Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 ноябрь , 21:46

Ринат Мөхәммәдиев. Бәлеш исе. Хикәя (Ахыры)

Түрәнеке — түрдән, дип әйткән бит халык.

Ринат Мөхәммәдиев. Бәлеш исе. Хикәя (Ахыры)
Ринат Мөхәммәдиев. Бәлеш исе. Хикәя (Ахыры)

Телефон трубкасына туфрак төшкән булса, һичшиксез, анда гөл үсеп, чәчәк аткан булыр иде. Миләүшәнең теле тәмле. Ул бу яңалыкны сөйләгән саен чәчәкләп-чуклабрак, сусаган гөлгә су сипкәндәй, җае белән генә сеңдереп бара иде. Аргы тарафтагыларның ни дигәнен ишетмәдем ишетүен, әмма дә ләкин Миләүшәнең күзләреннән, иреннәреннән чыгып фикер йөртсәң, андагы куаныч-шатлык гади сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел иде булса кирәк.

Бәйрәмгали бәлешкә ит турап, бәрәңгеләр әрчеп куйган иде инде. Йөгереп кенә барып, аракысын, колбасасын төяп кайтты. Кар базы тәмам бушап калды — тозлаган кыяр, помидор, кырыкмаса-кырык төрле салат-малат һәм гөмбәләр барысы да өстәлгә менеп кунаклады. Кунаклар күп, вакыйга гадәттән тыш мөһим — көн дә килә торган бәйрәм түгел.

Бәйрәмгалинең алты бертуганы бар. Аңлашылса кирәк, олы абыйларын чакырып булмый инде. Ә менә башкалары барысы да букет-букет чәчәк тотып килде. Миләүшә ягыннан да биш пар җыелды. Аларның күбесе авылда яши, шуңа кайсы — тавык, кайсы — каз дигәндәй, кыстырып килгән иде. Ә инде теге туганнан туган апалары чәкчәк кадәр чәкчәк пешереп өлгерткән. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде, өстәлне бизәп торсын дигәндер. Чәкчәге дә чәкчәк кенәме, игътибар белән карасаң, чын чәчәк инде менә. Төрле төстәге конфет-витаминнар тезеп, бизәп тә җибәргән әле ул аны.

— Кай арада өлгердең, чәкчәгең бигрәкләр дә матур булган икән бит, апа җаным, — диде Миләүшә, күңеле булып.

— Эшкә дә барып тормадым. Сездән ишеткәч тә, өйгә кайтмас борын пешеренергә керештем. Мондый көндә өйдә бикләнеп утырып булмый бит, йә кунак килер, йә бер-бер җиргә барасы булыр, дидем.

— Дөрес иткәнсең, апа. Син пешергән чәкчәк ашап туймаслык була бит ул, — дип, Бәйрәмгали дә мактап алды үзен.

Туганнан туган апасының күңеле булды, әлбәттә. Болай да, авыз дигәндә, Ходай үзен рәнҗетмәгән, ә инде елмаеп та җибәргәч, ул авыз колакны да узып китә язды бугай. Ул тикле мактауга соң...

Туй үткәрсәң дә ул кадәр булмас, болын кадәр өйдә кунаклар өстәлгә сыймады. Ике-өч килен, утырыр җир тапмагач, җиңгәләре тирәсендә чуалып, ярдәм иткән атлы булып, ишекле-түрле йөренде. Күңелләре күтәренке иде барыбер, зарланмадылар, бүселмәделәр, канат чыгарган фәрештәләр сыман очып кына хәрәкәт иттеләр.

Мәҗлесне Бәйрәмгалиләрнең әтисе урынына калган иң өлкән кардәшләре Сөләйман абзый башлап җибәрде.

— Туганнар, — диде ул, башындагы түбәтәен кат-кат төзәтеп, пөхтәләп куйгач. — Көн дә җыелышып торып булмый. Йә беребез, йә икенчебез килә алмый кала. Ә бүген менә, эшләрегез-мәшәкатьләрегезне онытып торып, һәммәгез дә җыелышкансыз. Салихҗаннар, Мәйсәрәләр әнә Казан тикле Казаннан ук кайтып җиткән. Рәхмәт үзләренә. Гыйльметдин кода әнә бүлнистә яткан җиреннән чыгып килгән. Аңарга да рәхмәт. Дөрес, бер кеше юк бүген арабызда. Олы абыегыз. Хәер, аның үзен чакырып булмый бит инде. Бүген инде ансыз гына утырабыз. Аның белән дә утырмадык түгел, утырдык. Өстәлләребезнең түрендә гел ул булды.

— Әйе-әйе, Сөләйман абзый, сине дә көтмичә, гел аны утырта идек түр башына, — дип җөпләп куйды Бәйрәмгали.

— Түрәнеке — түрдән, дип әйткән бит халык. Нишлисең, туганнар, дөньяның тәртибе шундый булгач, без генә үзгәртә алмабыз инде, — дип дәвам итте Сөләйман абзый. — Аның түрә булуыннан беребезгә дә зыян килмәгәндер килүен. Менә минем үземә абыегыз гел игелек кенә кылды, өч кызымны да ул укырга кертте. Пенсиягә чыкканда, үземә машина бүләк итте. Сораганда да, сорамаганда да борып кайтармады, игелекле булды. Сезгә дә ярдәме тигән чаклары булгандыр?..

Авызларын ачып, беренче тост кайчан әйтелә инде дип, үзенә текәлеп утырган туган-тумача, карендәш-ыруларына сынаулы карашын текәде ул.

— Әйе, ярдәме тиде инде анысы. Барыбызны да кайгыртып яшәде, — диештеләр.

Кухня тарафыннан, алъяпкычына кулын сөртә-сөртә, Миләүшә йөгереп чыкты шунда.

— Абый туган җанлы кеше булды, танырга кирәк анысын, — диде ул. — Сездән яшерен-батырын түгел инде, Бәйрәмгалинең дә төрле чаклары булды. Эчсә, чамасын белми эчә шул, җаным. Ачуым бер килмәгәе, җиде тапкыр эшеннән кудылар бугай. Җидесендә дә абый шалтыратты. Кире кайтардылар. Өй салырга җирне ул алып бирде, төзү материалларын, цементын, кирпечен дигәндәй... Бер сүз әйтеп булмый, кирәк чаклары бар иде инде аның.

Берсен икенчесе бүлдереп, олы абыйларының кылган игелекләрен, үзләренә, гаиләләренә тигән яхшылыкларын санарга керештеләр туган-тумачалар. Барысына да тигән икән ярдәме, берәр йомышлары булса, аңа йөгергәннәр. Ул берсен дә борып чыгармаган. Кайсын эшкә урнаштырган, кайсына табып, кайсына алып биргән, кайсын төрмәдән алып калган, кайсын армиядән. Кетәклеккә сипсәң, тавык чүпләп бетерә алмас ул кылган игелекне.

Телгә алай бик тотанагы булмаган бер кияү әзрәк салып килгән иде булса кирәк. Шул әйтә калды:

— Соң, таралыйк, алайса. Ни өчен җыелдык соң ул шулкадәр әйбәт булгач?.. Ә мин түрәләрне, начальникларны сөймим. Җенем сөйми. Шуның өчен эчәм.

Һәм тост әйтелгәнне дә көтеп тормыйча, аударып та куйды. Башкалар, ни әйтергә белми, бермәл җавапсыз калып торды. Теге кияүнең янәшәсендә утырган сеңелләре иренең касыгына төртте:

— Теленә салынып утырган була. Ике атнаның берендә праваңны алдырасың. Абый булмаса, ни эшләгән булыр идең, хәсрәт!

Күңелле булып китте, һәммәсе дә көлештеләр.

— Аның да бездән артык җире юк инде, бер карасаң, — диде шунда башлаган сүзен йомгакларга җай чыгуын чамалап алган өлкән абзыйлары. Менә мине генә алыйк. Гомерем буе эшләп, пенсиягә чыктым. Ә акча җитми. Юк-юкта аның бакчасын караштырган булам шунда. Акча кирәк чөнки. Акча булуы шәп анысы. Сорау да бирми булмый: нигә ул минекендә эшләми, ә мин аның бакчасында бил бөгеп эшләргә тиеш әле, батрак что ли?..

— Аның да безнең белән тигезләшүе өчен эчик, булмаса. Әйдә, күтәрик, туганнар, — дигән тәкъдим кертте энекәшләрдән берсе.

Табынга җылы пар һәм тәмле хуш ис бөркеп торган пилмән чыгардылар. Пилмән астына эчтеләр. Каклаган каз астына... Тутырылган тавык астына... Парда пешкән яңа бавыр астына...

Инде өйгә бәлеш исе чыгып килә иде. Тамак тук, өс бөтен, кәеф шәп булса да, бәлеш көтә иде инде туган-тумача. Миләүшә аш бүлмәсендә кайнаша. Өйгә кемнеңдер телефоннан шалтыратуын, Миләүшәнең шалтыратучы белән ачылып сөйләшүен, аннары, трубканы куйгач, аяк очларына гына басып мәҗлес гөрләгән зур залга кереп, ире Бәйрәмгалинең колагына ниләрдер пышылдаганын һичкем абайламады. Дөнья матур, дөнья түгәрәк, барча туганнарның да кәеф күтәренке иде чөнки.

Бәйрәмгали хатыны артыннан аш бүлмәсенә чыкты. Икәүдән-икәү генә калгач та, пышылдап кына сөйләштеләр.

— Миңа абый шалтыратты, — диде Миләүшә, чамасыз дулкынланып. — Туганнарның берсен дә таба алмадым, ярый әле, сез өйдә икән, ди. Абыйны бит эштән алмаганнар. Аны Казанга министр итеп күчергәннәр, җаным!..

Авызын ачты, күзләре шар булды Бәйрәмгалинең. Кулларын чәбәк-чәбәк итеп куйды. Куанычтан!

— Нәрсә дидең?

— Нәрсә дим, бик борчылышкан идек, дидем. Әйбәт булган, дидем.

— Ни эшлибез соң? — дип, хатынына текәлде Бәйрәмгали. Чөнки белә: хатыны башлы аның, теләсә нинди хәлдән коры чыга белә.

— Уйларга кирәк, — диде Миләүшә, бер иренә, бер шау-гөр килеп җырлашып утырган туган-тумачаларына, зал ишегенә таба карап. — Уйларга кирәк...

— Уйла, — диде Бәйрәмгали. — Минем башка китте, баш эшләми хәзер.

Миләүшә югалып каламы соң?!

— Болай итәбез, — диде ул. — Бар, чыгып машинаны кабыз. Мин артыңнан чыгармын.

— Ә болар? — дип, мәш килгән кунакларга ымлады ир кеше.

— Болар качмас. Абыйны беренче булып без барып котларга тиеш. Шуны бел! Исеңнән чыгарма!

Бәйрәмгали, җилкәсенә пиджагын элеп, ишегалдына чыгып китте. Машинасын кабызды. Ул да түгел, аның артыннан ук, май кояшы кебек балкып, Миләүшәсе күренде. Култык астында чәчәк букеты иде аның. Ә кулларында — яңа пешеп чыккан кайнар бәлеш. Табасы-ние белән ашъяулыкка төргән иде ул аны.

— Үзем утырам рульгә, — диде ул, бәлешен арткы утыргычка куеп. — Син исергәнсең, җаным. Адәм булдык дигәч кенә әрәм булып куюыбыз бар. Яшибез, типтереп яшибез әле, болай булгач. Ну, безнең абый молодец та инде ул, ә?.. Башыңа барып җиттеме, Бәйрәмгали? Министр энесе син хәзер, министр...

— Тукта, — диде Бәйрәмгали, хатыны күтәреп чыккан ашъяулыкка, аннан күтәрелгән җылы парга игътибарын юнәлтеп. — Ул нәрсә анда?

— Бәлеш.

— Ә кунаклар? Алар анда бәлеш көтә. Өйдә бәлеш исе...

Ирен суырып алып кабинага тартып кертте Миләүшә, артыннан шапылдатып ишеген япты.

— Ярамаган тагы. Аларга исе дә җиткән.

— Ә бәлеш кая китте, дип сорасалар, ни диярбез?..

— Исең киткән икән, чыккан да очкан, диярбез.

Машинаны гайрәтле үкертеп газга басты Миләүшә һәм җилдереп китеп тә барды.

 

Фото: syuyumbike.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: