Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 ноябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (67)

Үз алачыгының кечкенә тишегеннән Хәлим ягына ниндидер әфсен өреп торган Майяны беркем күрмәде дә, белмәде дә...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (67)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (67)

XIX

Хәлимнәр Утарга кайтып кергәндә, авыл гөжләп тора иде. Баштарак һич кенә дә аңышмый тордылар. Очраган кешеләр дә төгәл генә әйтә алмадылар, Утар карчыклары яшәгән очка күрсәтеп, үзләре дә аңламаган телдә мыгырдану белән чикләнделәр. Өйгә кайтып кергәч, авылның пыр тузынуын Нәфисә берничә сүз белән төшендереп бирде:

– Әбиләр яңа дин уйлап чыгарганнар...

Хәлим барысын да аңлады. Әбиләр белән кампәрлеләр арасындагы каршылык тагын да кискенләшкән, димәк.

Шушы ике көн эчендә, Хәлим белән Ак бабайның булмавыннан файдаланып, эшне кызу тотканнар, ахры, бу җен карчыклары!

– Нәрсә уйлап чыгарганнар инде алар? – Хәлим сораса да сорады, сорамаса да сорады.

Нәфисәгә җавап бирү мәҗбүри түгел иде. Әмма ул җавап бирде:

– Авыл халкын үз коелары янына җыеп, ниндидер йола башкаралар, ди. Шул тирәгә барган кешеләр, үзләрен үзләре белештермичә, карчыклар алдында, аннары безнең Майя каршында баш иеп, аларның һәр әйткәнен үтәп торалар, ди. Вәсимә апа койма аркылы гына карап торган. Мин бармадым. Бәласеннән башаяк... Бүген иртәдән бирле шундый хәл... Бөтен авылны сихерләсәләр, нәрсә эшләрбез, ә, Хәлим?

– Хәзер белешеп, ачыклап киләм, Нәфисә. Ә син өйдә кал, балаларны да үз яныңдарак тот. Әнкәйләр кайда соң әле безнең?

– Чишмәгә киткәннәр иде, нишләптер озакладылар...

– Кайтсалар, аларга да күз-колак бул. Чыгарма. Кызыксынучан җаннар. Нәрсә икән дип, албастыларның авызына барырлар да керерләр...

– Хәлим, әллә... әллә син дә бармыйсың гынамы? Теләсә нәрсә эшләсеннәр шунда... Аларны иманга китереп булмас, гомерләрен сихердә, шаукымда үткәргән бит алар...

– Юк, нәкъ менә миңа анда булырга кирәк. Авыл өчен, аның һәр кешесе өчен мин җавап бирәм, оныттыңмыни?!

– Элеккеге еллардагы кебек сихерләп, зиһенеңне томалап үз диннәренә кертеп япсалар?..

– Борчылма, Нәфисә, сихер бар икән, димәк, аны кайтару юлы да бар. Мин инде бу яклап шактый сабак алдым. Бирешмәм, Алла теләсә...

– Ай, Хәлим... Тагын куркытасың син...

...Хәлим «албастылар мәйданы»на барып җиткәндә, сихер тамашасы иң кызган чагына җиткән иде. Вәсимә карчык позициясен алып, Хәлим кайчандыр үз Майясына гашыйк булган мәйданны күзәтә башлады.

Кое янында өч кеше. Арттарак – Нәкыя белән Тәкыя, алда Майя тора. Дүртенче кеше дә бар икән. Мәймүнә карчык. Анысы бу өчәүгә каршы баскан. Аңардан биш-алты адым читтәрәк – тагын берничә кеше, алар артында – тагын бер төркем... Барысы да кулларын күкрәкләренә кушырып куйганнар. Күренеп тора: шаукым, сихер теле белән генә аралашалар. Тагын... кул ишарәләре белән... Әнә бит, иң алда торган Майя кулларын өскә чөеп җибәрде дә, авып төшәчәк күк гөмбәзен тотып калырга теләгәндәй, бармакларын таҗландырып, учларын ачып куйды... Аның артыннан Нәкыя карчык белән Тәкыя карчык, урманда адашып йөргәннән соң мантып та бетмәгән хәлсез Мәймүнәттәй һәм арткы төркемдәге кайбер кешеләр кулларын өскә күтәрделәр, учларын күк катына җәелдереп, карашларын нурлы гөмбәзгә төбәделәр... Аннары Майя артыннан кабатладылар: «Нарга – нар, чарга – чар, сарга – cap, зарга – зар... Су булып кит, ут булып кайт... Ут булып кит, тук булып кайт, тук булып кит, ук булып кайт, юк булып кит, бар булып кайт...» Шунда гына шәйләп алды Хәлим: иң арткы төркемдәге таныш кешеләр дә шул ук магик йоланы башкарып торалар. Үз әнкәсе белән Тәскирә инәкәе дә, шушы шаукымга бирелеп, Майя әйткән сүзләрне тәкрарлый... Йөзләре җитди. Карашлары ут-очкын чәчеп тора... Бактың исә, бөтен күңелләре, җан-бәгырьләре белән бирелеп, яңа дин кабул итеп яталар болар! Адәм көлкесе! Әнә ничек җитди кыяфәт чыгарып, өметле, ялварулы күзләре белән чекерәеп, күк катына карап торган булалар... Данияр белән Гөлмәрьям дә шунда... Нишләгән бу халык? Авыл нишләгән? Иләсләнгән, сихерләнгән ләбаса!.. Туктатырга кирәк бу шайтан уенын! Тизрәк котылырга кирәк кара шаукымнан!..

Хәлим ни дә булса уйларга, хәл итәргә өлгермәде, Кампәрле халкы яшәгән урамнан аерылып, халык төркеменә таба тагын өч кеше килә башлады. Кемнәр алар? Әллә берәр ничек туктатырга җыеналармы бу балаганны? Кая ул туктату?! Кызыксынып, дөресрәге, кызык табып, елмаеп, үзара сөйләшеп килгән уңайга алар кинәт җитдиләнеп киттеләр, ашыгып-кабаланып, башкалар янына барып бастылар, иякләрен алга чөеп, күккә бактылар, бераздан күзләрен йомдылар, кулларын күккә күтәрделәр.

Хәлим шуны аңлап алды: бәйрәмгә ымсынып, кызыксынып килгән һәр кешене «албастылар» шаукымы чүпләп алып тора икән бит! Әнкәләре дә, Данияр белән Гөлмәрьям дә шулай эләккәннәр, ахры, бу хорафатка. Болайга китсә... Кара сихер бөтен Утарны үзенә йолып бетерәчәк, билләһи!

Ул үзенең урамга килеп чыкканын сизми дә калды. Йөрәге шартлар дәрәҗәгә җитеп тибә. Куеныннан сикереп чыкмасын дип, бәла-казадан туктатырга теләгәндәй, Хәлим уң кулын йөрәге өстенә куйды... һәм шундук эчке түш кесәсендә йөри торган курай катысын тойды... Курай! Курае, шаман дусты бүләк иткән тылсымлы уен коралы бар бит аның! Ул тиз арада куеныннан кураен чыгарды, аннары мәйдан читенә җыелган кешеләр төркеме янына килә-килешкә, ирен читенә куеп уйнап җибәрде... Баштарак аның көе бик зәгыйфь чыкты, урыны белән өзелеп-өзелеп китте, ара-тирә чыелдап-сызгырып алды, ыңгырашып куйды, бераздан гына, тигез, салмак көй аһәңенә юлыгып, сагышлы да, дәртле дә моң сызып, күңелне җилкендереп тора башлады... Кинәт барысы да Хәлим ягына борылды. Күккә күтәрелгән куллары аска авып төште, үрә каткан буыннары йомшарды, кое янында торган карчыклар белән, иң мөһиме, шушы йоланы алып барган Майя белән булган багланышлары юкка чыкты... Һәм кешеләр берәм-берәм Хәлим янына җыела башладылар... Карчыклар янында Майя белән Мәймүнә карчык калды да, үз кешеләре белән Сәхәп, тагын берничә мокыт җан калды.

Хәлим, кулбашында әнкәсенең йомшак назлы кулын тоеп, уйнавыннан туктады:

– Арыгансыңдыр, балам, ял ит инде...

Хәлим, әнкәсенә нидер әйткәнче, тирә-яктагы халыкка күтәрелеп бакты. Ул бу минутта җаны-тәне белән тетрәнү кичерә иде:

– Хәзер... барыгыз да... өйләрегезгә... таралышыгыз... Әнкәй, сез дә кайта торыгыз... Мин хәзер куып җитәрмен... Карчыклар белән сөйләшеп алам да...

– Ай Аллам! Тагын шулар янына барасыңмы?

–Әнкәй, борчылма, хәзер кайтам мин... Нәфисәгә дә әйт: борчылмасын... Әлегә өйдә генә булыгыз. Ә... кайда соң сезнең чиләкләрегез? Сез бит чишмәгә суга дип киткән булгансыз...

Сания белән Тәскирә, үзләренең аңсызлыкларына аптырап, як-якларына каранып, бераз таптанып тордылар да кайдадыр юлда ташлап калдырган чиләкләрен эзләп, урам буйлап киттеләр, башкалар да таралыша башлады. Хәлим, эре-эре атлап, карчыклар янына юнәлде. Ул арада анын юлына Майя каршы төште. Ул Хәлимне бәрелеп диярлек узып китте, тигезләшкәч, бөтен усаллыгын, үпкә-битәрен җыеп, теш арасыннан гына берничә кәлимә сүз сытып чыгарды:

– Барыбер үземнеке итәм!.. Бер төнгә булса да... Клянусь!

Бу карашта, бу сүзләрдә беренче Майяга охшаш караштан, чалымнардан, тавыштан берни дә калмаган иде инде.

Карчыклар исә, шулай булырга тиеш кебек, Хәлимне шактый тыныч каршы алдылар. Әмма, безнең йоланы син беренче боздың, шуңа күрә сүзне дә син беренче башла дигән кебек, тирәнгә баткан күмер күзләре белән төбәлеп карап торуларында булдылар.

Хәлим беренче булып башлады. Әмма бик тә авыр бирелде аңа бу сөйләшү. Мондый сөйләшүләр гомердә бер генә була торгандыр шул...

– Нәкыя апа, Тәкыя апа! Сез мине яхшы беләсез, мин сезне әйбәт беләм. Сез минем язмышны, тормышны беләсез, мин – сезнең тарихны. Шуңа күрә дә ачыктан-ачык сөйләшәм. Иң элек шуны әйтәсем килә: мин сезне, сезнең нәселне, сезнең яшәү рәвешен хөрмәт итәм. Кайбер нәрсәләрне кабул итә алмасам да, хөрмәт итәм. Сез бит безнең бөек ханлыгыбыз варислары. Казан ханлыгының кыйпылчыклары... Тамырыгыз кайсы ханга барып бәйләнүен әйтә алмасам да, сездәге көч, егәр, тылсым һәм сихер ханнар канында гына булганын бик аңлыйм. Мин бу көч, егәр, тылсым яки сихер белән көрәшергә дә, сынашырга да җыенмыйм. Сез аны беләсез. Әмма минем карамакка тапшырылган авылдашларымны яклап ниндидер гамәлләр кыла алам, һәм моңа хокукым бар дип саныйм. Сез, бәлки, уйлыйсыздыр, бер мәртәбә нигезебездән кудылар, инде бу утарны да үз кулларына алмакчы булалар, дисездер. Сезнең урында мин дә шулай уйлаган булыр идем... бәлки... Юк, уйламас идем! Ни өчен дигәндә, кара урман төпкелендәге бу утарга Кампәрле халкын сез үзегез чакырып китердегез... Беләм, Майя әйткәнгә, Майя сораганга эшләдегез моны. Сез ул кешене күңелегезгә, язмышыгызга нык якын җибәрдегез. Сез аны үз Майягызга охшатып яраттыгыз, анысын да беләм, аңа бөтен тормышыгызны, язмышыгызны, сихри, рухи көчләрегезне багышладыгыз. Шуны да белдегез: аның максаты – мин. Әле генә миңа шул хакта ант итеп китте. Сез дә аны – минеке, дөресрәге, мине аныкы итәргә тырыштыгыз... Ләкин бу ниятегез барып чыкмаячак, сез моны да яхшы аңладыгыз. Чөнки мине мәхәббәт белән, ихлас ярату белән генә яулап, каратып була. Рәхмәт, сез моны беренче Майя белән булган тарихтан да белеп калдыгыз, һәм... мине дә, соңрак аны да кешеләр арасына кайтардыгыз... Сихерегез чуар булса да, күңелегез – ихлас, мәрхәмәтегез киң бит сезнең... Хәзер килеп кенә күңелегезне дөнья алдында япмагыз, мәрхәмәтегезне кысмагыз... Ничек булса, шулай булган инде. Кампәрле Утарга күчеп килгән. Хәзер безгә бергә яшәргә кирәк. Шул.

Нәкыя карчык башын күтәрде. Күз төпләре дымлы иде аның, карашында гомердә булмаганча сагыш күп иде...

– Майя хакында дөрес әйтәсең... Без аңа юл куйдык... Без моны белеп эшләдек... Ул – безнең өчен бер яктылык... Гел сихер гаме белән, шомлы, үчле уйлар белән, бертөрле төссез тормыш белән яшәү авыр...

– Бер сүзем дә юк. Караңгы тормышыгызда кояш барлыкка килгән икән, аңа мин дә шат. Тик авылның үз кояшы, үз йолдызлары бар бит. Ахыр килеп, аның үз ышануы, дене һәм дине бар. Без бит инде монда, сезнең белән янәшә яшибез. Күңелләрен исламга, Коръәнгә багышлаган, ихлас диндәге авылдашларыма үз тормышлары, уйлары, максатлары белән яшәргә юл куегыз, зинһар. Ислам – Казан ханлыгының да дине. Димәк ки, сезнең нәсел бабаларыгыз, әбиләрегез тоткан дин. Мөхәммәд пәйгамбәр нәселе кешесе сәет Мансур малае Колшәриф имам булып торган мәчет манаралары болытларга кадәр күтәрелгән булган. Азан тавышы бөтен Идел, Чулман буйларында яңгырап торган. Бу урман өсләрендә дә иркәләнгән-назлангандыр ул азан көе... Шуңа күрә авылдашларымның күңел, иман биләмәләренә кермәгез, зинһар, аларга, мәчетләр корып, үз диннәрендә яшәргә комачауламагыз. Үтенеп сорыйм, сорап кына калмыйм, таләп итәм, бөек ханнарның зур яуларда түгелгән хәләл каннары хакына таләп итәм. Аларның каны ислам өчен дә, Коръән өчен дә түгелгән. Болай да тормышта нык рәнҗетелгән, янгын фаҗигасенә дучар ителгән авылдашларымны тагын бер тапкыр җаннарын иләсләндереп, мәҗүси шаукым белән имләргә, камларга тырышып, күңелегезгә авырлык алмагыз... Алмагыз...

Бу урында сүзгә Тәкыя карчык кушылды:

– Син үзең кем соң? Син дә сихерче түгелме? Курайларың, шаманнарың, бүреләрең белән син кем? Без аңлашырбыз, юл куярбыз, ә менә син үз шаукымыңны баса алырсыңмы? Бүгенге кебек, безгә аркылы төшә башласаң... Сихер сихерне чакыра – шуны онытма...

– Онытмыйм. Авыл кешеләрен үз йолагызга чакырып китерә башлагач, үртәлеп киттем шул... Күңелегезгә тигән булсам... гафу... Телисезме, хәзер үк шул курайны бүтән кулга да алмыйм. Хәтта сезгә бирә алам. Курайсыз да яшәрлек күңел байлыгым, җан көчем, рухи тылсымым бар минем! Мин моны сизәм, тоям, хәтта төгәл беләм!

Нәкыя карчыкның сүзендә мәгънә бар иде:

– Юк, кирәкми, кураең үзеңдә торсын. Кеше ихтыярыннан башка да көчләр бар. Җаның кыл өстендә калганда, бер кирәге чыгар... Тик... син аны үз гомерең хакына, үз җан хаҗәтенә генә куллан... Калган җаннарга кагылдырма... Җан сихергә бер күнексә, аларны бер-берсеннән аерып алып булмаячак... Ә сихергә табыну кешене эчтән үтерә, гарипләндерә...

– Бу сезгә дә кагыламы? Бер дә алай димәс идем...

– Юк, кагылмый. Безне сихерче дип нык ялгышасыз. Без сихер иясе генә түгел, без – сихернең үзе. Бу яклап... – әйтергәме-юкмы дигән кебек, Нәкыя карчык бераз уйланып торды, – «албасты» диюегез дөрестер дә... Без – сихернең үзе. Шайтан таягы, абага чәчәге кебек, менә шушы артыш куагы, сөян, каен агачлары кебек, чишмә суы яисә җил кебек, рәшә йә сагым кебек... Үч йотып, урман төпкелендә яшәгән кеше үзеннән-үзе сихергә, шаукымга әверелә. Без шул язмышка дучар булдык... Безне хәзер үзгәртеп булмый инде. Безне аңларга һәм кичерергә генә була... Шулай иткәндә, без дә тимәбез, без дә аңларбыз...

Хәлимгә җиңел булып китте. Ул сынын турайтты. Артына борылып, Утар урамына, ул урам артындагы абзар-кураларга, мәктәп бинасына, инде шактый өелгән мәчет бурасына карап алды да, тавышын ягымлырак итәргә тырышып, соңгы сүзләрен әйтте:

– Мин аңладым сезне, әбекәйләр. Тагын бер кат рәхмәт сезгә безне кабул иткәнегез өчен, үз йорт-утарыгызга сыендырганыгыз өчен, торыр урын, кабар ризык биргәнегез өчен... Безнең дингә юл куйганыгызга, мәчет салып аның тирәсенә мөселман өммәтендәге милләттәшләребезне тупларга рөхсәт биргәнегезгә... Моннан соң да аңлашып, бер-беребезгә булышып яшик. Аллаһ ризалыгы өчен сорыйм: җан-рухларыбызны зәгыйфьләнүдән, имгәнүдән саклыйк, рәнҗешкә, каргышка бирелмик! Бәддога белән ләгънәтләрдән тыелыйк. Тынычланып кышка керик. Язга чыккач күз күрер. Анда инде үзебезнең Кампәрлене дә кайгырта башларбыз... Бу турыда Майяга да әйтсәгез иде. Минемчә, ул хәзер сезне генә тыңлый...

– Майядагы шаукым көче куәтләнеп килә. Хәзер кем кемне тыңлаганын белеп тә булмый. Иң шомландырганы – Морат дигән бәндә, Майядан яман зат ясамакчы. Аның җан язмышын без үз өстебезгә алырбыз да... Әмма сез «мәхәббәт» дип йөрткән табигать ымсынуына безнең көч җитмәячәк. Сиңа алдыңны-артыңны карап яшәргә туры килер, хәзер ул кызның кызган чагы, бу араларда берәр нәрсә эшләмәгәе...

Хәлим, билен сындырып, түбәнчелек белән баш иде дә, кырт борылып, кайтыр юлга төште. Үз алачыгының кечкенә тишегеннән Хәлим ягына ниндидер әфсен өреп торган Майяны беркем күрмәде дә, белмәде дә...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (67)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (67)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: