XXIII
Исламның көче икенче көнне, халык мәчет янына җомга намазына җыелгач күренде. Беркем дә беркемне көчләп китермәде, халык арасында хәбәр генә таратылды. Яңартылган мәчет ачылачак, вәгазь тыңлап, намаз укып, Раббыбызга якынаерга теләгән кеше килсен, дип кенә игълан ителде.
Хәлим дә, иртәнге эшләрен тәмамлап, авылдан кайтуга туп-туры сыер саварга киткән Нәфисәнең җәйге ферма лагереннан кайтуын көтеп алды да үзенең зур гаиләсе белән Күкчәчәк аланына таба китте. Барысы да өр-яңа киемнәрен киеп алганнар. Бигрәк тә Гөләшне курчак кебек киендергәннәр, Бигеш тә асыл киемнәрен кигән, яшел түбәтәе дә килешеп тора. Ул эре-эре адымнар белән иң алдан бара (үскән егет бит инде!), аның артыннан Гөләш тә тәпиләмәкче, ләкин аны Хәлим кулыннан төшерми, чөнки урамда кеше күп, егылып яки югалып куюы бар... Бераздан аларга Мәдинәттәй кушылды, аның Ак бабае күптән инде мәчеттә, бүгенге тарихи чарага әзерләнәдер...
Чынлап та, гомердә булмаганча, урам тулып кеше бара иде. Ник булмасын, элгәрерәк Сабан туена шулай урам тутырып баралар иде. Бу «перестройка» гына харап итте. Колхозлар, авыллар таркалгач, Сабан туена җыючы да, җыелучы да калмады...
Данияр белән Гөлмәрьям каяндыр култыклашып килеп чыктылар. Күзләре көләч, йөзләре уйчан. Озакламый аларның никах туйлары буласы. Бәхетле, тигез гаилә корсыннар берүк. Кампәрле Утарга күчкәч, беренче никах бит, тарих дими, нәрсә дисең инде. Әнә Вәлиәхмәт үзенең өч кызы, өч кияве, хатыны Сәрбиямал апа һәм биш-алты оныгы белән капкаларын шар ачып килеп чыктылар... Хатынын һәм ике малаен иярткән Нәсим бара... Авылны тотып торучы төп кеше ул хәзер. Утарга күченгәч, авылны беренче чорда үз тапканы, үз көче беләң яшәтте, саклап калды... Аның батырлыгы шунда. Бәлки, бу батырлык дип түгел, иманлылык дип аталадыр? Ә-ә-нә Сәвия килә, кызы Айгөл белән нәрсә хакындадыр гәпләшеп килә. Аларның баш очында сәер яктылык. Таң яктылыгы гына түгел бу... Нурланыш... «Бәхет» дип атала ул. Берничә адым арттарак калып, вак-вак кына атлап, ире титаклый... Ә менә аның баш очында бәхет нуры юк... Ниндидер битарафлык, бушлык, төссез дөнья... Фәнил ялгызы гына килә... Әлегә. Аны башлы-күзле итәргә кирәк булачак. Киләчәктә авылны авыл итә торган нигез ташларының берсе булырга тиеш ул! Барысы да баш иеп исәнләшә, кул биреп күрешә, арка кагып туганлыгын раслый... Рәхәт! Яшисе килә! Күңелдә ниндидер якты хис, өмет туып, дөресрәге, яңарып килә... Киләчәккә өмет...
Мәчетнең исемен дә «Өмет» дип куштылар, һәм дөрес тә эшләделәр. Хәзер авылга иң кирәк сүз ул. Өмет бүген киләчәккә омтылыш та, күңел халәте белән яшәү рәвеше дә, үзара дуслык-татулык та, ул... ул хәтта иман да! Әнә «Өмет мәчете» дигән язу үзе дә күренде, һәркем килә дә, бармак төртеп, шул язуны укый:
– Ө-ме-ет!..
– Ө-мет!
– Өмет!..
Хәлимнәр гаиләсендәге һәр кеше, башкалар кебек үк, мәчетнең исемен кабатлап укып чыкты. Гүя аны укудан дөнья яхшырыр, тормыш рәтләнер, киләчәк игелекле булыр кебек иде.
Ак бабай, мәчет алдына чыгып, һәркем белән кул биреп күрешеп тора. Указсыз булса да, ул бүген имам урынында. Бер ай элек Хәлим аның исеменнән Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә гариза биреп кайтты. Тиздән Ак бабай шунда китәчәк. Кабул итү комиссиясенә документлар тапшырып, берочтан имтихан биреп кайтачак. Авылдан торып кына укып булмасмы – шул хакта да сөйләшеп карарга тиеш ул. Мөфтияткә кереп, Утар авылы мәчетен дә теркәп чыгарга ниятли.
Яңа гына тектереп алган озын чапанын да беренче кигән. Ләкин чалма урамаган. Указсыз килешми дигәндер инде... Сай гына булса да, матур, мул бизәкле яшькелт түбәтәен кигән. Чып-чын мулла, хәзрәт кыяфәтендә. Нәфисәнең өрәген куарга өйрәтүче авыл карты түгел инде бу. Хәлим шундый кеше белән дингә, иманга кайтып баручы авылы хакында уйлап, сөенеп, горурланып куйды. Башын өскәрәк чөйде, сынын турайтты.
Мәчет алдындагы мәйдан халык белән тулган. Кай арада җыелып өлгергәннәр диген. Авылдан кайткан хатын-кызларны барлый-барлый, Хәлим үзе дә соңга кала язды, ахры. Менә алар гаиләләре белән мәйдан уртасынарак кереп урнаштылар. Башкалар да төркемләп, гаиләләп басканнар, ара-тирә ялгызаклар күренә. Хәлим, үзе дә сизмәстән, халык арасыннан утар карчыкларын эзләде. Нәкыя белән Тәкыя дә, аларга килеп кушылган Мәймүнә карчык та, Майя да юк иде... Майя! Нишләп булмасын, әнә ул – Майя! Бер читтә ялгызы гына басып тора. Йөзе боек, битенең яртысын башына бәйләгән яулык-шәл чите белән каплаган. Берәр хилафлы җирен яисә җәрәхәтен күрсәтәсе килмәгән кеше генә шулай эшли. Кичәге өрәк тарихы чын булырга охшаган... Рәхмәт аңа, килгән бит... Үзара ыгы-зыгыларны бер читкә ташлап килгән... Аның хакында Хәлим ялгышрак уйлый язды, ахры. Йөрәгенең үзәге чиста, димәк, җаны тере, күңеле исән...
Ул арада Ак бабай җыелган халык белән чын мөселманнарча исәнләште, хәл-әхвәл белеште. Халык бердәм рәвештә:
– Ярый, ярый, хәзрәт, Аллага шөкер!.. – дип җавап бирде.
Ак бабай мәйдандагы халыкка тагын бер күз йөгертеп алды да җомга вәгазенә кереште:
– Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебез, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) гә догаларыбыз ирешсен! Әәмииин!
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бүген без иман һәм аның шартлары турында, намаз тәгълиматы хакында сөйләшербез. Һәм сүзебезне «Кем соң ул мөселман кешесе?» дигән сорауга җавап бирүдән башларбыз.
Кем соң ул мөселман кешесе? Дин-ислам бу сорауга ничек җавап бирә? Мөселман булу өчен беренче фарыз, җәмәгать, ул – иман китерү. Иман китергән кеше мөселманлыкка керә. Балигълык яшенә җиткән һәрбер мөселман баласы яки ислам динен кабул иткән һәрбер бәндә, «Шәһадәт кәлимәсе»н әйткәч, Мөхәммәд өммәте санала. Шулай да, «Шәһадәт кәлимәсе»н әйткәнче, «Иман кәлимәсе» белән башлап китү зарур. Чөнки башлам кәлимәсе. Менә ул: «Әгуузү билләәһи минәш-шәйтанир-раҗииим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим». Аның мәгънәсе һәр татар кешесенә үзенең газиз телендә дә ачык, аңлаешлы булырга тиеш. Татарча ул болай яңгырый: «Таш атып куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенамын. Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән (башлыйм)». Әйдәгез, хәзер бергә кабатлыйк, дин кардәшләрем. Миңа кушылыгыз: «Әгузу билләәһи минәш-шәйтанир-раҗииим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим». «Таибә кәлимәсе» дә – мөселман булуыбызны раслаучы кәлимә. Күбегез белә бу кәлимәне. Әйдәгез, бергә әйтеп карыйк әле: «Ләә иләәһә илләллаааһү Мөхәммәдүр-расүлуллаааһ». Мәгънәсе: «Аллаһтан башка Тәңре юк, Мөхәммәд – Аллаһның илчесе». Хәзер «Шәһадәт кәлимәсе»нең үзен укып китик: «Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһү вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ». Аның таныклык сүзе шулай ук күпләргә таныштыр: «Мин бер Аллаһтан башка Тәңре юк икәненә һәм Мөхәммәд – Аның колы һәм Аның илчесе икәненә таныклык бирәм». Чынлыкта, «Шәһадәт кәлимәсе» һәр мөселман кешесе өчен бер мөһим документ яисә паспорт кебек. Шуны онытмагыз: ләкин әле чын мөселман булу өчен «Тәүхид» кәлимәсен белү һәм тану да зарур. «Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаһү үәхдәһү ләәә шәриикә ләһ. Ләһүл мүлкү вә ләһүл хәмдү йүххйии вә йүмииит. Вә һүвә хәййүл ләә йәүмүүүт. Би-йәдиһил хайру вә һүүә галә күлли шәйиң кадииир». Ягъни: «Мин бер Аллаһтан башка Тәңре юклыгына, Аның тиңдәше булмаганлыгына таныклык бирәм. Аңа бөтен нәрсә дә буйсына һәм Аңа дан, мактау булсын! Ул тергезә һәм үтерә, һәм Ул һәрчак тере, мәңге үлми, Аның кулында яхшылык һәм Аның бөтен нәрсәгә дә көче җитә».
«Шәһадәт» һәм «Тәүхид» кәлимәләре турыдан-туры иман шартлары белән бәйләнгән. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Ислам дине биш нәрсәгә корылган, – ди. – Беренчесе – «Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм Мөхәммәд (с. г. в.) нең пәйгамбәрлегенә ышандым» дип әйтү. Без бу турыда әле генә сөйләштек. Икенчесе – биш вакыт намазны башкару. Өченчесе – зәкәт бирү. Дүртенчесе – ураза тоту. Бишенчесе – хаҗ кылу». Һәм бу биш бурыч арасында иң әһәмиятлесе намаз санала. Чөнки пәйгамбәребез (с. г. в.) бер хәдисендә: «Намаз – диннең терәге. Кем аны үтәсә, динне күтәрер. Ә инде кем аны ташласа, динне җимергән булыр», – дип әйтә. Намаз ул – иманны сакларга ярдәм итүче корал. Тагын шуны да белергә тиешбез, анысын да Мөхәммәд (с. г. в.) әйтә: «Иманлы бәндә белән имансыз кешене аерып торучы – намаз», – ди. Намазлы кеше, Аллаһы Тәгалә каршына барып баскач та, хөрмәткә лаек була. Бу урында пәйгамбәребез (с. г. в.) нең тагын бер хәдисен искә төшерергә тиешбез, ул аеруча мөһим. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: «Игътибар итеп биш вакыт намазын саклаган кешене Аллаһы Тәгалә биш әйбер белән хөрмәтләр, ди. Беренчесе: тормыш тарлыгын (авырлыгын) алыр. Икенчесе: кабер газабыннан имин кылыр. Өченчесе: гамәл дәфтәрен уң кулы белән алыр. Дүртенчесе: сират күпереннән яшен тизлегендә үтәр. Бишенчесе: хисапсыз, сораусыз җәннәткә керер». Менә бит ничек, хөрмәтле дин кардәшләрем. Димәк, дөнья һәм ахирәт газабыннан имин булып, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә телисең икән, биш вакыт намазны укырга өйрән, аларны үтәүгә бөтен игътибарыңны юнәлдер. Иң мөһиме, гомереңдә очраган кыенлыкларны, сынауларны язмышка сылтамагыз, язмыштан өстен көч тә бар. Ул – Аллаһы Тәгаләгә ышану! Ә хәзер, җәмәгать, намазга керешәбез. Барыгызның да тәһарәте бардыр бит?
* * *
Кампәрле-Утарлы халкы җомга намазына керешә торсын, ә мин, сак кына кузгалып, үземнең көндәлек мәшәкатьләремә кереп китим. Чөнки Утар халкының да, минем дә тормышында бер гомер этабы, яшәү дәвере тәмамланып килә, яңасы инде күз күремендә генә. Шулай да онытмаска иде: бүгенге көн киләчәккә дучар ителгән! Бүгенге көн өчен мөһим әйбер киләчәктә дә мөһим булырга мөмкин. Аерма шунда гына: киләчәктә ул мөһим булмаска да мөмкин...
Нәрсә булыр ерак урманның иң ерак төпкеленә килеп эләккән бу татарлар белән? Сорамагыз да – белмим. Автор бит белергә тиеш дисезме? Һи, күптән инде минем уй-фикеремнең кадере бетте бу сәер халык, шаукымлы язмышлар алдында. Шундый тойгы: гүя мин аларны күзәтәм генә, аларның тормышларына, язмышларына тәэсир итәрлек көчем дә, мөмкинлегем дә юк. Бер генә мөмкинлегем бар: әсәремә теләсә кайчан һәм теләсә кайсы урында нокта куя алам! Тик... хикмәт тә шунда: һич кенә дә нокта куясы килми. Күңел төпкелендә чәбәләнгән сорауларның иге-чиге юк. Әле бит өйләнешеп өлгермәгән, әмма инде мәңгегә бергә булырга сүз куешкан Данияр белән Гөлмәрьям бар, башлы-күзле булырга дип туган авылына кайткан, ныклап яши башларга хыялланучы Зөфәр бар, үзенең мәхәббәт ярларында бәргәләнгән, сихер белән иман арасында йолкынган Майя бар, үз серләрен һаман ачып бетермәгән «албасты» карчыклар бар, шул ук «җен карчыгы» Мәймүнәттәй бар, бала үрчетүдән туймаган Вәлиәхмәтләр гаиләсе бар, аякларында нык басып торган Нәсимнәр, Айратлар бар... Кеше күңеленә тоз салып яшәүче Моратлар, Сәхәпләр бар... Ә! Тагын... җир астында ханнар алтыны бар, җир өстендә йөзәрләгән кеше язмышы бар, кара күмер эчендә яткан Кампәрле авылы бар... Ниһаять, Хәлимнең үз гомере, күрәчәге бар. Аның чактан гына да кабынып китәргә әзер торган йөрәге бар... Нәрсә булыр алар белән? Бу кадәр халык белән ни булыр? Кайсы якны сайлар бу халык: Утарнымы, Кампәрленеме? Әллә исламнымы, мәҗүсилекнеме, Тәңренеме, Аллаһы Тәгалә тәгълиматынмы, Мөхәммәд пәйгамбәребез күрсәткән юлнымы? Соң чиктә бәхетнеме, әллә... бәхетсезлекнеме?
Кыен чакта кыйбла якка оч син,
Күңел канатыңны кагын да...
«Кыйбла кайсы якта?» – дип сорама,
Кыйбла – изге эшләр ягында!
«Юл – кул» фәлсәфәсе дә бар бит әле. Ничек әле ул? «Уңган кеше бәхетен кулыннан табар, хыялый кеше бәхетен юлыннан табар». Бу да минем геройларым хакында ласа!
Минемчә, изге эш шатландырса, яшәүгә дәртләндерсә, ә яман эш хәсрәткә салса, син – иманлы бәндә!
Тәкъдирдән сакланып котылып булмый!
Гадәттәгечә, кош кебек, күккә күтәреләсе, шушы бер каргалган, бер изгеләштерелгән утарга өстән караш ташлыйсы килә. Юк, булмый, бу юлы канатлар авырайган, каурыйлар тузган-таушалган, тән-җан җәрәхәтләр белән капланган... Нидер сизенәме күңел? Әллә шатлык, бәхет шулай авыр киләме? Авыр килгән бәхет әйбәтрәк, диләрме әле? Чөнки, авыр булгач, ул тиз генә очып китә алмый, ди...
Бәхет ул – хакыйкать, йә
Күңел сафлыгы түгел;
Бәхет – күңел тынычлыгы,
Битарафлыгы түгел!
2020, октябрь – ноябрь