— Хатын, син кайда?.. Ишетәсеңме, бәйрәм итәбез бүген, бәйрәм! — дип, кош тоткандай канатланып, очып кайтып керде Бәйрәмгали.
Итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып, дүртаяклап идән юып йөргән хатыны Миләүшә, мунчаласын ташлап, билен турайтты.
— Нәрсә булды, гомер булмаган хәл, авызың колакка җиткән, машина оттыңмы әллә?
Туарылып идән юган чакта тулышып-матурланып китә аның Миләүшәсе. Бу юлы исә ул күз явын алырлык иде. Кергән хутка үзен күтәреп алды Бәйрәмгали.
— Әйтсәм, колагың торырлык яңалык алып кайттым, әнисе. Машиналарың бер читтә торсын, — диде дә хатынның шәрә күт битләрен чәбәкләп алды.
Игътибарга күңеле булып, сокланып, яратып карады үзенә Миләүшә. Шулкадәрле игътибар һәм наз көн саен тәти торган бәхет түгел. Түземсезләнеп, кабатлап сорады ул:
— Әйтсәң әйт инде, нинди бәйрәм, нинди шатлык белән кайттың?
— Абыйны эштән алганнар, — дип хәбәр салды Бәйрәмгали, ике кулын кош канатларыдай югары җилпеп .
— Чынмы?! Синең абыйнымы? — дип, Миләүшә бермәл үз колагы ишеткәнгә ышанмыйча торды. Аннан, кулларын чәбәкли-чәбәкли йөгереп килеп, бу юлы инде үзе иренең муенына асылынды. — Чынлапмы? Чыгарганнармы? Вәт яңалык бу, Бәйрәмгали!.. Яңалык дисәң дә яңалык. Ышанырга да белмәссең.
Уртак шатлыктан ни эшләргә белмичә, кочаклашып-үбешеп тә алдылар берочтан. Караватка егылып, сабый балалар сыман тәгәрәп аунадылар.
Бераздан ир-атларга хас гайрәт белән сикереп торды Бәйрәмгали. Зур җиңү яулаган спортчыны да уздырып, йодрыгын күккә чөйде.
— Үзем күрдем. Үзем укыдым, район газетасына язганнар.
Ир назыннан тәмам йомыла язган күзләре шар булып ачылды Миләүшәнең.
— Чынлапмы?.. Гәҗиткә дә язганнармы?! Дөрес инде болай булгач, йөз процент дөрес, — диде ул һәм, урыныннан торып, кабалана-кабалана итәкләрен тарткаларга-пөхтәләргә кереште. — Өйдә ятып булмый, Бәйрәмгали, әйдә, киеник-ясаныйк та туганнарга чабыйк. Сөйлик бу яңалыкны. Өйдә ята торган сәгать түгел, җаным, сөендерик үзләрен.
Шулай иттеләр дә. Сабантуйга дип тектергән матур күлмәген киеп алды Миләүшә, аякларына биек үкчәле туфлиләрен элде. Кашны-күзне ясап куйды, мул итеп иреннәренә сылады. Күзең төшсә, күз явыңны алырлык булды менә.
Җитәкләшеп урамга чыгулары булды, каршыларына Бәйрәмгалинең туганнан туган апасы очрады. Район үзәге саналса да, алар яшәгән шәһәр зур түгел, аралар якын монда.
— Концерт-фәлән килдеме әллә, бизәнеп-ясанып кая китеп барыш? — дип сорады ул, хәл-әхвәл белешергә дә онытып.
— Соң, ишетмәдеңмени, олы абыйны эшеннән алганнар ич! — дип, туганнан туганының авызына керердәй булып аңлатырга кереште Миләүшә. Бәйрәмгалигә авыз ачарга да бирмәде, чәт-чәт килеп тора.
— Безнең абыйнымы? Олы абыйнымы? Эштән алганнармы?.. — дип, исе-акылы китеп тыңлады, ышанырга-ышанмаска белми торды туганнан туганы.
— Әйе инде, үзен. Ишетмәгән идеңмени, гәҗиткә дә язып чыкканнар бит әнә. Үзем укыдым, — дип тә өстәп куймасынмы Миләүшә.
—Гәҗиткә дә язганнармы? Эштән дә алганнармы? Менә ичмаса яңалык! — дип хәйран калды туганнан туганы, һәм, барган юлыннан кырт борылып, кире якка йөгерде. — Өйгә кайтыйм әле башта, өйдәгеләрне сөендерим. Эшкә китеп бару иде, эш качмас... Сөендерим әле, сөендерим...
Шатлыклы хәбәрне иң элек ир ягыннан туганнарга җиткерергә булдылар. Бәйрәмгалинең сеңелләренә кагылдылар. Бәйрәмчә киенеп, җитәкләшеп килеп кергән абый белән җиңгине күргәч тә, нишләргә белми югалып калды сеңелләре. Казанга аш салынмаган, табак-савыт юылмаган дигәндәй, кая барып бәрелергә белмәде.
— Без болай, үтеп барышлый, яңалык җиткерергә дип кенә килдек, — дип ачыклык кертте Миләүшә. Хатын-кызның хәлен хатын-кыз гына аңлый, чакырылмаган кунактан да яманрак кем бар...
— Әйдә, утырыгыз, түрдән узыгыз. Хәзер чәй куярмын, — диде сеңел, сер бирмичә.
— Юк-юк, чәй эчеп утырырга дип килмәдек, юл уңаена гына кагылдык. Бер яңалык бар бит әле, — диде Миләүшә.
— Ни булган, бер-бер шатлыклы хәбәрме әллә?..
— Ничек дип әйтергә дә белмәссең, олы абыйны эшеннән чыгарганнар бит, ишетмәдеңме әллә?
Чәйнеккә су агызып торган чагы иде сеңелнең. Кран ачык калды, чәйнек онытылды... Миләүшә җиңгәсенең авызына керердәй булып, йөгереп үк килде ул.
— Кит аннан, булмас... Дөрес сөйлисеңме, шаяруың гынамы әллә?
— Дөрес булмаска соң, наныем, шаярып сөйли торган сүз түгел лә. Әнә, ышанмасаң, абыеңнан сора.
Раслап башын какты Бәйрәмгали. Һәм сеңлесенең дә бу яңалыктан эчке бер канәгатьлек кичерүен күреп елмаеп куйды.
— Ярар, хәерлегә булсын инде, баш ярылып күз чыкмаган, — диде сеңел. — Йортлары патша сарае кебек. Балалары үсеп җиткән. Җыйган байлыклары үз гомерләренә җитәрлек. Гел аларга гына димәгән...
— Шулай-шулай, дөрес сөйлисең, — дип күтәреп алды Миләүшә җиңгәсе.
— Абыйның олы урында булуы әйбәт иде анысы. Безгә дә ярдәме тимәде түгел, тиде. Әмма җитәр, гел аларга гына димәгән, дөрес сөйлисең, сеңел.
Гөрләшеп бер чәй эчеп алдылар. Матур итеп утыру өчен, өстәл муллыгы һәм сый-нигъмәтләр генә димәгән, уртак куаныч китергән бер хәбәр дә җитә икән бит. Бераздан кияү дә кайтып керде. Ул өстәлгә ярты чыгарып куйды, утырулары чын бәйрәмгә охшап китте.
Әмма әлеге дә баягы шул вакыт яклары гына инде. Ул туктап тормый, йөгерә дә йөгерә. Берөзлексез сәгатькә күз төшереп утырды Миләүшә. Бәйрәмгали дә чабышка чыккан юртак күк җилкенеп утыра. Әле ир ягыннан, хатын ягыннан дигәндәй, күпме туганнарны күрәсе, аларга да беренче булып шул яңалыкны җиткерәсе бар. Баҗайлар, кода-кодагыйлар, туган-тумача, күрше-күлән күп, тавык та чүпләп бетермәслек. Аларның да ишетәсе килә ул яңалыкны. Зур түрәләрнең эштән алынуы турындагы хәбәрне газетадан уку бер рәхәт булса, үз колагың белән ишетү — икенче рәхәт ич.
Ә инде ул түрә син күреп белгән кеше дә булса, башка берни кирәкми, җанга сары май булып утыра ул яңалык. Ә монда бит үз абыйлары!..
Кияү белән Бәйрәмгали, бер яртыны сындыруга, уртак фикергә килделәр. Кичен бөтен туган-тумачаны җыеп, бәләкәй генә бер мәҗлес оештырырга булдылар.
(Ахыры бар.)
Фото: tatar-congress.org