Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 ноябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (70)

Нәфисә Хәлимне сабый баланы сөйгән кебек сөеп назлады, озын чәчләре белән Хәлим өстенә капланып, аның бөтен тәнен үбеп чыкты, иренең кул беләзекләреннән тотып, үзен назларга чакырды...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (70)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (70)

XXII

Хәлим ашыкмыйча, җайлап кына кайтырга уйлаган иде, булмады, мәчет яныннан кузгалып китүгә, каршысына Данияр белән Гөлмәрьям очрады. Яшьләрнең аптыраулы карашына үзе дә гаҗәпләнеп карап торды.

– Нигә аптырадыгыз? Беренче күрәсезме әллә мине?

– Хәлим абый, синме бу? Бер дә ашыкканга охшамаган, ә бит өйдә сезне Нәфисә апа көтә-көтә көтек булып беткәндер инде?

– Бу яклап мин тыныч, Данияр, алар бу минутта авылда – Кампәрледә – кунакханә токмачы ашап утыралар...

– Не понял... Без бит әле генә сезнең яктан киләбез. Өегездә ут бар. Пәрдә аша хатын-кыз шәүләсен дә шәйләп калдык... Әйе, тач шул – Нәфисә апа! Ышанмасагыз, әнә Гөлмәрьямнән сорагыз.

Гөлмәрьям, «әйе, әйе» дигән кебек, баш кагып җөпләп куйды.

Хәлим барыбер ышанып җитмәде. Ышанмады, әмма күңеленә шуышып керә башлаган шөбһәне дә тыеп кала алмады... Әллә? Чынлап та бүген үк кайтканнармы? Кампәрлене хәзер машина йөртүчеләр көнендә генә дә урап киләләр бит. Әллә бер-бер хәл булганмы? Нәфисәгә каныгырга торучылар әле дә бар бит, – Кампәрлесендә дә, Утарында да... Балаларга кирәкмәгән шаукым чире йокмасын тагын... Әнкәләре дә шундук тәэсиргә бирелүчән...

Хәлим, тәмам вәсвәсәгә бирелеп, адымын тизләтүен, хәтта йөгерә башлавын сизми дә калды. Менә ул урам, менә ул йорт, үз куллары белән ашык-пошык кына әмәлләп куйган койма, капка... Тәрәзә... Тәрәзә! Утлы, нурлы, кешеле тәрәзә! Димәк, кайтканнар?

Ишек тоткасына барып тотынуга, Хәлимнең йөрәге жу итеп китте! Чөнки ул ачылмады, ишек эчтән бикле иде. Аның Нәфисәсе, гадәттә, ире эштән кайтканчы, ишекләрне биксез тота. Төн уртасында кайтса да, ачы таң белән кайтса да, Хәлим мыштым гына кереп ята. Ята да хатынының дәрткә тулышкан гәүдәсен арттан кочаклап ала. Әле ничек кенә кочаклый: беләкләре, учлары, бармаклары Нәфисәнең бөтен нечкә-нәзберек тән уентыкларына, калкулыкларына кагылырлык итеп кочаклый!.. Шулай килешенгән, шулай күнегелгән. Бүген исә нигәдер чыкылдатып бикләп кереп киткәннәр. Сәер бу, бик сәер...

Хәлим ишеккә сак кына кагылып шакырга кереште. Эчке яктан Нәфисәнең йокылы-уяулы, бераз карлыкканрак тавышы ишетелде:

– Хәлим?..

– Мин бу, мин, кайттыгызмыни?

– Мин... кайттым...

Келә чыкылдап ачылды, ишекне киң ачып, Хәлим эчкә узды. Бүлмәдә ут сүнгән иде. Караңгылыктан Нәфисәнең тавышы ишетелде:

– Ут яндырма... Кил... ят...

Хәлимгә, аннан-моннан чишенеп, үз түшәкләренә барып ятасы гына калды. Күңелендә ниндидер таныш түгел тойгы булса да, сорауларга җавапны соңыннан ачыкларга калдырып, ул, юка юрганны ачып, хатынының җылы кочагына чумды... Башка вакытта Нәфисә аның кочагына шуышып кереп бетә иде, бу юлы ул Хәлимне үзе кысып кочаклап алды, тын алырга да ирек бирмичә назлый да башлады...

– Нәфисә... Тукта... Кая ашыгасың?.. Мине сагынып шулай балалардан, әнкәйләрдән алда кайттыңмы соң син?!

Нәфисә Хәлимне сабый баланы сөйгән кебек сөеп назлады, озын чәчләре белән Хәлим өстенә капланып, аның бөтен тәнен үбеп чыкты, иренең кул беләзекләреннән тотып, үзен назларга чакырды...

– Хәлим... Ал мине, тизрәк ал... югыйсә мин үләм хәзер... Клянусь!..

Каяндыр таныш бу сүз... «Клянусь...» Кайда, кемнән ишетте соң ул бу сүзне? Нәфисәдән? Юк, Нәфисә телендә андый сүз юк... Нигә Нәфисә күңелгә килә соң, алайса? Нәфисә дә, Нәфисә түгел дә... Майя! Морат Майясы кое янындагы «шайтан туе»ннан соң Хәлимгә әйтте бу сүзне: «Барыбер үземнеке итәм... Бер төнгә булса да... Клянусь!»

Ә Нәфисә һаман Хәлимне үзен назларга, табигатьтә булган иң серле гамәлләрне кылырга чакыра:

– Ал инде мине, Хәли-и-им!.. – Бу тавыш инде Нәфисәнеке түгел, бу тавыш сихерче Майяныкы иде...

Хәлим ничек сикереп торганын сизми дә калды. Үрелеп утны яндырды, һәм, юрганын кочаклаган килеш, стенага аркасын терәп, идәнгә шуып төште...

– Майя?! Син?! Нишлисең монда?

Түшәктә аякларын чат-чатка аерып яткан Майя үзенең күкрәкләрен, ботларын ярсып уа-уа боргалана-сыргалана башлады. Бу мәлдә, кайнар күз яшьләрен түгә-түгә, йөрәгенә яңа җәрәхәтләр уя иде ул:

– Хәлим!.. Нәрсә була инде... бер мәртәбә генә минеке булсаң?! Мин бит сине үлеп яратам! Беренче күргән минуттан ук яратам...

Хәлим бу минутта нишләргә белми иде. Аның бары тик «Бар, үзеңә кайт, Майя» дип әйтерлек кенә һушы калган иде...

Үксеп елавыннан туктый алмыйча, киемнәрен кочагына кысып, шәп-шәрә килеш чыгып киткән Майядан соң да, юрганына төренгән килеш, стена буенда шактый утырды әле ул. Кешелектән чыккан иде ул бу мәлдә. Чынлыкта, дөньядан гайрәте чигеп килә иде аның... Балалары, әнкәләре, Нәфисә алдында, бигрәк тә үз язмышы алдында кыен иде, хәтта оят иде аңа. Ничек алданырга кирәк бит!.. Никадәр аңсыз, мәнсез булырга кирәк!..

Шулай таң атканчы как идәндә утырыр иде, мөгаен, урамдагы шау-шу гына аны торырга, тәрәзә янына барырга, пәрдәне күтәреп, урамга карарга мәҗбүр итте. Анда, иске чиләкләр, табалар кага-кага, арлы-бирле халык йөгерешә иде... Ул арада тонык кына тавышлар да ишетелеп китә: «Өрәк, өрәк чыккан!.. Тотыгыз, утка атыгыз!.. Әнә ул, әнә, тотыгыз!..»

Өрәкнең кем икәнен белә Хәлим. Майя белән бер-бер хәл кылып куймасыннар дип, урамга да йөгереп чыкмакчы иде, ләкин ишек катында капыл туктап калды. Ишек буендагы диварга беркетелгән көзгедә үзен күрмәсә чыгып та китәр иде, мөгаен. Көзгедә өрәкнең дә өрәге басып тора иде. Уранган юрганын түшәккә томырды да Хәлим кабаланып киенә башлады. Ләкин чалбарының бер балагын кигән килеш туктап тынып калды. Урамда да тавышлар тынган иде. Шулай чалбарын яртылаш кигән килеш таңга чаклы утырды Хәлим. Юк, әллә нәрсәләр уйламады. Уйларын иреккә куйды, ләкин бер генә фикерен дә хәтерендә тотып калырга теләмәде. Аның күңел савытында бер генә теләк чәбәләнеп ята иде: тизрәк Нәфисәне, балаларны күрергә, аларны кочакка алып, озаклап сөяргә... Аңарчы әле юынып алырга кирәк. Төнге сихер-шаукымны тәненнән, җаныннан ничек тә юып төшерергә, чистартырга!.. Ничек тә котылырга бу афәттән!

Күңеленә килеп кергән яңа уй Хәлимне сискәнергә мәҗбүр итте: ярата бит ул аны! Майя Хәлимне ярата! Бөтен сәбәп шунда. Шул җавапсыз мәхәббәте аны чыгырыннан чыгарган, аның күңел тынычлыгын алган, аны сихер, шаукым дөньясына алып кереп киткән! Гаепләп буламы андый кешене? Хәлим бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмый. Ләкин шуны төгәл белә: әлеге сорауга җавап тапканчы, тумыштан үксез, тормышында күпме җәберләүләр, түбәнсетүләр кичергән, парлы кешене сөеп, тагын бер ялгышкан бу Хода бәндәсенә үпкәләргә дә, рәнҗергә дә тиеш түгел ул...

Дөрес анысы: мәхәббәтне сагыну бизи, ялыну ямьсезли. Шулай да мәхәббәт һәрвакыт сагышлы. Ә сагыш һәрвакыт ихлас. Ихлас, димәк... саф, чиста, самими... Шулай булгач, ничек үпкәлисең инде?!

Хәлим шуны да яхшы белә: яратмау начарлык эшләү түгел әле. Шуңа күрә дә Майяның җавапсыз мәхәббәтен үз йөрәгенә авырлык итеп аласы килми аның...

Чираттагы уй Хәлимне тагын да ныграк тетрәнергә мәҗбүр итте: ана белән бала бер-берсен тоймыйлар микәнни? Тәскирә әнкә нигә бу кадәр битараф үз кызына? Нигә Майя күңеле белән тартылмый үз әнкәсенә? Нигә алар һаман бер-берсенә чит-ят? Хәлимгә бу аңлашылмый. Нәрсәдер кылырга кирәк алар белән. Аларга ниндидер тормыш сабагы бирергә... Коткарсалар да, алар үзләре генә бер-берсен коткара алачаклар, билләһи!

Уйлардан башы миңгерәүләнгән Хәлим түшәккә ауды. Ләкин оеп йоклап китә алмады, – ишек шакыдылар. Ак бабай икән...

– Ишеттеңме төнге хәлләр хакында?

– Юк, нәрсә булган?

– Авылга өрәк килгән, шәрә хатын-кыз кыяфәтендә... Синең өй тирәсендә дә йөргән ул...

– Юк, күрмәдем. Тотканнармы соң?

– Юк шул... Тотмаулары хәерле дә... Тотып, бер-бер хәл кылсалар, авылга афәт киләчәген көт тә тор... Төшеп калган киемнәрен генә табып кайттылар. Майяның түше чигүле күлмәген таныганнар. Димәк ки, бу өрәк дигәннәре аның өенә дә кергән, аның күлмәген урлап чыккан булган... Син нәрсә уйлыйсың бу хакта, Хәлим?

«Юкка сорамый бу... Әллә сизенәме, әллә беләме төнге хәлләр турында?» – Хәлимнең күңелен өшетеп үткән беренче уй әнә шул булды. Юктыр, белмидер, әнә бит нәрсә ди:

– Халык теленә «албастылар утары» исеме белән кереп калган җир бит бу. Нәрсә булмас, кем булмас?! Монда албастылар да, өрәкләр дә үзләрен өйләрендәге кебек кис итәләр... Монда аңламассың: кешеләр алар өлешенә кергәнме, әллә алар үзләре адәми затлар кишәрлегендәме?

– Ярый, Ак бабай, юкка баш катырмыйк. Яши-яши күз күрер... Иртәгә бик тә җаваплы көн. Шул хакта уйлыйк.. Мәчетне халыкка ачабыз бит. Берочтан җомга намазын да башкарырбыз... Иртәгәге көн синең кулда, Ак бабай! Их, Ак бабай!..

Ак бабай бераз таптанып торды да чыгып китте. Хәлимнең күңелендә баягы уй тагын калкып чыкты: «Нидер сизенә, нидер белә бу дөнья карты!..» Бу уйга яңа уй иярергә тырышып карады: «Майяны тота алмауларын әйбәткә юрарга кирәк. Тотып утка ташласалар, авылда мәчет ачуның мәгънәсе дә калмас иде...»

* * *

Хәлимнең соңгы уе белән бәхәсләшергә дә мөмкин булыр иде. Өрәкне эзәрлекләүче авылдашларын исламнан йөз чөерүдә гаепләп дөрес эшлиме соң Хәлим? Юк, дөрес эшләми... кебек. Нәрсә соң ул Өрәк? Ә нәрсә Убыр, Албасты, Шүрәле, Су анасы, Ялмавыз? Шул ук Дию нәрсә яисә кем? Алар барысы да дөньяның, табигатьнең кеше аңы белән генә ирешеп булмый торган сереннән туганнар. Ияләр, рухлар, ирәннәр, җен-пәриләр булып туганнар. Изгеләре Хозыр-Ильяс, Чулпан (Чобан), Зәңге бабалар, мифик аталар, аналар, башка төрле әүлиялар, шаманнар булып кешелекнең рухи тарихында калганнар. Дин сергә каршы түгел бит. Ислам дине дөньялыкның серен Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән бәйли, шул гына. Ә мәҗүси заманнарда, ул серне аңлату өчен, кеше зиһенен тупыйкка куймас өчен, әнә шул ияләрне, рухларны, бабаларны, башка мифик персонажларны уйлап тапканнар. Алар әле дә Тәңре яисә Ходайның җирдәге иярченнәре буларак кабул ителә. Ә бездә, халык телендә, Тәңре дә, Ходай да Аллаһы Тәгаләнең, Раббыбызның синонимы, мәгънәдәш сүз-төшенчәсе булып йөри. Кыскасы, шул: Хәлим ялгыша – чынлыкта булмаган Өрәк белән нишләсәләр дә, авылга барыбер мәчет кирәк. Мәчет һәм имамлылык, дөресрәге, иманлылык төнге вакыйгалар белән берничек тә бәйләнмәгән.

Укучы инде шактыйдан күзәтеп килә: авылда кайсы як җиңәр? – Нәкыя Тәкыя карчыклар ягымы, әллә Хәлим, Ак бабай ягымы, башкача әйтсәк, хорафатмы, исламмы? Укучылар арасында икеләнүчеләр дә булыр, хәтта «сихерчеләр ягы җиңәчәк» диючеләр дә табылыр. Әмма, минем кебек, «хакыйкый ислам ягы җиңәчәк» дип раслаучылар күпчелек булыр, моңа иманым камил... Ни өченме? Чөнки утардагы «албастылык» тәгълиматы үчтән оешкан, ә Кампәрле мөһаҗирләренең дине яшәргә омтылудан, алдагы тормышка ышанычтан, ахыр килеп, өметтән яралган... Бәхеткә юл өметтән башлана. Бу нәкъ шул очрак.

Тамырын корытсаң, рух үлә. Тарих шуны искәртә.

Җылыны тою өчен дә иң элек өшергә кирәк шул.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (70)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (70)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: