II
Авылда бик сәер тормыш башланды: урамнар тынып, кешеләр басынкыланып калды. Халык, карчыклар юкка чыккач бераз иркенәеп алганнан соң, кабат шик-шөбһәле, серле-сихерле тормышларына әйләнеп кайтты. Чөнки һәркем күңеле белән сизә, һәрхәлдә, сизенә иде: бу хәлләр юкка түгел, бер-бер очы чыгачак әле мондый серле гаип булуларның... Сихерче затлар әҗерен кайтарачак әле бу аянычлы язмышларының!.. Кайтара-ча-а-ак!..
Мәчет салу, аның тирәсенә туплану да юата алмады халыкны. Авыл урамнарыннан үткән-сүткән саен, кешеләр, үзләре дә сизмәстән, кинәт сыннарын турайтып, карчыклар яшәгән чатка борылып карыйлар, үзләрен күрмәсәләр дә, аларның шәүләләрен генә булса да шәйләргә тырышалар. Утарны бу кыен хәлдән Кампәрледән килеп ирешкән сәер хәбәр коткарды. Аны авыл читендәге яңа бура йортында яшәп калган, ике-өч эшчесе белән пилорамасында баш күтәрми эшләүче Айрат алып килде.
– Хәлим абый, авылны юкка ташладык, ахры, без... – дип, бик пошаманга калып килеп керде ул авыл советы йортына.
– Нигә алай дисең, Айрат? Кайтабыз әле без үз йортларыбызга, кайтабыз! Менә күрерсең, җимерттереп яшибез әле ата-бабадан калган нигезләребездә!..
– Яши алырбыз микән?! Их, Хәлим абый, белмисез сез бездәге хәлләрне!.. Иртән торып болдырга чыккач, карашларым кара янган хәрабәләргә тап була да, җан әрни, йөрәк өзелә... Их, үкереп җылыйсылар килә шул чакта!.. Җылыйм да, яшермим, Хәлим абый...
– Ела, Айрат, андый чакта лутчы ела... – Хәлимнең үзенең дә күңеле әллә нишләп китте, тулышып, күз яшьләре белән елыйсы килде... – Син беләсең бит, китмичә булмый иде. Мин хәзергә кадәр уйлыйм: бәлки, китмәскә кирәк булгандыр? Калып, хәрабәләр өстенә булса да яңа авыл торгызырга тиеш булганбыздыр? Ләкин «Ут өстенә утырсаң янасың» дигән сүз дә бар бит. Авыл бездән соң да бер ай пыскып ятты. Көл-күмер өемнәре кышкы кар көртләреннән ким булмады. Юк, китү кирәк иде, китү хәерлерәк иде ул вакытта...
– Хәерлерәк булгандыр да... Мәчетне дә сүтеп алып киттегез шул... Әле ул бар иде күңелне тынычландырып торырга... Әле ул бар иде җен-пәриләрдән сакларга...
– Туктале, Айрат, син үкенгән кебек сөйләшәсең. Нәрсә булды анда, авылда? Нигә болай кәефең төште әле? Син бит көр күңелле, батыр йөрәкле егет идең... Җен-пәриләрне телгә алуың да юкка түгелдер... Йә, дөресен әйт: нәрсә булды анда, ни булды?
– Нәрсә булсын, иясез җирдә ни була, шул булды... Кампәрлегә җеннәр ияләште, Хәлим абый... Тфү-тфү, әйткәнемне ташка үлчим!.. Шул!
– Ничек инде – җеннәр?
– Сөйләве дә кыен инде... Ләкин әйтмичә дә булмый. Авылга әллә кемнәр ияләште, чынлап! Баштарак түбән оч ягыннан төтен чыккан кебек булды. Тәскирә апалар торган йорт урынында ара-тирә бәндәви затлар күренгәләде... Мәймүнә карчыкның яна башлап та янып бетмәгән йорты морҗасыннан мич төтене күтәрелгәч, күңел бераз тынычланган иде дә... Ләкин ул имче карчык Утарга күчеп киткән булып чыкты. Соңрак бер-берсенә янәшә генә торган ике йорт тирәсендә ниндидер кара япмалар ябынган кешеләрне күрә башладылар... Аларның кеше булуы да икеле... Чөнки алар торган урыннарында юкка чыгалар, ди... Атлап та йөрмиләр, аякларын шудырып йөргән кебек, йөзеп барган кебек йөриләр, ди. Иң куркынычы – аларның йөзләре юк, имеш... Димәк, күзләре дә юк, авыз-борыннары да. Вупшем, кеше булулары бик шикле, ди. Кеше булмагач, кем була инде? Җен була, пәри була. Яисә тагын да куркынычрак, явызрак берәр явыз рух, албасты йә убыр була, шулай түгелмени?! Ниндидер шайтан коткысы төшкәнме әллә безнең авыл туфрагына? Нәрсә уйларга да белгән юк инде, Хәлим абый...
– Якынрак барганыгыз булмадымы? Нишлиләр соң алар? Төтен дә чыгаргач...
– Кем белгән инде?! Куркытмый да... Күбрәк шикләндерә, Хәлим абый. Сихер-михер белән шаярырга ярамый бит, үзең әйтә идең...
– Сезгә зыяннары тимәгәндер бит?
– Юк-юк, андый гадәтләре юк. Һәрхәлдә, үз кешеләремнән ишеткәнем булмады. Миндәге кешеләр инде... Алар ике-өч бөртек кенә бит, авыз тутырып сөйләп торасы да юк...
– Ярый, ишеттем, Айрат. Хәзергә бу хакта беркемгә дә әйтми тор, яме. Очына чыгарбыз, кайтып килми булмас, эш җитдигә китмәсен... Шаукымлы әйбер, бер ияләшсә, тиз генә китми бит ул, анысын гына беләбез...
– Пока якын бармый торыргамы? Районга шалтыратырга да уйлаган идем, шулай да иң элек сезне күрергә булдым... Шалтыратыйммы?
– Дөрес эшләгәнсең. Шалтыратма. Әлегә шалтыратма... Аларның, «күз дәвалыйбыз» дип, авылны бөтенләй «күзсез калдырулары» мөмкин...
Айрат чыгып киткәнче үк, Хәлимнең күңеленә бер шомлы уй суырылып керә башлаган иде. Аның нинди уй икәнлеген Хәлим әлегә төгәл белми, бары тик тоя гына, һәм бу уйның турыдан-туры Утар карчыкларының язмышы белән бәйләнгән булуын чамалый гына иде... «Авыл хәбәрчесе» киткәч, ул уй тагын да үсте, куерды, шартлар дәрәҗәгә җитеп кабарды... Әмма тишелеп, дөньялыкка чыга алмый калды, ишектән йөзе качкан Нәфисә килеп керде.
– Хәлим, әнкәй югалды!.. Берничә сәгать эзлибез инде, таба алмыйбыз... Кая китте икән, ә? Сиңа әйтмәдеме?
Хәлим җентекләп сорашып тормады, урындык артына эленгән курткасын алып ябынды да өйләренә чыгып чапты. Барган көйгә хатыныннан нидер сорамакчы булган иде дә, иренең адымнарына өлгерә алмыйча, һаман артта калып барган Нәфисәне күргәч, кул гына селтәде...
Өйдә аларны тагын бер яңалык көтә иде. Ул яңалык тугыз-ун яшьлек кыз кыяфәтендә булып чыкты. Хәлим белән Нәфисә тын-сулышлары бетеп кайтып кергәндә, Сания бу кыздан тырышып-тырышып сораша иде:
– Әйт әле, үскәнем, Тәскирә әбиең нәрсә диде? Кая барам диде? Кем белән барам диде? Тагын нәрсә әйтте?
Кыз, бутала-бутала булса да, һаман бер сүзне кабатлый иде:
– Тәскирә әби... ни инде... китәм, диде... Безнекеләргә әйт, Майя апаң белән китәм, диде, югалтмасыннар, тиздән кайтырмын, диде... Өйгә кереп тормыйм, ашыгабыз, диде... Ә! Тагын әйтте, Майя апаң – минем кызым, диде. Анысын мин болай да әнидән ишетеп белә идем инде...
– Нәрсә белән киттеләр соң алар?
– Кара машина белән. Бие-е-ек! Ялтырап тора инде менә!.. Эчендәге шофёрын да таныдым, ул абыйның безнең авылга килгәне бар иде... Усал абый ул, кашын гел җыерып йөри...
Кулына ике конфет эләккән кыз үзе генә белгән җырны такмаклый-такмаклый чыгып китте, ә ул алып килгән борчу торып калды. Ул борчуны Нәфисәнең өзгәләнүе тагын да арттырды гына:
– Әнекәем!.. Ник әйтмәдең, ник кермәдең, ник саубуллашмадың инде, ә?! Ниләр генә уйладың икән, безне ташлап, сихерче Майяга ияреп киткән чакта? Нинди тәмле сүзләренә алданып киттең икән шул сихерче хатынның? Шулвакыт Сания аны тынычландырырга ашыкты:
– Тукта, кызым, авыр сүз әйтмә туганың хакында. Нинди сихерче булсын ул?! Майя да әнкәң тапкан газиз бала лабаса, гөнаһысына кермә, гаепләмә юкка якыннарыңны... Әнкәң үзенең кызы янына киткән, ә Майя... әнкәсен үз янына алдырган. Бары шул гына... Анысы син хаклы: кайтып әйтсә, аңлатса була иде дә... Вакыты булмагандыр шул йә мөмкинлеге... Майя үзе дә кереп чыга алыр иде, машина монда гына бит, ерак йөрисе юк...
Аларның зар-интизарына Хәлим килеп кушылды:
– Хәзер ах-ух килүнең мәгънәсе юк, туктатыгыз яшь сыгуны!.. Барысы да әйбәт булыр. Майяны беләбез. Үз әнкәсенә зыян сала торган кеше түгел. Гомер бу әнкә назы күрмәгән кешенең, әнкәсе белән янәшә яшәп, күңелен юатасы килүе, шулай ук әнкәсен кадерләргә теләве табигый хәл ләбаса!
Хәлим Сания белән Нәфисәне тынычландырырга тырышты, ә үзенең күңеле һаман тынгысызлана бара иде. Бер көн эчендә аң-зиһенен томалап алган ике хәбәр бер-берсенә бәйләнгән кебек тоелды аңа. Авылда җен-пәриләрнең пәйда булуы һәм... Тәскирә әнкәсенең Майяга ияреп китеп баруы... Бу ике бер-берсенә ят хәбәрнең бергә, янәшә йөрүе генә шулай тәэсир итәме, әллә, чыннан да, авылдагы хәлләргә карчыкларның, Майяның, хәзер инде Тәскирәнең дә катнашы бармы? Якын арада шушы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Юкса Утардагы тормыш, ул гына түгел, бөтен дөнья хәрәкәте, вакыт һәм тәкъдир барышы тукталып калыр кебек иде... Аннары... Хәлим шуны да белә: табигать, яшәеш, тормыш бервакытта да алдамый, кеше үзе алдана. Бу юлы һич кенә дә алданырга ярамый, димәк, язмыш логикасын күңел белән тоеп калырга кирәк!..
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo