Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 ноябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (74)

Менә ул йорт күренде дә. Яртылаш янып, бер якка янтайган, җимерелеп төшкән йорт... Йорт диярлеге дә юк. Аркылы-торкылы килгән кисәү өеме...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (74)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (74)

III

Ниндидер зур сәфәргә чыкканда яисә үтә дә җаваплы эш башлаганда, Хәлим Ак бабай белән киңәшләшми калмый. Кампәрлегә чыгып китәр алдыннан, ул бу юлы да хәзрәт янына мәчеткә кереп чыгарга булды. Ак бабай яңарак кына Казаннан, мәдрәсәнең читтән торып уку бүлегенә имтиханнар биреп, күнекмә рәвешендә шәһәр мәчетләрендә вәгазьләр укып, азаннар әйтеп, кыскасы, үзен үзе күрсәтеп кайткан.

Иң элек хәл-әхвәл сораштылар, Казан күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр. Аннары җитди сүзгә керештеләр. Авыллардагы хәлләрне Ак бабай белә икән инде. Шуңа күрә килеп туган вазгыятьне Хәлимгә аңлатып торасы булмады. Хәзрәт шундук үзенең карарын белдерде:

– Мин синең белән кайтам. Догасыз булмый монда. Чат ябышам дип торган сихергә дога белән, Аллаһы Тәгалә сүзе белән генә каршы торып була, шуны онытма...

– Сине мәшәкатьләп тормаска иде инде, Ак бабай... – Шулай дисә дә, Хәлим, чынлыкта, Ак бабайның үзләре белән баруын тели иде. Ничектер... аның белән тынычрак...

Яңгырлар тукталыбрак торган вакыт иде. Алтынга манчыла башлаган урманны кыеп кергән яңа юл буйлап бик тиз кайтып җиттеләр. Зөфәр алып кайтты. Ул инде колхозда эшли. Нәсим аңа элеккеге колхозлардан калган бөтен машина-трактор паркын тапшырган. «Парк» дисәң дә инде... Ике иске комбайн, бер ДТ тракторы, бер «Беларусь», бер кукуруз ургыч, ягулык ташуга көйләнгән машина һәм... ике йөк машинасы. Аларның да берсе – Зөфәр үзе нефтьчеләрдән алып кайткан әрҗәле ЗИЛ машинасы. Менә шул машинада кайттылар да инде алар Кампәрлегә. Ак бабай шофёр янына кереп урнашты, калганнар – Хәлим үзе, Вәлиәхмәтнең тегермән һәм сепаратор аппаратларында эшләүче Илнур һәм Илсур исемле игезәк малайлары, Зөфәрнең МТПсыннан Сабир исемле иркәй – машина әрҗәсенә аркылы беркетелгән эскәмиягә менеп кунакладылар. «Машинаны бер көндә сүтеп җыя ала» дигән даны чыккан Сабир һәм егетләр авылга үз эшләре буенча баралар иде. Шуңа күрә Кампәрлегә ияләшә башлаган җен-пәриләр белән мөгамәләгә керү иң элек Ак бабай белән Хәлим өстенә төшәчәк...

Машина Айратның пилорама конторасы каршына килеп туктады. Айрат үзе юк. Аның ярдәмчеләре машина тавышына йөгереп чыктылар. Хәлимнең соравын да көтмичә, берсен берсе бүлдереп, төтеннең кайдан чыкканлыгы, җен-пәриләрнең кай тирәдәрәк булырга мөмкинлеге турында сөйләргә керештеләр. Аларның сүзеннән Хәлим берни дә аңламады, аңлау кирәк тә түгел иде. Бу сәерлекләрнең Тәскирәләр яшәгән йорт тирәсендә булуын ул Айрат белән сөйләшкәндә үк чамалап алган иде.

Пилорамада озак юанып тормыйча, Хәлим белән Ак бабай шундук авылга юнәлделәр. Аларга Айрат конторасыннан Әмир исемле кеше иярде. Менә ул сөйләшергә ярата да ярата икән!.. Кузгалып китүгә, үзе хакында сөйләргә кереште:

– Мин үзем күрше авылда яшим. Эшкә килеп йөрим. Айратка рәхмәт – эшкә алды. Бөтен бухгалтерия минем кулда. Ышана, димәк... Бу дөньяда ышанычсыз булмый. Ышанырга кирәк. Иң элек – Аллаһы Тәгаләгә, аннары... кешеләргә. Бу дөньяда яшәү – ышану дигән сүз. Димәк, алдагы тормышка ышану... Ышану булмаган җиргә яманлык ияләшә, афәт шуышып керә... Менә бу авылда да үзара ышану, аңлашу булмаган. Шуңа да шулай килеп чыккан... Юк-юк, мин кемнедер гаепләргә җыенмыйм, һәрнәрсәнең сәбәбе бар димәкче генә булам...

Ләкин аклану урынсыз булып чыкты... Әйтеләсе сүз әйтелгән иде инде... Әйтелгән сүзне икенче сүз генә каплый ала...

– Каян белдегез авылга чит затлар ияләшкәнен?

– Төтеннән... Моннан ике атналап элек түбән очтан төтен чыга башлады.

– Шуннан?

– Нәрсә шуннан? Барып карыйбыз... Әмма ләкин, якын килә башласак, берни дә юк – төтен дә, кешеләр дә, җеннәр дә... Якын ук барырга куркыта... Җен-пәриләргә эләксәң, дивана калуың да бар... Шулай әллә ничә тапкыр кабатланды. Әмма төтеннең сәбәбен ачыклый алмадык. Төннәрен шул яктан тавышлар килә: кешеләр сөйләшә, сыерлар мөгри... Балта осталарының балта, пычкы тавышлары да ишетелә. Йорт салган кебек... Иртән якынрак барып карыйбыз: берни дә юк – кешеләр дә, балта осталары да, йорт бурасы да...

– Шулай да... Ниндидер затлар бар, аларны төгәл күргәннәр, ди бит...

– Күргән дип... Шул гына ул: Мөдәррис исемле егетебезнең бинокле бар, шуның аша күзәткәлибез. Өскә таба очлаеп киткән башлык белән җиргә тиеп торган җилән кигән, кешеләрдән бигрәк рухи затларга охшаган шәүләләр күзгә чалынып-чалынып китә... Курыкмас җиреңнән куркырсың... Бөтен сәбәп мәчеттә дип уйлыйбыз. Мәчетне сүтеп алып киткәч башланды бит бу хәлләр...

Бераз сөйләшмичә бардылар. Ниһаять, түбән очка алып кереп китә торган урам чатына җиттеләр. Ул-бу булмасын дип, алдан Хәлим бара, аның артыннан башкалар тезелешкән. Ак бабай бертуктаусыз дога пышылдый... Аннан соң, бераз ара калдырып, артына бик еш борылып карый-карый, әлеге дә баягы Әмир килә... Ул инде дәшми, әмма куркынганлыгы әллә каян күренеп тора. Кеше үзен күпмегә бәяли, шулкадәр тора... Бу кеше үзен бик түбән бәяли, ахры...

Тәскирәләр йортына урам аша гына калып бара... Менә ул йорт күренде дә. Яртылаш янып, бер якка янтайган, җимерелеп төшкән йорт... Йорт диярлеге дә юк. Аркылы-торкылы килгән кисәү өеме... Бер урында баз тишеге ыржаеп тора, шунда ук кара көйгән ишек ята... Әле кайчан гына салынган өр-яңа йорттан берни дә калмаган... Ә! Калган икән! Бу нәрсә соң? Хәлим юл читендәге чүпрәк кисәген үрелеп алды. Шәльяулык! Шундыйрак кара шәльяулыклар Нәкыя белән Тәкыя карчыклар башында була иде. Каян беләме? Әллә ничә мәртәбә игътибар иткәне булды: әбиләр башындагы шәльяулыкларның чуклары төйнәлгән була иде. Нигә алай – анысы сердер инде, әллә бер гадәт кенәме?

Аның зиһене бу хакта уйларга карышыпмы-карыша иде: юктыр, бу хәрабәләр янында нишләп йөрсен алар?! Югалдылар дигәч тә... Бу кара янган кисәүләр арасында ни калган урман карчыкларына?!

Шәльяулыкны кулына алып, аны кая куярга белмичә торганда, Ак бабай аның беләгенә кагылды:

– Хәлим балам, китик моннан... Бер дә ошамый миңа бу урын. Чынлап та, җеннәр яши монда. Үзләре күренми, әмма яшиләр. Мин моны төгәл беләм... Чөнки укыган догаларым үз урынына барып җитми, ярты юлда өзелеп кала... Аллаһы Тәгалә белән, аның пәйгамбәрләре, сәхабәләре белән һич аңлаша алмыйм... Мең мәртәбә күңелемнән үткәргән аятьләрем онытыла... Теләкләрем – рәнҗеш, догаларым бәддога булып чыга... Китик моннан тизрәк... Адәмнәр өчен куркыныч шаукым ияләшкән бу урынга...

Хәлим Ак бабайны танымады. Нигәдер балтасы суга төшкән кебек тоелды аңа бу изге бәндә. Күңеле шомланган аның... Догасы онытыла башлаган... Догалы булу өчен дә батырлык кирәк шул. Хәерлегә булсын.

Ул арада, чүгәләп, көл катыш ком түшәлгән урам өслегенә учларын куйган Әмир тагын бер яңалык хәбәр итте:

– Җәмәгать, моннан арбалы атлар үткән... Әле яңарак кына... Һәм бер мәртәбә генә түгел. Күп тапкырлар үткән... Нидер ташыганнар бу урам буйлап... Авыр әйберләр ташыганнар. Тәгәрмәч эзләре батып-батып кергән... Туктале, тукта! Машина эзе дә бар бит монда! Җиңел машина, затлы машина... Шулай ук күптән түгел генә үткән. Туктап торган. Кабат кузгалгач, салулап китеп барган... Менә барысы да ап-ачык ярылып ята! Әнә хәтта ат, сыерларның тояк эзләре дә бар... Бу бит былтыргы эзләр түгел, быелгы, хәтта бүгенге эзләр, җәмәгать!

Хәлим дә Әмир янына чүкте. Чыннан да, Кампәрленең бу урамында чып-чын тормыш барган. Авыл тормышы. Моңа ышанырга булыр иде, әгәр дә хет бер йорт, абзар-кура исән-сау, төзек булса... Берәр ым-ишарә булса... Нишләп булмасын?! Ә бу шәльяулык? Ул ишарә түгелмени?! Ул берни турында да сөйләмимени?!

Хәлим нәрсә уйларга да белмәде. Карчыклар турында уйлыйсы килмәде аның. Бу афәт урынында алар нишләп йөрсен?! Тәскирә әнкәсе үз нигезен юксынып, сагынып кайткан дисәң инде... Аны бит Майя алып киткән булган, анысы кайда тагын? Ниндидер шаукымлы сер-сихер дөньясына кереп баруларын аңлый башлаган Хәлим, уйларының очына чыга алмыйча, чүгәләгән җиреннән торып басты да Ак бабай ягына борылды:

– Ак бабай, син хаклы, бу җирдән тизрәк китәргә кирәк. Бик шикләндерә бу урын. Бераз тоткарлансак, бөтенләйгә калуыбыз да бар, билләһи газыйм! – Аннары Тәскирәләрнең җимерек йортына күтәрелеп карады да өстәп куйды: – Бара торыгыз, мин хәзер куып җитәм...

– Хәлим, балам...

– Юк, берни дә булмас... Шикләнмәгез, шулай кирәк... Сизенәм, Ак бабай, үзем генә белергә тиешле яңалык бар монда. Мин генә белергә тиешле хәбәр, мин генә күрергә тиешле гыйбрәт... Сез әнә теге чатка җиткәнче куып җитәм мин. Барыгыз...

Хәлим, берьялгызы торып калгач кына, үзенең нишләргә уйлаганын аңларга тырышты: нинди яңалык, нинди хәбәр булыр икән бу котсыз чынбарлыктан?! Нәрсәгә өмет итә ул? Күңел тоемы аны күп мәртәбәләр сихри шаукымнан саклап-яклап калса да, шулай ук күп мәртәбәләр ачы язмышка дучар итте бит... Бу юлы кайсы очрак? Һәм ул соңгы чарага тотынды – сөй-лә-шер-гә! Шушы шаукымлы билгесезлек белән, ыржаеп торган хәрабәләр тынлыгы белән, шушы эзләрне салган, шушы шәльяулыкны төшереп калдырган ия-рухлар, гаип-ирәннәр, җен-пәриләр белән сөйләшеп карарга...

Нык кына тамак кырып алды да (ияләр-рухлар белән аралашканда, сүзне тамак кырып башларга кушалар иде авыл картлары) Хәлим тәвәккәлләде – уйлар уйлап, аларны зиһене белән килештереп тормыйча гына, күңелендә нәрсә язылган, шуны укыгандай сүз башлады:

– Сез... кем генә булсагыз да... миңа күренергә, нидер әйтергә, хәбәр итәргә... тиеш... – Хәлим каушавыннан авызындагы төкереген йота алмас хәлгә килде. – Чөнки бу авыл – минем авыл, минем нигез. Мин – Хәлим дигән кеше – афәт көленә баткан шушы җир, шушы туфрак өчен дә җаваплы адәм. Сез бит – рухлар, минем хәлне-халәтне дә, уй-ниятләремне дә әллә кайчан тоеп, күреп белгәнсездер инде. Шуңа күрә дә озак сөйләп тормыйм. Сезгә әйтер сүзем бер генә: әгәр явыз ният белән килгәнсез икән, без – шушы авыл кешеләре – сезгә каршы көрәш игълан итәбез, әгәр яхшы ният белән йөрисез икән – безнең күзләргә дә ачылыгыз, авыр язмышлы шушы авылны аякка бастырырга булышыгыз... Булышмасагыз да, безгә бу эштә золым һәм яманлыклар кылмагыз... Менә шул... Минем сүзем тәмам. Калганы – сезнең ихтыярда... Мин сезгә кайчандыр серле-шаукымлы китаплардан укып белгән парольне генә әйтә алам: «Канда ни бар – җанда шул!» Сезгә таныш булырга тиеш бу гыйбарә...

Тораташ кебек катып торган Хәлим һушын-исен җыеп алганчы, азмы-күпме вакыт узды. Вакыт узмады да кебек, ул бөтенләй дә тукталып калды... Тирә-якта берни үзгәрмәде, җил исеп, сыңар яфрак та селкенмәде, юлдан бер бөртек тузан да купмады, шылт иткән тавыш та чыкмады...

– Йә, күренәсезме инде?

Хәлим аңлады: бүген аны йөрәге алдады, күңел тоемы ялгышты. Шуңа күрә дә бу шомлы урында калуның мәгънәсе юк иде. Ул кулындагы шәльяулыкны кабат юл читенә куйды да, Тәскирәләрнең янган йортына соңгы тапкыр күз сирпеп, кайтыр якка борылды. Ләкин ике адым да китә алмады, артында таныш тавыш ишетелде:

– Хәлим...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (74)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (74)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: