XXI
Хәлим иртән чәй өстәле әзерләп йөргән хатынын сак кына артыннан килеп кочаклап алды, җылы тыны белән аның колак яфракларын иркәли-назлый башлады... Нәфисә башын артка ташлап хискә бирелде, күзләрен йомды, татлы ыңгырашып куйды...
– Бичәкәем, мин бүген соң кайтам, югалтмагыз, яме. Мәчетнең аен күтәрәбез... Ашау-эчүләр көне буе шунда булачак, барысы да оештырылган, мәшәкатьләнмәгез, яме...
Нәфисә җанланып китте. Аның зырылдап әйләнгәләп куюына ап-ак чәчләре, өйне тутырып, чәчелеп-очынып алды. Бик мәхәббәтле һәм ымсындыргыч иде ул бу минутта. Зур күзләрен челт-челт йомып, иренә тутырып караган иде, Хәлим хәтта, читкә борылып, төкеренгән булып кыланырга мәҗбүр иде:
– Тфү-тфү! Күз тидертәсең бит инде, җен кызы!.. – Шулвакыт Хәлим тирәсендә бөтен бүлмә, бөтен дөнья җанлангандай булды, һәм яшәеш җеннәр ихтыярында калды... – Әнә ул җен-пәри күзләре, ярыклардан карап-күзәтеп, шаукымнарын җибәрергә җай карап көтеп кенә торалар... Аллаһ сакласын!
– Бик дини булып киттең әле син, Хәлимкәем, ике сүзнең берендә Аллаһыбызны искә төшерәсең... Минем әйтәсе килгән сүз бу түгел. Хәлим, әнкәйләр белән бергә җыелып, синең белән сөйләшмәкче дә булган идек әле... Бүген Зөфәр Кампәрлегә кайта икән. Иртәгә кире килә, ди. Авылга кайтырга теләгән кешеләрне алырга булган. Машина әрҗәсенә аркылы такталар беркетеп, ачык өсле автобус кебек алып кайтмакчы, ди. Киткәннән бирле ул якларда булганыбыз юк, каберстандагы мәрхүмнәребезнең әрвахлары да бер догага тилмереп рәнҗеп яталардыр... Йорт-нигезебезне дә күрәсе килә. Нинди хәлдә ул? Нәрсә эшләп була дигәндәй... Син дә соң кайткач, без дә кайтып килик, ә?
– Кечкенә балалар белән шул сикертмә әрҗәгә менеп утырасызмы? Ничә сәгатьлек юл бит!..
– Утырабыз, нишләп утырмаска?! Без генә түгел бит анда!.. Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр. Туктап ял иткәләп, акрын гына кайтырбыз әле...
– Ярый, кайтыгыз, алайса... Тик кайда кунарсыз икән?
– Айрат яланда килгән-киткән кешеләр өчен кунак йорты булдырган. Шунда тәгәрәшеп кунарбыз дип торабыз...
– Сез тәгәрәшерсез дә... Хәят бар бит әле.
– Хәят кебекләр берничә булачак. Аларны карап торырга ике үсмер кыз бала да алабыз. Хәлим... бер дә борчылма, бер тәүлек дигәндә әйләнеп тә кайтырбыз, күрерсең дә торырсың...
...Хәлим мәчет янына туры гына барып җитә алмады. Аның әле Майя биргән акчага Утар авылына кайтартылачак электр тегермәнен һәм сепаратор аппаратын урнаштыру мәсьәләләрен хәл итәсе бар иде. Бигрәк тә тегермәнсез интекте халык. Аптырагач, каен бүкәннәре кисеп, аларның йөзлеген тимерләр белән чөйләп, сырлап, уртада көшел тишеге калдырып, бер-берсенә капланган шул бүкәннәрне кул белән әйләндереп, он тартып утыра башладылар. Бу он малга яраса да, икмәк пешерергә ярап бетми иде. Хәзер менә районнан әнә шул тегермән җайланмасы кайтырга тиеш...
Булачак тегермән өчен Вәлиәхмәт бригадасы махсус бура келәт торгызып куйган. Электрик егет шуңа кабель сузып, лампочкалар боргычлап йөри иде. Тегермән үзе әле кайтып җитмәгән. Менә-менә китерергә тиешләр. Руслан исемле электромонтёр, авыл советы рәисенең арлы-бирле йөренүен, бик еш мәчет ягына карангалап алуын күреп түзмәде, Хәлим янына килде:
– Хәлим абый, күреп торам, сез бөтен күңелегез белән мәчет янында, һич икеләнүсез барыгыз, сез анда кирәгрәк.... Монда без барысын да үзебез җайлап урнаштырып бетерербез... Алла боерган булса!..
– Аннары мәчеткә дә ут кертергә кирәк булыр, Руслан энем, яме?..
– Без проблем, Хәлим абый!
Татар сөйләменә юкка-барга урыс сүзләре кушып сөйләшкәнне яратмаса да, Хәлим бу тыңлаучан егет белән кушкуллап саубуллашты.
– Ярый, алайса... Если что... мин мәчет... янында... – Сүзен әйтеп бетерә алмады, Хәлим кетердәтеп телен тешләде. Авыз эченә әчкелтем кан йөгерде. Тешләрсең дә, әле генә Руслан хакында: «Урыс сүзләре кыстыра», – дип үртәлеп уйлап куйган иде ләбаса... Ә үзе соң, үзе!
Бу кыен хәлдән чыгуның бер генә юлы бар иде: тизрәк моннан китәргә! Мәчеткә, мәчеткә, мәчеткә! Гөнаһ шомлыгына каршы, юлда Сәхәп очрады. Аз гына «төшереп» алганмы, әллә әбиләр шаукымы белән һаман иңке-миңке йөрүеме, сөйләшүенең рәте-чираты юк иде. Ләкин сакау телдән чыккан, үзара мантыйгы булмаган сүзләр арасында колакны торгыза торганнары, шикле-шөбһәлеләре дә яңгырап-яңгырап китә иде.
– Ни бит, ә-е... Мәсет уы-ынында акса бай, ти... Ми-а акса ки-әк... Кай-ып а-ам, ә-е... Әй-ә минем бән...
Хәлим, бу әтрәк-әләмгә кул селтәп, үз юлында булды. Ләкин Сәхәпнең әйткәннәре һич тынгылык бирмәде аңа. Димәк, мәчет астыннан акча табылуы хакында белә ул. Сәхәп белгәч, карчыклар да белә дигән сүз. Әле күптән түгел генә Нәкыя карчык улын үз янына алды, бераз гына зиһен тышавын да бушаткан, ахры, бу явыз бәндә элгәрерәк бөтенләй сөйләшми иде, хәзер әнә, сакау гына булса да, тел белән йөреп ята... Боларның берсе дә юкка түгелдер... Моннан соң саграк булырга кирәк.
Хәлим ашкынып барып җиткәндә, мәчет манарасы, колгалар башындагы арканнарга бәйләп, мәчет өстенә күтәрелгән, аны бура өстендәге матчалыкларга урнаштырасы гына калган иде. Мәчет тирәсендә бөтерелгән унлап кешенең Хәлим белән кул биреп күрешерлек тә вакытлары юк иде, баш кагу белән чикләнделәр.
Күренеп тора: эш гөрләп бара. Ләкин барысы да уңай килеп торса, бу җир «албастылар утары» да булмас иде. Менә бервакыт манараның бер почмагы мәчет кәрнизенә килеп төртелде дә, һич кенә дә ычкынып китә алмыйча, ниндидер хикмәти хәлгә тарып, эләгеп тора башлады. Шаукым дими нәрсә дисең инде: эләгер җире дә юк, әмма ычкынып та китә алмый. Шулвакыт Ак бабай мәйдан уртасына чыкты:
– Туктагыз, җәмәгать, монда бер хикмәт бар. Сихер-зәхмәт эше бу, шул тотып тора. Өске ниргәләрне капшап карагыз әле. Берәр нәрсә юкмы?
Дүрт почмакта утырган дүрт кеше бераздан берәм-берәм кычкыра башладылар:
– Юк!
– Юк!
– Юк!
– Бар!
Мәйдандагы халык бердәм рәвештә: «Шаярта-а...» – дип уйлап куйды. Астагыларның ышанырга җыенмаганнарын күреп, бура башында «бар» дип утырган егет тагын да ярсыныбрак кычкырырга кереште:
– Бар, бар! Ниндидер төргәк бар! Каен тузыннан төргәк...
Ул арада мәйдандагыларның аяк астына бер төргәк килеп төште. Ләкин бу галәмәттән читкә тайпылган кешеләр арасында аны җирдән күтәрергә беркем дә батырчылык итмәде. Барысы берьюлы борылып Ак бабайга карадылар. Карт куркытырлык дәрәҗәдә тыныч иде. Менә ул, берни булмагандай, алдында яткан төргәкне кулына алып сүтеп җибәрде дә тын да алмыйча карап тора башлады... Йөзендәге бер генә җыерчык та кыймылдамады, ахры. Бераздан гына, айнып киткәндәй, сискәнеп башын күтәрде дә бөтенләй чит-ят тавыш белән: «Тагын шул тамга...» – дип, ыңгырашкан кебек әйтеп куйды... Тирә-яктагылар, дәррәү килеп, картка ябырылдылар. Ак бабайның калтыранган кулларында чәбәләнгән каен тузында һәркемгә таныш «албастылар» тамгасы – тәре-боҗра сурәтләнгән, дүрткә бүлемтекле бу боҗраның кап урта бер җиренә эре кара тап төшерелгән иде...
Халык тагын Ак бабайга төбәлде.
Бу юлы «албасты» карчыклар һәм кара хорафат белән көрәшкә Хәлим күтәрелде. Ул Ак бабай янына – мәйдан уртасына чыкты да картның кулыннан теге зәхмәтле туз кисәген тартып ук алды:
– Беләм мин аның белән нишләргә кирәген!
Җаннарны өшеткеч, тетрәндергеч күренеш иде бу: Хәлим кесәсеннән шырпы алып, калтыранган куллары белән сызып җибәрде дә утлы шырпыны туз кисәгенә якын ук китерде. Әмма каен тузы дөрләп янып китә алмады, пыскып торды да гөлт итеп сүнде. Хәлим тагын шырпы кабызды, тагын, тагын... Әмма каен тузы янарга теләмәде. Ул инде караеп, корымга буялып бетте, әмма ут-ялкынга бирешмәде.
Шырпылар сызылып бетте. Караеп беткән каен тузы күтәреп, нишләргә белмичә, мәйдан уртасында ялгызы басып торган Хәлим бик кызганыч хәлдә иде бу минутта. Шулай да ул бу мөшкел хәлдән котылу әмәлен бик тиз уйлап тапты. Дөресрәге, бу әмәлне аңа күңеле, йөрәге зиһененә иңдерде.
– Туктагыз әле, җәмәгать, – дип, моңарчы булмаган көр тавыш белән халыкка таба борылды Хәлим. – Үзебез мәчет торгызабыз, үзебез мәҗүси шаукымга бирелеп ятабыз... Адәм көлкесе бу. Нигә шулкадәр күңелгә алабыз соң бу галәмәтне, ә?! Ятсын шунда чүплек башында! Йомычкалар арасында... Шул йомычкалар белән мичкә дә кереп китәр... Күбрәк игътибар биргән саен, зәхмәт ныграк котыра бит ул. Бирелмик әле шайтан коткысына. Безнең үз эшебез, үз иманыбыз. Ниндидер каен тузындагы албасты тамгаларына ышанып йөрәк авырттырганчы, үз иманыбызга, изге догабызга кайтыйк. Әйдәгез, эшне дәвам итик, җәмәгать!.. – Хәлим кулындагы туз кисәген якындагы чүп өеменә атып бәрде дә мәчет бурасы өстендә һаман әле кыегаеп утырган манарадан асылынып төшкән арканга барып ябышты. Аннан күрмәк, башкалар да эшкә керештеләр...
Менә хикмәт: бу юлы манара үз урынына ипле генә утырды да куйды!..
Чынлап та, моннан соң эш майланган кебек барды. Шунысы гына: бу шаукымлы вакыйгадан соң кешеләр ачылып китеп сөйләшмәделәр, һәркем салмак, тыныч кына үз уе, үз күңел халәте белән эшләп йөрде. Кем идән җәйде, кем ишек утыртты, тәрәзә куйды, боргалап-сыргалап, болдыр-күтәрмә әмәлләде. Айны бергә урнаштырдылар. Йола-гадәт буенча, мәчет аен куйганда, һәр кеше катнашырга, ә аның өслегенә һәркемнең кул җылысы төшеп калырга тиеш. Шул рәвешле, мәчет салуда катнашучыларның барысы да берәм-берәм, учларын айның балкып торган йөзенә куеп, тәкбир әйтеп чыкты, ахырдан Ак бабай азан яңгыратты, башкалар аның һәр кәлимәсен күмәкләп кабатлап бардылар...
Әлбәттә, мәчеткә иман кертү йоласы әле алда булачак. Бөтен халыкны җыеп, җомга намазына ияртеп, зур азан яңгыратачаклар. Тәкбир, «Әттәхият», «Салават» әйтүләр булачак. Вәгазьләр укылачак, хәләл аш-чәй өстәлләре әзерләнәчәк. Алары соңрак булачак. Ләкин барыбер мәчетнең туган көне, дөресрәге, терелеп, икенче гомер белән яши башлаган көне бүгенге көн белән исәпләнәчәк. Мәчет янына ук тезеп куелган өстәлләр артында үзләре башкарып чыккан эшкә канәгать карый-карый, кичке ашны ашап утырган авылдашларына сокланып, Хәлим шул хакта уйлады. Нигәдер бик ашыкмыйлар да... Хәлимнең үзенең дә ашыгыр җире юк, аныкылар бүген Кампәрледә кунакта. Кызык та, кызганыч та икән бит: үз авылларында кунакта! Дөньяның баш җитмәслек хикмәтләре иксез-чиксез шул аның...
Уйлансын дип, махсус шулай ялгыз калдырдылармы әллә? Соңгы вакытта җан тетрәндергеч борчулар күп булды шул, дөнья барышы, мәңгелек хакында уйланырга да минут вакыты булмады аның. Һәм менә: уйлан, фәлсәфә кор, рәхәтлән! Әйе, уйланмас җиреңнән уйланырсың. Яшәү мәгънәсе, дөньялыкта тоткан урының хакында... Хәлим төгәл белә: үзенчәлекле килеп чыкты аның язмыш юлы. Баш җитмәслек хыяллар белән дә уйлап бетереп булмый торган язмышка дучар булды ул. Гүя кемдер шушы юлны алдан ук сызып куйган да аны, җилтерәтеп, шул сызган юл буйлап алып бара... Юк, уйларга гына сыеп бетми бу тойгы, аңа шигырь кирәк:
Изгелек, гөнаһларым бар,
Күңелемдә – ак, карам...
Китап актарган шикелле,
Мәңгелекне актарам.
Мәңгелектә бөтенесе –
Үткәнем, киләчәгем.
Туган көнем – күз алдында,
Томанда – үләчәгем...
Ике якка да юл ачык,
Һәр очы ымсындыра.
Бер ягы канатлар куя,
Бер ягы җан сындыра...
Барыр юл сайлаган кебек
Бастым да... торам юри,
Бер башында кояш чыга,
Берсендә буран йөри.
Мәңгелектәге юлларны
Белү ул әйбәт, кирәк!
Гомер соңына илтсә дә,
Киләчәк әйбәтрәк!..
Күктә ай калыкты. Хәлимгә шулай тоелды: ул гүя үз орбитасыннан ычкынып, мәчет аена табарак елышты, димәк, ул таныды, кабул итте бу Аллаһ йортын... Әнә бит ничек ачылып, балкып яна! Бүген аның йөзендә бер тап та юк. Бу – әйбәт фал. Айлар да, еллар да, гомерләр, язмышлар да тапсыз булсын иде дә бит... Хәлимнең хәтеренә тагын теге каен тузы килеп төште. Йөрәге кысылып куйды. Кайда соң әле ул? Ташлавын ташлады да... Табып, ераккарак яшерергә яисә бөтенләй күмеп куярга кирәк булыр...
Ләкин Хәлим эзләгәнен таба алмады. Әле бая гына йомычкалар белән аралаш яткан, яныннан ничә үтсәң дә, башын чыгарып карап кала торган туз кисәгеннән җилләр искән иде!.. Хәлим күңеленең тынгысызлана башлавын тойды. Нидер сизенәме? Юктыр, юктыр... Бер көйгән туз кисәгенә көйләп яшәмик әле язмышларны... Уйлаган күз алдына килә, ди, уйламаска, бу турыда хәтта уйламаска да!
Тыныч, басынкы гына сөйләшеп утырган осталар кайсы кая таралыша башлады. Ак бабайны Мәдинәттәй килеп алган иде инде. Китәр алдыннан ул Хәлимнең колагына пышылдарга җай да тапты: «Озак утырмагыз, мәҗлес ясап, күңел ачып, гәпләшеп утыра торган җир түгел бу!» – диде.
Ниһаять, саубуллашып, соңгы егетләр кайтырга кузгалды. Хәлим дә өенә җыена башлады. Ул тагын бер тапкыр мәчетне күздән кичерде, аның аргы-бирге якларына күз салды, ниһаять, каен тузы гаип булган йомычка өеменә күз ташлады, аннары нинди генә очракта да үз көчен бирә торган «Раббәнә» догасына кереште: «Раббәнә әәтинә фиддунйәә хәсәнәтәүвә фил әәхыйрати хәсәнәтәүвә кыйнәә гәзәәбәннәәр...»
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo