Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 ноябрь , 21:15

Үкенечле мәхәббәт

“Соң инде, бик соңга калдың, дускай. Без җитәкләшеп йөргән сукмаклар күптән инде боз астында калды. Гомергә үкенечле булган мәхәббәтебез дә боз кисәгенә әйләнде”.

Үкенечле мәхәббәт
Үкенечле мәхәббәт

…Йөрәге өзгәләнеп, эче пошып йөргән бер көнне Гөлгенәгә хат килеп төште. Ерактан – Урал якларыннан. Конвертта язылган исем-фамилиясе дә таныш…

…Күз яшьләренә буылып, тәрәзәдәге чуклы пәрдәләрне этәрде, тышка күз салды. Урамда ни көз, ни кыш дигәндәй – аңламассың. Анда-санда кар бөртекләре оча. Аларны куа-куа яфраклар тәгәри. Әллә кайдан гына килеп чыккан җиле дә, усалланып, яшь каеннарны бөгеп-бөгеп ала, җирдәге яфракларны, кар бөртекләрен, туфрак-балчыкны бергә тәгәрәтеп, каядыр алып китә. Гөлгенәнең күңеле дә әнә шул дулаган җил кебек үткән юллар сукмагыннан кирегә тәгәри…

Шәһәргә килеп, укырга кергән еллар. “Журналистика” өлкәсенең кереш өлешен кимереп йөргән чаклар. Әмма Гөлгенәнең күңеле бик үк тыныч түгел. Уку авыр бирелер, ахры. Никтер, күңел төшенкелеге дә җанны ашый…

Күрше өйдә күптән түгел генә танышып өлгергән дус кызы Зилә яши. Гөлгенә кичке якта шуның янына кереп чыгарга итте. Тик капкаларыннан атлауга туктап калды. Ишегалдында кемдер баянда өздереп-өздереп татар көйләрен уйный, шул тирәдә генә мәш килеп йөргән Зилә баянга кушылып җырларга маташа. Керүчене күрүгә, икесе дә туктап калды. Зилә Гөлгенәне кочаклап, баянчы егет янына алып килде:

– Менә таныш бул, туганыбыз Инсаф. Авиация институты студенты. Ә бу минем дус кызым Гөлгенә.

Гөлгенәгә ике шомырт кара күз томырылып карады. Маңгаена төшкән кара чәчләрен сыпырып, озын буйлы чибәр егет кыюсыз гына аңа таба атлады.

Менә шулай башланды инде аларның дуслыгы. Гөлгенәнең йөрәге урыныннан купты. Дөньялары да яктырып киткәндәй булды. Болай булгач, укулар да әллә ни авыр тоелмас әле.

Саф, керсез иде аларның дуслыгы. Гөлгенә җырларга, биергә ярата. Инсаф өздереп баян тарта. Яшел сукмаклардан кулга-кул тотынышып йөрүләр, “гомергә бергә булырга” дип бирелгән вәгъдәләр.

Китап-дәфтәрләр белән булышып йөри торгач, уку еллары ахырына якынлашты. Инсаф укуын алданрак төгәлләп, Гөлгенәсенә тиздән, бик тиздән күрешүләр вәгъдә итеп, еракка практикага китеп барды. Аерылу сагышына баткан Гөлгенәнең диплом яклыйсы бар иде әле.

Тиздән Инсафыннан хат та килеп төште: “Берәр җай табып, бирегә килеп китсәң икән, ошата калсаң, монда бөтенләйгә урнашып калырга җай чыгып тора. Уйла, сузма, көтәм!” – дигән.

Барын да аңлатырга тырышып, җавап хаты язды Гөлгенә. “Берәр елга булса да ашыкмыйк. Миңа эшкә китәргә үзебезнең районга юллама бирәләр. Качып китү булмасын иде инде”, – диде. Авылда ялгызы яшәп яткан әнисе турында да искәртте.

Хаты китүгә, җавап көтә башлады, ә ул килмәде. Тагын, аннан тагын язып карады. Минутлар – сәгать, алар исә тәүлек җыйды. Почта тартмасын ачкан саен, йөрәге урыныннан чыгардай булып типте. Никадәр генә ачыргаланса да, өзелеп көткән җавап хаты күренмәде. Күңеленә хыялый уйлар да килеп киткәләде. “Барына да кул селтәп, янына китәргә. Күз алдына шатлыклы очрашу мизгелләре дә килде. Тик аек акылы нык итеп итәгеннән тартты. Акылыңа кил, укуың, эшең, планнарың нишли? Яратуы чын булса, аңлар. Ашыгу ярамас…”

Укуларын тәмамлап, эшкә билгеләнгән юлламасын алып, үз районнарына юл тотты Гөлгенә. Үзе кәефсез, күңелдә буран. Инсафны өзелеп яратуын, аны беркайчан да оныта алмаячагына тәмам төшенеп җитте кыз. Шулай да тавык чүпләп бетерә алмаслык яңа хезмәте сагышларын бераз баса төште. Вакыт табып, дусты Зиләгә дә хат язды. Җавап тиз килде, тик хатның эчтәлеге генә шатландырырлык түгел иде.

“Инсаф шул якларда бөтенләй калырга чамалый, ахры. Хаты ахырында “Яңа танышым Альбинадан сәлам”, – дип тә куйган.

… Күңел учагы дөрләп-дөрләп янды да сүнде. Күз яшьләрен бетмәс-төкәнмәс эшләр киптерде. “Инсаф” сүзен гел кабатларга яраткан иреннәр үҗәтләнеп ябылды. Бар да бетте шикелле. Юк-юк, бетмәгән икән әле. Мөхәррир ярдәмчесе, буйдак Илһам Гөлгенәнең бер алдына, биш артына төште. Күктән йолдызлар чүпләп бирмәкче булды. Кызның алдына тезләнеп, гомерлек яр булуын сорады. Үзләре авылыннан зоотехник егет Фәһим дә ниләр генә вәгъдә итеп бетермәде. Гөлгенәнең әнисенә ярдәм итешергә дә, әнисенең йорт-җирен карашырга да сүз бирде. “Яратам, синнән башка яши алмыйм, әйдә, бергә булыйк”, – дип ялынды.

“Әйбәт егет ич”, – дип әнисе дә үгетләп карады үзен. Шушы тирәдә төпләнеп калсаң, начар булмас иде, балам”, – диде. Тик һаман да Инсафның чем кара күзләре күз алдыннан китмәде, елмаеп торган ягымлы йөзе төшләренә кереп йөдәтте. Шулай итеп, сагышларга төренеп, ничә еллар узды, күпме сулар акты…

Көннәрдән беркөнне шәһәрдән эш белән килгән Гадел дигән егет белән танышып китеп, язмышын бәйләде. Тиздән бер-бер артлы күз нурлары Илүзә белән Гөлүзә дөньяга килде. Начар яшәмәсләр дә, тормышлары гел җиңел генә узмады. Сикәлтәләр җитәрлек булды. Күп вакыт Гөлгенәне авыр сагыш баса, ә Гаделе еш кына: “Яратмыйсың син мине, Гөлгенә, әллә ничек кенә үзгәрәсең дә куясың”, – дия. Ә тегесе елмая гына. Нәрсә әйтә ала соң ул бу сүзләргә?

Менә хәзер бар да артта калган. Тормыш йомгагы инде сүтелеп беткән. Кызлары үсеп җитеп, үз ояларын корган. Күптән түгел тормыш юлдашы Гадел дә кинәт кенә авырып китеп, мәңгегә җир куенына күчкән.

Гөлгенә сискәнеп китеп, өстәл өстендәге хатны кулына алды. “Зилә аша хәлеңне белдем, – диелгән иде анда, – кайгыңны уртаклашам. Минем тормыш та барып чыкмады. Альбина белән араны өзәргә исәп. Гомерем буе күләгәм булып янымда йөрдең, Гөлгенә. Оныта алмадым мин сине. Рөхсәт итсәң, барын да калдырып, яныңа кайтыр идем. Синнән уңай җавап көтеп, Инсаф”.

Җыерчыклы иреннәр нык итеп кысылып алды. Сулкылдап типкән йөрәк авазы бер өзлексез кабатлады: “Соң инде, бик соңга калдың, дускай. Без җитәкләшеп йөргән сукмаклар күптән инде боз астында калды. Гомергә үкенечле булган мәхәббәтебез дә боз кисәгенә әйләнде”.

Гөлгенә тиз генә әнә шул уйларын кәгазьгә төшереп җавап хаты язу өчен, кәгазь-каләменә үрелде.

 

Ф.К.

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: