Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 ноябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (72)

Офыклары дымланып, еларга җыенып беткән, сыкрап торган көнгә карап, тәрәзә каршында шактый басып торды Хәлим.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (72)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (72)

Дүртенче бүлек

I

Карчыкларның юкка чыгуын баштарак беркем дә сизмәде. Каян сизәсең?! Көзге яңгырлар чоры башланды, кешеләр күбрәк өйләрендә утыралар. Йөгерә-атлый гына колхоз эшенә яисә фермага барып кайталар да үз бакчалары, абзарлары тирәсендә булашалар. Анда да салкын яңгыр бик тиз өйләренә куып кертә. Ә өйдә җылы! Урман янәшә булгач, утынга кытлык юк. Бар да ике коры сөянне сөйрәп чык, шул бер атнага җитә. Кышкылыкка инде күптән утын әзерләп куелган. Анысына кагылмыйлар. Көндәлеккә урманга барып йөриләр. Бер баргач, җиләк-җимеше, гөмбәсе, чикләвеге ияреп кайта. Юл уңганда, киек-мазар да очрап куя. Кайчандыр Чәнти белән Хәлим балык сөзгән күлгә үк барып җитсәләр, балыксыз, үрдәксез кайтмыйлар... Иң кызыгы шунда: кем генә, кайчан гына кайтса да, урман буенда аларны йә Тәкыя карчык, йә Нәкыя әби каршы ала. Кайчакта икәүләп тә күренгәлиләр. Очлы карашларын текәп каршы алалар да, Утар урамына кереп киткәнче, шул утлы карашлары белән озатып куялар... Бик сирәк көннәрдә генә урман юлы буш тора. Андый чакларда кешеләр, иркенәеп китеп, утырып хәл алалар, тамак ялгыйлар, аннары, җыйган утыннарын калдырып торып, кабат урман сукмагына төшәләр, шомырт, миләш җыеп, шактый гына йөреп киләләр... Ә инде каршыга карчыклар очрап, итәкләрен алларына җәя башласалар, урман сыеннан аларга да өлеш чыгарырга туры килә. Халык моны бик теләп эшли. Шикләнебрәк булса да, кырын-кырын гына яннарына барып, йөзләренә күтәрелеп карамыйча гына, тырысларыннан урман күчтәнәче сыпыралар...

Табигать һәрвакыт җитди. Ул шаярта белми. Сихер белән дә шулай.

Карчыкларның нигә шулай урман буенда кеше каршылап йөрүен беркем дә белми, аңышмый иде. Бу хакта артык тирәнгә кереп уйларга да куркалар иде, ахры... Бер уч шомырт яисә чикләвек өчен генә йөрмиләрдер бит ул сихер ияләре?! Утыннары да эскертләп өелгән... Башка сәбәп булырга тиеш монда...

Хәлимнең дә берничә тапкыр күңел биреп уйланганы булды. Ләкин ул да уйларының очына чыга алмады. Шулай да карчыкларның бу гадәте урман шаукымы белән бәйләнгән булуын чамалый иде. Хәтта сизенә иде: күрәсең, урманга кереп чыккан һәр кеше артыннан күзгә күренми торган сихер, шаукым «капка»сын ябып, бөтәштереп торырга кирәктер? Шулай алар Утар авылын тынычлыкта, иминлектә саклыйлардыр? Әллә киресенчәме? Урман хорафатын авылга алып кермәсеннәр өчен сакка басканнармы? Чөнки алар белә: тормыш урамы яман җилләргә һәрвакыт ачык. Тагын шуны беләләр: тамырын корытсаң, рух үлә...

Кайсыдыр беркөнне халык тәмам төшенеп җитте: соңгы вакытта әбиләр урманга керүчеләрне каршы алмыйлар икән бит. Бөтенләй дә күзгә күренмиләр икән! Тәрәзәләренә ут та элмиләр, мич тә якмыйлар, хәтта коеларыннан су да чыгып алмыйлар икән алар. Аяк астында уралып йөри торган этләре дә, яшел зур күзле йөнтәс мәчеләре дә күренми, Күкчәчәк аланындагы терлек фермаларыннан үзләренең саман абзарларына күчереп бәйләгән сыерлары да юкка чыккан, имеш... Иң мөһиме (бәлки... иң кызыгыдыр?) бу да түгел әле. Карчыклар белән бергә Майя да юкка чыккан! Кем кем, ул юкка чыгарга тиеш түгел иде. Монысы бөтенләй дә аңлашылмый. Майя – шушы утарга җан өргән, чынлыкта, утарны Утар иткән кеше. Аның тырышлыгы белән бу сихер өне чып-чын татар авылына әверелде, рәсмиләштерелеп, «кеше төсе» алды... Шулай да Кампәрле халкы белән аңлашып, килешеп бетә алмады, ахры, ул. Карчыклар ягын сайлады. Ияреп китеп баруы да ихтимал. Китәсе булгач, нигә соң, алайса, газиз әнкәсе белән булса да Кереп саубуллашмаган, хушлашмаган, Хәлимгә бер сүз өндәшмәгән? Туганы Нәфисә белән очрашмаган?

Карчыклар белән бергә Мәймүнә карчык, алар артыннан Сәхәп һәм аның кешеләре дә юкка чыкты. Карчыклардан соң бераз күренеп йөрделәр әле алар. Бераздан аларның юкка чыгуы хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды. Кырдан салам ташый торган ат-арбалары белән бергә гаип булганнар, ди, дөрес булса... Арбаларына көрәк-сәнәк, балта-пычкы ише кораллар төяп каядыр китеп барганнарын күреп калганнар, имеш...

Бүген дә Хәлимнең авыл советындагы эше карчыклар һәм Майя хакында яңалык белешергә килүчеләрне кабул итүдән гыйбарәт булды. Хыянәтне кичерү гомер кичерүдән дә авыр, дисәләр дә, бу Хода бәндәләре соңгы вакытта кампәрлеләр өчен якын туганнар кебек иде. Ә туганыңны югалту ул иң зур кайгылардан исәпләнә.

Кая киттеләр икән соң алар? Кампәрле халкының башын катырган иң төп сорау шул. Мондый ачы яңгырда, кара көзгә кергән бер мәлдә кая барырлар икән соң алар? Майясы нишләп йөри тагын?! Нишләп йөрмәс! Аның да үз тормышын корасы, үз язмышын булдырасы бар ласа! Морат белән килешеп, матур гына гаилә корып җибәрсеннәр иде дә... Бала табарга кирәк аңа, сабый җаны аның үзенең җанын да тигезләр, юатыр, сабырлыкка күндерер иде...

Әйе шул: табигать тән ярасын гына түгел, җан ярасын да үзенә ала. Дәвалап бетерә алмасын, шифасы җитмәсен белсә дә ала... Майя – Хәлим язмышында пәйда булган өченче игезәк – кешелекнең җан ярасы түгелмени?!

Офыклары дымланып, еларга җыенып беткән, сыкрап торган көнгә карап, тәрәзә каршында шактый басып торды Хәлим. Күңелендәге шом катыш тынгысызлык, билгесезлек аны тәмам телсез, дәртсез, хыялсыз иткән иде. Шушы кыргый утарда гомер сөргән карчыкларның юкка чыгуы ниндидер авыр хәлләргә ишарә кебек тоелды аңа. Хәтта күрше бүлмәдән ишетелгән көлү тавышлары да аның кәефен үзгәртә алмады.

Гөлмәрьям белән Данияр туйга әзерләнәләр анда. Минут саен кереп-чыгып торалар. «Хәлим абый, болай итсәк, ничек булыр? Хәлим абый, тегеләй итсәк, кешеләргә ошар микән?» – дип аптыратып бетерәләр. Хәлим, эчтән бераз үртәлсә дә, аларга ачуланмый, сабыр гына үз фикерен әйтеп, киңәшләрен биреп тора.

Яшьләрнең кәефе яхшы. Алар бу көннәрдә бәхетнең иң югары катында яшиләр иде. Сөю-мәхәббәт һәрвакыт дәлил сорый. Ә боларның дәлиле җитәрлек! Иң мөһим дәлил – Жан тынычлыгы. Юк ла... Күңел тынычлыгы. Чынлап та, бәхет ул – күңел тынычлыгы. Әмма битарафлыгы түгел. Утарда сихерче карчыкларның булу-булмавы гына яшьләрнең йөзеннән, күзеннән, күңелләреннән ургылып ташып торган, әмма күңел тетрәнүләреннән азат мәхәббәтләрен киметә дә, сүндерә дә алмаган. Шәһәрдә яшәүче әти-әниләре дә килеп, үзара танышып, сөйләшеп-килешеп киткәч, аларның күңелләре тагын да күтәрелгән кебек булды... Туй алдыннан мәшәкать азрак булсын дигән кебек, авырып йөрүчеләр дә күренми. Соңгы көннәрдә, томау төшүдән дару сорап кергән берничә кешене исәпкә алмаганда, медпунктның ишеген ачып ябучы да булмады.

Ишек артында ниндидер кыштырдавык хәрәкәт барлыкка килде.

– Данияр, син мондамы-ы-ы? Данияр, тук-тук-тук!..

«Чукынчык! Күз тидердем бит тәки! Әнә врач эзләп тә килгәннәр... Хәерлегә генә булсын иде...» – Хәлим юкка-барга сөенергә ярамаганын аңлап алды алуын, ләкин соң иде инде.

– Данияр! Данияр, дим!.. Син доктормы, түгелме? Ник авыруны каршы алырга чыкмыйсың, ә? Жалу язам бит, дус дип тормам...

– Нәрсә булды, Рәлиф? Ник бу кадәр дөнья яңгыратасың? – Эчке яктан атылып килеп чыккан Данияр, үзен үзе белештермичә, ишек төбендә үк басып торучы Рәдифнең кочагына барып керде.

– Кит моннан! Мин сине сагынып килмәдем лә... Мин... беләсең килсә, нык авырып, хәлдән таеп, үләр дәрәҗәгә җитеп килдем, һәм син мине нем-мед-лен-но дәваларга тиеш!

Ул арада ачык калган ишек артында Гөлмәрьямнең үзалдына җырлап йөргән җыры ишетелде: «Аккошлар да парлы була, кешегә дә пар кирәк...»

– Әһә, менә кайда икән хикмәт! Аңлашылды... Авылның иң чибәр кызын кулга төшердем дисең инде, алайса? Туй турында ишеттем, беләм. Котлыйм! Киләм! Чакырмасаң да киләм...

– Терел башта! Шулай да нәрсә булды? Болай бер дә авыруга охшамагансың...

– Тел авыртмады бит минем, тел белән тәртип. Менә баш белән катлаулырак... Иртәдән бирле әйләнә, һич кенә дә күчәренә утыртыр хәл юк... Берәр чарасын күр инде, ә, дускай...

– Әйдә соң... Башта карыйк, өйрәник, тыңлыйк... Бу арада халык урманга күп йөрде, берәр начар гөмбә алып кайткансыңдыр әле.

Авыл советы белән уртак коридордан үтеп, Данияр бүлмәсенә кереп китәм дигәндә генә, Рәлиф ачык ишектән үзенең озынча өстәле артында утырган Хәлимне шәйләп калды.

– Хәлим абый, китми торыгыз әле... Моннан чыгышлый сезгә дә сугылып китәргә уйлыйм. Бик важный сүзем бар...

Хәлим баш кагып ризалыгын белдерде. Үзе уйлап куйды: «Теге вакытта, кое казыганда, хан сарае тапкан егетләрнең берсе бит бу! «Археолог» егет... Нәрсә генә уйлап чыгарды икән бу юлы?» Шунда ук Хәлимнең күңеленә, суырылып, шом керә башлады. Бу шом йомгагы әллә каян гына пәйда булды да яшен ташы яисә җан рәшәсе кебек тибрәнеп, уйнаклап тора башлады...

Уйларсың да, шомланырсың да. Хәлим чамалый: шушы минутта Кампәрле-Утар авылы өр-яңа яшәү чорына кереп килә. Шушы сәер аланлыкта яңа тарих башланырга тора... Юк, бу тарих, бу чор мәчет торгызу, дингә кайту белән генә бәйләнмәгән. Бу тарих нигез, туфрак, нәсел белән турыдан-туры бәйле булырга тиеш. Ә бу инде яңача яши башлау, нигез кору дигән сүз. Карчыкларсыз гына, сихерсез генә... Сихерсез, әмма рух белән! Рух нык булганда гына, кеше күңелендә өмет яши ала... Дөрес анысы, рух исән җирдә каршылык бар, сынау бар, ә кеше тормышына кыенлык, сынау керә икән инде, шул урында чын язмыш башлана, шулай түгелмени?!

Ул арада Рәлиф кереп тә җиткән.

– Хәлим абый, ачуланмагыз инде, мин сезне тоткарладым бугай. Әйтмичә дә кала алмыйм шул... Күңелне гел төртеп тора... Әллә нәрсә дә түгел инде ул, тик...

Хәлим, тәмам гаҗизләнеп, Рәлифнең сүзен кырт кисте:

– Күп сөйлисең син, Рәлиф! Йә, әйт тә куй инде. Сүз әвәләп тормыйча гына диюем... Нәрсә әйтмәкче идең?

– Нәрсә дип... шул инде, җир асты турында әйтмәкче идем, Хәлим абый... Бар бит ул җир асты дигәннәре, теге вакытта үзем күрдем, үз күзләрем белән дигәндәй... Юк дип ничек кенә ышандырырга тырышсагыз да, мин ул җир асты тормышының барлыгына гел ышанып яшәдем. Әле дә ышанам...

– Ышангач, нигә шулкадәр вакыт дәшмәдең соң?

– Шулай кирәктер дип уйладым. Сез бит ул җир астыннан нык кына үзгәреп чыктыгыз. Кыен хәлгә куясы килмәде. Бу җир асты дөньясының карчыклар белән бәйле икәнен дә чамалыйм. Менә... алар юкка чыккач, шундук сезнең янга килергә уйладым...

– Бу хакта тагын кем беләндер сөйләшкәнен булдымы?

– Юк-юк, мине кем дип беләсез?! Мин андый нәрсәләрне генә аңлыйм... Ярамый икән... ярамый!..

– Анысын хуплыйм. Бу хакта күп сөйләшергә ярамый... Әлегә. Әйе, Рәлиф туган... Син... дөрес сизенгәнсең, дөрес күргәнсең... – Әйтеп бетерергәме-юкмы дигән кебек, Хәлим бераз уйланып торгандай итте, аннары, тәвәккәлләп, тамак кырып куйды. – Бар андый дөнья. Чын хан сарае ята безнең аяк астында, туганым. Монда – ханнар биләмәсе, ханнар нигезе... Шатланыргамы моңа, юкмы, – әлегә әйтә алмыйм. Әмма бу хәл кайчан да булса бөтен дөньяга билгеле булачак...

– Әлбәттә, шатланырга! Хәлим абый, бәлки... тагын бер төшеп карарбыз, ә?

– Ярамый дигәч, ярамый! Шушында сүзне бетерәбез дә таралышабыз. Минем үз эшем, синең үз... башың. Туктале-тукта, синең бу тынгысыз башың кайчанрак авырта башлады соң?

– Кайчан дип... Шушы араларда инде...

– Җир астындагы хан сарайлары турында уйлый башлагачмы?

– Әйе, шулайрак бугай.

– Әйттем бит, бу турыда уйларга да ярамый дип... Әбиләр бу темага табу салганнар, чик куйганнар, аңладыңмы инде, ташбаш?! – Хәлим шунда Рәлифнең кырдырып алган башыннан сыйпап алды. – Үзләре булмаса да, әбиләрнең сихерле, шаукымлы ырым-тыемнары бу серләрнең ачылуына юл куймаска тырышачак. Менә синең башыңа да шул шаукым үрмәләп кереп бара, туганым... Минем моңа иманым камил. Димәк ки, бу яклап активлыгыңны киметергә туры килер. Вакыт җитәр, без синең белән җир астындагы ул сарайларны җентекләп өйрәнеп чыгарбыз, шулаймы? Андагы байлыкны, серне барыбер бер ачарбыз, халыкка игълан итәрбез... Хәзергә... юлда купкан тузанның утырып беткәнен, кабат юлга ятканын көтәргә кала. Хәзер иң беренче эшебез, бурычыбыз нәрсә? Төп максатыбыз нидә? Ә? Вә-әт, төп максатыбыз – исән-имин кыш чыгу, авылның язмышын ачыклау, тәкъдирен билгеләү... Акыллы булыйк. Ышанычның төп тамыры – акылда. Аңлыйсыңмы?

Рәлиф, баш кагып, ризалыгын белдереп утырды. Ләкин Хәлим аның күзләрендә башка нәрсә күрде. Егет бу сөйләшүдән разый түгел иде. Шул куркыта да... Аның нинди уйлар белән йөргәнен кем белә... Үз белдеклелеге белән бер-бер нәрсә эшләп куймагае бу «тарихчы» малай... Шуңа да әлеге сөйләшүдән соң Хәлимнең күңелендә ниндидер авырлык калды, бәгыренә таш кереп утырды. Сихер-михер белән шаярырга ярамаганын белә бит ул, бик белә!

Шулай да... Вакытның аргы башында хакыйкать яши. Көтәргә кала. Вакытны гына күз уңыннан югалтмаска! Вакыт артыннан өлгерә алмаганнар ялгыз кала, ләкин аны узып киткәннәр дә ялгызлыкка дучар. Бигрәк тә серле, өметле тормыш башланып килгәндә, яңача яшәргә керешкәндә, бу хакта онытырга ярамый! Гомере буе вакыт белән бәхәсләшеп, сатулашып яшәгән Хәлим бу хакта белмиме соң?!

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (72)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (72)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: