Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 ноябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (75)

Майя бу юрамыш хәбәрне шулкадәр серле итеп, җылы тынын Хәлимнең колагына өрә-өрә, дога көйләгән кебек пышылдап әйтте.    

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (75)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (75)

IV

Хәлимнең җаны аяк табанына гына түгел, әллә нинди чоңгылларга төшеп китте. Ул бер мизгелдән урап кайтканда, иясе һаман әле шулай, баскан адымын атлап бетерә алмыйча, бер урында катып тора иде. Аның башын тавыш килгән якка үзе түгел, ниндидер сихри көч борып куйган кебек булды. Шуннан соң гына, каршындагы күренештән җан кереп, гәүдәсен ул инде үзе борып куйды. Аның күз алдында пәйда булган күренеш, чыннан да, гадәти кешене дивана итәрлек, тиле бәндәне исә үз акылына кайтарырлык иде: урамның аргы ягында, шәльяулык яткан җирдән бераз арырак, Нәкыя карчык басып тора, аннан бераз гына арттарак Тәкыя карчык... Иң мөһиме, алар артында урнашкан Тәскирә йорты төзекләндерелгән, яңартылган. Янындагы абзар-куралар, келәтләр дә, сиртмәле кое да төзек, капка-коймалар да үз урынына утыртылган... Акрын гына акылдан язып барган Хәлимнең күз алдында томан тагын да ныграк таралып, кешеләр чалымлана башлады... Таныш йөзләр белән бергә, Хәлимнең зиһене дә балкып-яктырып китте, үз халәтенә кайтты. Яңадан сипләп өелгән йортның болдыр баскычында басып торган кешеләрне дә ул шундук танып алды – Тәскирә белән Майя моңсу карашлары белән Хәлимгә төбәлгәннәр, Майя ирен чите белән генә елмайган кебек, Тәскирә яулык очлары белән ара-тирә күзләрен сөрткәләп ала. Нәкъ кинодагы кебек. Мавыктыргыч кино карагандагы кебек, аның тагын да кызыклырак җирен күрергә теләгәндәй, Хәлим күзләрен як-якка йөгертте... Абзар тирәсендә кулларына сәнәк-көрәк тоткан берничә кеше, Сәхәп һәм аның иярченнәре, эшләреннән туктап, Хәлимгә карап торалар, койма аша урнашкан кечкенә йорт буенда Мәймүнә карчык ниндидер сихер-шаукым белән янгыннан исән калган көнбагыш таҗларын йолка...

Хәлим беренче булып эндәшсә, акылдан язар кебек иде. Шуңа күрә дә ул кемнеңдер дәшүен көтте. Югыйсә белә бит ул: тәкъдир – Аллаһы Тәгалә ихтыяры гына түгел, тәкъдирдә кешенең үз өлеше дә бар...

Тәкъдир Майяның тонык, әмма моңлы-яңгыравык тавышы булып килеп иреште:

– Хәлим... Башта ук ачылмаганга ачуланма, берүк... Шулай кирәк иде. Юк, без кеше күзеннән качарга җыенмыйбыз. Болай... күренмәсәк... үзебезгә дә тыныч булыр, кешеләр дә борчылып яшәмәс, дидек, шул гына...

Майя тавышына ияреп, Хәлим тормышка кайтты.

– Нәкыя апа, Тәкыя апа, Тәскирә әнкәй, Майя?! Без сезне югалттык бит... Ә сез монда икән... Шулай ярыймы инде?..

Шулвакыт Нәкыя карчык юл өстенә чыкты, иелеп, җирдә яткан шәльяулыкны алды. Артына борылып, бераз шелтәләбрәк Майяга эндәште:

– Бу яулык синең эшме? Син ым бирдеңме? Йә, ярый, димәк, шулай тиеш булган... Син, Хәлим, килеп дөрес эшләдең. Бу очрашу кирәк иде. Мәңге яшеренеп яшәп булмый, җеннәр кебек, кеше күзеннән качып яшәү тиз туйдыра... Син моны белеп бетермисең әле, Хәлим... Белерсең, сиңа да бер яшеренеп яшәргә туры килер...

* * *

Менә шушы урында әсәр тукымасының бер читен күтәреп карыйсы килә... Чөнки Нәкыя карчыкның бу юравы буш сүз түгел иде.

Урман шаукымында яшәүче карчыкның күрәзәләп әйткән сүзләре гомер буе Хәлимнең исенә төшеп торачак: кайчан килер ул вакыт, кеше күзеннән яшеренеп яшәргә мәҗбүр гомер аралыгы? Озын гомер яшәячәк бу кешенең кайсыдыр бер яшәеш чорында, «ханнар алтыны» эзләп килгән бандитлардан сакланып, үзенә беркетелгән бөтен авыл белән кеше күзеннән гаип булып яшәргә дучар ителүе хакында «Албастылар»ның кайсыдыр китабында гыйбрәтле кыйсса булыр, ләкин... бу хакта әлегә мин дә – шушы әсәрнең авторы да – төгәл генә әйтә алмыйм.

Шуны гына беләм: Нәкыя карчык әйткән икән, ул инде рас киләчәк!

Инде карчыкларның, аларга ияргән Сәхәпләрнең, Мәймүнә имче белән Тәскирәнең авылга кайтуы хакында ни әйтә алам? Тарихи мантыйк буенча карасак, бу хәл аңлашыла. Тарих куласасы әйләнеп тора – «албасты карчыклар» дип халык теленә кергән Нәкыя белән Тәкыянең дә, үз нигезләренә әйләнеп кайтып, яңа тормыш корырга җыенулары, бер караганда, табигый хәл кебек. Ә менә бу вакыйганың аларның үзләре өчен, аннары янган авылларын ташлап читкә күчеп киткән Кампәрле халкы өчен бәясе, дөресрәге, бәһасе күпмегә төшәчәк, – бу хакта әлегә беркем дә әйтә алмастыр. Хәтта шушы әсәрнең авторы – мин дә...

Туктагыз әле, әсәрнең иң кызык җирендә бүлендем бит, тизрәк геройларым янына барыйм әле. Кампәрленең түбән оч урамы чатында аеруча әһәмиятле, хәлиткеч сөйләшүләр башланып килә түгелме?..

* * *

– Нәкыя апа, Тәкыя апа, Майя, Тәскирә апа!.. Нигә сез монда? Без бит сезне кумадык, сез киткәнче, иң элек без – кампәрлеләр китәргә тиеш булгандыр Утардан. Без бит килмешәк анда. Халык тәмам аптырады: «Ник киттеләр икән?» – дип гаҗизләнде... Тәмам вәсвәсәгә төште. Кем рәнҗетте сезне? Аңлашкан идек бит инде. Ә, Майя?

Майя, үз исемен ишетү белән, алгарак чыкты. Карчыкларга күтәрелеп карап, алардан сүзсез генә рөхсәт алганнан соң, ниндидер эчке бер ярсыну, дулкынлану белән сөйләп китте:

– Аңла, Хәлим, безне беркем дә кумады, җәберләмәде. Космос белән эш итүче бу әбекәйләрне рәнҗетеп була димени?!

– Алайса... ник киттегез соң? Кинәт кенә юкка чыктыгыз да куйдыгыз... Тәскирә апаны әйтер идем инде... Нигә, нигә?.. – Сораулар күбәйгән саен җавапларның азая баруын белсә дә, Хәлим үҗәтләнеп, хәтта бераз үпкәләбрәк сорашуында булды.

– Хәлим, беркемне дә ачуланмый тор әле. Бернинди необычный хәл дә булмады. Кешеләр үз нигезләренә кайттылар, шул гына. Беркемне дә кумадылар, рәнҗетмәделәр, бары тик янгыннан соң бушап калган нигезләренә килеп урнаштылар. Кайчандыр шушы нигездә торганнар бит алар, үзең дә беләсең... Ә менә хәзер, күпме гомердән соң, үз җирләрендә яши башладылар... Янып көл булган йортларын, авылларын торгызырга керештеләр... Әнә бер урамны чистартып киләләр инде... Көне-төне эшлиләр, минем мондый азартный, настырный, үҗәт диләрме, кешеләрне күргәнем юк иде әле...

Хәлимнең күз карашы түбән оч урамындагы шактый төзекләндерелгән, тирә-яктагы хәрабәләрдән арындырылган берничә йортка төште...

– Миңа килгәндә... Бу бит минем дә нигез. Мин шушында туганмын. Шуңа күрә Тәскирә әнкәйнең дә туган нигезе, өе була бу урын. – Майя Хәлимгә якын ук килде, аның колагына үрелде: – Мин хәтта уйлап куям, авылдагы пожар да, әбиләрнең сезне урманга яшәргә чакыруы да специально эшләнмәде микән, дим...

Майя бу юрамыш хәбәрне шулкадәр серле итеп, җылы тынын Хәлимнең колагына өрә-өрә, дога көйләгән кебек пышылдап әйтте. Хәлимнең аң-зиһене гөлт итеп балкып кабынды да дөньялыкка ачылып китте... Чынлап та, шулайрак булып чыга түгелме? – Карчыкларның кабат нигезләренә кайтуы махсус оештырылган вакыйгага охшап тора... Әгәр шулай икән, монда карчыкларның, шулай ук Майяның ышандыру көченнән бигрәк, төп эшне шаукым-магия, сихерле тылсым эшләгән булып чыга...

Хәлим әбиләр хакында, Майя пышылдаган хәбәр турында җәелеп китеп уйламаска тырышты. Майяның күңелен махсус рәвештә шушы сихри юнәлешкә борып җибәрергә, аның башын тәмам бутап ташларга, шуның белән ихтыярын, рухи егәрлеген какшатырга уйласа? Ышан син аңа! Ышанып-ышанып карады бит инде... Рухны какшату – мәңгелекне шик астына алу лабаса. Ниһаять, Хәлимнең зиһенендә чираттагы бер галәми уй-фикер чәбәләнеп алды: «Без яшәешнең һәр мизгелендә мәңгелекнең кайсыдыр ноктасында...»

Майяның бу кыланмышлары вакытында карчыкларның гаять дәрәҗәдә тыныч, хәтта самими елмаюлы карашлары Хәлим күңелендә тернәкләнә башлаган шик-шөбһәләрне көчәйтте генә. Алар арасында җанга якын бердәнбер кеше – Тәскирә әнкәсе! Хәлимнең бу минутта үтә дә тоемчан, сизгер күңеле, күз карашлары буенча барып, әнә шул изге җанның яшькә тулышкан күзләренә, картаебрак киткән йөзенә, яулык читеннән күренеп торган, тагын да ныграк акка буялган чәчләренә килеп сыенды...

– Тәскирә әнкәй! Сезне монда күрермен дип һич уйламаган идем. Хәтта шушы йортта туган Нәфисә дә уйламаган иде. Ә уйларга кирәк булган, бу бит сезнең нигез, сезнең туфрак... Тик... хәзер нишләргә уйлыйсыз? Каласызмы? Әллә Нәфисә янына, оныкларыгыз янына кайтасызмы? Бездә урын бар, кайтам дисәгез, алып китәбез... Миңа бу бер дә ошамый, – әнә бит күзләрегез яшьле, йөзегез, күңелегез боек... Сезне нидер борчыймы?

– Юк-юк, барысы да тәртиптә, Хәлим кияү... Сине күргәч, өй, балалар искә төште... Кайтам мин, Хәлимкәем, кайтам... Ләкин бүген түгел. Вакыты җиткәч, сәгате суккач кайтам, көтегез...

– Ничек яшисез, нәрсәгә яшисез соң бу кара көйгән авыл уртасында? Эшләргә дә туры килә икән...

– Ансыз гына булмый инде ул, Хәлимкәем. Бераз булышырга туры килә, хәләл нигеземне торгызырга уйладылар бит... Апаларга булышу – хәзер минем төп эшем, бурычым булырга тиеш... – Бераз тотлыгып торганнан соң, Тәскирә дәвам итте: – Син бу карчыкларга ачуланма, яме, аларның күңелендә изгелек бар, барыбызныкын кушып исәпләсәң дә, бу изгелекне каплый алмастыр, мөгаен...

– Нәфисә белән балалар бик сагына бит... Әнкәй дә бик юксына, борчылып иза чигә...

– Мине Нәфисә дә, Сания дә аңларга тиеш. Майя минем кызым лабаса, Нәфисә кебек үк газизем... Карынымда икесе дә, өчесе дә янәшә яткан... Янәшә җан яратышкан, аяк тибешкән...

– Аңлыйм, Тәскирә әнкәй, мин сезне бик аңлыйм... Зиһенем белән аңлыйм, әмма күңелем генә кабул итеп бетерми тора... Әйтеп тә китеп була иде бит – шуны һич төшенә алмыйм... Ну, ярый, анысы сезнең ихтыярда булмаган дип уйлыйк. Шулай да сак булыгыз, зинһар... Сихер, шаукым эчендә яшәү хәтерегезне алмасын, иманыгызны җимермәсен... Тагын килсәм, күз уңыннан качмассыздыр бит? Ниләр алып килим?

– Берни дә кирәкми, кияү... Безгә атна саен Морат дигән изге бәндә ашамлык, эчемлек, тормыш кирәк-яраклары алып килеп тора... Шулай да Саниягә әйтерсең әле: минем өс-баш киемнәрен бер төенчеккә төйнәп җибәрсен...

Хәлимнең соравын Майя да ишетте.

– Юк, моннан соң изге ният белән йөргәннәргә, бигрәк тә үзебезнекеләр өчен ачык булырбыз. Ләкин всё равно сак кыланыгыз: әбиләр көтүләп йөргәнне яратмыйлар...

– Ә мин нәкъ шул турыда әйтмәкче идем: авылдан булышырга килә башласалар, кабул итәрсездер бит? Бу туфракка сезнең генә түгел, безнең дә кендек каны тамган ич...

– Пожалуйста! Кампәрле җирендә урамнар күп, кайтсыннар да эшкә тотынсыннар. Әмма карчыкларга бик якын килмәсеннәр. Күңелем сизә: кешеләр арасында төрлесе бар, яман ниятлеләр аркасында бөтен халык кыенлыкка очрап куймагае... Кайтучыларны, зинһар, үз карамагыңа ал, Хәлим, шунсыз булмый... Аннары...

– Нәрсә «аннары»?.. Тагын нинди шартыгыз бар? Туган нигезгә кайту өчен дә шартлар үтәргә кирәкме инде?

– Юк-юк, син не понял... «Аннары» дигәнем шул: бик күп кеше кайтмас дип уйлыйм, Хәлим. Утырган, төпләнгән җирдән тагын бер тапкыр кубарга кемнең генә кыюлыгы җитсен икән?! Балалар, картлар белән бигрәк тә... Иң яхшысы, язга кадәр Утарда калыгыз, аннары күз күрер... Сез башта ук шулай килешеп куйган идегез бит...

Түбән оч урамы чатында шундый сөйләшү булды. Шуңа да Хәлим тоткарланды. Бу вакытта Ак бабай белән Әмир дигән кеше, җылысын югалта башлаган кояшка йөзләрен куеп, пилорама каршындагы эскәмиядә сүзсез генә сөйләшеп утыралар иде... Бу Хода бәндәләренең күңелендә дә, алар янына ашыккан Хәлим зиһенендә дә, башка уй-хисләрне этеп-төртеп, өр-яңа уй-тойгы баш калкытып килә иде: «Туган җире кешене нык кына талкый, сыный, чыныктыра, әмма бервакытта да үги итми...»

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (75)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (75)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: