллаһы Тәгалә белән ара өзелгән кебек булды, рухи таянычсыз, илаһи кыйбласыз калдым... Карчыклар каршында көчсезлегемне тану бик авыр булды, шул көннән башлап күңелемә шик-шөбһә керде. Дингә ышанычым какшадымы әллә дип курка башладым... Шуңа күрә, Кампәрле хакында сүз чыкса, җан-бәгърем тетрәнеп китә, күңелем тынгысызлана башлый... Менә әле әбиләрнең авылга җыенуын да күңелем авыр кабул итте. Бер караганда, авылны ташларга ярамый, анда калган иман нурын сакларга тиешбез, даими кайтып тормасак, анда азан тавышын яңгыратмасак, намазын укымасак, нигез ияләребез бөтенләй дә ташлап китәр... Икенче караганда, сихергә якын бару – сихер ияртү, сихер йоктыру белән бер. Телибезме-теләмибезме, сихерчеләр белән аралашканда, адәм баласы үзе дә күпмедер сихерче булып китә... Шунсыз алар белән мөгамәлә кылып та, алар янында өстенлек алып та булмый... Бу – пәйгамбәрләр заманыннан ук мең мәртәбәләр сыналган фал. Мин моны соңгы кайтуымда бик яхшы аңладым. Ә син, Хәлим олан, аны үз язмышың аша кичереп яшәдең... Барысы да күз алдында булды бит. Һәм син җиңеп чыктың. Бу юлы да сынатма, сынатмаячаксың да. Синнән башка бүтән кеше Кампәрлене саклап кала алмаячак, чөнки син сихер-шаукымның серләрен безнең барыбызга караганда да яхшырак беләсең. Син безнең барыбызга караганда да сихерчерәк. Син аларның уй-ниятен, телен, йоласын үзләштергәнсең, шул ук вакытта күңелеңдәге иманың да, холкыңдагы ихтыяр көчең дә нык синең. Шуңа күрә дә ышанып әйтәм: алып бар син әбиләрне авылга һәм исән-имин алып та кайт... Иншалла, шулай булыр да! Бу изге сәфәреңдә дә Аллаһыбыз ярдәменнән ташламас, рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәс... Аллаһка тапшырдык!.. «Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Аллаһүммә иннәә нәсьәлүкә фии сәфәринәә һәәзәль үәт-тәкъүәә...»
Хәлим берничек тә җавап бирмәде. Әйтеләсе әйтелеп беткән иде инде. Ә уй ирекле. Аны әйтеп торасы юк, күңел офыкларын иңләтеп уйлау да җитә: «Туган җир бер генә була ала, чөнки гомер дә бер генә... Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була...»
Ак бабай сүзенең ахырына чәй өстәле артына кабат җыелып өлгергән әби-чәбиләр дә эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз чамалап алдылар, күңелләре белән ерак сәфәргә җыена да башладылар.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo