XX
Хәлим кайтып кергәндә, өйдәгеләр мыштым гына мич янындагы эскәмиядә тезелешеп утыралар иде. Нәфисә генә торып, ирен ябырылып кочаклап алды:
– И-и, Хәлимкәем... Алып калдылармы әллә дип уйлый яздым... Әнә әнкәйләр әллә нәрсәләр сөйләп куркыттылар... Тәүфыйклы мәче кебек утыралар хәзер... Сулы чиләкләренә хәтле югалтып кайттылар...
Хәлим, әнкәләрен күрмәгәнгә салышып, хатынына күз кыса-кыса, усал гына төрттереп әйтеп куйды:
– Утырырлар да... Чөнки гаепләре бар... Олы башлары белән, сихер шаукымына бирелеп, әллә нинди тәңреләргә табынып йөрмәсәләр... – Өй буенча арлы-бирле йөренеп, Хәлим үзалдына сөйләнергә кереште: – Бу нинди халык, ә? Бер кул изәү белән йөгерәләр дә баралар шул сихер оясына! Әнкәйләргә кадәр, Данияр белән Гөлмәрьям кебек заман яшьләренә кадәр шул кое төбенә тартыла бит, понимаешь!.. Аптырамаган җиреңнән аптырарсың!..
– Нигә аптырыйсың, Хәли-и-им? Син үзең дә ярты гомереңне шул сихер дөньясында үткәрдең түгелме-е? Мине дә шунда алып кердең, ничек исән-сау калганбыздыр, – әле дә ышанып бетә алмыйм...
– Анысы шулай инде. Син хаклы. Сихер – мавыктыргыч нәрсә. Үзе куркыныч, үзе мавыктыргыч. Үзем дә беләм. Чын дин, ихлас динебез – эш кебек, ул күп рухи көч сорый, күңел көче, ихтыяр көче. Ныклык сорый. Ә ныклыкны гел ныгытып торырга кирәк. Гомерең белән, имани гамәлләрең белән, дога һәм намаз белән! Ә сихер үзеннән-үзе җаныңа суырылып керә. Сихер – татлы, назлы нәрсә. Назлый-назлый мең төрле бәхет, шатлык, бәрәкәт вәгъдә итә, аннары гына аңлыйсың: синең җаның зәгыйфь, рухың сынган, өметең сүнгән. Иң начары – коллык. Гомер буе зомби булып, мөртәт бәндә булып яшисең дә яшисең... Мин боларның барысын да күрдем, үзем дә шул хәлдә яшәдем, Нәфисә, әнкәй, Тәскирә апа, әйе, яшәдем! Күреп кенә калмадым, язмышымнан үткәрдем... Хәзер тагын бөтен авылыбыз белән шул Дию, Гыйфрит, Иблис авызына кереп барабызмы?! Тагын шул тәтәй хатынга алданабызмы?! Юк, болай булмый. Мәчет кирәк, дога кирәк, авыл өстендә көне-төне азан яңгырап торырга тиеш! Бу «албасты утары»нда да без башны югары тотып яшәргә тиеш! Шулай булыр да, иншалла!
Хәлим шулай чыгырыннан чыгып йөренде дә, ишекне каты гына ябып, урамга чыгып китте. Өйдәгеләр тәрәзәгә капландылар. Бераздан, барысы да җиңел сулап, өстәл артына җыелышты: Хәлим салмак адымнар белән мәчет төзелеп яткан Күкчәчәк аланына таба китеп бара иде...
Анда аны Ак бабай белән Вәлиәхмәт абзый каршы алды. Кәефләре әйбәт, йөзләре якты. Әнә бит, бураны манарага кадәр өеп куйганнар. Өскә күтәрергә манараны, айны әзерли башлаганнар. Өч колганы бер-берсенә аркалаңдырып бастырганнар да төзелеш краны кебек җайланма да хәстәрләгәннәр, арканнар сузганнар... Бүген булмаса, иртәгәләргә эш төгәлләнер кебек...
– Ак бабай, ни хәлләр? Барысы да уңаймы? Күреп торам: гөрләп бара эшләрегез?
Ак бабайның үз соравы, бу сорау артында яткан борчуы бар икән:
– Нәрсә дип бөтен авылны күтәрдең анда? «Хәлим карчыклар белән пычакка пычак килде» дип сөйләделәр, хакмы шул сүз?
– «Пычакка пычак» дип әйтү артык кыю булыр иде... Сөйләшүен сөйләштек, анысы дөрес. Ак бабай, мөмкин булса... бу хакта кирәкми, яме? Ул турыда тел чайкап, авыз пычратып та торасы килми. Монда безнең үз мәшәкатьләребез дә баштан ашкан. Шулай бит, егетләр?!
Барысының да күңелләре күтәренке. Мут елмаялар. Ак бабайга кадәр, җыйнак сакалын сыпыргалап, борын астыннан елмая. Хәлим: «Нәрсәдер бар боларда, ниндидер гыйллә бар, сер бар...» – дип уйлап та бетерде, Ак бабай мәчет нигезен буйдан-буйга каплап торган торыпшаны ачып та җибәрде. Аның астыннан, бераз түбәндәрәк, нәкъ мәчет озынлыгында яткан иске нигез ниргәләре – көрән, күксел бүрәнәләр килеп чыкты. Ак бабай, балаларча куанып, күтәренке күңел белән хәбәр итте:
– Без, Хәлим олан, мәчетебезне ханлык чорындагы Аллаһ йорты торган урынга туры китереп сала башлаганбыз. Аллаһы Тәгаләнең, аның фәрештәләренең кулы уйнаган монда. Алар күрсәткән безгә бу урынны. Бурасы, нигез ниргәләре, бер илле дә читкә китмичә, шулкадәр туры килсә килер икән! Әле ул гына да түгел, борынгы мәчетнең дүрт почмагыннан да көмеш, бакыр тәңкәләр табылды. Махсус куеп калдырылган булырга тиеш. Укыганым бар иде: мәчет искереп тузган очракта, аны сүтеп, нигезенә күмелгән акчага яңа мәчет сала торган булганнар. Безнең инде мәчетебез әзер. Шуңа күрә бу акчаларны кире урынына куярга уйладык. Кабат нигезгә төшергәнче, сиңа да күрсәтергә булдык. Ягез, китерегез әле... – Мәчет бурасының ниргәләре арасыннан асылынып төшкән сүс «мыек»ларны имән төрткеләр белән бөтереп кагып йөргән егетләр эшләрен ташлап, йөгертеп, бер төргәк китереп тоттырдылар. – Вәлиәхмәт кордаш белән тәңкәләрдәге язуларны укырга да тырышып карадык. Менә ул... без язып булашкан кәгазь... Тә-әк... – Ак бабай, ялгышудан курыккандай, иҗекләп укый башлады: – «Мос-та-фа бин Га-йа-зет-дин... Ка-зан...», «Сол тан Га-йа-зет-дин хан... Бол-гар... Ка-зан...» Ягъни бу көмеш тәңкәне Казанның беренче ханнарыннан Гаязетдин хан суктырган. Ә менә бу тәңкәгә «О-луг Мө-хәм-мәд... Бө-ек Ил өе... Са рай...» дип язылган... Белүебезчә, Олуг Мөхәммәд – Алтын Урданың иң соңгы ханнарыннан, Казан ханлыгын төзүчеләрдән. Менә бу тәңкә дә аныкы. Өч япьле яфрак төшерелгән аңа, шуннан белеп була. Анысы инде Казанда суктырылган... Каяле, Мөхәммәд Барак хан акчалары да бар иде бит... Менә алар... Аның Болгарда, Казанда суктырылган көмеш һәм бакыр тәңкәләре... Без бик тә тарихи урында, изге җирдә яшәп ятабыз икән бит... Риваятьләргә кереп калган ханнарыбыз белән бәйле җирдә... Дәүләт иясе булган бабаларыбызның мөселман булулары хакында ишетеп белә идек... Менә хәзер ныклап ышандык... Аллаһы Тәгалә ым-ишарәләрен җибәреп тора, ә без исә бу хәбәрләрдән дөрес сабак алырга тиеш...
Язуын таный белмәсә дә, Хәлим һәр тәңкәне бөртекләп карап чыкты. Бармак йөзе белән сырларын сыйпады, моны ул бер магик йола кебек итеп, эчтән догалар укый-укый башкарды, гүя борынгы бабаларыбызның, хәтта ханнарыбызның рухлары белән элемтәгә кермәкче була иде...
...Хәлим кичкә кадәр мәчет төзүчеләр белән булды. Саубуллашып кайтырга чыккач, эшкә керәсе барын, кайбер документларга кул куярга кирәклеген исенә төшерде. Гөлмәрьям дә шунда иде. Көндезге сәер хәлләр турында бик әйтәсе килсә дә, Хәлим дәшмәде. Ләкин ишектән Данияр килеп кергәч, кинәт «түгелеп» китте:
– Син нәрсә, Данияр, шундый белемең, аек акылың белән әбиләр җыенында чуалып йөрисең? Миңа бу ошамады, ачыктан-ачык әйтәм. Җитмәсә, Гөлмәрьямне дә үзең белән алгансың...
– И-и, Хәлим абый... Сезгә ошамас дип уйлаган идем аны... Мин разве шул сихерчеләр йоласына бирелеп, аңсыз, мәнсез йөри торган кеше инде?! Сез мине бөтенләй белмисез икән, Хәлим абый... Анда баруыма шул белемем сәбәпче дә инде, Хәлим абый. Мин кызыксынам бит андый магик йолалар, тренинг-сеанслар белән, үзегез дә беләсез... Тукта, мәйтәм, әбиләр ничек кыланалар икән үз йолаларында, дим... Тик... әбиләрнең бер катнашы да булмады бу обрядка. Бөтен нәрсә Майя капризы, аның амбициясе белән бәйле монда. Карчыклар аңа артык күп юл куйганнар. Алай гына булса бер хәл иде. Карчык-әбиләр бу кызга үзләренең магик сәләтләрен дә биргәннәр. Монысы инде, руслар әйтмешли, запрещённый приём. Кеше аңы белән манипуляция. Майя аша үз ниятләренә ирешмәкче алар, мин моңа почти что төшендем.
– Син, Данияр, бу әйберләр белән сак бул. Болай тикшеренеп, тыкшынып йөрүеңне белсәләр, карчыклар бербер хәл кылып куюлары бар. Мин аларны беләм. Нәрсә генә эшләсәләр дә, ни генә әйтсәләр дә, аларның ниятен белеп булмый, уйлары тирәнгә яшеренгән аларның. Бер караганда гөнаһсыз бәндәләр кебек, икенче караганда – албастылардан ким түгел... Ләкин мин аларны «җәза баганасы»на бәйләп суктырырга да уйламыйм. Бу яшәешләре, үз-үзләрен тотышлары аларның тарихларыннан, язмышларыннан килә. Ә бу тарихларга, бу язмышларга без үзебез дә шактый пычранып кергәнбез... Кем әйтмешли: атта да, тәртәдә дә... Шуңа күрә шушы бер йә ике елны ничек тә килешеп яшәргә туры киләчәк безгә. Ә син сак бул ул мәҗүси йолалар белән, Майяга да якын барма. Гыйльми күзәтүләреңне читтән генә алып бар... Зинһар, Гөлмәрьямгә дә юл куйма. Хатын-кыз күңеле йомшаграк, нечкәрәк була, иләсләнеп китеп, барыр да керер секталарына...
– Нәкъ шулай, Хәлим абый. Көндезге хәлләрдән соң да ул ике сәгать йоклады. Аннары... – Әйтергәме-юкмы дигән кебек, Данияр бераз уйланып торды. – Аннары уяна алмый интекте. Үземнең методны кулланырга туры килде. – Егет ясалма елмаю белән бер читтә мышык-мышык килеп елардай булып утырган Гөлмәрьямгә карап алды. – Гөлмәрьям бүген бик көчле психологик удар алды. Әле ул күпкә барачак... Мин хәзер төгәл беләм: кое янында Майя ничек кенә кул болгалап торса да, халыкның аңы белән барыбер дә артында торган карчыклар идарә итте. Сез хаклы, аларга ышанырга ярамый, Хәлим абый. Менә шундый хәлләр.
– Беләм, Данияр. Ярый, сөйләшүне шушында туктатыйк һәм килешеп тә куйыйк: бүтән ул тирәдә йөрмәскә! Бу сезгә генә түгел, миңа да кагыла...
(Дәвамы бар)